Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Александр Евлахов: Ике төрле тарих

Россия тарихында ике генә кеше «дәүләтнең рәсми тарихчысы» дәрәҗәсен йөрткән: Герард Фридрих Миллер һәм Николай Михайлович Карамзин.

1803 елның 31нче октябрендә – 200 ел элек Александр I махсус указы илә Николай Михайлович Карамзинны тарихи белем һәм тарихи чыганакларны өйрәнүче итеп билгели. Гадирәк итеп әйткәндә, Карамзин әфәндегә, Империянең рәсми тарихчысы буларак, Рәсәй тарихында кайсы вакыйгалар булганлыгын хәл итү йөкләнә. Шул хезмәте өчен аңа елына акчалата 2000 сум пенсия билгеләнә. Әлбәттә, бу вакыйгалар әлләни мөһим йә игътибар җәлеп итәрлек түгел, дип икеләнеп карарга да була. Чөнки бу илдә кемне генә кәнәфигә утыртмадылар да, кемне генә кәнәфидән очырмадылар, хәтта җәзалап үтерделәр. Шулай да, сүз һәр хәлдә хөкүмәт барлыгын билгеләү түгел, ә ниндидер тарихчы турында бара. Әмма, ашыкмыйк. Хикмәт шунда ки, Рәсәй тарихында бары тик ике кеше рәсми рәвештә тарихчы итеп билгеләнә: Г.Ф.Миллер һәм Н.М.Карамзин. Моннан башка чорларда ил белән идарә итүне хөкемдарлар тарихчыларсыз да майтардылар. Әйтик, И.В.Сталин тарихчы кәнәфиенә үз-үзен утыртты. Хәтта Явыз Иванның тарихтагы ролен үз кулы белән «төзәтә»дә, аның ни дәрәҗәдә тәрәккияти зат булганлыгын халык миенә иңдерә. Аңларлык итеп. Зурдан кубып әйткәндә, Явыз Иван үзендә тарихчы санаган – үз кулы белән елъязмаларны «правил» – төзәткән, ягъни мәсәлән.

Тарихчыларны рәсми рәвештә билгеләү уенына килгәндә, бусы да башта бик күп «назначения»ләр кебек үк Петр I патшаның башланмаларыннан. Тәхеткә утыргач, ватан тарихчының мөмкинлеген белеп аның чәчләре үрә торган. Көнбатышка кагылышлы тарихыбызны беркемнең дә белмәве җен ачуларын чыгара. Шуңа күрә Фәннәр Академиясен оештырганда рәсми указында боргаламый-сыргаламый менә шулай яза да инде: «Тарихчы итеп билгеләнерлек дәрәҗәдәге тарихчы табарга». Тарихчыны табу – боярларның сакалларын кырдырту, яки укчыларның башын чабу кебек җиңел шөгыль дип уйлаган, күрәсең. Асылда тарихчыны табу эпопеясе Петербургны төзүгә караганда да озаккарак сузыла. Әзер тарихчыны Рәсәйдә дә, чит илдә дә таба алмыйлар. Ахыр чиктә 1725 елда Фәннәр Академиясендә укырга Алманиядән егерме яшьлек Герард Фридрих Миллерны алып кайталар. (Газпромның хәзерге җитәкчесенә кагылышы барлыгы-юклыгы билгесез). Менә шушы Миллер 1748 елда Рәсәйнең тарихи фәннәрен өйрәнүче буларак беренче мәртәбә рәсми рәвештә билгеләнә дә инде. Егерме өч ел гомерен Миллер бушка әрәм итми: латин телен, тарих һәм география фәннәрен укыта, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә һәм «Санкт-Петербургские ведомости»ны нәшер итә. Шуның өстенә ул ун ел дәвамында Себер буйлап сәяхәт итә, бихисап архив докуменлар төяп кайта һәм, урыс гражданлыгы алып Федор Иванович исеме белән йөри башлый. Шуңа да карамастан беренче рәсми тарихчының карьерасы упкынга тәгәри. Беренче бәхетсезлеге «Россия халкының чыгышы һәм аталышы», дип исемләнгән чыгышыннан соң башлана. Ломоносов җитәкләгән бер төркем академиклар бу чыгышны «Рәсәйне гаепле итәрлек» дип бәяли. Академиядә тарихчыга шушындый дәрәҗәдә сүзләр әйтелә ки, Сталин Политбюросы тарафыннан А.Ахматованың һәм И.Зощенконың хурлануы һәм ВАСХНИЛның 1948 ел сессиясендә вейсманист-морганистларның лысенкочылар тарафыннан тар-мар ителүе – ял гына. «Оргвывод»ларда яңа тарихыбыздагылардан калышмый. Бастырылган текстны юк итәргә карар кылына. (Соңрак чыгыш чит илдә генә дөнья күрә.) Авторы академиктан адъюнктка (аспирант) очыртыла, һәм хезмәт хакы да 1000 сумнан елына 360 сумга гына калдырыла. Соңрак аклагандай итәләр, әмма бер шарт белән. Ул гаебен танып гариза язарга тиеш. Нишләсен, кылган гамәлләре-карашлары өчен Миллер тәүбә итә һәм, үзенең бер хезмәтендә Рәсәй дәүләтенә һич кенә дә норманнар түгел, ә ниндидер «Балтик диңгезе рексоланнары» дигән кемсәләр нигез салган, ди. Килешкәнлеген аңлату йөзеннән ул – тарих белгече хәтта «Хезмәткәрләр кәефен күтәрүгә файдалы язмалар» айлык журналны редакцияли. Гомумән, акылга килә. Әмма, ни генә әйтсәң дә, фәнни тикшерүгә хирыслыгы көчлерәк булып чыга. Ул Борис Годунов чорының «Буталчык заман» тарихын өйрәнә башлый. Тарихчының үз башына җитәрлек, гафу ителмәслек гөнаһы була бу. 1765 елны Миллер «ссылка» га, Мәскәүгә ятимнәр йортына күзәтүче итеп җибәрелә. Бер ел да үтми, архив мөдире булып кала. Шушы «кәнәфи»дә Рәсәйнең беренче рәсми тарихчысы 1783 елда параличтан вафат була. Бихисап фәнни хезмәтләре, автографлар коллекциясе, шыгрым тулы 258 портфель кулъязмалары кала. Беренче рәсми тарихчы вафатыннан соң икенчесен билгеләгәнче 20 ел вакыт үтә. Тарих фәне бу елларда үтә дә мөшкелләнә. Көндез шәм кабызып эзләсәң дә Мәскәү университетында тарих укытучысы табылмаганга, тарих фәне йә латин, йә немец телендә укытыла. Артист Виктор Сухоруков уйнаган «Мескен Павел» чит ил әсбапларын кертүне катгый тыйганга, барысы да иске әсбапларын куллана. Университет җитәкчелеге өчен махсус күрсәтмә бастырыла, анда Рәсәй тарихын ничек аңлатырга тиешлеге бәян ителә. Кем булуына карамастан, 200 ел элек рәсми рәвештә билгеләнгән тарихчының мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә була. Сүз уңаеннан әйтик, гомуми тарихны өйрәнүче рәвешендә билгеләнгән рәсми тарихчы Г.Ф.Миллердан аермалы буларак Н.М.Карамзин бу кәнәфигә «гос. заказ» белән, ягъни «Рәсәй дәүләтенең тулы тарихы»н язар өчен утыртыла.
Кадрлар мәсьәләсен хәл иткәндә ни өчен Карамзинны куярга уйлаганнардыр, әйтүе кыен. Бәлки, Павел I тәхеткә утырганда язган одасыннан аермалы буларак, Александр I тәхеткә утырган вакытына туры китереп язган мактау одасыдыр, йә булмаса, фән ягыннан сыек булса да публицистик ягы нык «Императрица Екатерина II гә тарихи мактау сүзе»дер. Бәлки, ихтималның чиге юк дигәндәй, аның исеме «император исемлеге»нә халык мәгарифе министры – дусты Н.М.Муравьев тарафыннан вакытына туры китереп кертелүендәдер. Чынлап әйткәндә, Миллердан аермалы буларак, Карамзин тарих белгече булмый. Бала чагында һәм үсмер елларында аның күңеленә тәүге романслар хуш килә, шулар тәэсирендә ул «ни өчендер күңел төшенкелеге»нә бирелеп утырган. Кем белә, бәлки шулар тәэсирендә ул безгә мәктәптән үк мәгълүм, җан әрнеткеч «Мескен Лиза»сын язгандыр. Үзенең әйтүенчә, Мәскәү университетында ул «фәнгә караганда рус грамотасын» күбрәк өйрәнгән. Шуннан соң, булачак тарихчы булачак шөгылен сайлаганда бик нык икеләнгән. Башта ул әдәби хезмәтләр белән дә, ак сөякләр катламында уңыш яулау белән дә мавыккан. Тәрҗемәи хезмәтләр башкара, соңрак масоннар белән бәйләнешкә керә. Әмма озакка түгел. 1789 елда ул «брат»лары белән саубуллаша да. Алманиягә, Англиягә, Франция, Швейцариягә сәяхәт кыла. Кайткач «Мәскәү журналы»н нәшер итә, үзенең «рус сәяхәтчесе хатлары»н бастыра. Масоннарны кысрыклау башлангач, ул, батырчылык күрсәтеп, «доколе гражданин...» сүзләре белән башланган «Ода к милости»ын бастыра. Шуннан соң Карамзин авырлык белән генә «Пантеон иностранной словесности»сын цензура аркыл үткәрә. Бу – чит ил әдәбияты христоматиясе буларак уйланылган була. Гомумән, күп еллар архивларда документлар туплаган һәм Рәсәй төбәкләрендәге тормышны өйрәнгән Миллердан аермалы буларак, Карамзинны публицист дип атау дөреслеккә якынрак. Шунлыктан, урыс тарихын язарга алынганда рәсми тарихны өйрәнергә бик биреләсе килми. Үзенең әйтүе буенча, Карамзин шундый дәрәҗәдә җанландыруны, матурлауны, сайлап алуны һәм дә шул рәвештә искитмәле, көчле, игътибарга лаеклы, руслар гына түгел, чит ил кешеләрен дә җәлеп итәрлек итүне үзенә максат итеп куя. Тәнкыйди сүзгә, фикергә урын бирмәгәнлектән, аның 22 ел язган «Рәсәй дәүләте тарихы» фәнни хезмәткә караганда хәзерге пиар проектына хас. Петербурга күчеп килгәннән соң, соңгы 10 ел гомерен ул патша гаиләсе белән якын мөнәсәбәттә үткәрә. Җәйләрен Царское Село авылында үткәргәндә тарихчы үзен император киңәшчесе рәвешендә тотарга тырыша.

Күптөрле сәяси темаларга әңгәмәләр кора: Польша һәм сугышсыз вакытта налоглар, губернаторлардагы финанс системасы, хәрбиләшкән поселенияләр, кайбер аксөякләрнең хикмәтле алымнары, юллар торышы. Гомумән, Александр I тарихчы киңәшләрен булдыра алган дәрәҗәдә тыныч кабул иткән. 

Ә Карамзинның «Борынгы һәм Яңа Россия турында» язмасын ул «автор корольгә караганда күбрәк реалист буласы килә» дигәнрәк фикер әйтә. Шушындый фикер «Россия дәүләте тарихы»на да кагыла. Тарихчы Л.Милгоков әйтүенчә «Метафизикадан курку» Карамзинны искелеккә этәрә. Карамзиннән соң рәсми тарихчы кәнәфие мәңгегә бушый. Хәтта гомере буе ошбу кәнәфигә утыру хыялы белән яшәгән А.С.Пушкинга да тәтеми. Пугачев фетнәсенә кагылышлы бихисап мәгълүматлар җыюына карамастан. Бәлки, шуның өчен дәдер. Кем белә, патша андый четерекле вакыйгаларга халык игътибарын җәлеп итү һич тә кулай гамәл түгел, дигән карарга килгәндер. Ә Борис Годунов Пушкин тарафыннан иллә дә шәп тасвирланды. Аның таланты аркасында Лжедмитрий – ул Гришка Отрепьев дигән имеш-мимеш безнең көнгәчә яши. Һәм дә табигатьтә булмаган Иван Сусанин имеш-мимеше дә шушы ук калыптан. Болар барысы да чәчәкләре генә. Ник ди­сәк, шушы күзлектән язылган рус тарихы түгелми-чәчелми безнең көнгәчә килеп җитте. Әлбәттә, башка илләрнең тарихы да ялгансыз түгел. Ул турыда бик дөрес итеп Америка язучысы һәм тарихчысы Гор Видал әйткән иде: «Тарих юк. Бары тик бер күпмедер чынбарлыкка якынайтылган беллестрика гына бар».

Татарчага Рәүф ИБРАҺИМОВ тәрҗемәсе.

Александр Евлахов – «Новык знания» журналының баш редакторы, тарих фәннәре кандидаты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев