Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

Ләйлә Лерон «Татар ашлары йортын» саклап калуны сорап җитәкчелеккә ачык хат язган

Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы, блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова социаль челтәрдәге сәхифәсенә видео куйган. Анда ул «Татар ашлары йорты» янында «Юныс абый, безне гафу итегез» дигән язу тотып басып тора.

2023 елның гыйнварында «Татар ашлары йорты» бинасы 160 млн сумга сатылды. Аны «Күңел ачу империясе»нә нигез салучы бизнесмен, Архангельскиның элеккеге мэры Александр Донской сатып алган. Хәзер анда ремонт бара.

Ләйлә Лерон-Бахмутова «Татар ашлары йортын» саклап калуны сорап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрипов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюповага һ.б. исеменә ачык хат язган.

Блогер 2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен, 2021 елда Казан Россиянең гастрономия башкаласы буларак танылуын искәртә.

«Юныс Әхмәтҗанов татар халык ашларын популярлаштыручы, ул үз талантына тугры кеше. Ул барельеф һәм йорттагы элмә тактага гына түгел, музейга, гастрономия мәктәбенә дә лаеклы. Ул Франциянең пешекчесе Поль Бокюз мәктәбеннән ким булмас иде.

Юныс Әхмәтҗанов СССРның алтын медале, «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнгән. Ул 80нче еллардагы Олимпиадада шәхсән үзе хезмәт күрсәткән, татар ашлары турында 9 китап язган, Россия буенча күпсанлы экспедицияләрдә йөзләгән рецепт җыйган.

Нәтиҗәдә нәрсә? «Татар ашлары йорты» сатылган. Анда хәзер нәрсә булачак? Чираттагы «Бей посуду» һәм «Дом великана»мы? Ә бәлки Татарстан башкаласының намусына тап төшерүче шикле шәхесләр күчермәләреннән балавыз сыннар?..

Сатып алучы татар ашлары идеясен калдырырга вәгъдә итә. Кызганычка, аның сүзләренә ышаныч юк. Ул Бауман урамында сатып алган барлык объектларда да түбән сортлы күңел ачу тәкъдим итәләр.

Барлык җаваплы кешеләрне җәмәгатьчелек фикерен тыңларга һәм бу бинаның киләчәк язмышын хәл итәргә чакырабыз. Ул безнең уртак мирасыбыз, татар халкының һәм татар ашлары культурасы байлыгы.

Әйдәгез, 100 еллыкка бу бинада музей, Юныс Әхмәтҗанов исемендәге гастрономия мәктәбе һәм татар ашлары рестораны ясыйбыз», - дип язган ул.

Ачык хат белән танышучылар Ләйлә Лерон-Бахмутова белән килешкән, алар бу мирасны сакларга һәм ышанычлы кулларга тапшырырга дигән фикер белдергән.

Видео Ләйлә Лерон-Бахмутованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев