Мәдәни җомга

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА: ТӨКӘНМӘС ДОГА

Мәгълүм ки, зур җиңелүләрдән, коточкыч золымнардан соң милләт булып сакланып калуыбызда Ислам диненең зур роле бар. Аллаһы Тәгалә каршында барлык мөселманнар да тигез. Шуңа күрә әле XIX гасыр урталарына кадәр безнең халыкта үзләрен фәкать "мөселманнар" дип атау гадәте дә булган. Олуг дин галимебез, тарихчыбыз Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре бу хакта болай...

Мәгълүм ки, зур җиңелүләрдән, коточкыч золымнардан соң милләт булып сакланып калуыбызда Ислам диненең зур роле бар.

Аллаһы Тәгалә каршында барлык мөселманнар да тигез. Шуңа күрә әле XIX гасыр урталарына кадәр безнең халыкта үзләрен фәкать "мөселманнар" дип атау гадәте дә булган. Олуг дин галимебез, тарихчыбыз Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре бу хакта болай язып калдырган: "Татар булуны бер кимчелек санап, ул исемнән чирканып, без татар түгел, без "мөселман" дип, тавыш-җәнҗал чыгаручылар да бар. Нинди кызганыч хәл, бу исемнәр арасында Нил белән Фират елгалары арасындагы ераклык кадәр зур аерма бар бит! И мескен! Әгәр синең "мөселман"нан башка бер исемеңне дин һәм милләтең дошманы белмәсә иде, сине, әлбәттә, "мөселман" дип дошман күрерләр иде. Татар булмасаң, гарәп, таҗик, нугай түгел, кытай, урыс, француз да түгел, инде кем булырсың?"

Ул заманнардан бирле вазгыять шактый үзгәрде. Халкыбыз арасында үзләрен "мөселман" да, "татар" дип тә түгел, ә менә Мәрҗани искәрткән "дин һәм милләт дошманнары»ның исеме белән атаучылар күбәйде. Дөресен әйткәндә, совет хакимияте вакытындагы дәһрилек сәясәте нәтиҗәсендә, без яңадан җаһилият дәверенә кайтып төштек. Хәзер дә, татар халкының күп өлеше үзен тышкы яктан мөселман санаса да, намаз-низамны белмәгән, башка фарызларны үтәмәгән кешене чын мөселман дип буламы?

Татар милләтен бүген эшкәртүне, чәчүне көтеп яткан басу белән чагыштырырга мөмкин. Безнең мөселман руханиларына Аллаһы Тәгалә тарафыннан зур вазифа, зур җаваплылык йөкләнгән. Йоклап калсак, әлеге басуны бүтән дин вәкилләре эшкәртәчәк, үз орлыкларын сибәчәк. Һәм мондый эш бара да инде. Һәммәбезгә билгеле, Казан элек-электән христиан миссионерларының үзәге булган. Аларның төп максаты мондагы мөселманнарны үз диннәренә дүндерү булса да, капшагычлары Үзәк Азиягә, Себергә, хәтта Кытайга кадәр сузылган. Алар безне төрле заманда, төрлечә чукындырып караган. Көчләп әлләни уңышка ирешә алмагач, Ильминский, Малов кебек миссионер галимнәр мондый фикергә килгән: татарларны әүвәл урыслаштырырга, урыс культурасын кабул иттерергә кирәк, аннары алар акрынлап үзләре христиан диненә күчәчәк. Мондый сәясәтнең нәтиҗәсен без инде үз күзебез белән күрәбез.

Димәк, телне саклау безнең өчен динне саклауга бәрабәр!

Балаларның исеменә игътибар иткәнегез бармы? Бигрәк тә кыз балаларның? Ә аларның бит күбесен үз муллаларыбыз куша. Хәзер иң таралган исемнәр: Алинә, Алисә, Эвелина, Ангелина... Инде Эльвиралар, Люцияләр, Лилияләр безгә милли исем булып тоела башлады. Мөселман исемнәре бик сирәк кушыла. Бу бит лакмус кәгазе кебек. Әйтерсең, без кызларыбызга шундый ят исемнәр кушып, алдан ук аларны чит кавем кешеләренә кәләш итеп әзерлибез. Әлбәттә, аларның балалары Анастасияләр, Артемийлар булачак.

Миссионерлык, христиан диненең төп гонсырларыннан буларак, бүген дә яши һәм көчәя бара. Патриарх Кириллның сүзләре һәркемнең хәтеренә уелып калгандыр. "Русияне күп конфессияле ил дип атаудан туктарга вакыт, - дигән иде ул. - Русия - православие иле." Һәм аның сүзендә хаклык бар. Православие гамәлдә дәүләт дине булып әверелде. Әгәр дә халкыбыз Ислам диненнән бөтенләй ваз кичмәгән булса, безнең дини һәм милли яшәвебезгә аткарылган һәрбер золым, һәр кыерсыту табигый рәвештә каршылык уятырга тиеш. Күренекле тарихчы, заманында үзе дә имам булган Һади Атласи 1910 елда ук "Шура" журналында болай язган: "Урыс миссионерларын хурламыйча, аларны мактыйсым килә. Мин аларны мөселманнарны чукындырырга тырышканнары өчен мактый алмасам да, йоклаган мескен наданнарны уятырга бик зур ярдәмнәре булганлыгын аңлап, аларга битарафлык диңгезенә чумган мөселманнарны уятучылар дип карап мактый алам. Бик билгеледер ки: урта Русия мөселманнарына милләт хисе, дин гайрәте кертүчеләр, һич шөбһәсез, миссионерлардыр".

Бу сүзләр бөтенләй үк бәхәссез булмаса да, безгә алардан гыйбрәт алырга кирәк. Һөҗүм никадәр көчле икән, каршылык та шул нисбәттә көчәергә тиеш.

Әлбәттә, без Аллаһы Тәгалә сүзләрен онытмыйбыз, "Әл-Хуҗрәт" (49) сүрәсенең 13 нче аятендә болай әйтелә: "Әй, адәм балалары! Хактыр ки, без сезне бер ир, бер хатын итеп яраттык. Бер-бере белән аралашсыннар дип, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһ каршысында иң олы абруй казаныр."

Ә иң зур гөнаһ - ул, миңа калса, бүтән кешенең вөҗданын көчләү, аны диненнән, теленнән аерырга тырышу.

Әгәр дә татар дөньясындагы, ягъни борынгы татар дәүләтләрендәге Ислам дине тарихына күз салсаң, анда төрле мәзһәбләрнең бер-берсе белән ярашып янәшә яшәгәне күренә. Милади белән 1333 елда Алтын Урдада, шул исәптән Болгарда да, сәяхәт иткән Ибне Батута Сарай-әл-Җәдидтә 13 җәмигъ мәчет булып, шуларның берсе шәфигыйләрнеке, икенчесе маликиларныкы иде, ә дәүләтнең төп халкы әл-Хәнифә мәзһәбендә, дип яза. Бу җәһәттән бездә суфичылык тарикатьләренең киң таралуын да әйтергә кирәк. Чыңгыз хан оныгы Бәркә ханның Нәҗметдин әл-Кубра шәкерте Шәех әл-Бәхәрзи йогынтысы нәтиҗәсендә Ислам динен кабул итүен искә төшерик. Алтын Урдада да, Казан ханлыгында да суфи тәкияләре (аларны астанә яки ханәкә дип тә атаганнар) искиткеч күп була. Гомерләрен Аллаһы Тәгаләгә дога кылып яшәр өчен багышлаган кешеләрне мөҗавирләр дип атаганнар. Гадәттә, тәкияләр дин юлында казганган атаклы кешеләрнең төрбәләре янәшәсенә урнашкан. Ибне Батута шәех Мөхәммәд әт-Табаихи тәкиясендә туктавы турында яза: "Араларында гаиләле адәмнәр дә, буйдаклар да бар. Тормышлары читтән килгән сәдака белән бара. Бу җир халыклары мондый мөҗавирләрне ихлас якын итә, ат, сыер, куй кебек малларны сәдака итеп китерә. Хосусән, солтан (ягъни хан - Р.З.) һәм дә аның хатыннары шәехне зиярәт кылыр вә хәер-фатиха алыр өчен үзләре килә, күп сәдакалар һәм хәерләр калдырып китә".

Сезнең кайберләрегезнең Раифа монастыренда булганы бардыр. Анда күп сәдака бирүчеләрнең исемнәре диварга язып куелган. Араларында ханнарга, солтаннарга торырлык татар кешеләренең исемнәре иң алгы рәтләрдә теркәлгән.

Урыс дөньясында, аның дини һәм сәяси мәдәниятендә монастырьлар нинди урын тотса, бездәге суфи тәкияләре дә, миңа калса, шундый ук роль уйнаган. Борынгы татар шагыйрьләренең күбесендә суфичылык фәлсәфәсе өстенлек итә. Казан ханлыгы шагыйре Мәхмүд хаҗи улы Мөхәммәдъяр үзе турында мәгълүмат биреп, Сафа Гәрәй хан кабере янындагы тәкиядә мөҗавир булып торуын яза. Казан яуланып, татар дәүләте җимерелгәч, тәкияләр юкка чыгарыла, аларның җире тартып алына, алар урынына монастырьлар үсеп чыга. Ләкин тәкияләрнең барысы да тиз генә юкка чыкмый, күрәсең. XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый язуынча, аның остазы Мелла Мамай Болгар хәрабәләрендә астанә-ханәкә төзеткән. Мәүла Колый үзенең хикмәтләрен шушында җыелган дәрвишләргә атап язган. Тәкияләр тотарга мөмкинлекләре булмаса да, төрле тарикать вәкилләре шәехләр, ягъни ишаннар бездә әле ХХ гасыр башларына кадәр дин юлында үз эшен дәвам иткән. Зәйнулла Рәсүли, Закир Камали хәзрәтләрен генә искә төшерик. Җәдидчеләр (хәер, алар надан, монафикъ ишаннарны тәнкыйтьләгән), аннан соң совет дәһриләре әлеге шәехләрне гел карага буяды. Дөрес, алар арасында төрлесе булгандыр. Әмма дин юлында аларның уңай гамәлләрен дә бүген инде икърар итәргә кирәк.

Әлбәттә, без яңа заманда, урта гасырлардан аермалы буларак, бөтенләй бүтән шартларда яшибез. Бүген нинди юллар белән булса да байлыкка омтылу, фани дөньяның барлык рәхәтлекләрен татып калу фәлсәфәсе өстенлек итә. Ләкин кеше кеше булып кала икән, Аллаһ юлына омтыла икән, мондый фәлсәфә табигый рәвештә чиркану хисе уята. Иманлы кеше беркайчан да нәфес колы була алмый! Шуңа күрә янәшәдә яңадан монастырьлар калкып чыга, монахларның саны көннән-көн күбәйгәндә, нишләп әле безнең тәкияләребез, мөҗавирләребез булмаска тиеш? Моның өчен бары тик югары әхлаклы, монафикълыктан арынган шәехләр генә кирәк.

Сүземне "Ашшар" (94) сүрәсен укыганнан соң тәэсирләнеп язылган шигырем белән тәмамлыйм:

Сәҗдәгә әгәр егылсаң,
Аллаһ күкрәгеңне ачар
Өстән иңгән хакыйкатькә,
Һәм яңгырар җанда - ашшар!

Канга баткан иңнәреңнән
Ул авыр йөк төшәр шулчак,
Кочак-кочак өмет өстәп,
Офыкларда янар учак.

Җанга җиңел булган чакта
Иңдәге йөк - мамык сыман.
Җиләс җил йөзне иркәли,
Исеп таулар арасыннан.

Йөрәкне ачып Аллага,
Чалмаларны сыга-сыга,
Алга омтылу ул безнең
Үзе дә төкәнмәс дога.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: