Мәдәни җомга

ЯҢА ӨМЕТЛӘР БЕЛӘН!

Кешене өмет яшәтә, диләр. Татарның әле бу җәһәттән "Өметсез - шайтан" дигән әйтеме дә бар. Гыйбарәсе кыска булса да, эчтәлеге шактый ук тирән кебек аның. Күрәсең, ул - өметнең тылсымлы көченә, аның кешене кеше итеп яшәтү югарылыгына күтәрүче илаһи бер этәргеч булуына ишарә дә. Ә якты уй-хыяллар адәми затның шәхси...

Кешене өмет яшәтә, диләр. Татарның әле бу җәһәттән "Өметсез - шайтан" дигән әйтеме дә бар. Гыйбарәсе кыска булса да, эчтәлеге шактый ук тирән кебек аның. Күрәсең, ул - өметнең тылсымлы көченә, аның кешене кеше итеп яшәтү югарылыгына күтәрүче илаһи бер этәргеч булуына ишарә дә. Ә якты уй-хыяллар адәми затның шәхси киләчәген генә түгел, ул яшәгән җәмгыятьнең үсеш шартларын да бердәй колачлый. Чөнки яшәешнең бу ике ягы үзара тыгыз бәйләнештә генә үсә ала.

Яңа ел алдыннан өмет турындагы мондый уй-фикерләрнең яңаруы табигыйдыр да, бәлки. Әмма бүген моңа этәрүче башка сәбәпләр дә бар. Узып баручы ел Русиядәге сәяси системаның тормыш өчен яраксыз булуын ачык күрсәтте. Моны хәтта Русия Президенты Д.Медведев та танырга мәҗбүр булды. Күптән түгел "Бердәм Русия" активы белән очрашканда ул сәяси системаның бүгенге моделе искерүе һәм аны үзгәртергә кирәклеге турында белдерде. Чыннан да, илдә Конституциягә каршы килеп корылган "хакимият вертикале" һәм "идарә ителә торган демократия" күңелсез нәтиҗәләргә китерде. Коррупция һәм караклык Русия өчен инде чын мәгънәсендә замана афәтенә әверелде. Икътисад һаман бер урында таптана һәм әле дә нефть бәяләренә бәйле булып кала. Ә капитал читкә китә. Ел ахырына аның күләме инде 85 миллиард доллар чамасы көтелә икән. Халыкның катламнарга бүленүе дә бик зур: иң бай 10 процент белән иң ярлы 10 процент арасындагы аерма рәсми саннарда 16 тапкыр дип исәпләнә. Әмма кайбер чыганаклар аның 28-36 мәртәбәгә җитүен дә күрсәтә. Ә дәүләт тотрыклы яшәсен өчен ул 10 мәртәбәдән дә артмаска тиеш. Җәмгыятьтә үз урынын югалтучылар белән дә шундый ук хәл: аларның гомуми халык санына чагыштырмасы рәсми күрсәткечләрдә 1,5 процент исәпләнсә, чынлыкта ул 45 процентка якын икән. Кайбер мәгълүматларга караганда, бүген илдә эчкечеләр саны - 12 миллион, наркоманнар - 4,5 миллион чамасы, ә урам балалары исә 1 миллионнан артып киткән.

Быел Яңа ел бәйрәме Русиядә ике сайлау арасына туры килде. Парламент сайлавы һәм андагы алдашулар җәмгыятьне колачлы протест акцияләренә этәрде. Халык сайлау нәтиҗәләрен юкка чыгаруны, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе В.Чуровның отставкага җибәрелүен һәм парламент сайлавын кабаттан үткәрүне таләп итте. Һәм Кремль кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр булды. Үзенең еллык Юлламасында Русия Президенты Д.Медведев төбәк җитәкчеләрен турыдан-туры сайлап кую, сәяси партияләрне теркәүне гадиләштерү, парламентка депутатларны сайлау округлары буенча да сайлау һәм президент сайлавында катнашу өчен кирәкле имзалар санын киметү тәкъдиме белән чыкты. Ул шулай ук кайбер вәкаләтләрне төбәкләргә тапшырырга һәм федераль телевидение каналларының берсен иҗтимагый канал итеп үзгәртергә дә тәкъдим итте. Әлбәттә, хакимиятнең үз-үзен либеральләштерергә ни дәрәҗәдә әзер булуын әлегә әйтүе кыен. Бу алда торган президент сайлавының ничек үтүенә дә бәйле булачак. Әмма Юлламада яңгыраган тәкъдимнәр өмет өчен күпмедер дәрәҗәдә җирлек була аладыр.
Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: