Мәдәни җомга

Рим ИДИЯТУЛЛИН: МОНДА ТУДЫК, МОНДА ҮСТЕК...

Соңгы араларда көндәлек матбугат битләрендә Көнбатыш илләрендәге тормыш-көнкүрешкә мәдхия җырлау модага кереп китте. Хәлле генә кешеләрнең кыз-уллары кайсыдыр ки илгә барып, аз гына вакыт эчендә бераз акча эшләп кайтса, яки дә бер студент-белгеч сынау стажын шунда уздырса, яисә турист сыйфатында сәяхәт кылса, көт тә тор - гәзит битендә мәкалә-интервью-юлъязмалары матур...

Соңгы араларда көндәлек матбугат битләрендә Көнбатыш илләрендәге тормыш-көнкүрешкә мәдхия җырлау модага кереп китте. Хәлле генә кешеләрнең кыз-уллары кайсыдыр ки илгә барып, аз гына вакыт эчендә бераз акча эшләп кайтса, яки дә бер студент-белгеч сынау стажын шунда уздырса, яисә турист сыйфатында сәяхәт кылса, көт тә тор - гәзит битендә мәкалә-интервью-юлъязмалары матур рәсемнәр белән ялт итеп килеп тә чыга. Аларның барчасында да бер фикер ярылып ята: анда тормыш - аллы-гөлле, бездә исә - соры көлле. Уптып алганда, алар анда җәннәт бакчасында алма-хөрмә ашап, рәхәт кичкән заманда, без - мәхлуклар -михнәт эчеп, тәмуг казанында кайнап ятабыз икән. Мондый вәсвәсә минем болай да кояш күрмәгән күңелемне яман каралта, ашказаны ярасын кузгата. «Аурупаның һәммә эшенә мөкиббән китәргә ярамый», дип язганы искә төшә һәм капитализм, һәм социализм «җимешләрен» татып гомер сөргән Фатих Әмирханның. Ә кем белә, әнә шул Аурупа-Америкага мәдхия яудыручылар капитал дөньясын мактар өчен ялланган махсус агентлар түгелме икән, дип тә уйлап куям кайчакларда. Чөнки дә мондый ымсындыргыч кармакка, башсыз балык кына түгел, тормыш тәҗрибәсе аз булган, океан артында алтын таулар барлыгына чынлап ышанучан беркатлы халык та тиз каба. Әнә бер студент кыз: «Бездәге студентларның өчтән берсе институтны тәмамлау белән үк чит илләрнең берсенә чыгып китү хакында хыяллана»,- дип яза. Димәк, пропаганда әйбәт эшли, мондый төрдәге әлеге гәзит мәкаләләре үтемле, тиешле кешеләренә барып җитә дигән сүз.

Ә менә шундыйларның әкияти хыял ялкыннарын сүндерү максатында икенче берәү үзенең «Алданырга кирәкми» дигән мәкаләсендә башкачарак фикер йөртә: «Икенче бер илгә китеп яшәргә теләүчеләргә мин бер әйбәт киңәш бирер идем. Турист булып йөргәндә күргән тәүге тәэсирләрдән арыныр өчен, түләүле фатирда бер ярты ел гына булса да яшәп карасагыз иде. Ул чагында үзегез үк иң дөрес нәтиҗәгә килерсез». Моны инде күптәннән Германиягә күчеп киткән урыс кешесе яза.

«Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер». Һай, безнең халыкның мәңге искермәс, үзенең тирән мәгънәсен мәңге җуймас, хакны өздереп күңеленә сала торган, кыйммәтле җәүһәрләргә биргесез мәкальләре! Оныта башладык шул без аларны, асыл мәгънәсенә төшенми башладык. Әлеге дә баягы шул тутыгып беткән хәтерсезлек, хәтта бер тапкыр да үлчәмичә кырт кисү безне нинди генә бәла-казаларга тарытмый. Моңа мисалны әллә кайлардан эзләмичә, якыннан, үзебезнең агай-эне арасыннан күпләп-күпләп табарга мөмкин хәзер.

…Ул инде ир уртасы кеше. Гаиләле - хатыны, баласы бар. Авылда яши. Байтактан эшсез йөри. Механизатор иде, колхоз таралганчыга кадәр. Вахта алымы белән эшкә йөрүче егетләргә ияреп, Себер якларын да берничә мәртәбә урады, ара-тирә өч-биш көнлек шабашкага да сугылгалады. Әллә буыны сыек, әллә холкы кыек булып чыкты, бер генә җирдә дә мантымады. Ә гаиләгә тегесе кирәк, бусы кирәк, корсак та һава белән генә тукланып тора алмый. Һәм дә бердәнбер көнне, кемнеңдер коткысына бирелепме, чуртан әмере белән тиз арада акча көрәп кайту хыялына әсир төшепме, ул әллә кайдагы белмәгән-күрмәгән Италиягә китәргә ният кылды. Тукай әйтмешли: «Һич һөнәрсез бай булачаклар, имеш». Хатынын шуңа күндерде тәки. Якыннарыннан, белешләреннән бурычка юллык акча табып, чыгып китте бу кояш баешларына таба. Бер атнадан соң кесә телефоны аша: «Килеп җиттем. Монда эшләүче теге якташымны күреп, эш белешеп йөрибез. Шалтыратырмын», дигән хәбәрен җиткерә. Шуннан соң ай үтә, икенчесе дә узып китә. Исе-осы да юк тегенең. Хатыны пошаманга төшә. Шалтыраткалап та карый, тик теге яктан гына җавап бирүче юк. Өч ай тулып килә дигәндә, ниһаять- телефонда тегенең тере тавышы: «Ничек тә юнәтеп, кайтырга акча сал. Фәлән адрес белән. Эш пешмәде». Бу елак, мескен тавыштан хатын чүт артына аумый… Һәм тагын ун көн дигәндә баерга киткән ир бахыр кыяфәттә үз йортының бусагасына кайтып егыла. Читкә китеп эшлә, өеңә кайтып аша дигәннәрен исенә төшергән, күрәсең…

Күпмедер вакыт узгач, күрештек без аның белән.

- Йә,- мин әйтәм,- сөйләп җибәр әле. Борынгы Рим токымнары ни майтарып ята анда?

- Һи, Рим абый! Иртәннән кичкә кадәр чаба да чаба алар. Кая чабалар, чуртым белсен! Безнең һөнәр, безнең эш тизлеге белән ничу делать анда.

Шуннан бирле аның белән күрешкән юк. «Бурычларын түләргә кирәк булгач, шабашкага йөрештерә»,- дип кенә ишетеп калдым яңарак.

Бу уңайдан билгеле бер мәзәк искә төшеп китте.

Элегрәк заманнарда һәрбер йортта пешкән итне табак белән шул йортның иң өлкән кешесе алдына китереп куйганнар. Йорт башы кеше итне үзе турап, ара-тирә берәр калҗасын капкалап һәм, итне турап бетергәч, ашарга бөтен гаиләне чакырган. Шундый көннәрнең берендә табындагы бер ахмагы, бу майлы эшкә бик тә кызыгып: «Әти үлсә, итне мин турар идем»,- дип ычкындырган. Имештер дә шуннан соң татарлар арасында мондый бер мәшһүр сүз таралган: «Итне таба алсаң, турарсың».

Минем сүз агышым шуңа тоташа - итне дә, мул тормышны да, бәхетне дә Агыйделнең аръягыннан түгел, үзең басып торган җирдән - туган, торган җирдән табарга өйрәнергә вакыт җитте безгә.

Нәрсә ул туган җир, туган ил дигән төшенчә? Ул - рухыңа яктылык, уй-хисләреңә аклык сибүче ниндидер тылсымлы көч иясе кебек. Язмыш кушыпмы, ялган өметләргә тарыпмы, адәм баласы бердәнбер башкайларын кай тарафларга алып китсә дә, туган туфрагының, туган иленең җылысын үз йөрәгендә йөртмәсә, ул салкын акыллы, туң бәгырьле, үзен дә, башкаларны да сөймәс, матурлыкка битараф бер җан иясенә әйләнә.

Туган җир! Әнә кайда җирнең үзәге! Җаныңда шундый хис яшәмәсә, кеше яшәү кадерен тоярга сәләтле түгел. Әгәр шулай уйламасаң, әгәр шуны татымасаң, бу өч көнлек дөньякайларда гомер сөрүләреңнең ни мәгънәсе калыр соң?!

Бер җирдә юк андый ак каеннар,
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары -
Андагыдай шаулый торганнар.

Ахмаклар гына уйлар, безнең иң зур байлыгыбыз, нефть-газ һәм башка төрле файдалы казылмалар, дип. Юк, мең кат юк! Безнең иң зур байлыгыбыз - хатын-кызның каш сөрмәсе сыман кап-кара, ярмалы бәрәңге кебек бөртекле туфрак ул. Әлегә без аны аң-акылыбыз белән хаклы бәяләргә сәләтле түгелбез шикелле. Тик без генә, гамьсез башлар, их, «белмибез кадерләрен!» Карагыз әле, төрки халыклар мифологиясендә «җир-су» олы аллаларның берсе саналган һәм аңа табынганнар. (Хәер, чикләмик әле үзебезне: борынгы греклар елга-чишмәләрнең җаны бар дип исәпләгән. Аларның атамасын язып, таш сыннарда сурәтләгәннәр, аларга табынганнар, аерым бер көндә аларга «бүләк итеп» корбан чалганнар һ.б.) Безнең телебездә дә сагышлы моңнарга тарыткан ике сүз-тәгъбир бар: 1. «Туфрак тарту» - ягъни, туган ягыңа кайтып сыену, егылу, үлү, соңгы йортың - каберең шунда булуны теләү; 2. «Җирсү» - төшләреңә кереп, елаткан да сызлаткан туган илне-туган җирне үтереп сагыну хисе. «Туган илкәемне җирсәп елыйм, Чит илләрдә йөргән лә чакларда». Бу җырның бәгырьләрне өзеп, аның иң-иң нечкә кылларына чирткәнлеген шул хисләрне үзе кичергәннәр генә беләдер, мөгаен.

Үз илеңдә, үзеңнең туган телеңдә кайчакларда низаглашып, кайчакларда юк-бар өчен тарткалашып-сугышып, мохтаҗлыкка тарый-тарый, күптин-күп михнәтләр чигә-чигә, якындагыларың белән серләшеп, ерактагыларга көнләшеп, үз көнеңне үзең көтеп яшәүләргә ни җитә, туфракташларым вә аркадашларым?! Бу да беткесез-чиксез олы горурлык хисе түгелме соң?!

Ничек кенә сәер яңгырамасын, мин шушы урында көтелмәгән бер тәгъбир әйтергә мәҗбүрмен: кайда каберең - шунда кадерең! Әрвахларга ни-нәрсәгә инде ул кадер, диярсез. Җавабы шул: әйтик, без Агыйделнең аръягындагы җәннәт тормышын авыз суларын корытып мактаучы «үзебезнең агитаторлар»ның вәгазенә бирелеп, киттек ди чыгып Аурупагамы, океан артынамы илаһи уптым. Түлке шәйләгез - изге урын буш тормас. Илдән чыгып китүчеләр күбәйгән саен, илгә килеп керүчелер дә артачак. Бу - ике икең дүрт. Әнә ич, күреп торабыз бит: Урта Азия, Каф тау алды, Каф тау арты тарафларыннан, хәтта ки, мин сиңа әйтим, җылы кояштан туйган гарәп-негрларына хәтле ябырылып керәләр салкын Русиягә. Бер яктан куа торалар, икенче яктан керә торалар. Хәтерсез байгышка әйләнмик: килмешәк килеп ияләнсә, төп хуҗага урын юк; килмешәк килеп өч көн торса, өй минеке, дияр. Без суты ташып чыккан туфрагы, хәйраннар калдырырлык урман-болыннары, тәнгә ләззәт, җанга сихәт биргән күлләре-чишмәләре чутсыз булган җиребезнең кадерен белмичә, эленке-салынкы, иренчәк, хөрәсән ялкау сыйфатында гына хезмәт салып, үз тамагыбызны үзебез туйдыра алмый башласак, күрегез дә торыгыз, таңнан төнгә кадәр баш күтәрми эшли белүче шул килмешәкләр безнең сарут та алабута басып ташландыкка әйләнә башлаган басуларыбызны берничә ел эчендә гөлбакчага әйләндерәчәкләр, без чит-ят илләрдә бәхет эзләп каңгырап йөргән араларда. Тик инде:

Көннән якты нәрсә юк,
кара болыт басмаса;
Адәм гарибе шул булыр,
кайтып илен тапмаса.

Янә дә хак дөресен ярып әйткәндә, туган ил ул бит без - бүгенге исәннәр биләмәсе генә түгел, инде китеп барган, мәгәр йөрәк түребездә яшәгән һәм яшәячәк әрвахларыбыз - ата-бабаларыбызның да биләмәсе, баһасез мирасы. Без аларның сөйкемле сөякләрен, авылларыбыз башында, шәһәрләребез читендәге йорт-зиратларын ятимлеккә дучар итеп, кемнәргә ташлап, башларыбызны кайларга алып чыгып китик соң?! Ул чакларда аларның җаннары-рухлары рәнҗешләргә батмасмы, һәм шул рәнҗеш бездәй иман-шәфкать белмәс бала-оныкларына каргыш төсендә кайтып, күкләрдән бозлар-ташлар булып өсләребезгә яумасмы?!.

Язмамны укыгач, «Табылган бит әнә илнең-җирнең бер ата патриоты!» дип тә әйтүләре ихтимал берәүләрнең. Тик ниләр генә кылыйм соң?! Яратам мин туган-үскән җиремне вә илемне. Яратканга күрәдер дә, гелән генә алып-биреп тәнкыйтьлим, хәтта, туры килгәндә, каты итеп сүгәм дә (хәзерге хакимнәрен дә өлешсез калдырмыйча). Алга барырга теләсәң, артыңа карама, узганны каргама, дигәннәр бабаларыбыз. Мин исә, узганны каргамыйча, артыма карый-карый, илемнең, халкым-милләтемнең, безгә алмашка килгән яшь буыннарның ил-йортларында төп һәм чын хуҗалар сыйфатында яшәүләрен, тормышлары бәхет-бәрәкәткә коенуын, ә игелекле һәм юмарт туфрак-җиремнең, караучысыз калган ятим бала кебек, сыкрап-елап ятмавын, ул-кызларымның, оныкларымның кадерләре дә, каберләре дә туган төякләрендә булуын ихластан телим!

Уфа.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: