Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Көн темасы

Нияз хәзрәт Сабиров: Бәраәт кичәсе - догалар аеруча кабул була торган изге кичә

13 февраль көнне Казанның Апанай мәчетендә Бәраәт кичәсенә багышланган мәҗлес узды. Мәчетнең имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров Бәраәт кичәсенең изге кичәләрнең берсе һәм әлеге вакытта догаларның аеруча кабул булуын билгеләде.

«Бәраәт кичәсе – изге кичәләрнең берсе, бу вакытта Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтен ирештерә. Имам Әш-Шәфигый җомга алды булган кичәдә, ике гает алдыннан, Рәҗәб аеның беренче кичәсендә һәм Шәгъбан аеның уртасында булган кичәдә догаларның аеруча кабул булуын яза», – диде ул.

Чараны Коръән-хафиз Сәид Камаль Коръәннән аятьләр һәм нәшидләр башкару белән башлап җибәрде, – дип яза «Татар-информ».

«Кайбер кардәшләребез Бәраәт кичәсе турындагы хәдисләрне «загыйфь, бу кичәдә махсус гыйбадәтләр кылырга кирәк түгел» дип, әйтәләр. Әмма күпчелек галимнәр әйтүенчә, хәдисләрдә Бәраәт кичәсе турында риваять ителә», – ди Нияз хәзрәт. Ул шундый хәдисләрнең берсен китерде.

«Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) төнге тәһәҗҗүд намазын укыганнан соң, бик озак вакыт дәвамында сәҗдәдә була. Гәйшә анабыз, «үлмәдеме икән» дип, куркуга кала. Яткан җиреннән торып, аның баш бармагын кузгата. Аның бармагы селкенә, соңыннан Пәйгамбәребез бу кичнең нинди икәнлеген аңлата. Ул: «Бу – Шәгъбан аеның уртасы, Аллаһ бу кичне үзенең колларына карады һәм ярлыкау сораучыларны кичерде, аларга карата үзенең нигъмәтен ике тапкыр арттырып бирде», – дип әйтә», – дип дәвам итте ул.

Нияз хәзрәт шулай ук әлеге көнне көндез ураза тотарга, ә кичен гыйбадәттә булырга, истигъфар кылырга, тәһәҗҗүд намазы укырга кирәклеген дә билгеләп узды.

Бәйрәм кичәсенә килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов та сәламләде, ә Динар Шәймәрданов мөнәҗәтләр башкарды.

Соңыннан мәет юу курсларын уңышлы тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырылды һәм килгән кунаклар өчен авыз ачу оештырылды.

 

Камилә Билалова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев