Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көнүзәк мәсьәлә

2 нче апрельдә Казан ветеринарлары йорт хайваннарын котыру авыруына каршы бушлай вакцинацияләчәк

Узган атнада ветеринария хезмәте хезмәткәрләре 148 эт һәм мәчегә прививка ясаган.

Казанда хайваннар эпидемияләрен булдырмау максатыннан язгы эшләр кысаларында чаралар дәвам итә. Бу атнада Чебакса бистәсендә йорт хайваннарын котыру авыруыннан түләүсез вакцинацияләү оештырылачак.

Шулай итеп, 2 нче апрельдә 9:00 дән 13:00 гә кадәр шәһәрнең дәүләт ветеринария клиникалары хезмәткәрләре Заводская урамында, җәмәгать транспортының соңгы тукталышы янында, мәчеләр һәм этләргә вакцинация ясаячаклар.

Узган ялларда ветеринария бригадалары Константиновка һәм Салмачы поселокларында кизү торган. Ул вакытта казанлылар 148 эт һәм песине (28 – Константиновкада, 120 – Салмачыда) вакцинацияләүгә китергән. Моннан тыш, 9 нчы һәм 10 нчы апрельдә ветеринария хезмәте бригадаларының шәһәрнең башка поселокларына чыгуы планлаштырылган.

Казанның Дәүләт ветеринария берләшмәсендә хәбәр итүләренчә, хайваннар эпидемияләрен булдырмау максатыннан чаралар июньгә кадәр, кирәк булганда июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук ветеринария хезмәте поселокларга кабат чыгарга мөмкин. «Моннан тыш, казанлылар бригаданың үзләренә кирәкле районга чыгуын үзләре оештыра ала. Моның өчен дәүләт ветеринария ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 10 гариза җыелганнан соң күчмә бригада формалашачак», – дип билгеләп үттеләр шәһәрнең Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.

 

Дмитрий Никитин

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев