Мәдәни җомга

Равил ФӘЙЗУЛЛИН: ТЕЛЕ БАРЛАР ХАЛЫК БУЛГАН...

Тел дигән бөек хәзинә турында яңа нәрсә әйтеп була икән? Читен эш. Ә әйтергә кирәк. Бүген әйтмәсәк, иртәгә соң булуы бар. «Сүзнең атасы - акыл, анасы - тел» дигән борынгылар. Бар булган акыл белән, киңәш-табыш итеп уйлану-фикерләшү өчен, әнә шул Ана дигәннәренә, баш иеп дигәндәй, якынрак килеп карыйк әле... Әйе,...

Тел дигән бөек хәзинә турында яңа нәрсә әйтеп була икән? Читен эш. Ә әйтергә кирәк. Бүген әйтмәсәк, иртәгә соң булуы бар. «Сүзнең атасы - акыл, анасы - тел» дигән борынгылар. Бар булган акыл белән, киңәш-табыш итеп уйлану-фикерләшү өчен, әнә шул Ана дигәннәренә, баш иеп дигәндәй, якынрак килеп карыйк әле...

Әйе, телне бөек хәзинә, байлык, диләр. Ә табигатьтәге һәрнәрсә үз урынында, үзенчә байлык түгелмени? Һәркайсының үз үлчәү-бәяләү берәмлеге. Тауларның биеклеге, җимешнең тәме, диңгезләрнең тирәнлеге, йолдызларның яктылыгы, далаларның киңлеге... Ә тел байлыгын, тел кыйммәтен ничек бәяләргә? Сүзләрнең күплеге, сөйләшүчеләрнең ишлелеге беләнме? Озак яшәүчәнлеге, кешелек тәрәккыятенә керткән өлеше беләнме? Бу әйтелгәннәр тел зурлыгын дәлилле тасвирласа да, барыбер төгәл билгеләмә үк түгел. Һәр тел - үзенчә бөек. Җәмгыятьтә урын тоткан һәр тел турында, бәлки, гади генә итеп болайрак әйтеп буладыр: тел - ул иксез-чиксез, төпсез-кырыйсыз, хисапсыз-бәясез...

Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бериш галимнәр 6,5 мең тел бар дип исәпли. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән кытай, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре... Мисалга ерак барасы түгел, үзебезнең Казаныбызда борынгы ассирия телендә сөйләшүче берничә дистә гаилә бар.

Төркем-төркем кошлар һавада!
Шуларның берәрсе
минем телдә сөйләшәдер күк.

Ә үзебезнең татар теле дип йөртелгән Туган телебез ни хәлдә соң бүген? Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтен дөнья күләмендә сөйләшер, аралашыр өчен уңай 10-15 тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган Ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булырга охшый? Сораулар катлаулы һәм авыр. Әнә шул билгесез авырлык каләм алырга мәҗбүр итә дә инде. Телнең бөеклеге, байлыгы, үлемсезлеге, бердәнберлеге, көч-кодрәте, тылсымы турында абстракт фәлсәфә, рәхәт оета торган вәгазьләр чоры үтте. Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче бер төп күрсәткеч, дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык түгел. Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул - тулы милләт, яртысы сөйләшә икән - ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә... Безгә хәзер, чаң сугып, «Уян, татар!» дип кенә түгел, «Тел сагына бас, татар!» дияр чак җитте. Телебез аңлауга, ярдәмгә, яклауга мохтаҗ.

Көелә утларда,
сандалларда таптала,
ярыла сәяси тегермән-ташларда...
Имгәнә, сызлана, көрәшә,
яңгырый алыр хокук өчен.

Хакыйкатьнең күзенә карау җиңел түгел. Күп нәрсәләрне танып, тәкрарлау авыр булса да, моннан күп еллар элек бер студент шәригемә хатта әйткәндәй, «Ирләр булыйк!», реалист булыйк, дөресен әйтик. Дөньялыкта глобаль процесслар бара. Кеше дигән зат, Бөек Табигатькә зыян салып, яшәү сутын җимереп (иң аянычы, бер аңда яралган адәми кардәшләрен үтереп), экологик фаҗигагә - ахырзаманга юнәлеш алса, аналогик процесс Рух дөньясында бигрәк тә кызу бара. Гамьсез, ваемсыз җаннарыбыз әлегә артык сизми яки аны сизмәмешкә салыша. Сер түгел: үзләрен дөнья тоткасы санаган илләр, аз санлы халыклар телен үз «тегермәннәре» аша («на мельнице русской смололи заезжий татарский язык») үткәреп, бөтенләй таптап, бетереп бара. Кайбер «табышка» әверелгән фактларны (үзебезгә инъекция рәвешендә!) искәртеп үтик: Ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тойган, кабатланмас аваз аһәңе белән ләззәтләнгән укучылар катламы бик юкарды; чын әдәби китапларны (китап рәвешендә дөнья күргән чүп-чарны әйтмим) укучылар нык кимеде; милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдән әдәбият-сәнгатебезгә килгән яшь талантлар ифрат сирәгәйде...

Үткән XX гасыр тел җәһәтеннән (бөтен татар җәһәтеннән түгел микән?) безнең файдага булмады. Элеккерәк заманнарны никадәр генә караңгы итеп күрергә тырышмыйк, кайтып булса да таныйк: милли тамырлар ул чакта ныграк, саурак булган (Ерак Көнчыгыш, Кытай, Япон илләрендә яки Төркестан, Кавказ якларында, Урта һәм Түбән Идел буйларында үзенең икътисади базасы, мәдәни учагы, басма китабы, театры, мәхәлләсе булган тулы канлы татар даирәсен күреп буламы соң хәзер?) Татар конгрессларында, төрле милли җыеннарда берәм-сәрәм шытым-«курпылар» күренгәләп, чыгышлар ясаштыргаласа да, чынында тамыр-зәмин, нигездә, корыган... Гомумтатар әдәби теленең барлык этник төбәкләрдәге үзенчәлекләрен бар тирәнлеге һәм байлыгы белән Идел-Урал, Казан төбәге тирәсендә генә саклау кыен... Соңгы елларда бар булган дәрман белән Казаннан читтә яшәүче кардәшләребезгә игътибар (шәмдәлләргә соңгы май тамызу булмаса ла!) артты артуын. Әмма бу бөек миссиягә тартым хәрәкәт мәгълүм бер кампания уңаеннан гына булып, даими, эзлекле гамәл кылынмаса, уңай нәтиҗәләр бик чыкмас.

Йодрык - төен. Ул язылса,
аерылыр бармаклары...
Өчпочмаклар булып калыр,
өзсәң йолдыз канатларын.
...Бүлсәң бишкә бер халыкны,
аннан исем калыр бары...

Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләп саклый алу, күбәйтә-ишәйтә алу үзе бер батырлык сорый. Файдасын күреп яши белмәгәндә, тиз исраф итү, югалту бик җиңел аны. Телнең үз-үзен саклау «инстинкты» көчле көчлесен (диннәр алышынганда да тел калган!), әмма... Кояш астында һәр халык үзенә үзенчә урын даулый. Җир йөзендәге көрәш-тартышларның, орыш-сугышларның бер нигез сәбәбе, төптәнрәк уйлап карасаң, әнә шул телдә бит инде! Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакламакчы, үзенең яңа токымнарына тапшырмакчы. «Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган» дигән сүзләр юктан тумаган. Әлбәттә, иҗтимагый күренеш буларак, тел объектив кануннарга буйсынып яши. Субъектив факторның, хәтта бик теләгәндә дә, роле ул хәтле зур була алмый. Әгәр тел сау-сәламәт икән, ул телдә җәмгыятьнең бөтен катламнары сөйләшә: ил башы да, бомж да, сырхау кеше дә, мәхбүс тә, шагыйрь дә... Тел үзенең иҗтимагый функциясен тулы кимәлдә башкара алганда гына мөмкин хәл бу. Әгәр тел кешенең тормыш ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алмый икән, ул аны кирәксенми, яхшы дигәндә дә, аңа битараф кала. (Аяныч булса да, искә төшерик: авылдан шәһәргә килгән сәләтле күпме татар яшьләре тел «казасы» аркасында югары уку йортларына керә алмый калды заманында!) Рухи байлык (бу очракта тел) матди байлык тупларга булышырга тиеш булып чыга. Бу процесс тормышта шулхәтле бер-берсенә керешеп беткән ки, кайчак кайсысының беренчел икәнлеге дә онытылып китә. Бу очракның мисалы шул: яһүдләр, кешелек матди байлыгының иң күп өлешен үз кулларына җыйгач, онытылып бетә язган «үле тел»не - ивритны тергезә алды, XX гасырга аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрде. Үзаң дигән төшенчәне аңлар өчен бик тә гыйбрәтле хәл бу.

Тел - диңгез. Бер ясканып кына аның тирәнлегенә төшеп, киңлекләрен иңләп бетереп булмас. Күңелдә сызланып йөргән уй-зарларны бер читкәрәк куеп, «ниләр эшләргә, ни гамәлләр кылып була» дигән сорауларга җавап эзләп карау дөресрәктер. Телебез халәтенә дөрес диагноз куярга сәләтле без бүген. Димәк, аны савыктыру өчен дәвасын да бергәләп табу ихтималыбыз бар. Фикри һәм гамәли хәрәкәтләр фарыз. Әлбәттә, уй-фикернең иң беренчесе һәм зурысы -дәүләтчелек идеясеннән баш тартмыйча, республика статусын саклап калу. Тел язмышы шушы статуска бәйләнгән. Моның шулай икәнен үткән XX гасырның соңгы ун елындагы милли күтәрелеш бик ачык күрсәтте. Кыска гына вакыт эчендә тарихи геннар яңарып, байтак күркәм гамәлләр кылынды. Шул исәптән тел үсеше ягыннан да. Милли идеянең максаты һәм асылы булган дәүләтчелекнең ышанычлы нигезе - ул, шиксез, мәгариф системасы. «Мәгърифәт -азатлык юлында беренче адым» дип тикмәгә әйтмәгән бөек әдибебез Г.Исхакый. «Мәгърифәт - киләчәккә күпер ул» дип өстәргә генә кала.

Мәгърифәт белән һәрчак бергә үрелеп баручы дин тәгълиматыбыз да бар бит әле. Дин гомер бакый әхлакны һәм телне саклап килде. Соңгы вакытта диннең көчәюе, һичшиксез, телебез үсешенә дә уңай йогынты ясый ала. Дөрес, кайбер мәчетләрдә вәгазьләрне урысча укучы имамнар да бар!.. Мәгърифәт, гомумән, тәрбия турында сөйләгәндә, халкыбыз тарихында төп рухи роль уйнаган китап - Галиҗәнап Китап турында аерым әйтеп китү кирәк. Мең еллар буена безнең рухны китап яшәтеп килгән (күпләр өчен заман үрнәге саналган, тарихы нибары 200 ел исәпләнгән, җирле халыкны кылыч һәм туп белән кырган Америка җәмгыяте өчен китап нинди роль уйнагандыр, әйтүе кыен. Гәрчә бөек язучыларын таныган хәлдә дә, алар инде тарихи мәгънәдәге китаптан җиңел генә ваз да кичеп килә шикелле). Китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Китап - татар өчен яшәү символы ул! Тел хәзинәсе сагында торган язучыларыбыз моны яхшы аңлый. Татарстанның халык язучысы Н.Фәттах болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе: йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым». Мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә булырга тиеш!

Киләчәкнең башы бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнендә -
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
матур итеп туган телеңдә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: