Мәдәни җомга

ТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ

Көньяк Осетиядә үткән Президент сайлавының икенче туры алып килгән сенсация, республикада гына түгел, аннан читтә дә кайберәүләрне аптырашта калдырды һәм әлегәчә җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә кала. Аңлашылмаучылык биредә икенче турның беренче нәтиҗәләре Мәскәү өмет баглаган кандидатның зур аерма белән җиңелүен күрсәткәч башланды. Иң гаҗәпләндергәне - сайлауларга әзерлек чорында да, аның барышында...

Көньяк Осетиядә үткән Президент сайлавының икенче туры алып килгән сенсация, республикада гына түгел, аннан читтә дә кайберәүләрне аптырашта калдырды һәм әлегәчә җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә кала. Аңлашылмаучылык биредә икенче турның беренче нәтиҗәләре Мәскәү өмет баглаган кандидатның зур аерма белән җиңелүен күрсәткәч башланды. Иң гаҗәпләндергәне - сайлауларга әзерлек чорында да, аның барышында да закон бозулар турында бер генә шикаять тә ишетелмәде. Халыкара күзәтүчеләр дә сайлауның җирле закон кысаларында үтүе турында белдерде. Ә сайлау участоклары янында сораштыру (exit poll) үткәргән Социаль маркетинг институты (Мәскәү) икенче турда А.Бибиловның җиңәчәген юрады. Әмма икенче тур нәтиҗәләре капма-каршы булып чыкты. Менә шуннан соң хәйран тамаша башланды да инде.

Идарә итүче "Единство" партиясе, оппозицияне сайлау көнне законсыз агитация үткәрүдә һәм сайлаучылар тавышын сатып алуда гаепләп, Югары судка мөрәҗәгать итте. Тегесе исә Үзәк сайлау комиссиясенә (ҮСК) сайлау нәтиҗәләрен рәсми бәян итүне шундук тыйды һәм, тиз арада шикаятьне карап, сайлауны законсыз, дип тә тапты. Ә республика парламенты икенче турның яңа датасын 2012 елның 25 мартына билгеләде. Аңа кадәр ҮСК составы үзгәртеләчәге дә ачыкланды. Сайлауда җиңгән А.Джиоевага инде икенче турда кабат катнашу тыелды. Шулай итеп, сайлау нәтиҗәләрен танымау буенча чаралар бик тиз күрелде. Ә менә оппозициянең Югары суд карарына биргән апелляциясен карау ни өчендер озакка сузылды.

Әлбәттә, хәрәмләшүнең тоталитар режимнарга гына хас мондый технологиясе осетин халкында зур канәгатьсезлек уятты. Протест акцияләре Көньяк Осетиядә генә түгел, Төньяк Осетиядә һәм хәтта Мәскәүдә дә үтте (соңгысын андагы осетин диаспорасы үткәргән). Цхинвалида исә протест акцияләре даими режимга күчте. Аларда катнашучы халык Президент Э.Кокойтының, шулай ук республика генпрокуроры һәм Югары суд рәисенең отставкага китүен таләп итә башлады. Көньяк Осетиядәге кискен вәзгыять җәһәтеннән үзенең борчылуын Мәскәү дә белдерде. Әмма аның арадашчылыгында хакимият белән оппозиция арасында бара торган сөйләшүләр ни өчендер бик озакка сузылды. Күрәсең, монысы инде Русиядәге парламент сайлавы белән дә бәйле булгандыр. Ә оппозиция бүген түбәндәге таләпләрне куя: сайлау нәтиҗәләрен рәсми тану, гамәлдәге Президент Э.Кокойтыны отставкага җибәрү һәм сәяси тоткыннарны иреккә чыгару. Алар үтәлмәгән очракта, оппозиция ватандашларның буйсынмау акцияләре белән яный.

Хәлбуки, Көньяк Осетиядәге вакыйгалар кайбер җитди нәтиҗәләргә дә этәрә. Күрүебезчә, сайлау демократик рухта үткәндә, ул кайчак хакимияттәгеләргә ошамый торган нәтиҗә дә күрсәтә ала. Ә инде конкрет бу очракны алсак, Көньяк Осетиядә үткән ошбу сайлау язмыш тарафыннан бүлгәләнгән осетин халкын берләштерүче факторга да әверелә алыр иде. Тик моның өчен, осетин халкыннан тыш, Мәскәүнең дә зур сәяси ихтыярга ия булуы кирәк. Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныган кебек, әгәр ул бербөтен осетин халкының да бәйсез дәүләткә хокукын таныса, халыклар ( шул исәптән урыс халкы да) моннан бәхетлерәк кенә булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: