Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Көн темасы

Мәшһүр җырчының нәсел-нәсебе

Илһам Шакировның нәсел-нәсәбе белән кызыксынучылар күп.

Әнә шул ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, җырчының шәҗәрәсе белән таныштырырга булдым.


Таулык авылы… Илһам Шакировның ата-бабалары яшәгән авыл. Әтисе Гыйльметдин абзый шушы авылда туып-үскән. Илһамның апалары да биредә туган.

Илһам Шакировның әтисе – Гыйльметдин ага. 1927 елда Гыйльметдин абзый башка авылдашлары белән бергә Яңа Бүләк авылына күчеп утыра. Менә шул авылда Илһам Шакиров туган. Таулык авылы турында рус документларында беренче мәгълүматлар 1761-1767 елларда Рәсәйдә үткән III ревизия материалларында (җан исәбен алу) бар. Бу чорда авылда 94 ир-ат заты яшәгән. Аларның 39ы «ясаклы татар» булган. Болары инде чукынырга теләмәгән, шуңа элекке җирләреннән куылган яки күчеп китәргә дучар ителгән татар морзалары һәм аларның балалары була. 

Җырчы Илһам Шакировның нәсел тамырлары Таулыкта. Авыл зиратында аның бабасы, бабасының ата-бабалары бакый йокыга талганнар. Зират уртасындагы иң озын чыршы Илһамның бабасы Шакирның атасы Габденнасыйр Габделхалыйк угылыныкы. 

Теләнче Тамак авылында табылган бер иске китап эченнән чыккан кәгазь битендә миңа ике шәҗәрә очрады. Икенче шәҗәрә, Мөхәммәтсадыйк, Габденнасыйр, Габделхалыйк, Габделгазиз, Габдулла, Ишкилде, Үтәгән, Алпар дигән исемнәр тезмәсеннән гыйбарәт булып, кызыксыну тудырды.

Җырчының Яңа Бүләк авылында яшәүче абыйсы Кыям Шакиров, Теләнче Тамакта яшәүче апасы Гөлсем апа белән очраштым. Алар әтиләре Гыйльметдин абыйның Яңа Бүләккә Таулыктан күчеп килүен, бабалары Шакир исемле булуын әйтте. Мин бу исемнәрне Таулык зиратындагы кабер ташларыннан да табып укыдым.

Насыйр, Халыйк дигәннәре теге Теләнче Тамак авылында табылган бер иске китап битендә теркәлгән икенче шәҗәрәдәге Габденнасыйр, Габделхалыйк булуы мөмкин дигән бер уй баштан йөгереп узды. Шәҗәрә шул Таулык авылы кешесенеке булуы мөмкин ич. 

Бабасы – Мөхәммәтшакир

Илһамның бабасы «коры» Шакир гына түгел, Мөхәммәтшакир исемле булган икән. Аның туганы – Мөхәммәтсадыйк. Мө-
хәммәтсадыйкны ачыклагач, бөтен шик-шөбһәләр бетеп, эчкә «җан керде». Архив кәгазьләре, метрика дәфтәрләре актарып, минем куен дәфтәрләрендәге шәҗәрәне шактый ачыкларга мөмкин булды. Мөхәммәтсадыйк, Габденнасыйр, Габделхалыйк, Габделгазиз, Габдулла... Шәҗәрәдәге менә шушы биш бабаның исемнәрен таптым. Ә инде Ишкилде, Үтәгән, Алпар исемнәрен ачыклау мөмкинлеге юк, чөнки алар яшәгән чор документлары беркайда да сакланмаган да, теркәлмәгән дә.

Шәҗәрәдә 8 исемнең бишесе бүгенгәчә сакланган документларда очрагач, без инде әлеге шәҗәрәне Илһам Шакиров шәҗәрәсе, дип, шикләнмичә әйтә алабыз. Шулай итеп, җырчыбызның нәсел язуын Алпардан башлап китү дөрес булыр.

Җырчының бабасын Шакир дип кенә йөртсәләр дә, мулла кушкан исеме, әйткәнебезчә, Мөхәммәтшакир булган. Атасы Габденнасыйр 1882 елда, 82 яшендә дөнья куя. Аның әтисе Габделхалыйк бабай, мөгаен, йөз яшьнең теге ягына чыгып вафат булгандыр. Ул 1893 елның 16 ноябрендә (искечә) гүр иясе була. Метрика дәфтәрләрендә аның яше 95 дип күрсәтелә.

Күкеле сәгатьләр төзәткән

Мөхәммәтшакирның йорты олы юлның күпер төбендә булган. Шуңа аны Күпер төбе Шакир дип йөрткәннәр. Бу вакытта авылда биш Шакир булган. Шуңа күрә һәрберсенә кушамат тагылган: Күпер төбе Шакирны әле тагын «Күке» дигән кушамат белән дә атаганнар. Кайберәүләр моны Мөхәммәтшакирның күкеле сәгатьләр төзәтүгә маһирлыгыннан чыгып аңлаталар.

Шакир бабай, әтисе һәм бабасы кебек, озын гомер кичерә. Бик картаеп, колагы катыланып, күзләре күрмәс булып, ап-ак сакаллы бабайга әверелеп, Хөснетдин исемле улының хатыны Гыйльмисафа тәрбиясендә яши һәм, аңа хәер-фатихасын калдырып, 1943 елның 9 июлендә, 94 яшендә фани йортыбыздан бакый дөньяга күчә. Гыйльмисафаны Шакир бабай бик тә хөрмәт иткән һәм якын күргән. Гыйльметдин исемле улының кызына да аның исемен бирдерткән.

Яңа Бүләк авылы дөньяга Илһам Шакировны бүләк иткән. Ул борынгы авыл түгел. Аңа нибары ХХ гасырда гына, төгәл әйтсәк, 1927-1928 елларда гына нигез салына. Җырчының әтисе Гыйльметдин абзый, әлеге авылны нигезләгән авылдашларының үтенүе буенча, бу авылга 1927 елның ахырында гаиләсе белән күченеп килә.

Әтисе кулга алына

Шәхес культы чорында ил өстен томалаган кара болытлар Яңа Бүләкне дә читләтеп үтми. Унъеллык та тарихы булмаган Яңа Бүләк авылында да халык дошманнарын, кулакларны эзләү башлана. «Шундыйларның берсе» Гыйльметдин абзый өендә 1937 елның 8 октябрендә тентү үткәрәләр һәм шул ук көнне аны кулга алалар. 

Авыл тимерчесе, Илһам Шакировның әтисе Гыйльметдин Шакировны нәрсәдә гаепләгәннәр соң? Моны 1938 елның 8 июнендә Минзәлә шәһәрендә булган ТАССР Верховный судының махсус коллегиясе сессиясенең ябык утырышында чыгарылган хөкем карарыннан ачык белергә мөмкин. Гаепләнүче Гыйльми Шакиров, совет властена дошманнарча карап, янәсе, эзлекле рәвештә контрреволюцион, Советка, колхозга каршы, троцкийчыларны яклап, агитация алып барган. Мәсәлән, 1937 елның февраль аенда, колхозчыларның клубта узган җыелышында ул тагын әнә шундый агитация ясаган. Кыр эшләре чорында техниканы ватык калдырып, ремонтламаган, ягъни корткычлык эшләгән.

Әлбәттә, бу җинаятьләрне ул кире каккан. Әмма суд шаһитлар авызыннан әлеге җинаятьләрне раслата. Шулай итеп, Гыйльметдин Шакиров 8 елга төрмәгә ябыла һәм әле тагын 3 елга сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. Әлбәттә, Гыйльметдин Шакиров РСФСР Верховный судына кассация шикаяте яза. Әмма РСФСР Верховный суды махсус коллегиясенең 1938 елнын 8 июлендә булган утырышында хөкем карары үз көчендә калдырыла, ә кассация шикаяте канәгатьләндерелми. 

Ниһаять, РСФСР Верховный суды Президиумы 1972 елның 22 ноябрендә Гыйльметдин Шакировка карата 1938 елның 8 июнендәге хөкем карарын юкка чыгара, аның гамәлләрендә җинаять составы булмаганлыктан, җинаять эшен туктата һәм, шулай итеп, җырчының әтисе аклана. Гыйльметдин Шакиров, ата-бабаларының гомер уртасын гына узып барганда, 1940 елның 4 мартында 5нче номерлы хезмәт белән төзәтү колониясенда (ИТК-5), 50 яше туларга ике ай кала, якты дөньядан китеп бара.

Дамир ГАРИФУЛЛИН, язучы-журналист, туган як тарихын өйрәнүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев