Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Көн темасы

Шамил аганы искә алдылар

Башкалабызның «Казан нуры» мәчете янындагы «Шамил» мәдрәсәсендә, дөресрәге, мәдрәсә белән бер түбә астында эшләүче «Итле» кафесында әлеге мәчетне салуны башлап йөргән, шактый еллар аның имам-хатыйбы булып эшләгән Шамил хәзрәт Исхакыйны искә алу мәҗлесе булды

. Коръән ашын балалары Рәшит, Камил һәм Рәшидә оештырды. 

– Әтием вафат булыр алдыннан биш вакыт намазга басуымны бик теләгән иде. Ул шактый озак ятты. Мин эшне аннан-моннан гына башкарыр­га өйрәнмәгән. Алынсам, ахырына җиткерәм. Шул вакытта әтиемә сүз бирдем дә, намазга бастым. Менә әтием вафат булганнан бирле, ундүрт ел буе, Аллага шөкер, бишвакыт намазны калдырмыйча үтәп барырга тырышам. Берничә тапкыр хаҗга бардым, гомрә хаҗларым бик күп булды. Аллаһы Тәгалә миңа Ислам конференциясе оешмасында эшләп, Россия Федерация­сенең Җиддәдәге вәкиле буларак, бик күп кунакларны каршы алуны, атна саен диярлек шулар белән бергәләп гомрә хаҗ кылуны насыйп итте, – дип хатирәләргә бирелде Казанның элекке мэры, хәзерге вакытта «Казан нуры» мәчете мөтәвәллияте рәисе булган Камил Исхаков. 

– Әтиемнең әтисе Абдулла белән әбием Өммегөлсем Арча районының Иске Йорт авылында торганда өйләнешкән. Шунда 1910 елда Мәрьям апабыз туа. Аннан Ябанчы авылына күченәләр.  Бабабыз Абдулла анда указлы мулла булып эшли. 1924 елда шунда әтиебез Шамил, аннан соң Дөррия апа туа. Абдулла хәзрәтне 1932 елга кадәр өч мәртәбә кулга алалар (контр, имеш). Өченче мәртәбә иреккә чыгып кайткач, мулла гаиләсен авылдан куалар. Гаилә Казанга килеп урнаша. Сугыш башлангач, 17 яшьлек егет, әтием авиация заводына эшкә урнаша... Без хәзер Иске Йорт зиратындагы әби-бабаларыбызның каберләрен дә карап торабыз, – дип сөйләде үз чиратында Рәшит Исхаков. 

Мәҗлес барышында  Мансур хәзрәт Җәләлетдин Коръән аятьләре укыды, Госман хәзрәт Исхакый дога кылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев