Мәдәни җомга

Рүзәл ЮСУПОВ: ЧЫКТЫМ АРКЫЛЫ КҮПЕР

ХIХ гасыр азагында, ХХ гасыр башында иске татар әдәби теленнән яңа халыкчан әдәби телгә күчү хәрәкәте уңаеннан телебезнең нинди булырга, нинди юнәлештә гамәлгә ашырылырга тиешлеге хакында төрле фикерләр хөкем сөргән. Октябрь революциясеннән соң илдә башланган зур иҗтимагый-социаль үзгәрешләр уңаеннан татар әдәби телен нормага, тәртипкә салу, аның бердәм кагыйдәләрен булдыру эшләре...

ХIХ гасыр азагында, ХХ гасыр башында иске татар әдәби теленнән яңа халыкчан әдәби телгә күчү хәрәкәте уңаеннан телебезнең нинди булырга, нинди юнәлештә гамәлгә ашырылырга тиешлеге хакында төрле фикерләр хөкем сөргән.

Октябрь революциясеннән соң илдә башланган зур иҗтимагый-социаль үзгәрешләр уңаеннан татар әдәби телен нормага, тәртипкә салу, аның бердәм кагыйдәләрен булдыру эшләре барган.

Узган гасырның 60 нчы елларында язучылар, галимнәр, журналистлар тарафыннан матбугатта, җыелыш-утырышларда телебезнең торышы, сыйфаты, аның чит тел сүзләре белән мөнәсәбәте һәм башка мәсьәләләр хакында шактый җанлы, кискен фикер алышулар, бәхәсләр булып алды. Тукай клубында язучыларның ул вакытта Казан университетының татар теле кафедрасы мөдире, профессор Мирфатыйх Зәкиев белән очрашуында студент буларак минем үземә дә катнашырга туры килгән иде.

90 нчы еллар башында милли үзаңның нык үсеп, җанланып китүенә бәйле рәвештә татар теле мәсьәләсе тагын бер тапкыр җәмәгатьчелек игътибарын кискен җәлеп итте, һәм туган телебезне саклау, өйрәнү, куллану турында парламент тарафыннан махсус закон кабул ителде: телебезне үстерү, аны иркен куллану өчен шартлар берникадәр яхшырды.

Әмма шулай да туган телебезнең бүгенге торышы, иртәгесе без уйлаганча, канәгать булып, тыныч кына карап торырлык түгел. Бу өлкәдә проблемалар бар, һәм алар өстәлә генә тора. Монда мин югары хакимиятләр тарафыннан татар телен укытуны, аның кулланылышын киметүгә һәм тоткарлауга юнәлтелгән төрле чаралар күрелүен күздә тотам. Бу җитди борчылырлык хәлләр турында матбугатта да, башка магълүмат чараларында да сүз еш булып тора.

Мин бу язмамда туган телебезнең хәленә, сыйфатына һәм киләчәгенә кагылышлы, үзебездән тора торган мәсьәлә хакында сөйләргә телим. Минем матбугатта ясаган чыгышларымны күзәтеп барган укучылар абайлап алгандыр инде: сүзем телебезгә мөнәсәбәтебез турында булачак.

Күп еллар буена милләттәшләремнең сөйләмен, төрле аудиторияләрдә, шул исәптән радио-телевидениедә чыгыш ясауларын, матбугат материалларын һәм кайбер китапларны күзәтү миндә төшенкелек хисләре уята: без татарларда телебезгә игътибарлы һәм ихтирамлы караш җитми, күп кешеләрдә туган телләренә кадерләп карау, аны дөрес кулланырга тырышу күренми. Кайберәүләр мин ничек сөйләсәм дә, ни рәвешле язсам да ярый, дип саный һәм телебезне ничек эләкте шулай ботарлый. Тел ул минеке һәм синеке генә түгел, бәлки, бөтен халыкныкы икәнлеген, аны күп гасырлар буена безнең йөзләрчә буын бабаларыбыз иҗат иткәнлеге һәм, димәк, аны бозарга беркемнең дә хакы юклыгы турында уйланмыйлар, күрәсең.

Бүгенге көндә телдән һәм язма сөйләмдәге башбаштаклыклар, татар теленең хосусиятен, табигый үзенчәлекләрен бозулар күп төрле. Алар сөйләмдә сүзләрнең үзара гадәти бәйләнешкә керү кагыйдәләрен (нормаларын) сакламауда, аларның бәйләнеш чараларын дөрес билгеләмәүдә, сүзләрне ялгыш мәгънәдә куллануда, теге яки бу мәгънәне белдерү өчен сәер, аңлашылмый торган сүз яки әйтелмә ясауда, урынсыз чит тел сүзләреннән файдалануда һәм башка төрле күренешләрдә чагылыш таба.

Туган тел өчен ят, гайре табигый сүзтезмә-тәгъбирләр, нигездә, каләм ияләренең, сүз осталарының урыс сүзләрен һәм әйтелмәләрен механик рәвештә, хәрефкә-хәреф тәрҗемә итүе аркасында барлыкка килә. Алар бер телдәге һәр аерым сүзгә икенче телдә һәр очракта да билгеле бер сүз ярдәмендә белдерелә торган тәңгәллек була дигән ялгыш принципка таянып эш итә.

Сүзләр һәр телдә дә, нигездә, күп мәгънәле, һәм аларның кайберләре, аерым гына алганда, икенче телдәге теге яки бу сүзгә төп мәгънәләрендә генә туры килә; төрле тел сүзләре күп мәгънәле булганлыктан, гомумән алганда, барлык мәгънәләрендә дә бер-берсенә берничек тә туры килеп бетә алмый. Бер телдәге сүзгә икенче телдә тәңгәллекне бары тик аларның сөйләмдә, текстта ачыла торган мәгънәләренә карап кына билгеләп була. Мәсәлән, урыс телендәге богатый сүзенә татар телендә, гомумән алганда, бай, мул сүзләре туры килә. Богатое платье әйтелмәсендәге богатое сүзенә исә татар телендә затлы, зиннәтле сүзләре туры килә (затлы күлмәк).

Безнең ике телдә эш итүче каләм ияләре исә еш кына тәрҗемә иткәндә, татар телендә теге яки бу урыс сүзенең мәгънәсен белдерү өчен, аның тексттагы(сөйләмдәге) тәңгәллеген эзләп тормыйча, төп мәгънәсенә туры килә торган(гадәттә, алар сүзлекләрдә теркәлгән була) тәңгәллеген генә куллана. Нәтиҗәдә тупас ялгышлар ясала, туган телнең табигыйлыгына зыян килә, оригиналның(тәрҗемә ителә торган телнең) мәгънәсе бозыла һәм тәрҗемә сүзе, тәгъбире аңлашылып та бетмәскә мөмкин. Мәсәлән, мин гәзитләрнең берсендә "Кошлар иртәдән кичкә чаклы җырлыйлар" дигән җөмләгә тап булдым. Мәкалә авторы (татар телен начар белә торган кеше, әлбәттә) петь сүзенең мәгънәләре татарча ике төрле сүз белән белдерелүен белмәгән яки бик ашыгуы аркасында кошларның җырлый алмавын, бәлки, сайрый гына икәнлеген онытып җибәргәндер.

Хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү, ягъни бер телдәге сүзгә тәңгәллекне аның тексттан (сөйләмнән) аңлашылган мәгънәсенә нигезләнмичә, күпчелек очракта кулланыла торган мәгънәсенә генә таянып билгеләү - хәзерге урысчадан татарчага тәрҗемә итүчеләрнең иң зур чире, алар телендәге ялгышларның төп сәбәбе. Монда,әйтерсең, ике тел белән эш итүче чит телнең гипнозына эләгә. Бу гипнозга бирелмәс өчен, үзең тәрҗемә итү нәтиҗәсендә барлыкка килгән әйтелмәне (тәгъбирне) тәшкил иткән сүзләрнең үзара табигый бәйләнешкә керә алу -алмавын тикшерергә кирәк.

Мәгълүм булганча, сүзләр сөйләмдә бер-берсе белән табигый мәгънә бәйләнешенә керә. Хәлбуки, теләсә кайсы сүз башка теләсә нинди сүз белән мәгънәви бәйләнешкә керә алмый. Мәсәлән, тәмле сүзе, бәлеш сүзе белән табигый рәвештә бәйләнеп, мәгънәле тәгъбир тәшкил итә (тәмле бәлеш), шул ук тәмле сүзе, йорт сүзе белән бергә килеп, табигый әйтелмә төзи алмый (тәмле йорт дип әйтү мәгънәсезлек булыр иде). Яки чибәр кеше дип әйтеп була, чибәр шәһәр дип әйтелми (дөресе - матур шәһәр).

Төп мәгънәләре белән тәңгәллекләр булып саналган ике тел сүзләре башка сүзләр белән мәгънәви бәйләнешкә керү мөмкинлекләре буенча кайбер очракларда бер-берсенә туры килә, кайбер очракларда туры килми. Глубокая, река сүзләре һәм аларның татар телендәге төп мәгънәләре буенча тәңгәллекләре тирән, елга ике телдә дә табигый мәгънә бәйләнешенә керә. Шул ук вакытта глубокая благодарность сүзе белән табигый әйтелмә тәшкил итсә (глубокая благодарность), аларның татар телендәге төп мәгънәләре буенча тәңгәллекләре тирән һәм рәхмәт сүзләре табигый бәйләнешкә керә алмый, тирән рәхмәт чын татарча түгел, (дөресе - зур рәхмәт). Әмма шулай сөйләүче һәм язучылар бар. Димәк, алар чын татар телен белеп бетерми. Урыс теленең сүзтезмә-әйтелмәләрен менә шулай механик рәвештә калькалаштырып алу аркасында хәзер безнең телдә тирән ихтирам, тирән борчылу, тере тавыш, тере акча, текә егет кебек йөзләрчә һәм меңнәрчә табигый булмаган тәгъбирләр кулланыла.

Төп мәгънәләре белән үзара туры килә торган ике тел сүзләренең башка бердәй мәгънәле сүзләр белән бәйләнешкә керү үзенчәлекләрен кайчак хәтта күренекле язучылар да күреп бетерә алмый. Шушы көннәрдә генә республика гәзитендә бер мөхтәрәм шагыйрьнең "Закон эшләргә тиеш" дигән мәкаләсе басылып чыкты. Бу урыс телендәге "Закон должен работать" җөмләсенең хәрефкә-хәреф тәрҗемәсе - калькасы. Әмма ул саф татарча түгел. Закон эшли (эшләми) дип әйтеп булмый, фән теле белән әйткәндә, закон сүзе эшләү сүзе белән табигый мәгънә бәйләнешенә керә алмый. Чын татарлар "Закон үтәлергә тиеш" ди.

Сүзләрнең сөйләмдә үзара табигый бәйләнешкә керү тәртибе кайбер язучыларның әсәрләрендә дә бозыла. "Җанымдагы фани давыл тыны бакый тынлык белән алмаша", дип язып чыкты бер шагыйрь күптән түгел гәзиттә. "Давылның тыны" дигән тәгъбирне ничек аңларга икән дип уйга калып, тын сүзенең мәгънәләрен аңлатмалы сүзлектән карап чыктым һәм бу сүзнең ун төрле мәгънәсенең берсендә дә, давылда була торган бу шигырь юлындагыча тынлык мәгънәсен тапмадым: давыл тын (тыныч) булмый бит, шау-шулы, тавышлы була. Шул ук гәзиттә басылган шигырьләр арасында "Горурлыгым шатлана" дигән исемдәгесен күреп тә берникадәр гаҗәпләндем: татарча алай дип әйтеп буламы икән? Хәер, ул сәхифәдә, гомумән, сәер яңгырашлы строфалар шактый күп иде. Мәсәлән:

Каләмеңне кояшка ман,
Йәки төннең карасына-
Сүзләр булып дару тамар
Җан давылы ярасына.

"Җан давылы ярасы" ничек була икән ул?!

"Кошкүл - Чан районының иң карт авылларыннан берсе" дип язды республика гәзитләренең берсе. Авылга карата карт яки яшь дип әйтеп булмый ләбаса. Бу ике сүз кешеләргә карата гына кулланыла. Ә бу җөмләдә "иң борынгы яки бик күптәнге авылларыннан" кебегрәк итеп әйтергә кирәк иде.

"Беркемгә дә кара йөз күрсәтми"(мисаллар, нигездә, гәзитләрдән алынды, әмма мин, этика кануннарын саклап, аларның исемнәрен атап тормыйм, сорасалар әйтермен: алар минем карточкаларымда язылган - Р.Ю.). Бу җөмләне автор "Беркемгә дә караңгы чырай күрсәтми" рәвешендә төзергә тиеш булгандыр, әлбәттә.

"Әниемнең батыр куллары". Бу әйтелмә татарча дөрес түгел. Батыр кул(лар) дип әйтмиләр, алтын куллы, куллары алтын, диләр бик оста һөнәр иясе турында.

"Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы тыйнак йортка сукмакны онытмыйлар". Мондагы тыйнак йорт - скромный домның уңышсыз калькасы.

"Казанның Горький урамында тыйнак кына утырган радио бинасына атылып килеп кердем". Кеше генә тыйнак утыра ала, әмма бина түгел.

"Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре ... бер тын белән укыла". Бер тын белән - на одном дыхании сүзтезмәсенең тупас калькасы, татарча алай әйтелми.

"Язучыга ... романнары танылу китерә". Танылу китерә - приносит известность әйтелмәсенең уңышсыз калькасы. Чын татарча - "Язучы ... романнары белән шөһрәт казана яки таныла, яки билгеле булып китә" һ.б.

"Язучы чит илләрдә дә танылу ала". Танылу ала - приобретает яки получает известностьның тупас калькасы.

Мондый тел хилафлыкларына мисалларны йөзләп, меңләп китерергә мөмкин.

Аеруча зур урын алып торган тел бозу күренешләреннән шулай ук урысчадан хәрефкә-хәреф тәрҗемә ителгән әйтелмәләрдә сүзләрне бәйләү чараларын ялгыш куллану очракларын әйтергә кирәк. Сидеть за столом, сидеть за пианино, сидеть за рулем, работать за станком, работать над книгой, играть на гармони, бои под Москвой кебек әйтелмәләрдәге за, под, над, на предлогларын һәм башка бәйләү чараларын механик рәвештә тәрҗемә итү аркасында телебездә соңгы елларда күп санлы ясалма, сәер тәгъбирләр барлыкка килде: өстәл артында утыру, пианино артында утыру,станок артында эшләү, Мәскәү астындагы сугышлар, китап өстендә эшләү, гармунда уйнау һ.б.ш. Боларның берсе дә чын татарча түгел. Дөресе - өстәл янында утыру, пианино алдында утыру, рульдә утыру(яки машина йөртү), станокта эшләү, Мәскәү тирәсендәге(янындагы) сугышлар, китап язу, гармун уйнау.

Өстендә, чыгып кебек сүзләр ярдәмендә ясалган әйтелмәләр (аларның барысы да урыс теленнән калькалар) бигрәк тә тупас яңгырый: "Тел өстендә эшлиләр", "диск чыгару өстендә эшлисе бар", "үз өстеңдә эшләү", "абруйны күтәрү өстендә эшләү", "хаталар өстендә эшләү" (тагын нәрсәләр өстендә генә эшләмиләр!), "мәдәни үсеш күзлегеннән чыгып караганда". Болар - туган телнең табигый үзенчәлекләре белән исәпләшмәү яки аларны тиешенчә белмәү мисаллары. Чын татарча әйткәндә, алар "тел (мәсьәләләре) белән шөгыльләнү", "абруйны күтәрү(белән шөгыльләнү)", "хаталарны төзәтү","диск чыгару", "үзеңнең белемеңне күтәрү(осталыгыңны камилләштерү" һ.б.), "мәдәни үсеш күзлегеннән караганда" рәвешендә булырга тиеш.

"Урыс телле мәктәп","татар телле балалар бакчасы", "урыс телле укыту ысулы" кебек өтек әйтелмәләр хәзер русскоязычный, татароязычный сүзләрен хәрефкә-хәреф(бер сүз белән генә) тәрҗемә итү аркасында күпләп барлыкка килә. Дөресе- "урыс телендә укыта торган мәктәп" яки "урыс мәктәбе", "татар телендә тәрбияли торган яки татар балалар бакчасы", "урыс телендә укыту ысулы".

Әйтергә кирәк, сүзтезмәләрдәге бәйләү чараларын дөрес кулланмау күренешләре тәрҗемәләрдә генә түгел, оригиналь язмаларда да очрый. Мәсәлән, бер күренекле язучының мәкаләсендә "Аларның Пушкин иҗаты белән хәбәрдар булу ихтималы турында фаразларга гына мөмкин" дип укыйм. Татар теле кагыйдәсе(нормасы) буенча хәбәрдар үзенә башка сүзләрне, гадәттә, чыгыш килеше формасында ияртә: "...Пушкин иҗатыннан хәбәрдар".

Мин бу язмамда бүгенге көндә телебездә хөкем сөргән күп санлы ялгышларны санап чыгу бурычын куймадым. Бу мөмкин эш тә түгел.

Максатым - тел белән эш итүчеләрне, бигрәк тә мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, туган телебезгә игътибарлы булырга өндәү. Аңа хәзергечә илтифатсыз, җиңел караш дәвам итсә, һәм шуның нәтиҗәсендә телебез көннән-көн бозыла, чүпләнә барса, ул табигый халәтен, сафлыгын, матурлыгын югалту юлыннан барыр. Телебез язмышы - ул милләт язмышы. Телебез бетсә, милләтебез дә, халкыбыз да яшәүдән туктаячак. Телебезне кадерләп саклау барыннан да бигрәк үзебездән тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: