Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Татарстанның Свердловскидагы вәкиллеге Росстаттан җанисәп буенча аңлатма сораган

«50 мең кеше эзсез югала алмый. Татарлар югалмады, аларны исәпләмәделәр генә», - диде Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фавия Сафиуллина.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге Росстаттан җанисәп нәтиҗәләре буенча татарлар саны турында аңлатма сораган.

«Без даими вәкиллек исеменнән Урал федераль округына кергән төбәкләрнең статистика органнарына, һәр торак пунктта күпме татар теркәлгәнен сорап, хатлар яздык. Җаваплар килә башлады. Бөтен төбәктән мәгълүмат килеп ирешкәч, без анализ ясаячакбыз һәм кайсы авылда яисә шәһәрдә җанисәп алу дөрес оештырылмаганын күрә алачакбыз», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Фавия Сафиуллина.

Даими вәкил урынбасары сүзләренчә, Росстатка язган хатның үрнәген башка төбәкләрнең дә татар оешмалары сорый башлаган.

Фавия Сафиуллина Свердловск өлкәсендә унбер елда татарлар саны 50 меңгә, яисә 35 процентка кими алмавын белдерде. «Миграция, үлем-китем нәтиҗәсендә, күп булса, ике мең татар кимергә мөмкин. 50 мең кеше эзсез югала алмый. Татарлар югалмады, аларны исәпләмәделәр генә. Җанисәп алырга килмәделәр дип, шәһәрдән генә түгел, авыллардан да хәбәр иттеләр. Безгә дә керүче булмады», - диде ул.

Фавия Сафиуллина 1989 һәм 2002 елгы җанисәпләрне сагынып искә алды. «Ул чорда өй саен кереп, анкеталар тутырып, кул куйдырып йөргәннәр иде. Соңгы җанисәптә бөтен йортка да кермәделәр. 2010 елда да шәһәр җирендә җанисәп алучыларны кеше өйгә кертмәде диделәр инде. Ул елны татарлар 25 меңгә кимеде. Бу да дөрес булмады. Бүгенге көндә безнең өлкәдә татарлар саны 180 мең тирәсе дип уйлыйм», - диде Фавия Сафиуллина.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев