Булат Хәмидуллин: Татар энциклопедияләрен булдыру зарур
Энциклопедия – системалаштырылган фәнни яки фәнни-популяр белешмәлекләрнең бер төре ул.
Беренче очракта белешмәлек башлыча аерым өлкәгә караган белгеч-профессионалларның тар даирәсенә адресланса, фәнни-популяр басмалар исә киң катлам укучыга атап нәшер ителә. Борынгы заман һәм урта гасырларга караган иң беренче энциклопедияләр терминологик сүзлекләр үрнәгендә төзелә, шуннан ук килгәнчә, хәзерге чор энциклопедияләренең дә күпчелегендә төп структур ысул итеп алфавит тәртибе алына; балалар энциклопедияләре, кагыйдә буларак, тематик блокларга нигезләнә.
Академик энциклопедияләр тәкъдим ителә торган материалларының колачлылыгы һәм тирәнлеге, мәгълүмати тыгызлыгы һәм ышанычлылык дәрәҗәсе белән аерылып тора. Төп материал еш кына төрле карталар һәм иллюстрацияләр, шулай ук, кушымта буларак, статистика мәгълүматлары, библиография, таблица һ.б.лар белән тулыландырыла. Заманча технологияләр энциклопедик белемнәрдән файдалану рәвешенә дә үзгәрешләр кертә – хәзер мультимедиа форматын куллану: мәкаләләргә өстәп сыйфатлы фоторәсемнәр һәм карталар урнаштырудан тыш, аларны аудио- һәм видеоматериаллар белән баету мөмкинлеге бар (басма энциклопедияләрдә бу куар-кодлар аркылы эшләнә; ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан 50 атаклы татарга багышлап әзерләнгән «Күренекле шәхесләр» брошюрасы Татарстан китап нәшриятында нәкъ менә шундый форматта дөнья күрде).
Материалларны сайлау-туплау һәм өйрәнү-тикшерү үзенчәлекләре буенча энциклопедияләр универсаль (ягъни барлык белемнәр һәм гамәли эшчәнлек тармакларына караган энциклопедияләр, мәсәлән, «Британника», «Википедия», «Большая российская энциклопедия» шундыйлардан) һәм тематик (мәсәлән, «Химическая энциклопедия», «Российская историческая энциклопедия», «Энциклопедия Корана», «Татар энциклопедиясе» һәм «Tatarica онлайн-энциклопедиясе») төрләргә бүлеп йөртелә. Аудиториянең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән энциклопедияләр – мәсәлән, балалар өчен төрле-төрле универсаль һәм тематик энциклопедияләр, шулай ук региональ һәм персональ энциклопедияләр – мәсәлән, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан әзерләнеп нәшер ителгән «Татарстан» кыскача иллюстрацияле энциклопедиясе, «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары: иллюстрацияле энциклопедия», «Татарстан Республикасы торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия: 3 томда», «Татары Казахстана» энциклопедияләре, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә әзерләп нәшер ителгән «Габдулла Тукай» энциклопедиясе, хәзерге вакытта институтыбыз тарафыннан эшләнеп, инде басмага әзерләнә торган «Татары Узбекистана», «Каюм Насыйри», «Татары Кыргызстана» энциклопедияләре үзләре аерым тип тәшкил итә.
«Идел буе Болгар дәүләте» («Волжская Булгария») һәм «Алтын Урда» («Золотая Орда») академик энциклопедияләренең сезнең игътибарга тәкъдим ителә торган кыскача концепциясендә әлеге проектларның төп максат һәм бурычларыннан иң мөһимнәре бәян ителә һәм аларны тормышка ашыруның күздә тотылган юллары күрсәтелә.
Иң элек ике проектның да актуальлеген, киң җәмәгатьчелекнең – Ватаныбызның үткәне белән чын-чынлап кызыксынып һәм киләчәген кайгыртып яшәүче алдынгы карашлы замандашларыбызның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән булуын ассызыклау зарур.
Борынгы заман һәм урта гасырларның аерым дәүләтләренә (дөньяның хәзерге сәяси картасында алар инде юк) багышланган академик энциклопедияләрнең рус телендә дә булмавын искәртү кирәктер. Шәхсән үземнең интернет киңлекләрендә башка телләрдәге шул юнәлешле академик энциклопедияләргә сылтамаларны да очратканым юк. Борынгы Мисыр һәм Борынгы Кытай, Рим һәм Монгол империяләре, Фарсы иле һәм гарәп халифәтләре, майя һәм инклар империяләре тарихын чагылдырган төрле телләрдәге белешмәлекләр балалар өчен нәшер ителә торган күпсанлы иллюстрацияле энциклопедия серияләрендә генә бар.
«Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» академик энциклопедияләре беренче чиратта халыкның интеллектуаль потенциалын үстерү: югары сыйныф укучылары һәм төрле югары уку йортлары студентларының урта гасырлар Үзәк Евразия тарихы турындагы фәнни белемнәре дәрәҗәсен күтәрү һәм системалаштыру, уку йортлары һәм гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының, фәнни хезмәткәрләрнең, журналистларның, иҗат интеллигенциясенең һөнәри осталыкларын камилләштерү, шулай ук киң катлам укучыларның карашларын киңәйтүне күздә тоткан бер томлы басма һәм мультимедиа форматындагы фәнни-популяр белешмәлекләр булыр дип күзаллана.
Бер томлы әлеге энциклопедияләрдән Идел буе Болгары һәм Алтын Урда дәүләтләренең тарихы, мәдәнияте, географик урынына караган: аерым алганда, сәяси, икътисади, этник, конфессиональ тарих, шулай ук атаклы дәүләт эшлеклеләре һәм башка мәгълүм шәхесләр, җирле халыкның көнкүреше, шул халык яшәгән территориянең табигате, археологик, язма чыганаклар һәм борынгы фольклор, бу дәүләтләрнең тарихын һәм мәдәниятен профессиональ дәрәҗәдә өйрәнгән һәм бүгенге көндә өйрәнүче шәхесләр һ.б., һ.б.лар турындагы гаять колачлы белешмә материал табып булачак.
«Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедияләрендә кыска күләмдә Идел буе Болгарстаны һәм Алтын Урданың дәүләт булып оешканга кадәрге тарихы, бу дәүләтләрнең төп халкы, күрше дәүләтләр һәм халыклар тарихы, Болгар иле белән Алтын Урданың бай тарихи мирасы яктыртылачак. Мәсәлән, Бөек Болгар дәүләтенә нигез салган Кубрат хан һәм болгар кабиләләренең Көнчыгыш Европада таралып утыруы, хәзәрләр һәм Хәзәр каганаты, фин-угор халыклары, Үзәк Азия татарлары, кыпчаклар һәм Монгол империясе, рус князьлекләре һәм Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләтләр (Казан, Кырым, Әстерхан, Себер, Касыйм һ.б. ханлыклар), аларның географик урыны, тарихы һәм мәдәнияте турында кыскача текстлар урнаштырылачак.
Энциклопедия мәкаләләренең күпчелеге иллюстрацияләр һәм шул темага караган төп библиографик материал белән бирелер дип уйланыла. Библиография төзегәндә иң мөһим археологик һәм архив материаллары, академик монографияләр, диссертация авторефератлары, аеруча әһәмиятле фәнни-популяр һәм төбәкне өйрәнүгә караган басмалар һ.б. исәпкә алыначак. Басма варианттан файдаланганда өстәмә фото, видео һәм картографик материаллар белән танышу өчен куар-кодлар аша, мәсәлән, «Tatarica онлайн-энциклопедиясе» («Онлайн-энциклопедии Tatarica»), ТР Фәннәр академиясенең «Татарстанның һәм татар халкының мәдәни мирасы» («Культурное наследие Татарстана и татарского народа») мәгълүмати географик системасына һ.б.ларга мөрәҗәгать итү мөмкин булачак.
2024 елның июнендә ТР Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлегендә ТР Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты башлангычы белән «Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедияләрен әзерләү һәм нәшер итү проектлары тикшерелде, проектларның актуальлеге, аларны тормышка ашыруның этаплары, якынча башкарып чыгу сроклары һәм чыгымнарын ачыклау мәсьәләсе күтәрелде, көтелгән фәнни нәтиҗәләр турында сүз барды. ТР Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге әгъзалары – алар барысы да Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзалары һәм мөхбир әгъзалары – проектларның актуальлеген раслап, институтыбыз башлангычын хуплады.
Дәүләт тарафыннан финанс ярдәме булганда (без шулай ук химаячеләр ярдәменә дә өмет тотабыз), республикабызның, Россия Федерациясе төбәкләренең, янәшә дәүләтләрнең Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда тарихы һәм мәдәниятен үзләренең тикшеренү объекты иткән белгечләре (археологлар, географ, тарихчы, лингвист, культурологлар, нумизматлар, политолог, хокук белгечләре, дин белгечләре, филолог, философ, этнологлар һ.б.) белән эшлекле тыгыз хезмәттәшлек иткәндә, әлеге проектларны озакка сузмастан тормышка ашыру мөмкин булачак һәм 2030 елларга халкыбызның хәзинәгә тиң тагын ике академик белешмәлеге – «Идел буе Болгар дәүләте» һәм «Алтын Урда» энциклопедияләре дөнья күрер дип ышандыра алабыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев