Актанышта әдәбият бәйрәме
Актаныш районы мәктәпләрендә ел саен Татарстанның халык шагыйре, атаклы юмор һәм сатира остасы Гамил Афзал истәлегенә багышлап, укучылар арасында иҗат конкурсы гөрләп уздырыла.
Соңгы елларда әлеге конкурска күршедәге Мөслим, Сарман, Минзәлә генә түгел, шактый еракта булган Казан, Саба, Мамадыш, Теләче, Әгерҗе районы мәктәп балалары да үзләре иҗат иткән шигырьләр, парча, нәсер, хикәя, хәтта драма-комедияләре белән дә катнаша башлады. Әлбәттә, 3-4 яки 6-7 сыйныф укучылары иҗат иткән тәүге хикәя йә шигырьләр иртәгә үк күмәк җыентыкларда бастырып чыгарырдай дәрәҗәдә камил дә түгелдер. Ләкин асыл иҗат һәм олы әдәбиятка сукмаклар менә шундый нәни чишмәләрдән башлана бит.
Гамил Афзал истәлегенә багышланган әлеге конкурслар яңа уку елы башланганда игълан ителә һәм, билгеле ки, узган елгы бәйгегә дә йомгак ясала. Быел да менә шушы – конкурсны йомгаклау бәйрәменә анда үз әсәрләре белән җиңеп чыккан күрше район балаларын һәм аларны котлау-тәбрикләү, нәсыйхәт вә үрнәк бирү өчен Казан каласыннан күренекле әдипләрне дә кунакка чакырдылар.
Озын һәм шактый авыр юлны узып килгән Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Камил Кәримов, Вахит Имамов, Гүзәл Әдһәмова, Алмаз Хәмзин, Хәбир Ибраһимов кебек әдипләрне районның Такталачык авылы үзәгендә – бөек Гамил Афзал туган туфракта каршы алдылар. Авылның мәдәният йорты белән мәчет уртасына атаклы шагыйрь хөрмәтенә куелган стелага бергәләп чәчәкләр салынды, мәктәп укучылары Гамил абыйлары рухына багышланган шигырьләрен дә укып ирештерде.
Такталачык Гамил агадан тыш, бөек һәм атаклы Мутиннар нәселен үстереп бирүе белән дә данлыклы бит. Алар нәселенә нигез салучыларның берсе булган Тимер Мутин – хәзерге Актаныш районының ярты мәйданына җәелгән Гәрәй волостеның старшинасы булып кына калмаган, ул әле 1756 елда Пруссиягә каршы башланган яу походында берничә йөз татар җайдагын җитәкләп, хәзерге Беларусь һәм Польша җирләре аша немецларның Егерсдорф каласына тикле барып җиткән. Шунда пруссакларның шактый зур гаскәрен тар-мар итүгә ирешсәләр дә, аларга шундук кире борылып кайтырга әмер килгән. Таҗ вә тәхеткә ия хуҗаларның үз уены бит, бактың исә урыс патшабикәсе Елизавета Петровна белән немец императоры
Фридрих Вильгельм үзара туганнар, ә сеңел таҗ иясе абыйсының хурлыкка калуы өчен нык борчылган икән. Елизавета хәтта Пруссия җиренә яу башлыгы булып барган фельдмаршал Апраксинны шушы «оятсызлыгы» өчен кулга алып, төрмәгә ташлаттырган, теге сәрдәр бер елдан соң зинданда җан биргән.
Соңрак безнең Тимер Мутинга шушы патшабикәне туган көне белән котлау бәхете дә елмайган бит әле. 1759 елда берничә башкорт старшинасы белән бергә, Тимерне дә Санкт-Петербургка олуг тантанага чакырганнар. Мондый тантана шартлары таләп иткәнчә, башкорт старшиналарының һәркайсын энә-җептән генә үткән өр-яңа костюмнарга да киендергәннәр инде. Патша сараена узгач, Тимер Мутин меңәрләгән олуг кунаклар – граф, кенәз, бароннар каршында барча башкорт старшиналары исеменнән махсус әзерләнгән петицияне дә ярып салган. Үзе күптән башкорт катламы вәкиленә әверелгән һәм меңнәрчә гектар җиргә хуҗа булганлыктан, әлбәттә инде, ул башкорт старшиналарының хокукларын киңәйтү, аларның җирләрен бернинди чит-ят кенәз вә алпавытларга сатмау, старшиналарны яклау турында мөрәҗәгать иткән. Мутинны тыңлап та торганнар, петиция кәгазен дә алып калганнар, әмма берничә көн узуга ук, Тимер-старшина кисәк кенә вафат булып куйган. Аңа берәр нинди агу биргәннәрме – моны ачыклап торучы табылмаган. Ә җәсәден кайда җирләгәннәр – хәтта шунысын да ахырына кадәр төгәл белүче юк...
Аннан соң старшина булып калган улы Атнагол да Россия патшабикәсе Екатерина Алексеевна алдында бил бөккән әле. Ул да шул әтисе юлыннан ук диярлек, 1771 елда мөстәкыйльлек таләп итеп, Россиядән аерылып чыгарга ният иткән поляк крестьяннары һәм шляхтаның фетнәсен бастыру өчен Польша биренә поход белән барган. Аннан кайтып җитсәләр, Россиянең үзәгендә яңа «император» – Емельян Пугачев бунт күтәргән. Ни гаҗәп, кичә генә морза булып йөргән Атнагол да фетнәче авылдашлары өстеннән башлык булып, әүвәл Алабуга кирмәнен, аннары Минзәлә крепостен камалышка алу өчен яуларда катнашкан. Дөрес, карательләр килеп тар-мар иткәч, постын саклап калу өчен «Әби патша» галиҗәнапларына тугрылык белдереп ант итәргә дә туры килгән...
Гасыръярым вакыт узып киткәч, нәкъ менә поляк крестьяннары шикелле үк, Мутиннарның тагын бер вәкиле – Илдархан Башкортстанга мөстәкыйльлек таләп итеп, яуга күтәрелгән. Аңа Зәки Вәлиди төзегән хөкүмәт әгъзасы, хәтта министр булып та торырга туры килгән. Ләкин большевик комиссарлар бугаздан алгач, Илдархан да аларга каршы баш күтәреп караган. Көне-сәгатендә булмаса да, аны 1938 елда атып үтергәннәр... Мутиннарның тагын бер вәкиле – Мохтар Мутин татар халкына кабатланмас трагик актер буларак яхшы мәгълүм. Ләкин ни кызганыч, анысын да комиссарлар төрмәгә озатып
юкка чыгарганнар...
Аларның берсенең дә җиһанда мәгълүм кабере юк, ләкин алар үскән ихата урыны калган, шунда алар хөрмәтенә куелган стелалар тезелешеп киткән. Без шул стелалар каршына басып булса да, алар рухына дога укып чыктык...
Быел район үзәгендәге 1 нче номерлы мәктәпкә бик сыйфатлы яңарту уздырганнар. 1912 елда төзелеп фотоларга эләккән ике катлы агач мәктәптән үк чишмә башы алган уку йорты бит бу. Укучыларның бик күбесе шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итә икән, актлар залында алар белән очрашу да узды.
Ахшамнан соң инде әдәби тантаналар Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараена күчте. Төрле жанрларда конкурста җиңүчеләрне Казаннан ук килгән абый-апалары тәбрикләде. Шушы кичәдә үк быел Гамил Афзал исемендәге әдәби бүләккә ия булган талант иясен дә котладылар. Район башлыгы Ленар Зарипов белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла быелгы бүләкне «Чаян» журналы хезмәткәре, юмор остасы Алмаз Хәмзинга тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев