Мәдәни җомга

НИЗАГ ТӨЕНЕ

Приднестровье низагын җайга салу буенча халыкара арадашчылар катнашында "5+2" форматында (Молдова һәм Приднестровье - сөйләшүче яклар, Русия, Украина һәм ОБСЕ - арадашчылар, АБ белән АКШ - күзәтүчеләр) бара торган сөйләшүләр, 6 елга сузылган тәнәфестән соң, бу атнада Вильнюста, ниһаять, кабат яңартылды. Мәгълүм булганча, әлеге низаг 1990 елның 2 сентябрендә, СССР...

Приднестровье низагын җайга салу буенча халыкара арадашчылар катнашында "5+2" форматында (Молдова һәм Приднестровье - сөйләшүче яклар, Русия, Украина һәм ОБСЕ - арадашчылар, АБ белән АКШ - күзәтүчеләр) бара торган сөйләшүләр, 6 елга сузылган тәнәфестән соң, бу атнада Вильнюста, ниһаять, кабат яңартылды. Мәгълүм булганча, әлеге низаг 1990 елның 2 сентябрендә, СССР таркалыр алдыннан башланды. Ул чакта Днестрның сул ярында урнашкан 5 район аерым союздаш республика төзү хакында белдергән иде. Ә инде СССР таркалгач, бу төбәк үзен бәйсез дәүләт - Днестр буе Молдова Республикасы (ПМР), дип игълан итте. Молдавиянең аны хәрби көч ярдәмендә үз составында калдыру омтылышы барып чыкмады. Нәтиҗәдә, 1992 елдан ПМР инде Кишиневка буйсынмый торган территориягә әверелде. Әмма ул халыкара дәрәҗәдә танылу алмады.

ПМРда 11 декабрьдә узачак Президент сайлавы төбәктәге вәзгыятьне тагы да катлауландырып җибәрде. Республиканы инде 20 ел җитәкләүче һәм бүген дә аның тулы бәйсезлегенә дәгъва кылучы Игорь Смирнов бу сайлауда тагын (бишенче мәртәбә!) үз кандидатурасын күрсәткән. Мәскәү исә моңа каршы. Ул Приднестровьеда Президент булып парламент рәисе Анатолий Каминскийның сайлануын тели һәм И.Смирновтан аңа юл ачуын таләп итә. Ә ул риза түгел. Өстәвенә, биредә Мәскәүнең сәяси технологлары да тоткарланды. Шуңа бүген Приднестровье Президентына көчле басым бара. Башта суд белән аның хатынына янадылар. Соңрак җинаять эше аның улы Олегка карата кузгатылды. Ул Русия ярдәм йөзеннән бүлеп биргән 160 миллион сум акчаны урлауда гаепләнә. Хәтта килене Маринаны да күптән түгел депутатлыкка кандидатлар исемлегеннән чыгардылар. Сүз дә юк, закон бозучылар һич икеләнүсез җавапка тартылырга тиеш анысы. Әмма сәяси басым рәвешендә генә түгел.

Хәлбуки, "5+2" форматындагы сөйләшүләр дә Мәскәү инициативасы нәтиҗәсендә генә яңартылды. Әйтик, ПМРда яшәүчеләргә Русия гражданлыгы бирү туктатылды. Хәзер моны Кишинев аркылы гына эшләп булачак. Ә Русия ватандашлыгын алып өлгергәннәргә исә (140 меңнән артык кеше) Молдовада теркәлү тәкъдим ителде.

Мәскәүнең Тираспольгә мөнәсәбәтендәге мондый борылышны ничек аңларга соң? Әллә аны Абхазия һәм Көньяк Осетия тәҗрибәсе шуңа этәргәнме? Хикмәт, күрәсең, башкада. Приднестровье бүген Молдова өчен Аурупа юлындагы төп киртәләрнең берсе санала. Шуңа анда хәзер бәгъзеләр ошбу ышанычсыз төбәкне проблемалары белән бергә Русия карамагына калдыру турында да уйлана. Икенче яктан, стратегик планда да Приднестровьеның әһәмияте Русия өчен Грузия автономияләренеке кебек үк түгел. Ә АКШ һәм АБ әлеге мәшәкатьле төбәкнең алга таба Молдова составында калуын тели кебек. Кыскасы, Приднестровье төене әлегә чишелешен көтә.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: