Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Укытучы Ләйлә Хәбибуллина: Мондый хезмәт өчен хезмәт хакы югарырак булырга тиеш, минемчә

19нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, илкүләм укытучылар бәйгесендә икенче урынны яулаган Ләйлә Гәрифҗанова (Хәбибулллина) укытучыларның хезмәт хакына карата үз фикерен белдерде.

Мондый җаваплы хезмәт өчен хезмәт хакы югарырак булырга тиеш, минемчә. Әлбәттә, һәр укытучы хезмәт хакын үзенең йөкләнешеннән, тәҗрибәсеннән, категориясеннән чыгып ала. Ләкин минималь түләү югарырак булырга тиеш.

Мин канәгать үк түгел димәс идем. Беренче килгән ел белән чагыштырганда, шактый артты инде. Шулай да бу һөнәр дөрес, гадел бәяләнеп бетми, ди ул.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев