Татарстан Язучылар берлеге рәислегенә кандидатлар әлегә билгесез
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан Язучылар берлеге рәисе нинди булырга тиеш?» дигән темага дискуссион матбугат очрашуы узды.
Очрашуда «Безнең мирас» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Татар-информ», «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова, дин белгече һәм яшь язучы Айдар Шәйхин, язучы Равилә Шәйдуллина, «Идел» журналы хезмәткәрләре, яшь язучылар Гүзәл Закирова һәм Зөләйха Камалова катнашты, – дип яза «Татар-информ».
Очрашуның әһәмиятле нәтиҗәләренең берсе — әлегә рәислеккә дәгъва кылучы кандидатлар ачыкланмаган. «Сүзләр генә йөри», – ди Ләбиб Лерон. Ә «Сез рәис булырга телисезме?» дигән сорауга, ул: «Үземнең эшем дә бик әйбәт», — дип җавап бирде. Аның әйтүенчә, рәис булып сайлануга шатлана торган кеше «юләр булырга тиеш».
Киләсе рәиснең иҗат белән идарә итә белүе, команда төзи алуы һәм язучыларның тормыш шартларын яхшыртуы кирәк дигән фикерләр әйтелде. Рөстәм Галиуллин исә «Безгә, беренче чиратта, акча һәм медальләр түгел, ә язучының иҗаты әһәмиятле», – дип кисәтү ясады.
Шулай ук яшьләрне Татарстан Язучылар берлегенә җәлеп итү, кызыктыру кирәклеге турында бәхәс чыкты. Гүзәл Закирова язучылар берлегенә барасы килмәве турында әйтте. «Татар китабы йорты, милли китапханә бар. Ә Язучылар берлегенә ремонт та кирәк шикелле», – ди ул. Зөләйха Камалова да рәисне яшь кеше булырга тиеш дип саный. «Язучылар берлеген исән калдырыйк дисәк, аны яшләр кулына тапшырырга кирәк», — ди ул.
Очрашу нәтиҗәләре буенча, язучылар берлеге үсешендә яңа карашлар һәм яшьләрнең катнашуына игътибар күбрәк бирелергә тиешлеге күз алдында тотылачак, диелде.
Айнур Замалтдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев