Мәдәни җомга

Рәзилә КУКУШКИНА: АҢЛАШЫП ЯШӘҮ ҮРНӘГЕ

Кеше тормышында сабырлык, толерантлык, аңлашып-киңәшләшеп яшәү кебек кыйммәтләр һәрвакыт бик актуаль. Календарь битләрендә дә сәламләшү, татулык, бердәмлек, тынычлык, дин тоту иреге (30.04.1905 - Николай II дин тоту иреге турындагы указга кул куйган) кебек төшенчәләргә багышланган күпсанлы даталар бар. Даталар бар-барын, тик менә бер-береңнең фикеренә колак салып, тату-матур-тигез итеп яшәү дигәне...

Кеше тормышында сабырлык, толерантлык, аңлашып-киңәшләшеп яшәү кебек кыйммәтләр һәрвакыт бик актуаль. Календарь битләрендә дә сәламләшү, татулык, бердәмлек, тынычлык, дин тоту иреге (30.04.1905 - Николай II дин тоту иреге турындагы указга кул куйган) кебек төшенчәләргә багышланган күпсанлы даталар бар. Даталар бар-барын, тик менә бер-береңнең фикеренә колак салып, тату-матур-тигез итеп яшәү дигәне генә җитеп бетми әле безгә.

Сабырлыкның ни-нәрсә икәнен без инде беләбез, бу - башка кешенең сүзен, эшләгән эшен түземлек-тынычлык белән, ачу-дошманлык күрсәтмичә аңларга тырышу; аның белән дустанә мөнәсәбәттә булып, тату яшәргә омтылу гамәле.

Ә толерантлык дигәне нәрсә? Монысы - икенче кешенең, яисә халыкның тоткан диненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау була инде.

Сабырлык белән, толерант булып, үзара аңлашып матур-тыныч яшәү мәсьәләсенә изге Коръәнебезнең карашы нинди икән соң?

Һәрбарча (!) кешенең иң беренче бабасы булган "Адәм балчыктан яралтылды" (23:12). "Тигезләп-үлчәп, рәвеш-кыяфәткә китергәч, Мин аңа Үз Рухымнан (Үземнән) өлеш өреп кертермен" (15:28, 29; 38:72), - диелгән олуг Коръәндә. Адәмгә Аллаһның Үзеннән,Үз сыйфатларыннан бирелгән ("өреп кертелгән") өлеш-бүләкләргә килсәк, алар сигез: терелек ("живость"), гыйлем-белем; ишетү, күрү һәм ишеткән-күргәнең турында уйлый-анализ ясый алу мөмкинлеге; көч-куәт; теләк-омтылышлар һәм аларга хуҗа була алу, азгын нәфесеңне тыя белү мөмкинлеге; сөйли һәм яза алу (сүз нигъмәте); булдыру-яралту гамәлендә катнаштырылу. Бу сыйфатлар "Сифати субути" (олылаучы, хөрмәтләүче) дип атала; безнең татар теленә алар Сөббух (олыланган, хөрмәтләнгән) дигән исем булып кереп урнашкан.

Әле бит Коръәндә җан дигән төшенчә дә бар. Бу сүзнең гарәпчә әйтелеше - "нәфес". Мәгънәсен барыбыз да белә: нәфес - һәрдаим чиктән чыгарга әзер булган теләк-омтылышларыбыз. Без татарлар арасында "бар җаным белән яратам", "нәфесеңне тый!", "җанымны биздерде" кебек гыйбарәләр юкка гына барлыкка килмәгән шул.

Җаннар (уй-фикерләр, теләк-омтылышлар) Аллаһ тарафыннан яралтылган, тик алар кешегә өреп кертелмәгән, ә аерым төркем итеп булдырылган (72 нче сүрә - "Җеннәр кавеме"). Алар арасыннан үзе-гаиләсе-тормышы өчен кайсын-ниндиен сайлап алу Адәмнең үз ихтыярына тапшырылган. Хатыннар өчен искәрмә - "хатынның җаны иренең җаныннан яралтылган" (4:1); димәк, хатын кеше ире сайлаган теләк-омтылышларны кабул итәргә, аларга җайлашу ягын карарга тиешле. Шулай булганда гына, тату-бәхетле-тыныч гаилә корып яшәргә мөмкин. Билгеле инде, монда сүз итагатьле-иманлы, тырыш-уңган, мәрхәмәтле ир-атаның тәртипле гаиләсе турында бара. Бу турыда Коръән Сүзе мондый: "Бергә торыр өчен, Аллаһ сезнең үзегездән (!) хатыныгызны булдырды, арагызда сөю һәм мәрхәмәт (саклау-яклау-тәрбияләү) үстерде (30:21); хатыннарыгыздан (!) балалар һәм оныклар бирде, һәрбарчагызны (!) игелек-нигъмәтләр белән бүләкләде" (16:72). "Адәм белән аның хатыныннан Җир йөзенә бик күп ир һәм хатыннар таратылды. Сез - бер-берегездән! Туганнар булуыгызны беркайчан да онытмагыз!" (4:1, 25) - дип өйрәтә бөек Коръән.

Аллаһ тарафыннан яралтылганнар арасында Адәм иң акыллысы-матуры (40:64) гына түгел, иң сөеклесе дә булган. Аллаһ Рухыннан өлеш белән бүләкләнгәч, беренче сәҗдә дә Адәм каршысында кылынган (20:116). Шуңа күрә, сәҗдә кылу - Коръән Хөкеме кушканча яшәүчеләрнең генә бурычы, дип уйлау ялгыш фикер; Аллаһ Рухына баш ору - барча (!) Адәм балаларына йөкләнгән ваҗиб (тиешле) гамәл ул.

Димәк, Коръән Хәким буенча, һәрбарча Адәм баласы бертөрле яралтылган, һәрберсенә Аллаһтан Рух бүләк ителгән, һәр кеше Раббыбыз тарафыннан бер үк биеклеккә күтәрелгән, һәрбарчасы (!) Җир йөзендәге нигъмәт-байлыкларга, мал-туарга (39:6), җир-суларга хуҗа итеп тәгаенләнгән. Кеше алдына бер генә бурыч куелган - урнаштырылган тиңдәшсез тәртипне бозмый торган яхшы хуҗа булырга, матур-тыныч-рәхәт яшәп, шушы Аллаһ биргән хәзинәләрнең кадерен белердәй игелекле-тәртипле балалар тәрбияләргә (21:105). Бу - һәр Адәм баласына (!) Аллаһ тарафыннан йөкләнгән миссия-бурыч.

"Бер Аллаһка гына инаныгыз, Аның Пәйгамбәре өйрәткәнне тыңлагыз!" (3:32) - дип өйрәтә изге аятьләр. Шушы Хакыйкатьне халыкларга тарату-аңлату өчен, Аллаһы Тәгалә "Адәмне, Нухны, Ибраһим һәм Гыймран нәселләрен сайлап алды, аларның дәрәҗәләрен башкалардан өстен куйды, аларны бер токым-нәсел балалары итеп булдырды", (3:33, 34) - диелә Коръәни Кәримдә. Димәк, пәйгамбәрләр бер-берсенә Адәм балалары буларак кына туган-кардәш түгел, алар әле нәсел-нәсәп җепләре белән үзара да бәйләнгән.

Сиңа вәхи ителгән (аңга сеңдерелгән) Хөкемне Без иң беренче Нухка иңдердек, шул ук (!) Хөкем Ибраһимга бирелде ("Ибраһим сәхифәләре" - 53:37; 87:19), аннан соң Мусага (53:36), соңрак Гайсәгә (5:46, 47) васыять ителде. "Аллаһ Динен дөрес тотыгыз, төрле юл сайлап, бүленешеп бетмәгез!" (42:13) - диелә бар кеше өчен уртак (!) булган Аллаһ Хөкемендә.

Пәйгамбәрләр Аллаһ Хөкеменә бик зур саклык, хөрмәт белән караган, үз балаларын, халыкларын Аллаһ Динен дөрес тотарга, чиста килеш сакларга өндәгән (2:128-133). Тик халык арасында төрле кеше булган. Үз араларыннан торгызылган пәйгамбәргә ышанмаучылар да, көнләшеп караучылар да, ачыктан-ачык зыян салучылары да табылган. Ә кайсыберләре, ачылыш-аятьләрнең берничәсенә генә таянып, үз "динен" булдырган, халыкны үз артыннан ияртергә тырышкан. Шулай итеп, бик күп халык төркемнәрендә Аллаһ Дине кеше кулы-акылы белән булдырылган "диннәр" белән алыштырылган, төрле юнәлешләр барлыкка килгән. Җир йөзендә туганнар буларак яралтылган Адәм балалары бер-берсеннән аерылган-ераклашкан, бер Аллаһка һәркем үзе белгәнчә, яисә кемнең дә булса өйрәтүе буенча инана башлаган. "Бүленешмәгез!" (6:153) - дигән бөек Хөкем онытылган, кеше кавеме төркемнәргә аерылган, араларында каршылыклар да туган (23:52, 53).

"Ышанмаучылар: "Син бит пәйгамбәр түгел!" - диләр, ә син аларга: "Минем белән сезнең арада Аллаһның һәм Китапны белүчеләрнең шаһитлеге җитә", - диген (13:43). Туры Диндә булуыгызга эчләреннән көнләшеп, сезне иманыгыздан яздырырга тырышалар. Сез аларны гафу итегез дә, башка алар белән аралашмагыз (2:109). Алар Изге Китаптагы Сүзләрнең урыннарын алыштырып, мәгънәсен боздылар, Хөкемнең кайбер өлешләрен оныттылар. Тик син аларны гафу ит, үч ала күрмә! (5:13). Синең бурычың - Аллаһ Хөкемен кешеләргә (!) җиткерү генә, ә хөкем итү - Безнең Ихтыярда", (13:40) - ди Раббыбыз олуг Коръәнендә.

Белә торып, Аллаһ Хөкеме кадәр Бөеклекне бозарга тырышучыларны да кичерергә боера олуг Китап! Моннан да югарырак тынычлыкка-татулыкка өндәү була аламы?

Көрәш юлы да күрсәтелгән изге Коръәндә. "Кяферләргә буйсынма һәм аларга каршы Коръән Сүзе белән ныклап көрәш! (25:52). Китап әһелләре белән дәрәҗәгезне саклаган хәлдә, иң яхшы дәлилләр китереп кенә (!) бәхәскә керегез; Аллаһ сезнең өчен дә, безнең өчен дә бер, без Аңа гына таянабыз, дип әйтегез!" (29:46) - диелә Коръән аятьләрендә. Бер дә күсәк күтәреп, мылтык тотып каршысына йөгер, димәгән; "Әйт, аңлат, Коръән Хөкемнәре белән таныштыр, бәлки акылга килер; Аллаһның ачуыннан куркып, начарлык кылудан туктар", (20:44) - дип, яңадан тынгысызлыктан котылу мөмкинлеген бирә Раббыбыз Адәм балаларына.

Коръәни Кәрим бөтен барлыгы белән сабырлыкка, толерантлыкка өндәү белән сугарылган. "Әй, кешеләр! Без сезгә Китап бүләк иттек, ул сезнең яхшылыгыгызны арттырыр, дәрәҗәгезне күтәрер (21:10). Аллаһ һәркемгә (!) карата да гадел (10:44). Ул игелек кылучыларны (нинди кавемнән булуына карамастан!) ярата (2:195). Төн барча (!) инсаннарга ял итәр өчен, көн күрер өчен булдырылды (40:61). Сездән алда килеп, бер Аллаһка гына инанып, игелек-яхшылык кылучыларны Җиргә (андагы байлык-нигъмәтләргә) ничек варис итеп куйган булсак; сезнең дә (!) иманга килеп, изгелек-хәерле эшләр эшләүчеләрегезгә Җир өстендә варислык һәм хакимлек бирербез" (24:55), - дип сөендерә бер Раббыбыз күңеле яхшылыкта булган һәрбарча (!) Адәм баласын. "Бер Аллаһка, Соңгы Көнгә (Җавап Көне-Ахирәт) чын күңелдән ышанып, игелекле гамәлләр кылучы һәрбер (!) кеше - Коръән Юлыннан баручымы ул, яһүдилекне тотучымы, насарамы (христианлыкны сайлаган кеше), сабиймы (ярыммөселманнар) - Раббысыннан үзенә тиешле бүләкне алыр. Аларга хәвеф-хәтәр дә янамас, кайгы-хәсрәт тә аларның тормышын авырайтмас" (2:62, 5:69), - диелә изге аятьләрдә. Бу - толерант булырга өндәүнең иң югары ноктасыдыр инде, мөгаен!
Инде Аллаһ Йортлары-гыйбадәтханәләр турында. Коръәни Кәрим Ибраһимны: "Ул - пәйгамбәрләрнең әтисе" (22:78), - дип зурлый. Ә Ибраһим белән Исмәгыйльнең (2:127) Мәккәдә төзегән Аллаһ Йорты-Кәгъбәтуллаһ турында "барча (!) Адәм балалары гыйбадәт кылсын өчен торгызылган иң беренче изге Йорт (3:96); Без бу Йортны кешеләр (!) җыелыр һәм сыеныр өчен имин иттек, Ибраһимның аяклары баскан җирне ("мәкам Ибраһим") гыйбадәт урыны итегез! дип боердык" (2:125), - дип аңлата Раббыбыз олуг Коръәнендә. Димәк, Аллаһ йортларының иң беренчесе Мәккә шәһәрендә торгызылган Кәгъбәтуллаһ булган һәм ул, бер Раббыбызның әмере буенча, иман китергән барча (!) халыкның (нинди милләттән булуына карамастан) уртак (!) гыйбадәт урыны итеп тәгаенләнгән.

Кеше кулы белән булдырылган "диннәр" Адәм балаларын бүлгән-аерган, халыкның һәр төркеме үзе өчен табыну урыннарын үзенчә булдырган, Аллаһны үзе дөрес дип уйлаганча зурлаган. Бу гыйбадәт йортлары турында Коръәни Шәриф мондый Күрсәтмә бирә: "Әгәр Аллаһ бер халыкның яманлыгын икенчеләренең кулы белән тыймаса, эчләрендә Аллаһ Исеме күп искә алына торган чиркәүләр дә, ханакалар да, монастырьлар да, мәчетләр дә җимерелеп бетәр иде (22:40). Бер Аллаһны зурлау урыннарында Аның Исемен зикер итүне тыеп, бу гыйбадәтханәләрне җимерергә тырышып йөрүчеләрдән дә залимрәк тагын кем бар? Алар бу гыйбадәт йортларының бусагасы аркылы атлап кергәндә, Аллаһтан куркып, калтыранып китәргә тиешләр" (2:114). Шулай итеп, Коръәни Кәрим буенча, һәр халыкның бер Аллаһны зурлый торган гыйбадәтханәләре изге, алар Раббыбызның Үзе тарафыннан саклана һәм безнең дә аларга карата мөнәсәбәтебез хөрмәтле ("толерант") булырга тиеш!

Инде телебездән төшми торган "уртача Ислам", "татар Исламы" дигән шигарләргә килсәк, Коръәни Кәрим белән танышканнан соң, күңелдә: "Иң яхшыны уртача яхшыга үзгәртүдә нинди мәгънә бар икән?" - дигән сорау туа. Игелек-изгелекне, гаделлекне, сабырлыкны, чисталыкны... ничек итеп "реформалап", "уртачалап" булыр икән соң? Бүген "евроислам", "татар Исламы" дигән төшенчәләрне алга сөрү дә инде актуаль түгел, минемчә. Чөнки, беренчедән, Исламны бүлгәләү-таркату буенча инде бездән алда да бик зур «тырышлык» белән эшләгәннәр. Уңышка да ирешкәннәр - Исламны 25 юнәлешкә аерганнар (Мөселман календаре 2005, Мәскәү Ислам университеты). Шуңа күрә, безнең тарафтан Исламга 26 нчы юнәлешнең кертелү-кертелмәве генә, дөньядагы бүгенге хәлләргә әлләни йогынты ясый алмас, мөгаен. Икенчедән, Татарстанның күпмилләтле, төрле дин тотучы халкы үзара тату-матур яши икән (шөкер!); җөмһүриятебездә һәр халыкның дине, гореф-гадәте хөрмәт ителә икән; һәрбарчабыз ихтирам белән карый торган төрле гыйбадәт йортлары янәшә тыныч яши ала икән - бу бит "татар Исламы" түгел, ә безнең Аллаһ Кануннарын башкаларга караганда дөресрәк-чистарак тотуыбыз билгесе, изге Коръән Күрсәтмәләрен төгәлрәк үтәвебез нәтиҗәсе.

Кешелек дөньясы, тарихының иң беренче мизгеленнән Аллаһ Күрсәтмәләренә таянган, әдәп-әхлак нигезләре дә бары тик изге Китапларда гына. Алардагы энҗеләрнең асылына төшенер өчен тәрҗемәләр генә җитми - аңлаешлы (!) аңлатмалар кирәк. Аңлатмаларның республикадагы ике дәүләт телендә дә булуы мөһим. Аңлатучысы да телләрнең икесен дә камил белергә тиешле. Коръәндәге әдәп-әхлак кагыйдәләрен гамәлдә куллана башлау да бер дә зыян китермәс иде.

Ата-аналарны, уку-укыту, тәрбия, дәвалау өлкәләрендә хезмәт куючыларны изге Китаптагы Кагыйдәләр белән таныштырасы иде. Бу - бүген тизлек белән тормышка ашырылырга тиешле гамәл. Югыйсә, иртәгә инде соң булуы да бик ихтимал. "Җирнең чикләре кыскартылганны алар күрмиләрме?" (13:41, 21:44) - диелә изге Коръәндә. Алай гына да түгел: "Җәһәннәм сезне чолгап алып бара бит инде; Ул сезнең өчен тозак-засада; сезнең өчен уңышлылык-нигъмәт түгел, ә газап-хәсрәт арттырылачак" (29:54; 78:21, 30), - дип кисәтә бөек Китап.

Әгәр Коръән Кагыйдәләрен аңлау-аңлату кебек зур эшкә алынып, аны башкарып та чыга алсак (билгеле инде, Аллаһ ярдәме белән!), бу - беренчедән, Раббыбызның безнең өскә йөкләгән бурычын үтәү ("Укы! Өйрән! Аңлат!" - 18:27; 51:55; 96:1, 3); икенчедән, дин нигезләренә төшенергә тырышкан замандашларыбызга бик зур ярдәм; ә өченчедән, 25 тармакка бүленгән-таркалган Ислам дөньясын бер юлга - олуг Коръәни Кәримгә кайтару юнәлешендә безнең тарафтан кылынган иң изге, иң саваплы (файдалы) адым булыр иде. Коръән Хәким юкка гына: "Барыгыз бер булып, Аллаһның берләштерүче бавына (изге Коръәнгә) тотыныгыз, бер-берегездән аерылмагыз!" (3:103, 105; 6:153; 42:13) - дип мөрәҗәгать итми бит безгә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: