Мәдәни җомга

СҮРИЯДӘ КИЕРЕНКЕЛЕК КИМЕМИ

Гарәп илләре лигасына (ГИЛ) керүче илләр узган шимбәдә Катар чакыруы буенча Каһирәдә ашыгыч киңәшмәгә җыелды. Анда алар, Сүрия хөкүмәтен илдәге вәзгыятьне җайга салу буенча ГИЛ тәкъдим иткән планны үтәмәүдә гаепләп, оешмада бу илнең әгъзалыгын вакытлыча туктатып торырга, дигән карарга килде. ГИЛ бүген гарәп дөньясында сәясәт коралы буларак актив эш итүче...

Гарәп илләре лигасына (ГИЛ) керүче илләр узган шимбәдә Катар чакыруы буенча Каһирәдә ашыгыч киңәшмәгә җыелды. Анда алар, Сүрия хөкүмәтен илдәге вәзгыятьне җайга салу буенча ГИЛ тәкъдим иткән планны үтәмәүдә гаепләп, оешмада бу илнең әгъзалыгын вакытлыча туктатып торырга, дигән карарга килде.

ГИЛ бүген гарәп дөньясында сәясәт коралы буларак актив эш итүче оешмаларның берсе санала. Әмма аның Ливиядәге ролен берничек тә уңай бәяләп булмый. Чөнки бу илдәге фаҗига нәкъ менә ГИЛ Ливиянең оешмадагы әгъзалыгын вакытлыча туктатып, аның күгендә очышлар тыелган зона урнаштыру тәкъдиме белән БМОга мөрәҗәгать иткәч башланды.

Ә инде Сүриягә килгәндә, андагы киеренкелек моннан 8 ай элек, гарәп илләрендәге вакыйгалар ныклап куера башлагач, җитди төс алды. Коралланган һәм читтән идарә ителүче оппозиция, Президент Башар Асадның отставкага китүен һәм илдә реформалар үткәрүне таләп итеп, урамнарга чыкты. Хөкүмәт исә аны хәрби көч ярдәмендә бастыра башлады. Нәтиҗәдә, бу ике яктан да зур югалтуларга китерде.

Сүрия бүген Якын Көнчыгышта төп уенчыларның берсе санала. Шуңа Көнбатыш анда үзенә лояль режим урнаштырырга омтыла. Ливиядәге кебек, күптән түгел ул Сүриягә каршы да БМО механизмын кулланмакчы булды. Әмма бу юлы эше уңмады, чөнки Кытай һәм Русия, БМО Куркынычсызлык Шурасында вето хокукыннан файдаланып, Сүрия буенча резолюция проектын кире какты. Ә ноябрь башында инде ГИЛ Сүриядәге вәзгыятьне тыныч юл белән җайга салу планын тәкъдим итте. Ул, илдә көч куллануны туктатып һәм шәһәрләрдән хәрби техниканы чыгарып, чуалышлар барышында кулга алынган оппозиция вәкилләрен азат итүне күздә тота. Русия бу планны яклап чыкты. Аны Сүрия дә кабул итте. Әмма, ГИЛ планыннан аермалы буларак, Димәшкъ оппозицияне дә урам чыгышларын туктатырга һәм бер атна эчендә ирекле рәвештә коралсызланырга чакырды. АКШ исә моңа каршы. Ул, киресенчә, Сүриядәге оппозицияне алга таба да көрәшне туктатмаска өндәде.

Күренә ки, Ливиядәге кебек үк, Сүрия мәсьәләсендә дә ГИЛ күбрәк Көнбатыш кубызына бии. Шул ук вакытта оешманың үзендә дә бердәмлек юк. Әйтик, Ливан, Йәмән, Алжир һәм Судан кебек илләр Сүрия һәм гарәп халкын яклап эш итсә, Согыд Гарәбстаны, Катар кебекләре исә асылда Вашингтон заказын гына үти кебек. Ә ГИЛ карарына килгәндә, Сүрия аны законсыз дип саный. Чөнки ул Лига уставын бозып (анда карарлар консенсус нигезендә кабул ителергә тиеш, ә Ливан һәм Йәмән каршы тавыш биргән) кабул ителгән. Шуңа да карамастан, БМО бу карарны яклап чыкты. Ә Сүрия шәһәрләрендә аңа каршы протест акцияләре үтте.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: