Айрат Суфиянов: Еллар йомгагын сүттем дә сүттем, Мең-мең сынауның күперен үттем...
СОҢГЫ ПӘЙГАМБӘР ЯШЕНӘ ҖИТТЕМ...
1
...Ничәнче кабат мин яшәп киттем?
Бу гомердә дә җаным тилмерттем.
Мәхәббәтемне – саф чишмә иттем,
Җимле туфракка имле су сиптем...
Орлык та чәчтем, һәм... уңыш көттем.
Үсеп, киңәеп, рухи җитлектем.
Соңгы Пәйгамбәр яшенә җиттем...
Еллар йомгагын сүттем дә сүттем,
Мең-мең сынауның күперен үттем.
Гасырга әйтер сүземме үтем?
Өметем шартлап, сытылмас үтем...
Сабырлык саклап, булдым, тыйнак та,
Минме бу җирдә бары кунакта?
Көрәш мәйданы – тормыш катында,
Чапкан чагымда язмыш атымда,
Аяусыз давыл мине һәр яклап,
Узган шикелле усал яңаклап,
Каһкаһә белән көлеп артымда.
Күндермәкчеме коллык шартына?
«Терек суыңны адәм затына,
Сипсәңче, Раббым! – яктырсын көнем,
Агартчы минем уй канатымны!»
Госел коенып пакьләнсә кальбем,
Сатучы калмас яманатымны...
2
Нигә? Ни өчен? Аңлый да алмыйм,
Башымны кысып, тузанда ауныйм...
Күпме саранча тирә-ягымда…
Гөлләрем үкси күңлем багында.
Бу бит – чынбарлык, түгел, сагым да.
Тора алмадым хаклык сагында...
Бу гомердә дә, шактый интектем,
Авыр хезмәттә күпме тир түктем.
Соңгы Пәйгамбәр яшенә җиттем...
Әллә дөньяны читтән күзәттем,
Күкләрдән иңеп ни соң үзгәрттем?
Талаган – талый, ялый – ялаган,
Булмый котылып мәкер, яладан.
Йөрәгем тора тоташ ярадан...
Корылганмы соң тормыш ялганга?
Башларга баскан идарәчеләр,
Коры сүзләрдә иганәчеләр,
Шайтанга тугры туйга ялланган.
Аларның кылган комсыз гамәле,
Табып ысулын, төрле әмәлен,
Угрылык сеңгән кылга ялганган...
Кайда офыклар өмет алланган?
3
Кемгәдер нәни файдам тидеме?
Гөнаһ камытын әллә кидемме?
Илдә изелгән мәхбүс идемме?
Чарасыз калып башым идемме?
Ник туганыма үкенмәдемме?
Нәфрәттән шашып үкермәдемме?
Алтыным түгел, көмешем бармы?
Энә очына ягарлык нурлы,
Савап сеңдергән өлешем бармы?
Билгеле булыр хөкем көнендә.
Юк, охшамаган, тормыш уенга,
Дәгъва итмәдем җылы куенга...
Кайчан чишелер? Гомер буена,
Тоташып газиз халкым уена,
Көнен-төнендә сагыш өнендә,
Газап татыдым моң төенендә...
4
Чыгырдан чыгып котыра яман?
Коточкыч заман, нигә соң һаман,
Кысыр биянең канын саудыра?
Кабындыра да, абындыра да,
Юха телләргә табындыра да,
Бәндә башына хәсрәт яудыра.
Ояты юклар, затсыз әрсезләр,
Нәфес коллары, көр, иләмсезләр
Җелеген имә гади халыкның.
Канунны таптап шашкан мохиткә
Гарип нуры да төшми хаклыкның.
Бу гомердә дә шактый интектем,
Соңгы Пәйгамбәр яшенә җиттем.
Укырга өндәп, күкләрдән иңгән,
Тиңсез көрәштә кяферне җиңгән
Изге тавышын ачык ишеттем...
5
Кайсы Пәйгамбәр рәхәт яшәгән
Фанилык җәйгән җылы кочакта?
Илдән куылган, эзәрлекләнгән
Аллаһны зурлап торучы сакта...
Таш та атканнар аларга төбәп,
Иблис котырткан шәфкатькә ятлар.
Мәкер-золымда кайгысыз шатлар.
...Әмма, сынмаган сынау узарга
Дөньяга килгән иманлы затлар.
Соңгы Пәйгамбәр, Раббы иңдергән
Бигъсәтен үтәп күкләргә ашкан.
Ә мин соң кеммен? Бер шагыйрь, ирән
Теле теленгән авызын ачкан...
Аңлый алмадым: заманда минме,
Миндә заманмы әллә адашкан?..
Җимермәсәм дә, нидер кордыммы?
Дөрләп янсам да, калыр корыммы?
Соңгы пәйгамбәр яшенә җиттем.
Аңлап, аңламый кемне кимсеттем?
Дөньяга килеп нәрсә үзгәрттем?
Галәмнән иңгән сүземме әйттем?
...Кемнән сорыйм соң, изгелек, хаклык,
Дөрес яшәеш кай чыганакта?
…Мөмкинлек чикле көлеп яшәргә
Бөтен җир йөзе карайган чакта,
Кемдә киңәеп шатлык яшәрә
Баскан биләмәң тарайган чакта...
6
Сагынып сабый төшемә кайтам,
Күккә үрелеп шау чәчәк атам
Татлы хыялда... рәхмәт яугыры!
Якты киләчәк көткән көнемдә,
Туган өемдә, имеш, өнемдә
Йөземә төшә ак өмет нуры.
Яшәрмен төсле мин гомер бакый,
Күгем яп-якты, кояшым балкый,
Һәм... коеп ява ләйсән яңгыры!
Аллаһ илчесе соңгы Пәйгамбәр,
Җанга иңдергәч, догалы хәбәр,
Ачылды балкып мәгълүмат кыры...
...Күңелем – тургай! Зәңгәр киңлектә,
Түгел кимлектә, биектә, күктә –
Хөр иркенлектә, һәм иминлектә
Балдан татлырак иректә җыры!
Камил катламга бәйсез күченеп,
Яктылык күреп, җаным үсенеп
Яңа буынга сәгадәт юрый...
...Соңгы Пәйгамбәр туган чүлдә дә
Кеше исеме горур яңгырый!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев