Мәдәни җомга

Ринат ЗАКИРОВ: ДИН МИЛЛИ ТӘРБИЯДӘН АЕРЫЛГЫСЫЗ

Барыбыз да яхшы белә: татар халкы инде мең елдан артык Ислам цивилизациясенең, аның мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Бу тарихның, әлбәттә, төрле чорлары булган. Халкыбызны көчләп диннән аеру сәясәтен алып барган патша заманнарында да, меңләгән мәчетләрне җимергән совет атеизмы чорында да Ислам дине һәрвакыт халкыбызның рухи таянычы, татарлыкны саклаучы...

Барыбыз да яхшы белә: татар халкы инде мең елдан артык Ислам цивилизациясенең, аның мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Бу тарихның, әлбәттә, төрле чорлары булган. Халкыбызны көчләп диннән аеру сәясәтен алып барган патша заманнарында да, меңләгән мәчетләрне җимергән совет атеизмы чорында да Ислам дине һәрвакыт халкыбызның рухи таянычы, татарлыкны саклаучы булды. 90 нчы елларда башланган милли күтәрелеш рухи һәм дини яңарышка юл ачты. Татарстанда, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә меңләгән мәчетләр калкып чыкты. Халкыбызның асыл гадәтләре тормышыбызга яңадан кайта башлады. Ислам дине нигезләрен өйрәнү татарлар арасында көчле бер хәрәкәткә әверелеп бара, мәчеткә йөрүче һәм ураза тотучы яшьләрнең елдан-ел арта баруы да күркәм күренеш. Бу уңай үзгәрешләрнең инде нәтиҗәләре дә күренә башлады. Халкыбыз тормышына яман чир булып кергән эчкечелек гадәте дә күзгә күренеп чигенә. Татар мәдәни тормышының бер нигезе булып торган Сабан туйлары да яңа төсмер алды. Илнең бик күп төбәкләрендә Сабан туйлары чын милли йөзен таба алды, иң мөһиме, бу бәйрәмнәр хәмердән арынды. Бүгенге Русиядә яшәп яткан 4 меңнән артык татар авылы тормышына күз салсаң, бер үзенчәлек күзәтелә: алга киткән, уңышлы татар авылларында дин дә көчле.

Бу уңайдан тагын бер нәрсә турында әйтәсем килә. Без соңгы елларда җирле үзидарә системасын булдыру белән мәшгуль. Ә бит бүгенге муниципаль берәмлекләр кысаларында дин аркылы үзидарә системасын булдырган авыллар мисаллары да бар. Дин көчле булган мондый авылларда халык гомер-гомергә мәхәллә системасына нигезләнеп яшәгән, ул бүген дә шулай дәвам итә. Минемчә, бөтен авыллар да мондый тәҗрибәгә күз салса, начар булмас иде.

Шунысы куанычлы, дин өлкәсендә дә яңа, матур күренешләр күзәтелә. Әйтик, яшьләрне дингә тарту эше үзмаксат булып кына түгел, ә төрле мәдәни чаралар аша алып барыла. Шулар арасында хәмерсез туйлар, яшьләр кичәләре, спорт ярышлары дини оешмалар тарафыннан да оештырыла башлады. Яңа төзелгән кайбер мәчетләрдә мондый чаралар уздырырга махсус шартлар да булдырылган. Ә бит бу искиткеч мөһим мәсьәлә, чөнки дин белән мәдәни тормышны бергә алып бару ул инде үзе татар халкына хас булмаган тискәре күренешләргә каршы тору, дигән сүз.

Бу җәһәттән инде күптән сөйләнеп тә, Казан шәһәрендә бүгенгә кадәр тормышка ашмаган Ислам мәдәнияте үзәген төзү турында да әйтмичә ярамый. Мондый үзәк гамәлгә куелган очракта безнең җирлеккә хас Ислам идеологиясен дә күпкә көчәйтеп булыр иде. Милли үзенчәлекләребезгә нигезләнгән идеология, һичшиксез, халыкта киң яклау табачак.

Бүгенге каршылыклы чорда, дошман эзләү юлына басмыйча, үзебезнең җирлектәге традицион Ислам фикерен үстерү һәм көчәйтү юлыннан барсак, ялгышмабыз, дип уйлыйм. Ә бит бу юлдан ныклы адымнар белән барыр өчен безнең бөтен дөньяга танылган дин галимнәребез мирасы бар: Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдрәшит Ибраһимов, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин һ.б. бөтен Ислам дөньясы таныган, искиткеч бай рухи мирас калдырган шәхесләр. Кызганыч, бу мирас бүген дә тулысынча кулланышка кертелмәгән. Димәк, идеология мәсьәләсендә без әле аксыйбыз.

Икенчедән, дин өлкәсендә көчле идеология булуның әһәмиятен күрсәтә торган, XX гасыр башында барлыкка килгән җәдитчелек хәрәкәте үрнәге бар. Бу хәрәкәт зирәк ата-бабаларыбыз тырышлыгы белән тиз арада татар дөньясын яулап алган һәм халкыбызны шул чорның алдынгы милләтләре сафына бастырган. Шунысын да әйтергә кирәк, татарның ул үрнәге башка мөселман халыклары тормышына да нык тәэсир иткән. Җәдитчелек - ул үткән чорга гына карамый, аның бүген дә әһәмияте зур. Җәдит кәлимәсе - ул яңа дигәнне, яңа чыккан күренешләргә яңача караш булуны аңлата. Шуңа да без һәрдаим җәдитчелек ысулы - методологиясе кулланырга тиеш. Кызганыч, бүген татар дин әһелләренә нәкъ шушы җәдитләрчә фикерләү җитенкерәми. Бу дөньяда үз фәлсәфәңне алга сөрмисең икән, кешенекенә иярергә мәҗбүр буласың.

Димәк, бүгенге яңа шартларда традицион Исламны ныгыту өчен идеология мәсьәләләренә игътибарны бик нык арттырырга кирәк. Ә бу инде яңа буын дин әһелләрен укыту һәм тәрбияләү мәсьәләләренә турыдан-туры кагыла. Әйе, бу елларда илебездә Ислам уку йортларының күпләп ачылуы шактый уңай күренеш. Шулар арасында Русия Ислам университеты эшчәнлеге зур өметләр уята. Ләкин бу өлкәдә әле эшлисе эшләр дә бик күп. Әйтик, соңгы елларда татарлар күпләп йөргән мәчетләрдән татар теле кысрыклап чыгарыла башлады. Гомер-гомергә татарның үзен, аның телен саклап килгән мәчетләрнең бу мөһим вазифадан читләшүе күзәтелә. Күп очракта моның нигезендә бер генә әйбер ята: укып чыккан яшь имамнар үзләре ана телләрен белми. Мондый күренешне туктатыр өчен Русия Ислам университетында, югары белем бирә торган башка дини уку йортларында, татар телен өйрәнү үзәкләрен булдырырга кирәк. Ләкин, ни кызганыч, бүген илдә бу эшләрне җитәкләп баручы, шуны контрольдә тотучы бернинди структура да юк. Кыскасы, кем нәрсә тели, шуны эшли. Ә күп очракта берни дә эшләми.

Шуның ише тискәре күренешләрдән арыну зарурлыгын күздә тотып, мин бер фикер-тәкъдим җиткермәкче булам. Танырга кирәк, без бүген дин гыйлеме өлкәсендә шактый артка калдык. Алга таба бу өлкәдә болай ваемсыз яшәргә безнең хакыбыз юк. Бүген дин өлкәсендә алдынгы, тирән фикерле шәхесләрдән тупланган бер үзәк яки фәнни академия булдыру өлгергән мәсьәлә дип уйлыйм. Әлбәттә, аны Русия Ислам университеты нигезендә оештыру дөрес булыр иде.

Мондый үзәк, беренче чиратта, Ислам дине өлкәсендә гыйльми фикерне үстерү өчен кирәк, әлегә илебездә андый структура юк. Икенчедән, бу һичшиксез, традицион Ислам идеологиясен ныгытырга һәм үстерергә ярдәм итәчәк. Шуның өстенә фәнни-методологик үзәк сыйфатында да әлеге структура Ислам уку йортларына ярдәм итә алыр иде. Тагын бер мөһим мәсьәлә бар, ул - имам вазифасына керешергә тиешле кешеләрне аттестацияләү. Бүген бу өлкәдә шактый башбаштаклык күзәтелә. Татарстанның төрле дәрәҗәдәге оешмаларына, хәтта Бөтендөнья татар конгрессына да илнең төрле төбәкләреннән, шул исәптән чит илләрдән дә, имамнар җибәрүне сорап гозерле хатлар килә. Тарихтан беләбез, элеккеге заманнарда, халыкта "указлы мулла" дип аталган дин әһелләре патша указы белән расланган. Бүген исә әлеге өлкәдәге тәртипсезлек шактый җаваплы урыннарга теләсә кемне билгеләргә мөмкинлек бирә. Ә инде дин галимнәреннән торган Ислам академиясе каршында бөтен ил өчен махсус аттестация комиссиясе оештырылса, бу, әлбәттә, бүгенге вазгыять өчен отышлы адым булыр иде.

Соңгы вакытта Ислам дине өлкәсендә татарга ят күренешләр очраклы гына килеп чыкмады. Минемчә, бу, беренче чиратта, милли тәрбиянең шактый зәгыйфьләнүе белән бәйле. Милләтне сакларга тиеш булган мәгариф өлкәсен генә алыйк. Илдә туган телдә укыту даирәсе елдан-ел кысыла бара. Ана теленнән мәхрүм ителгән бала "Исламда милләт юк" дигән фикерне бик җиңел кабул итә. Ә татар халкында гомер-гомергә дини тәрбия милли тәрбия белән бергә үрелеп барган. Безгә шушы традициядән чигенмәскә иде. Әле күптән түгел мәгариф турында яңа закон проектын тикшергәндә, Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев киләчәктә мәгарифнең туган телләрдә булуы кирәклеге турында да әйтте. Хәтта югары уку йортларында да милли телләрдә уку мөмкинлеге булырга тиешлеге искәртелде. Бу, һичшиксез бик актуаль мәсьәлә. Чыннан да, милли мәгарифкә яңача караш булдырырга вакыт җитте инде.

Күреп торабыз, соңгы елларда Татарстанда барган зур үсеш җитәкчелектән шактый тырышлык һәм өлгерлек сорый. Шуңа да карамастан, республика җитәкчелеге рухи тормышка, бигрәк тә дин өлкәсенә игътибарны киметми, киресенчә, елдан-ел арттыра гына. Изге Болгар җирендәге зур үзгәрешләр, Ислам динен рәсми кабул итүне, ураза гаетен бәйрәм көннәре итеп билгеләү, меңгә якын имам катнашкан Бөтенрусия татар дин әһелләре җыенын үткәрү традициясен гамәлгә кертү - болар барысы уңай үзгәрешләрнең чагылышы. Быел Русия имамнарының III форумы узды һәм алар татар җәмәгатьчелеге тарафыннан бик җылы кабул ителде. Бу чаралар, һичшиксез, татар дин әһелләренең бердәмлегенә, заманча Ислам фикере үсешенә зур этәргеч булды. Шушы форумнардан файдаланып, илебезнең күп кенә төбәкләрендәге дин әһелләре үзләрен урыннарда көчәйтә алды. Ни кызганыч, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әлеге җыеннарның мөмкинлекләреннән тиешенчә файдалана алмады.

Шунысын да танырга кирәк, заманыбыз бүген Татарстанга зур вазифа йөкли. Дөньяда, шул исәптән Русиядә дә, Ислам факторының әһәмияте арткан бер вакытта, Татарстанның бу эшкә уңай йогынты ясарга тиешлеге көн кебек ачык. Ә моның өчен Татарстанның үзендә дин өлкәсендә эчке тотрыклылык булырга тиеш. Танырга кирәк, бүген Татарстан глобаль дөньяның бер өлеше булып тора. Бу, һичшиксез, икътисад, спорт, мәдәният өлкәсендәге уңышларыбызга бәйле. Минемчә, бу - үзенә күрә бер феномен. Шуңа да дөнья җәмәгатьчелегенең Татарстанга игътибары артканнан-арта бара. Ә бу безгә тагын да зур җаваплылык өсти, шул исәптән илебез җәмәгатьчелеге һәм дәүләт алдында да. Бүген Русиянең ислам илләре арасында абруе үсүендә Татарстанның да зур өлеше бар. Шулай булгач, безнең дин өлкәсендә төрле ыгы-зыгыларга юл куярга хакыбыз юк. Татарстан халкы һәрвакыт ил алдында зур җаваплылык тоеп яшәде. Алга таба да шулай буласына бернинди шигем юк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: