Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Оренбург татар автономиясе рәисе: Чит төбәк татарлары «көрәк тотып ярдәмгә киләбез», ди

Оренбург татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, өлкә парламенты депутаты, «Алга» агрохолдингы директоры Илдус Дәүләтов, өлкәдә су басу сәбәпле, чит төбәк татарларыннан ярдәм тәкъдим итеп шалтыратучылар булуын искәртеп үтте.

«Пензадан дусларым – шунда яшәүче татарлар шалтыратты – «телевизордан көн-төн сезне карыйбыз, көрәкләребезне күтәреп ярдәмгә киләбез», диләр. Самарадан Фәхретдин Бәдретдинович шалтыратты, алар да ярдәм тәкъдим итә. Бөтен татарларга да хәлләребезне белешеп торган өчен зур рәхмәт! Безгә бүген Мәскәүдән МЧС министры үзе килде, ярдәм килә, әлегә кирәкми, дидем», – диде Илдус Дәүләтов.

Ул ярдәм итәргә теләүчеләр өчен ярдәм кабул итү пунктлары ачылуын билгеләп үтте. Аларны «Оренбург онлайн» төркемендә карарга мөмкин.

Илдус Дәүләтов әйтүенчә, су басу зонасына Тукай дип аталган татар авылы эләккәнен әйтте, әмма анда вазгыять критик түгел, диде.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Оренбург өлкәсендә су басудан каза күрүчеләр өчен ярдәм итәргә өндәп, пост куйды. Ярдәм шәһәрнең Яшьләр үзәгендә кабул ителә.

 

Рәмис Латыйпов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев