Мәдәни җомга

ТБИЛИСИ МӘСКӘҮГӘ РӨХСӘТ БИРДЕ

ТБИЛИСИ МӘСКӘҮГӘ РӨХСӘТ БИРДЕ Грузия белән Русия арасында соңгысының Бөтендөнья сәүдә оешмасына (БСО) керүенә юл ача торган килешүгә кул куелды. Аның нигезендә хәзер ике арадагы мөнәсәбәтләрдә бу адымга кагылышлы төп бәхәсле мәсьәлә - Абхазия һәм Көньяк Осетия чикләре аша үтә торган йөкләргә бәйсез мониторинг (күзәтү) үткәрү проблемасы хәл ителде. Шул...

ТБИЛИСИ МӘСКӘҮГӘ РӨХСӘТ БИРДЕ

Грузия белән Русия арасында соңгысының Бөтендөнья сәүдә оешмасына (БСО) керүенә юл ача торган килешүгә кул куелды. Аның нигезендә хәзер ике арадагы мөнәсәбәтләрдә бу адымга кагылышлы төп бәхәсле мәсьәлә - Абхазия һәм Көньяк Осетия чикләре аша үтә торган йөкләргә бәйсез мониторинг (күзәтү) үткәрү проблемасы хәл ителде. Шул рәвешле Русиянең БСОга керү юлында соңгы киртә дә алынды.

Баштарак Грузия Русиянең БСОга керүенә инде бер кат ризалашкан да иде кебек. Әмма 2008 елның апрелендә Мәскәү Абхазия белән Көньяк Осетиягә каршы кертелгән икътисади санкцияләрне туктаткач, ул Русиянең БСОга керүе буенча сөйләшүләрдән баш тартты. Ә инде 2008 елның августында Русия Абхазия белән Көньяк Осетиянең аерылып чыгуын хәрби көч ярдәмендә тәэмин иткәч һәм аларның бәйсезлеген дә таныгач, Тбилиси Мәскәү белән ике арадагы дипломатик мөнәсәбәтләрне бөтенләй өзде.

Русиянең БСОга керүе буенча сөйләшүләр (ә Грузия, БСО әгъзасы буларак, моңа үзенең ризалыгын бирергә тиеш) бары тик быел мартта Швейцария арадашчылыгында гына яңартылды. Тбилиси Абхазия һәм Көньяк Осетия чикләренә халыкара күзәтүчеләр кертелүен һәм анда сәүдәнең үтә күренмәле булуына ирешү өчен заманча күзәтү чаралары кулланылуын таләп итте. Нәтиҗәдә, катлаулы сөйләшүләр барышында яклар бу мәсьәләдә, ниһаять, уртак фикергә килә алды.

Русиянең БСОга керү мәсьәләсе узган атнада эшче төркем тарафыннан да хуплау тапты. Хәзер инде ул оешма әгъзаларының (ә БСОда бүген 153 ил әгъза булып тора) 15-17 декабрьдә узачак министрлар конференциясендә каралырга тиеш. Әгәр дә әлеге мәсьәлә анда да консенсус нигезендә яклау таба икән, документларның ярты ел эчендә Русия парламентында ратификация узасы гына кала. Шуннан соң 30 тәүлек үтүгә, Русия, ниһаять, БСОның тулы хокуклы әгъзасы саналачак.

Әмма бу юлда кайбер каршылыклар әле һаман да саклана кебек. Әйтик, АКШның бериш конгрессменнары, Русияне мәгълүмат технологияләре буенча килешүгә кушылу җәһәтеннән 2006 елда алган йөкләмәләреннән тайпылуда гаепләп, аның БСОга керүен кичектерергә чакырган. Ә Русиягә карата кулланыла торган Джексон-Вэник төзәтмәсе (АКШ Конгрессы бу төзәтмәне 1974 елда Советлар Берлегенә карата кабул иткән иде, ул совет яһүдләренең Израильгә күчеп китүенә комачаулаганы өчен СССР белән сәүдәгә чикләүләр кертә. Бүген бу төзәтмә элеккеге СССРның варисы саналган Русиягә карата да гамәлдә кала), күп кенә сенаторлар һәм конгрессменнарның таләбе буенча, хәтта ул БСОга тулы хокуклы әгъза булып кергәч тә сакланырга мөмкин икән.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: