Мәдәни җомга

Рим ИДИЯТУЛЛИН: НИ ҖИТМИ СЕЗГӘ, БӘГЫРЬЛӘРЕМ?

«…На пристанях все более и более попадаются рабочие-татары… Дюжий, здоровый народ... Из десятков и сотен миллионов от Казани до Бухары и Каира нет из ихнего народа ни одного пьяницы! Ни одного пьяницы: этому просто, кажется,невозможно поверить!..» Беләсезме моны кем язган? Василий Розанов. Урыс язучысы, фикер иясе һәм публицист. Беләсезме кайчан...

«…На пристанях все более и более попадаются рабочие-татары… Дюжий, здоровый народ... Из десятков и сотен миллионов от Казани до Бухары и Каира нет из ихнего народа ни одного пьяницы! Ни одного пьяницы: этому просто, кажется,невозможно поверить!..»


Беләсезме моны кем язган? Василий Розанов. Урыс язучысы, фикер иясе һәм публицист. Беләсезме кайчан язган? 1907 елда, Идел буйлап пароходта сәяхәт итеп, Казан губернасы аша үткәндә. Тагын бер тапкыр туган телебездә кабатлыйк: «… ул халыктан бер генә эчкече дә юк… моңа ышанырга да мөмкин түгел!..»

Дә-ә, Идел дулкыннары дулап ярларга какты, вакытлар колындай чабулап узды… Әгәр дә мәгәр, озын бер гасырдан соң, Розанов сәяхәтен кабатлап, Идел агымында мөселман кавемнәре (урыс язучысы татарлар дигәндә төрки халыкларны күз алдында тоткан, әлбәттә) яшәгән төбәкләрне күзләп үткәндә, берәр очлы каләм иясе: «… пристаньнәрдә бер генә аек татарны да очратмадым»,-дип язса, сез нәрсә дияр идегез икән?! «Кара әле син, бөтен бер халыкка кара яга, мөртәт!» -дип нәфрәтләнер идегез, мөгаен. Ә бит монда бернинди күпертү-арттыру, яла ягу булмас иде, бүген бу - чын хакыйкать.

Әйе, ул заманнардагы урыс тормышын, урыс кабакларын күргән Розановны хәйран калдырырга мәҗбүр иткән ул күренеш бүгенге көндә дөньяның сигезенче могҗизасы кебегрәк тоела. Мәгәр нибарысы гасырдан артык гомер генә узган ич. Нибарысы, дип шуның өчен әйтүем, тарих кысасында, кайсыдыр бер халыкның яшәү кануннарын тәшкил иткән, канына сеңгән гореф-гадәтләр, традицияләр үзгәреше үлчәменә салганда, бу ифрат та кыска вакыт. Димәк ки, мөселман халыклары өчен озын-озак гасырлар дәвамындагы көн итешендә изге дип саналган, аны бозу иң олы гөнаһка бату белән бер булган асыл гореф-гадәтләребез өч-дүрт буын дәвамында баштүбән әйләнеп, тәмам челпәрәмә килгән дигән сүз. Менә шулдыр инде ул хәйран калырлык вәйран дигәннәре!

Тукта, тукта! Ә элекке заманнарда иманлы мөселман шулай ук та әүлиягә тиң булып, намазлыктан төшмичә генә, зур авызын чөйгә элеп кенә, хәмернең ачы исен дә тоймыйча яшәгәнмени соң? Юк, юк, авыз чылаткалаганнар, чүт-чүт кенә эчкәләгәннәр, кайда, кайчан, кем белән, нинди микъдарда икәнлеген бик тә белеп кенә. Дәлил кирәк, дисәгез, әйдәгез әле, шаһитлеккә туры сүзле Тукаебызны чакырып алыйк. Әнә ничек язган ул:

Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә,
Эчә халык хәләл дип тә, хәрам дип тә.

Исәпләсәң, әлеге дә баягы Розановның югарыда китерелгән сүзләреннән җәмгысе 5 ел соңрак язылган юллар бу. Нәрсә, шул 5 ел эчендә генә тулаем татар халкы аракы мичкәсенә чумарга өлгергәнме әллә?! Өстәвенә, әлеге шигырь 1913 елда түгел, менә бүген -2013 елда язылган диярсең! Юк, шәригать кануннарына буйсынып яшәгән хак мөселман 5 ел эчендә генә дини йолаларыннан да, гореф-гадәтләреннән дә тамчы да баш тартмаган, һәм баш тартырга җыенмаган да, әлбәттә. Бары ул дәвердә бизмән-үлчәмнәр, уй-төшенчәләр, хәтта ки, сүз мәгънәләре дә башкачарак төстә булган. Заман башка, җыру башка, дигән кебегрәк. Моны ачыклау өчен, әйдәгез, янәдән хак һәм ак Тукаебызга сүз бирик. Аның «Исемдә калганнар» әсәренә мөрәҗәгать итик. Бер урында ул болай яза: «…Мәсәлән, бер заман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдикъ исемле, авылыбызның шактый мөгътәбәр кешесе килде, үзе исерек иде. Миңа килеп сәлам бирде -сәламен кайтармадым. Кулын сузды - кулын алмадым.

Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт «Бәдәвам»ның:

Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма…-

дигән бәетен ярдым да салдым. Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде».

Күренәдер, шәт, Тукай яшәгән вакытларда да көфер мөһере сугылган урыс аракысы әҗәлгә дару гына булмаган, авызын буш тотмаган бәндәләр дә сирәк-саяк очраштырган. Иллә мәгәр, коесына төшеп коену дигәне ул инде гайре табигый саналган, халык андыйларны өнәмәгән, әз-мәз капкалаганнарны да кичерә алмаган, «муеныннан гөнаһка баткан байгыш» рәтенә керткән, үзенә дус-иш итмәгән, шагыйрь әйткәнчә, «сәламен дә кайтармаган». Һәм дә аракыга, эчкегә мондый нәфрәтле мөнәсәбәт озак вакытларгача дәвам иткән әле.

Бу урында бер нәрсәне искәртеп үтим: әлеге язмам ир затларының эчүенә эчем пошудан түгел, ә хатын-кызларның соңгы чорларда тәмам да эчкегә сабышу сәбәпләренә җавап таба алмаудан языла. Ирләрнең эчүен мин кичерә дә алам әле. Бу җәһәттән үземне дә суфига саный алмыйм. Теге мәзәктәгечә, арыслан тотарлык кына капкалыйбыз анысы. Ә эчкән хатын-кыз бәгырьләрне мин бөтен бәгърем төеннәре белән аңлый да алмыйм, кичерә дә алмыйм. «Ир эчсә -бер бәла, хатын эчсә -мең бәла» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер ич! «…пьяная женщина это уже конец, это что-то немыслимое», - дигән бөек шагыйрь Борис Пастернак та. Чынлап та, хатын-кыз бит ул - тереклекнең башы, чишмәсе, яшәеш чыганагы, Җирдәге кешелекнең алга барасы язмышы. Бу хакта бөтен мирне яңгыратып, бүген-иртәгә чаң сукмасак, димәк, без тәмам беттек, ажгыр тартып алыр коточкыч чоңгылга килеп каптык, димәк, без баш-аягыбыз белән югалдык дигән сүз. Ходаем, әле моннан 30-40 еллар элек кенә урамнан узып барган берәр эчкән хатынны күрсә, әбием, җен-пәри күргән кеше кебек, болай дия торган иде: «И, балам, ахырзаманның килеп җитә башлавы тәгаен шушыдыр инде». Ә бүген алар авыл урамы тулы, ахырзаманы да авыл капкасына якынлашып бара бугай инде. Хатын-кыз эчүенең башка да сыйдырмаслык нинди афәтләргә китерүенә, нинди зурдан-зур фаҗигаләргә юлыктыруына аянычлы мисалларны син дә, мин дә саный-саный арып-алҗып бетәр идек. Менә мин дә бер гыйбрәтне сөйләмичә булдыра алмамдыр.

…Зәйнәп белән Мифтах авылдашларын көнләштерерлек итеп бик тә матур яшәп ята иде. Дөньялары шактый җитеш, мал-туар ишле, кул арасына кереп барган ике бала үсә, туган-тумачаны кунакка чакырып, туган-тумачада кунак булып, сөешеп тә сөенеп көн итмәктәләр иде. Дөрес, Мифтахның «кырын төяп» кайткан чаклары булгалады, ләкин үз чамасын белә иде. Шофер кеше бит, тегесенә - бу кирәк, бусына - теге кирәк. Аракының кыйммәт чагы, ярдәмнең әҗере, әлбәттә, зәмзәм суы. Артыгын өйгә дә алып кайтыштыра башлагач, Зәйнәп тә әз-мәз генә тәмләштерергә сабышты. Тәүдә, «иргә күп булмасын» дип кенә капкалаштырды, соңра гадәткә керде. Һәм китте, китте йомгак тәгәрәп. 3-4 ел да узмагандыр, хатыны иреннән уздырып эчә башлады. Балалар кайгысы да китте, фермада сыер сауганда сөт чиләкләрен дә аудара башлагач, эшеннән дә колак какты. Менә шуннан соң Мифтах айныды, ниһаять, балаларыннан, кешеләрдән оялып, аракыны авызына да якын китерми башлады, тыелды. Ә Зәйнәп тыела алмады. Ир тапканын эчә барды, җитми калганда таптырды, үзе кебек әшнәләре дә ахирәтләргә әйләнде, кайдадыр сыйланып, өйгә кайтып җитә алмаган көннәре дә ешайганнан-ешайды. Аптырагач-йөдәгәч, Мифтах аны хастаханәгә урнаштырды, анда дәвалап та чыгардылар. Әмма Зәйнәп берара түзде дә тагын ычкынды. Дәвалаулар да, ычкынулар да кабатлана торды. Укуларын тәмамлап килгән балаларының, әниләрен икесе ике яктан култыклап, урам буйлап алып кайткан мәлләре дә ешайды. Кешеләр шаһит иде: ул вакытларда балаларның күзеннән ачы яшь ага иде… Һәрнәрсәнең ахыры булган кебек, тыелгысызлыкның ахыры да озак көттермәде. Зәйнәп үз-үзен белештерми башлады һәм… начар дан алган хастаханәгә барып эләкте. Ә анда бер эләккәч чыгукайлары кыен. Инде ничә ел, рөхсәт ителгән көннәрдә, Мифтах та, балалары да килеп йөриләр-йөрүен, тик очраштырмыйлар аларны, «Хәле авыр, ярамый», диләр. Ирнең дә, үсеп җиткән балаларының да, шәһәргә килеп киткән чакларында, хәсрәтләрен сөйләп, елап утырганнарын күрергә туры килде миңа. Кеше кайгысы - киштәктә, дисәләр дә, миңа да күз яшьләрен тыю кыен иде…

Беркем дә беркемне ничек итеп матур, тәртипле яшәргә өйрәтә алмый. Барына шөкер кылып, югын булдырырга тырышып дөнья көтәргә кирәк, дип, үгет-нәсихәт бирергә генә мөмкин. Һәр гаиләнең язмыш ачкычы -үз кулында. Бәндә баласы тормышын гөлдәй итеп тә кора ала, көлгә әверелдереп, кыра да ала. Мәгәр кешемен дигән кешедә бик тә кирәкле сыйфатларның берсе -сабак ала белү дигәне булу мәҗбүри. Үткәннәрдән, аянычлы хәлләрдән, гыйбрәтле язмышлардан. Без менә соңгы вакытта шушы асыл сыйфатны югалтып барабызмы, әллә югалтып бетердекме тәмам?! Хатын-кызның, бигрәк тә авыл хатын-кызларының, ирләрдән дә яманрак эчәргә сабышуы ул хак мөселманнарга иң зур сабак булырга тиеш тә бит югыйсә! Юк шул. Социализм теле белән әйткәндә, өй эчләрендә «якты утлар яна», ә кешеләрнең күңел тәрәзәләре караңгыланганнан-караңгылана бара. Хәмер караңгылата аның эчләрен.

Кайчандыр Тукай болай язган:

Кәҗүнни булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар;
Кәҗүнни булса да гәрчә, эчим дисә - аракы бар.

Кәҗүнни генә түгел шул хәзер аракы. Кайсы якларда ничектер, иллә безнең төбәктәге авылларда аны 10 йорт саен рәхәтләнеп, яшермичә саталар. Үзе йорт, үзе лавка. Очсызын, башны миңгерәүләтә торганын. Көндез кирәкме, төнлә кирәкме, рәхим ит! Әби-апаң чыгара да бирә. Кайвакытларда әллә нинди кара уйларга биреләм хәтта: әллә мәйтәм, хәзерге адәми затлар бер-берсен тиз-тиз генә теге дөньяга олактырыр өчен яши микән?! Менә бер билгеле сан: 10 елга сузылган Әфган сугышында җәмгысе 14 мең кеше һәлак булган, ә Русиядә аракыдан ел саен 30 меңнән артык кеше гүргә керә. «Дөньялар гына имин торсын, сугыш кына купмасын берүк!» дип тәкрарларга ярата өлкән кешеләр. Изге теләк, әлбәттә. Әмма әлеге шомлы статистика хәмер афәтенең сугыш афәтеннән дә һәлакәтлерәк, җаннарны тетрәтер күренеш икәнлеген дәлилләп тора түгелме соң?!

Эчкелекнең киң таралуына безнең яшәү рәвешебезнең капма-каршы якка үзгәрүе дә этәргеч ясамый калмагандыр. Карашлар, үлчәмнәр генә үзгәрмәде, символлар да үзгәрде ич. Ил халәте-сәясәте хәятебезгә дә көчле йогынты ясый. Күптән түгел генә үзәк гәзитләрнең берсендә мондый хәбәр басылган иде: «…нче елга илебездә чыгарылган иң яхшы әйберләргә «Русия символы» дигән конкурс уздырылды. Аның йомгакларын карап, беренче бүләк автомат уйлап тапкан конструктор М.Калашниковка, икенчесе Мәскәүдә чыгарылган «Кристалл» аракысына һәм өченчесе башкаланың «Красный Октябрь» кондитер фабрикасына бирелде». Автомат, аракы һәм шоколад!!! Үзен әледән-әле бөек дип кабатларга яраткан Русия әләменә үтереш, эчеш һәм кабымлык символы булган шушы өч әйбер сурәтен чигәргә кирәк түгелме икән?!

Әгәр дә мәгәр ил казнасын су тегермәне итеп күз алдына китерергә яраса, аның ташын ике улак -нефть-газ һәм аракы елгалары хәрәкәткә китерә, ларын коргаксытмыйча тота. Шушы ике нәрсәдән башка безнең башка мактанырлык әйберләребез юк шикелле. Хәер, бар икән. Аракыны, эчкелекне тыелгысыз көн-төн мактау ирегебез дә бар әле безнең. Халыкның башына бөтен хәшәрәт тизәген дыңгычлап тутыручы телевидение, ни язсаң да килешә дигән алым белән ташка бастырылучы оятсыз һәм ялган сүз басмаларыбыз буа буарлык.

…Торам шулай яз аенда автовокзалда автобус көтеп. Гәзит киоскларын караштырып йөрим. Күзем төшә «Свеча» дип аталган бер басмага. Аның беренче битенә ат башы кадәр хәрефләр белән шундый чакыру чәпәлгән: «Пей, Россия, гуляй - все спишет месяц Май!» Йә, ничек тыелып торасың: киттем бер чәркәне кәгәргә… Май аенда гына гулять салдырып калсаң, ярар да иде әле ул. Май ае гына түгел, елның һәр ае шау бәйрәм көннәреннән генә тора бит безнең хәзер. Урыс бәйрәмнәрендә дә ятып эчәбез, мөселман бәйрәмнәрендә дә кимен куймаска тырышабыз. «Урыс аракысы» дигән булалар-булуын, ай-һай, дөрес микән соң? Хәмернең, аны чөмереп эчүченең милләте бармы? Юк, ул синеке дә, минеке дә, Иван белән Мөхәммәтәминнеке дә. Аның эссе парында, мунча ләүкәсендәге кебек, барыбыз да бер иш. Хет лаякылга төшкәнче эч, коен!

Борынгы грекларда гыйбрәтле миф сөйләнелгән. Фригия иле патшасы Мидас шундый могҗизага ия икән: кулы белән нәрсәгә генә кагылса да, аны алтынга әйләндерә ала, имеш. Килде заман: без нәрсәгә кагылсак та, аны аракыга әйләндерү сәләтенә иябез. Монысы инде имеш-мимеш түгел. Моңа мисалларны үзегез дә китерә аласыз. Әнә, бер гәзиттә Әлфидә дигән кызыкай болай яза: «Яшь кеше яшь вакытта барысын да татып карарга тиеш, дигән фикердә торам. Ә нигә эчмәскә тиеш әле мин?! Ахирәтләрнең, дусларның туган көннәрендә бер-ике рюмка «төшергәннән» ни була?!» Хак, бернәрсә дә булмый, әлбәттә: ыштаныңны төшерәсең генә кала…

Мин алдарак безнең сабак ала белү сәләтен җуя баруыбыз хакында әйтеп үткән идем инде. Өстәп, соңгы вакытларда мөселман карендәшләргә хас бер асыл сыйфатны да тәмам югалтып бетерүебез турында да искә төшерәсе килә. Ул -оят белү, оялу. Оят белү кайчандыр намуслы булу дигән сүзгә тәңгәл килгән. Оят дигәнебез намус белән җитәкләшеп, сау-сәламәт йөргән чакларны сагынып искә алырга калды. Кая ул, бөтен гавам күзендә, көпә-көндез урам уртасында яратканың белән чут-чут үбешү, кая ул, кыз-кыркынның Ходай бирмеш «күкрәк алмалары»н бөтен галәм күрсенгә шәрәләндерүдән ниндидер «хайвани ләззәт» табу, кая ул, егет-кыз корына кергәч тә, кешеләр алдында, бигрәк тә укытучы апа-абыйларыбыз күренгәндә шау-гөр килү, - майга төшкән мур кыргыры песи кебек, шым гына басып узасың. Кайларда адашып калдылар соң алар?!

Революционер-демократ Николай Чернышевский әле XIX гасырда ук «Нәрсә эшләргә?» дигән роман-сорау язган. Мин дә шул сорауга килеп төртелдем. Ләкин мин роман язмыйм, гәзит мәкаләсе язам. Һәм шул сорауга җавап таба алмыйча үрсәләнәм. Юк, бу мәкаләм белән сезне ачык бәхәскә чакырырга да җыенмыйм. Кем белән бәхәсләшергә тиешмен соң? Гәзит укучы кешеләр алар болай да тәртипледер, «тәртәдән чыкмаган»дыр дип ышанам. Ә юлдан язганнарга үгет-нәсихәтеңнең поты бер тиен! Алар гәзит алдырмый, укымый. Каяндыр табып алган шушы гәзит санына чираттагы шешәсен төрүе генә ихтимал…

…Яңарак мин җәй көннәрендә барып кайткан, андагы байтак кешеләрне белгән авылдан энекәш хәл белешергә кереп чыккан иде.

- Авылда нинди яңалыклар бар? - дип сораштым мин аңардан.

- Сөенечле яңалыклар юк инде хәзер авылда, - диде ул төшенке төстә. -Менә сез белгән ике апаны җирләп куйдык әле.

- Бәй, бәй, картлар яшендә түгелләр иде бит.

- Берсе - 42, икенчесе 50нең өстенә баскан иде.

- Нәрсә, көтмәгән фаҗига-мазармы әллә?

- Эчкечелек кыра авыл халкын хәзер, яшьләрен дә, картларын да, аяу белмичә кыра…

Аракы-эчке дигән рәхимсез дошман, адәм затларына каршы сугыш ачканын да белдермичә, фронтны-тылны белмичә, ажгырып һөҗүм итә, иң аянычы -безнең бәгырькәйләребезне һәлак итә…

Уфа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: