Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Уфа университеты татар теле юнәлешенә өстәмә бюджет урыннарына документлар кабул итә

Уфа фән һәм технологияләр университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институтына «Педагогик белем бирү: татар теле һәм әдәбияты, рус теле» юнәлешенә өстәмә урынга документлар кабул итү башланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә институтның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Ильмира Зарипова хәбәр итте.

«Өстәмә алты бюджет урыны бар. Көндезге уку формасы, уку вакыты – биш ел. Документлар 18 августка кадәр кабул ителә. Имтиханнар һәм документлар тапшыру өчен БДИның минималь баллары: рус теле – 40 балл, җәмгыять белеме – 45 балл яки тарих – 35 балл яки рус әдәбияты – 40 балл яки чит тел – 30 балл. Моннан тыш, институтта татар теленнән тест форматында эчке сынау булачак, ким дигәндә 40 балл җыярга кирәк», - диде ул.

Аның әйтүенчә, уку йортына укырга керүчеләрнең исемлеге 24 августта билгеле булачак.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев