Мәдәни җомга

Такташ һәйкәлен сафка бастырыгыз! 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановка ТР мәдәният министры И.Х.Әюповага Казан хакиме И.Р.Метшинга АЧЫК ХАТ

1.Без 2017 елда шул исемдәге урамда шагыйрь Һади Такташка куелган һәйкәлне тәртипкә китерүне таләп итәбез. 

2016 елның 17 февралендә Рөстәм Яхин белән Һади Такташка һәйкәлләр кую һәм алар янындагы территорияне төзекләндерү буенча 12009746,36 сумлык 20164573 нче Муниципаль килешү имзаланган иде. “Реставрация” АҖ әлеге контракт буенча вазифаларын  җиренә җиткереп башкармады. 

Һ.Такташка һәйкәл куюны сорап, без 2015-2018 елларда хакимият органнарына әллә ничә тапкыр мөрәҗәгать иттек. Һәйкәл концепциясен эшләү буенча  җәмәгать тыңлауларында ике тапкыр катнаштык. Әмма  концепция әдәбият-сәнгать белгечләре, тарихчылар һәм   җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмыйча эшләнде. Һ.Такташ урамында утыз яшьлек гыйсъянчы шагыйрь урынына караңгы чырайлы төнтек карт сыны пәйда булды.  Һәйкәлне скульпторлар – Россиянең атказанган рәссамы Андрей Балашов  һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык рәссамы Асия Миңнуллина ясаган. Мигъмары –  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Герман Бакулин. Без үз сорауларыбызга бер тапкыр да төгәл җавап алмадык, матбугатта исә  оппонентларыбыз, җәмәгатьчелекне алдап, безнең бәхәсне “шагыйрь туганнары юк эш белән булыша“ дип күрсәтергә маташты. 

Шәһәр – ул хәтер киңлеге... Шәһәр халкының һәр буыны аны саклауга үз өлешен кертә... Башкала картасында пәйда булган һәр объект - киләчәккә  хат ул. Киләчәктә безнең турында анык нәтиҗәләр – ШӘҺӘР, татар башкаласы картасындагы ЭЗЛӘР буенча фикер йөртәчәкләр. Кызганыч ки, хәзер һәйкәлне яңадан коеп булмый. Татар халкы шул “төнтек картка” канәгать булырга тиештер инде. 

Вакыт һәйкәлнең концепциясе генә түгел, бәлки башкарылуы да проблемалы булуны исбатлады. 

М.Сәлимҗанов һәм Һ.Такташ урамнары чатында шагыйрь сыны 2016-2017 елның кышында пәйда булды. Башта скульптура саклагыч тукыма белән уралган иде, аннары тукымасы юкка чыкты. Шул тирәдән үтеп йөрүчеләр һәйкәлне рәсми ачылышына кадәр үк тамаша кыла алды. Июль ахырында без сынның “зәңгәрләнә” башлавына игътибар иттек –  аның “баш арты”, костюмының “чабуы” һәм “лацканы” зәңгәрсу-яшел төстәге кунык белән капланган иде, социаль челтәрләрдәге фотосурәтләр астында шагыйрь истәлеген мәсхәрәли торган аңлатмалар таралды. Без кабат тыкшынырга мәҗбүр булдык. 2017 елның 5 августында без, һәйкәлне тәртипкә китерүне үтенеп,  Мәдәният министрлыгындагы мәдәни мирас объектларын контрольдә тоту һәм дәүләт тарафыннан саклау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Миләүшә Йосыпованың электрон адресына хат юлладык. Мөрәҗәгатебез җавапсыз калдырылган очракта Сатып алулар бүлегенә шикаять юллаячакбыз,  дип кисәттек. Бу юлы безне ишеттеләр, бер атнадан һәйкәл куныктан чистартылган иде. 

2017 елның 30 августында һәйкәл тантаналы төстә ачылды.

Һәйкәлнең концепциясен эшләгәндә, скульптура куелачак мәйданчыкның киләчәктә шигъри митинглар, нәфис сүз осталары бәйгеләре кебек чаралар үткәрелү өчен файдаланылачагы күзалланган иде... Әмма проект авторлары Һ.Такташка бәйле барлык мөһим чараларның салкын вакытка туры килүен исәпкә алмаган. Шагыйрьнең туган көне дә (01.01.1901), үлгән көне дә (08.12.1931) кыш айларында. Ә һәйкәлнең мәрмәр плитәдән ясалган нигезе, салкын вакытта шугалакка әйләнеп,  җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра. 2018 елның гыйнварында шагыйрь һәйкәленә чәчәк куярга килгәч, без боз баскычтан күтәрелә алмадык, гөлләребезне аста калдырырга мәҗбүр булдык. Димәк, һәйкәл тирәсендәге мәйданны каплау өчен материал дөрес сайланмаган. 

Эскиз тикшерелгәндә үк, без Такташ сүзләрен композиция плитәләренә язу өчен кулланылачак шрифт һәм буяуларның сыйфатсыз булуын тәнкыйтьләдек. Текст ерактан укылмый, күренми иде.  Әмма безнең кисәтүгә колак салучы булмады. Быел 7 октябрьдә без плитәдәге текстның тулысынча диярлек юкка чыгуын ачыкладык, бу муниципаль килешү буенча техник биремнең  начар башкарылуына тагын бер дәлил булып тора. Килешү 2021 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә әле. Подрядчы эшен җиренә җиткереп башкармаган очракта 600487 сум штраф салу күздә тотыла. Скульптураның хәзерге халәте Һ.Такташ истәлеген мәсхәрәләү булып тора һәм хакимият органнарының кичекмәстән чара күрүенә мохтаҗ.

2.Шулай ук без бөек шагыйрьнең 80 еллыгы уңаеннан 1980 елда ТАССР Язучылар берлеге элгән истәлек тактасының Чернояров пассажы фасадына кире кайтарылуын да таләп итәбез. 

2010 елда Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткәч, шәһәрдә совет чорында урнаштырылган истәлек такталары өчен аларны куйган оешма җаваплы булуын белдек. Әлеге сорау Язучылар берлегендә юбилей тантанасында күтәрелде. 2010 елда рәиснең урынбасары булган Данил Салихов Һ.Такташ, Ф.Кәрим хөрмәтенә куелган такталарны эзләп табарга һәм Язучылар берлеге акчасына Чернояров пассажы фасадында кабат урнаштырырга вәгъдә бирде. Истәлек такталары юкка чыгарылмаган, без аларны яңартылган бина хуҗасының складында табып, берлеккә хәбәр иттек. Әмма алар вәгъдәләрендә тормады, истәлек такталары пассаж фасадына әлегә кадәр эленмәгән.

Һ.Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасында : “Безнең дәвер халкы онытылыр”, -  дип фаразлаган иде. Татарстан Республикасы мөһим дата - ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны тантаналы рәвештә бәйрәм итәргә әзерләнә. Һади Такташ – татар әдәбияты классигы, 1920 еллар татар шигърияте реформаторы. Без, республикабыз тарихында якты эз калдырган бөек шагыйрь истәлегенә мондый мәсхәрәле мөнәсәбәт булырга тиеш түгел, дип саныйбыз һәм кичекмәстән чара күрүне таләп итәбез. 

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, филология фәннәре кандидаты, доцент.

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: