Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

«Игелекле Казан» Сеченов урамында кайнар төшке ашлар тарата башлады

Фудтрак оешманың коворкингына атнага өч тапкыр килә.

«Игелекле Казан» фонды мохтаҗларга үз коворкингы янында – Сеченов урамында кайнар төшке аш өләшә башлады. Волонтерлар «Игелекле Казан» карамагындагыларны, әтисе яки әнисе булмаган күп балалы гаиләләрне һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләрне тукландыруны оештыралар. Шулай ук төшке ашларны үзләре йөри алмаган өлкән яшьтәге казанлыларга да алып баралар.

 

Кайнар төшке ашлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 13:00 дән 14:00 гә кадәр таратыла. Фудтрак Сеченов урамы, 5 адресы буенча «Игелекле Казан» коворкингы янында урнашкан. Төшке ашны «Домашняя столовая» әзерли.

Шулай ук авыр тормыш хәленә эләккән шәһәрлеләргә азык-төлек һәм көнкүреш химиясе таратыла. Якын арада аларга юридик ярдәм дә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте.

Өстәмә мәгълүматны +7(843)558-74-18 кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин. «Игелекле фудтрак» проекты Президент грантлары фондының махсус конкурсы акчасына гамәлгә ашырыла.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев