Мәдәни җомга

Шаһинур МОСТАФИН: КҮЗ ЯШЬЛӘРЕ АША БАЛКЫГАН ҖИҢҮ

Адәм баласының җаны нурлардан яратылган, диләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрне барлаганда, мин әлеге хикмәтле әйтемне бик еш исемә төшерәм. Төптән уйлаганда, һәр сугышчы - каһарман бит ул! Яу кырларында шәһит киткәннәрнең саны да кат-кат уйландыра, күңелләрне тетрәндерә: 1418 көн вә төн барган сугыш чорында һәр тәүлек саен 21 меңгә...

Адәм баласының җаны нурлардан яратылган, диләр. Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрне барлаганда, мин әлеге хикмәтле әйтемне бик еш исемә төшерәм. Төптән уйлаганда, һәр сугышчы - каһарман бит ул! Яу кырларында шәһит киткәннәрнең саны да кат-кат уйландыра, күңелләрне тетрәндерә: 1418 көн вә төн барган сугыш чорында һәр тәүлек саен 21 меңгә якын (!) инсанның гомере өзелгән...

Әлеге яугирләрнең һәркайсы хакында халкыбызга җиткерәсебез, аларның якты исемнәрен, кылган батырлыкларын туасы еллар, чорлар каршында мәңгеләштерәсебез килә. Әнә шундый изге теләк безнең "Хәтер яктысы" дип исемләнгән берләшмәбез әгъзаларын яңадан-яңа эзләнүләргә этәрә, көтелмәгән ачыш-табышларга китерә дә инде.

Соңгы берничә дистә ел дәвамында берләшмә эзтабарлары хәрби архивларда кат-кат эшләп, дәһшәтле сугыш зилзиләләре узган Брянски, Волгоград, Донецки, Кировоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләрендә, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында, Карелиядә һәм Германиядә булып, моңарчы билгесез саналган батырларыбызны барлауда үзләреннән хәлкадәри игелекле өлеш кертте. Каһарманнарыбыз турында яңа табылган мәгълүматларны без төрле гәзит-журналлар, радио-телевидение тапшырулары һәм китаплар аша киң җәмәгатьчелеккә җиткереп бардык. Аларга багышлап документаль фильмнар төшердек, мәктәпләргә, урамнарга, парк-скверларга батырларыбызның мәгърур исемнәрен бирдек. Каһарманнарыбыз истәлегенә багышлап, алар туып-үскән һәм батырлык үрнәге күрсәткән урыннарда дистәләрчә һәйкәл-бюстлар һәм обелисклар куюны оештырдык.

Һәйкәлләр дигәннән, шулар арасыннан иң беренче итеп, республикабызның Мамадыш шәһәре үзәгенә куелган Ана һәйкәленә махсус тукталасым килә. Сугыш кырында сигез баһадир улын югалткан тыл батыры - Урта Кирмән авылында туып-үскән Фатыйха апа Әхмәдиева хөрмәтенә торгызылды ул. Хәзер әлеге асыл затны һәм аның каһарман улларын бөтен дөнья белә. Заманында без аның турында радио-телевидение тапшырулары (шул исәптән "Азатлык" радиосы) аша да сөйләгән идек. Мәскәүдә нәшер ителә торган "Наш современник" журналында (№ 7, 2005), шулай ук "Современная татарская проза" дигән антологиядә (Татарстан китап нәшрияте, 2007) Фатыйха апага һәм аның улларына багышланган "Восьмиузорчатое Полотенце" ("Сигез бизәкле Сөлге") исемле әдәби-документаль әсәрем дә басылып чыкты.

Бөек Анага, аның фидакяр уллары - Исмәгыйль, Ибраһим, Мөгътәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, Мисбахетдин, Әгъмәлетдин Фәттаховларга, Мамадыш районыннан чыккан дөньякүләм билгеле композитор - яу кырында батырларча һәлак булган Фәрит Яруллинга, Советлар Союзы Геройлары Гафият Нигъмәтуллин, Иван Максимов, Михаил Москвин, Михаил Просвирнинга, сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры Миңнәхмәт Әүхәдиевкә һәм 2010 елда Русия Герое Георгий Смирновка "Хәтер" паркында куелган һәйкәл-бюстларның төп авторы - күренекле сынчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфәрит Әбдрәшитов. Үзенең булдыклы уллары Альберт, Гадел һәм сөекле хәләл җефете Луиза ханым ярдәмендә Мамадыш төбәгендәге тагын берничә авылда, шулай ук җөмһүриятебезнең төрле районнарында сугыш каһарманнарына, тыл батырларына багышлап, дистәләрчә һәйкәл-обелисклар калкытты ул.

"Атаклы сынчы-рәссам Бакый Урманченең лаеклы шәкерте, тугрылыклы дәвамчысы булган Әлфәрит Хәйрулла улына нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр кебек", - ди аның турында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

Әбдрәшитовларның күркәм-тату гаиләсендәге һәркем безнең "Хәтер яктысы" берләшмәсенең иң нәтиҗәле эшләүчеләреннән санала.

Профессиональ кинооператорларыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Габдрахманов, Камил Арифуллов, һәвәскәрләрнең "Батырлык" кинофотостудиясе җитәкчеләре Гомәр Мөбарәкшин, Рифат Җәләлиев турында да нәкъ шундый ук сүзләрне әйтергә була.

Берләшмәбез әгъзалары мөхтәрәм ветераннарыбызны тере килеш, җанлы сөйләмнәре белән кинотасмаларда, видеоязмаларда мәңгелеккә сурәтләп калу белән бергә, аларның истәлекләрен аерым китаплар итеп чыгару буенча да эзлекле төстә эш алып бара. Отставкадагы полковник Мәгъруф Шакировның "И один в поле воин..." дигән китабы (автор анда үзенең бертуган энесе - старшина Герман Шакировның 1942 елның 9 ноябрендә Төньяк Осетиянең Майрамадаг авылы янында фашист танклары колоннасының иң башында барган куәтле машина астына бер бәйләм граната белән үзе дә ташланып, аны шартлатканы һәм Суар тарлавыгына юлны бикләп, безнең сугышчыларга җиңү яуларга ярдәм иткәнлеге турында тәфсилләп яза), җәлилче Фәрит Солтанбәковның татар һәм урыс телләрендә дөнья күргән "Эш күрсәткән ирне Ил онытмас..." ("Мужество останется в веках..."), атаклы партизан-разведчик Чәчкә Заһированың "Шәһитләр авазы" һәм "На пути к Твоей Памяти...", гаярь фронтовик һәм юрист Шамил Мәҗитовның татар, урыс һәм инглиз телләрендә дөнья күргән "Артиллерист-офицер көндәлегеннән" дип исемләнгән китаплары - әнә шундыйлардан. Әле тагын байтак кулъязма китаплар нәшриятләребездә дөньяга чыгуын көтеп ята.

Берләшмәбез әгъзалары 2000 елда Татарстан китап нәшриятендә татар һәм урыс телләрендә "Батырлар китабы"н - "Книга Героев"ны чыгару буенча да үзләреннән лаеклы өлеш кертте. Әлеге энциклопедик басма "Ел китабы" дип табылып, аны әзерләүдә, нәшер итүдә аеруча нәтиҗәле эшләгән берничә кешегә Кол Гали исемендәге бүләк тә бирелде.

Берләшмә эзтабарлары Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы "Хәтер китабы" редакциясе хезмәткәрләре белән дә тыгыз элемтәдә тора. Әлеге уникаль басманың алыштыргысыз баш редакторы - инде 22 ел дәвамында армый-талмый эшләп, яу кырында, әсирлектә һәлак булганнарга, хәбәрсез югалганнарга (аларның саны 350 меңнән артып килә) мәңгелек яшәү бүләк итеп, аларга багышлап 28 том "Хәтер китабы"н чыгарган мөхтәрәм профессор, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Ивановка һәм ул җитәкләгән булдыклы-эзләнүчән коллективка рәхмәтебез чиксез. Анатолий Александровичның тынгысыз эшчәнлеге 31 томлык "Алар Җиңү яулап кайтты" - "Они вернулись с Победой" дигән китаплар аша да тулы чагыла. Аларда яу кырыннан исән кайткан 170 меңнән артык якташыбыз турында мәгълүматлар бирелә.

Болардан тыш, "Хәтер китабы" редакциясе тарафыннан ике телдә "Татарстан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында" - "Татарстан в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг.", "Дан орденнарының тулы кавалерлары" - "Кавалеры трех орденов Славы", "Якташларыбыз - Социалистик Хезмәт Каһарманнары" - "Герои Социалистического труда - наши земляки", "Татарстан ветераннары" - "Ветераны Татарстана" китаплары һәм сәяси репрессия корбаннарына багышланган 25 томлык китаплар нәшер ителде.

Күпьеллык фидакяр эшчәнлеге өчен Анатолий Иванов Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләгенә лаек булды, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Укучыларыбыз аны шулай ук байтак китаплар авторы буларак та яхшы белә. Анатолий Александровичның "Крылатая юность", "Боевые потери народов Татарстана в годы Великой Отечественной войны", "Татарстан - Сталинграду", "Боевые крылья Татарстана", "Герои Российской Федерации", "Политические репрессии в Татарской АССР" исемле китаплары зур кызыксыну белән укыла һәм өйрәнелә.

...Җиргә тагын яз килде. Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 68 нче язы бу! Коточкыч зур югалтулар кичереп булса да, илебезнең тиңдәшсез сугышта зур җиңү яулавын күргән кешеләрнең күз яшьләре ачы да, татлы да!

Кеше җаны нурлардан яратылган, дигән идек. Яу кырында шәһит киткәннәр, билгесез югалганнар, әсирлек газапларын кичергәннәр безгә хәзер нурлар булып бага. Һәм шундый матур, кояшлы көннәрнең, киләчәгебезнең тагын да яктырак-яхшырак булуын телидер кебек алар.

Бер үк вакытта йөрәкләрдәге Хәтер утын сүндермичә-сүрелдермичә, каһарманнарыбызны - сугыш һәм тыл батырларын да бертигез дәрәҗәдә хөрмәтләп, аларга үз вакытында ихластан кайнар рәхмәт сүзләрен дә җиткерсәк иде. Фидакяр җаннар моңа күптәннән лаек, бик тә лаек!..


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: