Мәдәни җомга

Вахит ИМАМОВ: ЭКРАНДА КАРА ЯЛА

Ниһаять, Мәскәүнең "Алтын Урда" атлы "мәрҗәндәй" киносын карап бетердек без. 16 сериягә сузылган суган әкияте өчен бер тәүлеклек вакыт юнәтү үзе үк зур бәла, өстәвенә, андагы тарихи уйдырманы сүгенмичә генә тамаша кылырга да корыч тешләр кирәк булып чыкты. "Алтын Урда" дигән исем куелган һәм байтак геройларның атамасы чынбарлыктан йолкынылган икән,...

Ниһаять, Мәскәүнең "Алтын Урда" атлы "мәрҗәндәй" киносын карап бетердек без. 16 сериягә сузылган суган әкияте өчен бер тәүлеклек вакыт юнәтү үзе үк зур бәла, өстәвенә, андагы тарихи уйдырманы сүгенмичә генә тамаша кылырга да корыч тешләр кирәк булып чыкты.
"Алтын Урда" дигән исем куелган һәм байтак геройларның атамасы чынбарлыктан йолкынылган икән, миллионлаган урыс кына түгел, газиз шәҗәрәсен белми үскән татар яшьләренең дә әлеге уйдырманы асыл тарих сыман кабул итүе бар. Гәрчә экранда берничә мизгелгә генә "кинодагы вакыйгалар тарихка туры килми" дигән ташлама һәм сериал авторлары тарафыннан һәртөрле әңгәмәдә "бу - тарихи кино түгел, ә фэнтези", дигән аклану ялтыраса да, безнең ил гражданнары бишектә чакта ук ялган җыр белән бәллүләүгә вә агулы төшләрне дә дару урынына йотып җибәрүгә күнеккән бит инде. Димәк, белә торып, Алтын Урда дәүләтенә нәфрәт һәм бүгенге яшь буыннан гомумурыс кавеме тәрбияләү - иң төп исәп.
Бөек империя исеме ябыштырылган "сабын" сериалында XIII гасыр уртасында булган хәлләр сурәтләнә. Ул чакта Владимир каласы рус кенәзлекләренең мәркәзе булып исәпләнә. Берничә ел элек татар гаскәре тарафыннан басып алынган рус җирендә Ярослав атлы бөек кенәз хакимлек итә. Исеме дә юньле-рәтле рәвештә телгә алынмаган Алтын Сарайда Бәркә - бөек хан. Ул, фарсылар җирендә илхан булып утырган Хулагу кардәшенә каршы тору өчен 40 мең яугирле гаскәр алып кайтырга дип, Владимир каласына үзенең җигәнен - туганнан туган энесе Мүнкә-Тимерне юллый. "Кыргый" Мүнкәнең күзе Ярославның Суздаль каласында кенәз булып утыручы абыйсы Борисның хатыны Устиньяга төшә дә ул аны Алтын Сарайга талап алып китә. (Асылда хатынын Борис Мүнкә-Тимернең "Бәркә хан белән сөйләшеп, сине абыең урынына олуг кенәз итеп утыртырмын", дигән вәгъдәсе хакына үз теләге белән биреп җибәрә бит!) Сериал авторлары "талап" китүне шулчаклы да күпертеп һәм күңелләрдә нәфрәт уятырдай итеп тасвирлый ки, Устиньяның ире Бориска һәм бөек кенәз Ярославка ялваруы "сабын операсы"на гашыйк тамашачыда күз яшьләре чыгарырга да мөмкин. Марҗа хәтле марҗаны сөяркә итеп биргән өчен, Мүнкә-яубаш 40 мең урынына 10 мең генә ирне алып китәргә ризалаша. Ул гына да түгел, хәтта элек үзенең җария­се булып походларда йөргән Нәргиз-сылуны хатыны "талап алынган" Борис кенәзгә түгел, ә бөек Ярославка бүләк итеп тә калдыра бит әле. Әмма мондый башбаштаклыгы өчен, Бәркә хан шундук Мүнкә-Тимерне гаскәрбаш вазифасыннан алып ташлый (Ә нишләп башын чаптырмый? Юкса, урынлы бит), Хулагуга каршы яуга кузгалганда, сәрдәрлекне Ногай атлы нойонына бирә. Интригалар ачы чүпрә кушылган камыр төсле куерганнан-куера. "Талап алып кителгән" Ус­тинья-"бичаракай" Алтын Сарайга барып җитүгә үк, Мүнкә-Тимер түшәгенә үтеп керә һәм аны бөек хан тәхетенә мендерү, ә үзе аның хатынына әверелү турында хыяллана башлый, хәтта бергә гомер кичергән Борисны сөю-наз белмәүче булдыксыз ир итеп түбәнсетүдән дә чирканмый. Ә Владимир каласында Нәргиз-җария хакына воевода Еремей гына түгел, Борис кенәз дә, Ярослав үзе һәм аның малае Владимир да тәмам башын җуя (XIII гасырдагы секс-символ!). Җитмәсә, рус кенәзлекләре өстенә әледән-әле кыпчак хакиме Шигорхан да һөҗүм итеп тора, алар үч тулы Борис белән Владимир кенәзләрнең хыянәте ярдәмендә Ярославның Данила атлы кече яшьтәге улын һәм бераздан хәтта бөек кенәзнең үзен дә әсирлеккә алып китә... Менә шундый очсыз-кырыйсыз сюжет.
Инде тарихи шәхесләрнең нигезен ачыклап карыйк. Иң әүвәл - Ярослав. Тарихта ул - Всеволод Зур Ояның 1190 еллар тирәсендә дөньяга килгән улы. Аны әле 10 яшендә чакта ук әтисе Переяславльгә кенәз итеп утырткан. Ләкин әтисе 1206 елда вафат булуга ук, туганнары Ярославны кенәзлектән куган. 1212 елдан соң гына ул янә Переяславль, Новгород калаларын биләмә итеп тоткан. 1216 елда Константин һәм Юрий исемле абыйлары Липецк каласы янында бөек кенәз тәхете өчен яуга керә, бәрелеш вакытында ике яктан да унышар мең рус ирләре кырыла. Ярослав яу барышында Юрийны яклап орыша, бөек кенәз булуга ирешкән абзыйсы шушы "изгелеге" өчендер аңа әүвәл Новгород, 1236 елда Киев каласын бүләк итә. Ләкин 1237 елда Бату хан гаскәре рус җирләренә үтеп кергәч, Юрий аның янына бер-бер артлы чапкыннар юллап караса да, әлеге "рәхмәтле" энекәш бертуган абыйсына һәм Владимир кенәзлегенә ярдәмгә килми. Ул Рязань, Муром, Түбән Новгород, Переяславль кенәзләре ярдәмгә чакырган чакта да баш тарта. Әмма мәркәзне ташлап качкан абыйсы Юрийның Сить елгасында юк ителүен белеп алуга ук, Ярослав Владимир каласын килеп эләктерә. Бату хан ярты Европа илләрен яулап Болгар каласына кайтып төпләнгәннән соң, рус кенәзләреннән иң беренче булып, 1243 елда Ярослав Бату хан кулыннан нәкъ безнең туфракта олы кенәзлеккә ярлык ала. Ике елдан соң Бату хан Ярославны янә үз янына чакырта. Бу вакытта Чыңгыз төзегән империянең мәркәзе Каракорымда Гөек ханны каһан тәхетенә утыртырга әзерлиләр. Бату хан рус кенәзен шул тантанага озата һәм Ярославка каһанны ак киезләр өстенә күтәрү йоласының шаһиты булырга туры килә. Риваятьләр буенча, Ярославны Гөекнең әнисе Туракин-хатун да үз янына чакырткан һәм кенәзгә әллә шәраб, әллә буза салып биргән, диләр. Имеш тә ки, ул агулы булган һәм 7 тәүлек үтүгә, 1246 елның 30 сентябрендә Ярослав кенәз юлда кайтышлый вафат киткән икән...
(Урыс тарихында Александр Невскийның улы Ярослав кенәз дә бар, әмма анысы һичбер гамәле белән дә танылып өлгермәгән.)
Сериалда бөек хан итеп күрсәтелгән Бәркә (Чыңгызның оныгы, Җучиның өченче углы, Батуның энекәше) Алтын Урда тәхетенә 1257 елда, ягъни, Ярослав кенәз вафатыннан 11 ел узганнан соң гына менеп утыра. Димәк ки, Мәскәүдәге "бөек иҗатчылар" әвәләгән һәр вакыйга, һәрбер сюжет ялган. Бәркәне 5 яшьлек Сартакны үтереп тәхет эләктергән һәм шул җинаятьне төшләрендә күреп газапланган хан итеп сурәтлиләр. Ләкин өлкән абыйсы Бату ханның углы Сартак белән Бәркә - 1246 елда өч төмән гаскәр башында Каракорымга, Гөекне каһан итеп күтәрү тантанасына барган өлкән ирләр һәм яубашлар лабаса. Дөрес, Сартакны - 1256, ә аны алыштырган Улакчыны бер ел узуга агулап үтерәләр. Ике ел элек кенә вафат булган Бату ханның хатыны Боракчин мондый кансызлыктан тәмам ис-акылын җуя. Алтын Урда тәхетенә үз дәвамчысын - икенче оныгы Туда-Мүнкәне утыртуда ярдәм сорап, хәтта дошманы саналган Хулагу илхан янына да чапкын юллый. Ләкин итәк астында әзерләнеп ятучы түнтәреш турында Бәркә хан белеп ала һәм, аның әмере буенча, Боракчин белән Туда-Мүнкәне газаплап үтерәләр. Аңлашыладыр: монда бөтенләй икенче геройлар, башка төрле мотив һәм Бәркә хакында 5 яшьлек Сартакны суеп үтергән, дип тәк­рарлау һич урынлы түгел...
Сериалда Бәркә ниндидер авырулардан газап чигүче һәм үлемен көтеп йөрүче бичара хан булып тасвирлана. Шулай да, ул марҗа Устиньяны кәнизәк итеп эләктерү хакына 40 мең урынына 10 мең генә "солдат" алып кайткан өчен, җигән-племяннигы, Бату ханның төпчек улы Туканның малае булган Мүнкә-Тимерне сарайдан читләштерә, гаскәр башына да Ногай нойонны башлык итеп куя. Ногай-сәрдәр исеме беренче мәртәбә 1263 елда, анда да әле Византия һәм фарсы елъязмачыларының документларында гына телгә алына, рус язмаларына ул 1271 елда гына үтеп керә. Чынында да, Ногай 1263 елда 30 мең яугирле корпус өстеннән башлык булып йөри. Иран-фарсы җирендәге Хулагу илхан Кавказны үз кулына эләктерергә омтыла башлагач, аңа каршы чыга. 1265 елда хәтта Бәркә хан үзе дә төп гаскәре белән Ногайга ярдәмгә ашыга. Әмма Кура елгасын кичеп, Тифлис кирмәненә төбәп барган чакта, Бәркә хан кисәк чирли башлый һәм 1265 елның август аенда вафат була. Ягъни ошбу тарафтан килеп бәя биргән очракта да, Бәркә - чирләшкә һәм хатыны хыянәт иткәнгә күз яшьләре түгеп сырхауга әверелгән һәм сарайдагы түшәгендә үлеп киткән бичара хан түгел. Ул - шул дәвернең бик күп хан вә солтаннарына хас рәвештә, яу походларына йөргән һәм, асыл бәя бирсәк, кулына корал тоткан көенә шәһит булган хаким. Һәм сериалдагы уйдырма сюжет тәкрарлавынча, ул үз тәхетен Ногай-сәрдәргә вәгъдә дә итмәгән, чөнки Чыңгызхан нәселеннән булмаган бер генә нойон да тәхетләргә өмет тота алмый. Бәркә җеназасын Алтын Сарайга кайтарып җирләгәннән соң, гомумкорылтайда Тукан улы Мүнкә-Тимерне тәхеткә күтәрәләр. Шунысын да өстик: нәкъ менә шушы Мүнкә-Тимер генә, тарихта беренче булып, үзенә Урданың бөек ханы исемен ала. Чөнки аңа чаклы Каракорымдагы хаким генә бөек хан яки каһан дәрәҗәсен йөртергә хокуклы була, ә Мүнкәнең үзен дә бөек дип атавы Чыңгызхан төзеп калдырган империянең дүрт кисәккә бүленеп тарала башлавын гына раслый...
Инде бөек кенәз яки аның угылларын әсирлеккә алып китеп "газап­лый" торган кыпчакларга да ачыклык кертми булмый. Тарихтан кыпчакларның Шарухан-Сарыхан һәм Тугырхан атлы хакимнәре мәгълүм. Шарухан XI гасыр азагында ук яши, ул 1096 елда Киев каласына һөҗүм итә, аның Әтрәк һәм Әюп исемле угыллары була. Әюп үзенең кызын (чукындыргач - Анна) 1108 елда кенәз Юрий Долгорукийга кияүгә бирә. 1120 елда Әюп ханны болгарлар агулап үтерә, бабасы өчен үч алуны сылтау итеп, Юрий шул елны ук безнең төбәккә яу чаба. Ягъни Шарухан - сериалда тасвирланган уйдырмалардан 160 еллар элек үк гомер сөргән кеше...
Тугырхан белән Бәнәк - икесе берь­юлы кыпчак кабиләләре өстеннән хакимлек итә. Бәнәк атлысы 1155 елда, Юрий Долгорукийны Киев тәхетенә бөек кенәз итеп утырту өчен яуда катнашып, рус хакимен яклап һәлак була. Димәк, урыс әкиятләренә Тугарин Змеевич булып кергән "явыз" Тугырхан да мәскәүлеләр сериалындагы вакыйгалардан бер гасыр элегрәк яшәп киткән. Шулай икән, Шарухан да, Тугырхан да әсир Ярославны көбәсен дә салдырып вакланмыйча, агач читлек эчендә тотып "газаплаган" явыз була алмый. Һәм, гомумән, кинода вакыйгалар кысасына әверелгән XIII гасыр уртасында кыпчак кабиләләренең урыс җиренә яу чабарга җегәрлеге беткән була инде. Хәтергә төшерегез: Киев кенәзе Романның киявенә әверелгән һәм муенына тәре тагып өлгергән, димәк рухын җуйган Юрий Көнчак углы әүвәл 1223 елда, Кәлтә-Калка елгасы буендагы сугышта Сүбүдәй белән Җәбә нойон төмәннәренә каршы чыгып карый, әмма кыпчак алайлары да, андагы 100 меңле булып исәпләнгән урыс гаскәре белән бергә, тулысынча тар-мар ителә. 1240 елда Бату хан Киев каласын чолганышка алгач та кыпчаклар урысларга ярдәм кулын суза, ләкин бу юлы да җиңелә, калдыклары исә Дунай ярларына качып, мадьярлар арасына сыенырга мәҗбүр була. Ягъни 1200 еллардан соң бер генә кыпчак ханы да урыс җирләренә талау походлары оештырмый, югарыда искә алганча, аларның бер өлеше инде чукына ук башлый...
Шулай да, сериалдагы тарихи ялганнарның иң кәттәсе митрополит Филарет хатирәсендә "чәчәк ата" икән. "Атакаебыз", кенәз Ярославның сөяркәсенә әверелгән Нәргизне сихерче итеп танудан һәм монастырьга озатудан читләшеп сырхауга сабышкач, урыс әтәчләре аның үзенә дә үлем белән яный. Һәм менә шул вакытта "атакаебыз" "мин - яшисен яшәгән, хәтта биш яшемдә чакта Игорь Святославичның үзен дә күреп калу бәхетенә ирешкән кеше", дип сыртка сала да куя. Игорь дигәннәре - 965-985 елларда ук хәзәр белән болгарлар өстенә яу чапкан кенәз ләбаса! Йә Ходаем, Филарет атакай 300 ел буе гомер итүгә ирешкән феномен ла икән!..
Кыскасы, "Алтын Урда" атлы яңгыравык исем тагылган уйдырма сериалда тарихи вакыйгаларга нигезләнгән бер генә язмыш та юк. Барлык геройлары да бармактан суырып чыгарылган һәм, ни аяныч, күпчелеге татар милләтен түбәнсетеп күрсәтү өчен генә хезмәт итә. Гыйбрәт өчен кинода тасвирланган Сарай-Бату күренешләрен генә искә төшерегез. Үз заманында бөтен Европага үрнәк булган пайтәхет-мәркәз түгел, чүлмәкчеләр алачыгы лабаса ул. Тәхет варисы булган Мүнкә-Тимер дә, Бәркә ханның әнисе вә хатыннары булган Туктакыя, Киһар, Айҗан хатуннар да - барча аксөякләр поход вакытында, юлда чакта гына корылып куела торган чатыр вә тирмәләрдә яши. Фәкать Бәркә генә беренче мәчетне, әле анысын да урыс мигъмарларының көч-таланты белән төзетеп маташа икән. Әгәр Иван Тимофеев шикелле урыс ташчыларын җикмәсә яисә гаскәрен Иванның ир-ат булып киенгән хатыны Настя килеп тутырмаса, Алтын Урда ни рәвешле аягына басар иде икән, бичаракай?! Шунысы нык гарьлек - сериал барышында Урда мәркәзендә инде 1261 елда, нәкъ менә Александр Ярослав углының (Невский) үтенече буенча беренче чиркәү төзелүне дә искә алмыйлар бит! Экранда элек бер-берсе өстенә яу чапкан һәм йөзләгән мең туганнарын юк иткән урыс кенәзлекләреннән үзәкләштерелгән, бердәм дәүләт төзеп биргән татар ханнарына карата да һичбер генә рәхмәт сүзләре юк...
Фильм нык карагруһ. Ярослав кенәзләре изгеләрдән-изге. Суга батып баручы Нәргизне коткара, шушы әсир-җария итеп калдырылган кызыйга һичбер кеше тарафыннан күләгә төшерттерми. Бөек кенәзлеккә ярлык алырга баргач, Бәркә ханнан ялынып-ялварып, урыс ташчылары белән ирдәүкә-яугир Настяны да "коллыктан" йолып ала. Аның һәр кылган гамәле урыс халкын һәм урыс җирен бөтен итеп саклауга юнәлтелгән, ул егылып китмәле мәдәниятле, гадел, батыр, мәхәббәтле. Ярославка, аның хатыны булган Радмилага, хатын итеп бирелгәч тә Нәргизне түшәккә көчләп салудан тайчынган Ерема-воеводага, хәтта ташчы Иван, аны "коллыктан" коткару өчен хәрби кием кигән һәм ук ату, кылыч орышларында дистәләгән ирне тетеп сала торган Настя-яугир белән Никола-рәссамга да, бүгенге бизмән буенча, Рәсәй каһарманы дигән исем тиеш тә тиеш инде. Мәгәр нишләп урыс вәкилләре генә шулай чибәр, олы җанлы, изге әүлия дә, Бәркә хан хатыннары, аеруча Тулай-сәрдәр шыксыз, җирәнгеч, явыз, мәкерле, хыянәтче соң? Нишләп татарның теле эт өрүенә охшаш та, кайсы ягы белән генә алар поганый һәм шакшы? Татар ханы Бәркәне үз хатыны Киһарны да әүвәл камчы белән тотып яра, ә ахырда инде башын да чаптыра, яшь Айҗанны түшәккә салу өчен аның әтисе Кәрим белән абыйларын да газаплатып үтерттерә торган канэчкеч һәм җенси тезгенсез, кыргый итеп тасвирлау кемгә генә хаҗәт? Инде 500 ел буе тугры коллар сыман хезмәт иткәннән соң да, нигә безгә һаман "ату-ату"?!.
Болай да телне кистеләр. Муенына тәре такканнар һәм милләтләрен саткан асабалар гына өскә күтәрелә. Татар-башкорт-чуаш-якут әдәбияты үрнәкләренә Мәскәүдә юл бикле. Үзәк телевидение яки үзәк матбугат икенче сортлы халыкларга үзенең мәйданында сыңар юл да бирми. Рәсәйдәге иң зур ясакны да әле булса тик татарлар түли. Кирмәндәге мондый дуамаллыкка түзә алмыйча ярты җиһан үзләреннән йөз чөергән иде, инде шуның үчен бездән кайтарып, "бөтен кеше шакшы, бер мин яхшы" бизмәне буенча, гомумурыс милләтен әвәләү дәвам итә.
Күңелне янә дә бер сорау тырнап тора әле. Элек болар "Рәсәй шул монгол-татар изүе аркасында гына Европадан өч йөз елга артка калды", дип лаф орырга һәм гасырлар буена сузылган эчкечелек белән мич башында ятып кына алтын сарайлар төзергә хыялланган Емеля белән Илья Муромецтагы шикелле ялкаулыкны аклап күрсәтергә омтылалар иде. Бәрәкалла, бер тәүлек буенча барган "күбек" сериалда изү-иго дигән чүбек чәйнәлмәде. Кирмәннекеләр хәзер урыс дәүләтенең койрыкта сөйрәлүенә бөтендөнья "иго"сын сәбәп итә башламаса ярый инде тагын...
25 март, 2018.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: