Мәдәни җомга

Сөн буенда, кичке уенда

Туган нәселенә һәм газиз тарихына тугры төбәкләр халкыбызда үзенең туган җиренә һәм милләтенә мәхәббәт хисләрен тәрбияләүдә яңадан-яңа ысул һәм йолалар уйлап таба белә.

Туган нәселенә һәм газиз тарихына тугры төбәкләр халкыбызда үзенең туган җиренә һәм милләтенә мәхәббәт хисләрен тәрбияләүдә яңадан-яңа ысул һәм йолалар уйлап таба белә. Актаныш районында да инде ничәнче ел рәттән язгы чәчү мәшәкате башланганчы, шаулатып-гөрләтеп, “Авыл көне” бәйрәмнәрен уздырып киләләр. Тагын бер сөенечле һәм отышлы ягы – быел ул бәйрәмне авыл мәдәният учаклары каршында эшләүче үзешчән сәнгать коллективлары арасындагы конкурс-бәйгегә дә китереп бәйләгәннәр.


Гадәттә, мондый тантана, шушы туфракта туып, башка төбәкләргә таралган һәм “Авыл көне”нә дип махсус кайткан кунакларны мәдәният йорты яки клуб янында каршылаудан башлана. Аннары кунаклар кайчандыр үзләре укыган мәктәп бинасына, анда яки мәдәният йортында оештырылган музей-почмаклар, китапханә, мәчет, соңгы елларда гына төзекләндерелгән урамнар, яңартылган чишмәләр янына сәяхәт кылып чыга. Кичен исә авылдашлар мәдәният йортына җыела, нинди дә булса өлкәдә казаныш яулаган, туган мәктәбенә яки авыл мәчетенә ярдәм кулы сузган якташларын сәхнәгә чакырып хөрмәтлиләр, рәхмәт сүзләре, тәбрикләүләр үзешчән сәнгать әһелләренең концерт номерлары белән аралашып бара.

Күз тимәсен, безнең Иске Байсар авылы гөрли, яши әле. Дөрес, без үскәндә 740 укучысы булган уку йорты хәзер тулы булмаган урта мәктәп статусына гына калган, анда белем алучы сабыйлар саны да 63 кенә. Әмма әледән-әле яңартылып торган бинасы, ашханәсе, музее, тәҗрибә бакчалары бүген дә йөзәрләгән мәктәпләрнең борынына чиертерлек. Асфальт салынган үзәк урамнар, Сөн елгасы аша салынган асылма басма-күпер, өстенә челтәрләп бизәлгән чатырлар су колонкалары, кафе-кибетләр, шәһәр яны бистәләрендәге шикелле үк заманча йортлар, челтәрле капка-коймалар белән бизәлгән хуҗалыклар, бер читтәрәк кук­раеп утырган терлек фермалары, ындыр табагы, машина-трактор паркы – һәммәсе дә әле авылның киләчәгенә өмет-ышаныч саклый.

Кичен мәдәният йорты сәхнәсендә булып узган “Кичке уен” янә хәйран итте. 1970 еллар үрендә Байсар клубының сәхнәсенә 105 кешелек хор коллективы чыгып баса, ул дүрт тавышка җырлап, хәтта Татарстан күләмендә уздырылган сәнгать бәйгеләрендә дә беренчелек яулап кайта иде. Хордан тыш та клубның, мәктәп һәм төбәкара хастаханәнең җыр һәм бию ансамбльләре бар, араларында әле янә дистәләгән үзешчән сәнгатькяр осталыгы белән шаккатыра иде. Бу юлы Байсар сәхнәсендә янә 60 кешелек иҗат коллективы, дистәгә якын күмәк бию, әллә нинди, хәтердә инде онытыла башлаган уеннарны күрү күңелдә кабат туган туфракка, авылдашларыма соклану хисе уятты. Хәтта шәһәрләр дә ия булмаган бердәмлек, тулы канлы тормыш белән яши белә икән газиз якташларым!

Кичә барышында якташларым ярты гомерен “Ташкын” хуҗалыгын җитәкләп авыл йөзен, аның көч-куәтен саклап калуга багышлаган, бүген исә 70 яшьлек бәйрәмен үткәрүче Рәүхәт Сәлихҗановны, 46 ел буе республиканың төрле район һәм шәһәр мәктәпләрендә музыка укыткан, татар кураен булдыру өчен көч куйган Рафаил Гайзетдиновны сәхнәгә чакырып олыларга да онытмады...

Ни галәмәт, икенче көнне без фәкыйребезне Байсардан 45 чакрымдагы Иске Теләкәй авылының тантанасына да чакырып алдылар. Ходайга мең шөкер, 1681-1684 еллардагы милли-азатлык явының юлбашчысы булган, яраланган килеш әсирлеккә төшкәч, патша җәлладлары тарафыннан дар агачына асып үтерелгән каһарман якташымның да авылы гөрли, бүгенге акыртып талаучылар алдында да тез чүкми, гөрләп-сокландырып яши белә.

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: