Мәдәни җомга

Рауль Мир-Хәйдәров: Ник алай?

Ни өчен соңгы егерме елда безнең корабларның галәмгә күтәрелүе уңышсызлык белән тәмамлана, ни сәбәпле ракеталар, очкычлар, вертолетлар - хәрби булсын йә булмасын! - җиргә мәтәлә? Нидән бертуктаусыз тегендә дә, монда да армия складлары шартлый? Нигә пароходлар, теплоходлар, катерлар, су асты көймәләре бата? Ни өчен поездлар һәрдаим юлдан чыга, состав арты...

Ни өчен соңгы егерме елда безнең корабларның галәмгә күтәрелүе уңышсызлык белән тәмамлана, ни сәбәпле ракеталар, очкычлар, вертолетлар - хәрби булсын йә булмасын! - җиргә мәтәлә? Нидән бертуктаусыз тегендә дә, монда да армия складлары шартлый? Нигә пароходлар, теплоходлар, катерлар, су асты көймәләре бата? Ни өчен поездлар һәрдаим юлдан чыга, состав арты состав кеше белән шыгрым тулы автобусларга бәрелә? Нигә елдан-ел картлар йортлары, аз керемле кешеләрнең куышлары янгынга тара, торак йортлар, мәктәпләр, тулай тораклар, хастаханәләр җимерелә? Ни өчен армиядә генераллар калган барлык офицерларның гомуми саныннан күбрәк, ни өчен яшьләрнең ватанга хәрби бурычын түлиселәре килми? Нигә «дедовщина»ның һаман тамырын корыта алмыйлар, нигә «кайнар нокта»ларда кичәге мәктәп укучылары хезмәт итә? Ни өчен снаряд, бомба, химик корал тулы гигант складларны юк иткәндә дә без шул ук яңа чакырылыш солдатларын күрәбез? Ни өчен аларның һәммәсе, нигездә, иң фәкыйрь катлам балалары? Нәрсәгә кагылма - дару, кием-салым, аяк киеме, азык-төлек, техника - барысы-барысы да! - ялган, контрафакт - нигә алай? Ни өчен симергән чиновникларның саны артканнан-арта бара, ни өчен кая карама - балалар бакчасымы, институтмы, зиратмы! - шунда ришвәтчелек, караклык, кода-кодагыйлык? Ни өчен Думада да, Федерация Советында да дистә еллар буе, күбесе ничә тапкыр телгә кереп, гөнаһлары никадәр фаш ителүгә карамастан, бер үк кешеләр яисә аларның балалары, туганнары, кияүләре, киленнәре утыра? Ни өчен бур, жулик, казна карагы, ришвәтче, үтерүче, педофил тиешле урынында - төрмәдә череми? Ни өчен, рәшәткә артына ябылган очракта да, мондый кешеләр амнистия буенча иң беренче чыгарыла? Ни өчен гадел хөкем юк? Ни өчен мәхкәмәдә хакыйкать табып булмый? Ни өчен хөкем залында зыян салучылар үзләрен зыян күрүчегә караганда иркенрәк, оятсызрак тота? Ни өчен зыян күрүче булу куркыныч? Ни сәбәпле даруханә-кибетләр тулы искергән, бозылган дару һәм азык-төлек? Ни өчен нефть өстендә утырган Россиядә бензин бәясе бар дөньяга караганда иң югары? Ни сәбәпле ил халкының яртысы фәкыйрьлекнең теге ягында яши? Нигә безнең пенсияләр шундый түбән һәм пенсионерлар шундый мескен? Сасыган ит һәм черегән ризыкны кертергә рөхсәт бирә торган чик буе хезмәте нигә кирәк? Ни сәбәпле соңгы егерме елда төзелгән барлык корылма бәясе беренчел сметадан бишәр-унар тапкырга артып китә? Нигә дөнья таләпләренә җавап бирә торган юллар Кытайда бишәр тапкыр арзанракка төшә? Казна карак­лары-түрәләр «чыгымнарын тиз каплаячак» дип күзгә төтен җибәреп төзегән Формула-1 трассасының безгә ни хаҗәте бар? Беркайчан да чыгымны капламаячак ул - Монте-Карлода салынган иң борынгы трассаларның берсе дә бүгенгәчә үзен акламады әле! Бертуктаусыз үткәрелеп килгән фестивальләр, дөнья чемпионатлары, универсиа­далар, матурлык бәйгеләре, дөньякүләм күргәзмәләр һәм башка шундый «гульбалар» Россиягә ни бирә? Россиянең күптән инде киносы да, киноиндустриясе дә юк, кинопрокат тулаем американнар кулында - шулай булгач, елына бишәр кинофестиваль уздырудан Россиягә ни мәгънә?
Нигә безнең шәһәрләрдә һава-тын җитми, нигә безнең урманнар рәхимсез рәвештә илне талап баеганнар өчен хансарайлар төзүгә исраф ителә? Ни өчен тыюлыкларда казна караклары һәм жуликларның йортлары калка, ә алардан агып чыккан канализация суы без эчкән чишмәләргә, сулыкларга коя? Илдә ел саен 200 000 кеше кая китеп югала, нигә юл һәлакәтләрендә тагын 50 000 кеше юкка чыга? Ни өчен, яңгырдан соң калыккан гөмбәләр сыман, һич файдасыз институт арты институт, университет арты университет, академия арты академия пәйда булып тора, ә аларның филиаллары яман шеш кебек бөтен ил тәне буйлап тарала? Уку йортының төп максаты дипломлы кәләш белән армиядән качкан кияүләр хәзерләү түгел ләбаса! Шушы «икеле» капчыклары кайчан да булса үсеп җитәчәк, түрә булачак бит - аларның берсенең генә дә заводка яисә төзелешкә барасы килмәячәк! Нигә Герострат-Горбачевтан башлап хакимияттә булып киткән һәр кемсә үзе исемендәге фонд төзи һәм аны дәүләт карамагындагы биналар белән тәэмин итә, яисә, Россия өчен, имеш, үтә кирәкле Африка, финанс, хокукый һ.б. проблемаларны өйрәнүче йөзенче, ике йөзенче институт оештыра (казна каракларының үз ягына каерганда фантазиясе яхшы эшли) һәм бюджет хисабына - безнең хисапка! - тагын йөзәрләгән югары чинлы хезмәткәрләр барлыкка китерә?
Нью-Йорктагы АКШта демок­ратик ирекне кысу һәм американ җәмгыятенең кимчелекләрен өйрәнә торган «Демократия һәм хезмәттәшлек институты» шулкадәр кирәкмени соң безгә? Россия өчен «гаять зарур» бу институтны Андраник Мигранян җитәкли. Үзебезнең җәмгыятьтәге кимчелекләр, үзебездә демок­ратик ирекне кысу бетерелдемени инде - юкса, бар кыйтгадагы илләргә ничек яшәргә кирәклеген аңлатып изаланмас идек?
Наталья Нарочницкая «кул астында» шундый ук исемле, шундый ук бурычлар һәм максатлар куеп эшләгән шундый ук институт Парижда да бар. Нигә андый оешмаларга һәрвакыт акча табыла, ни өчен аларны хәтта кризис вакытында да тудырып кына торалар? Нигә алар яшерен эшли, штатлары нинди һәм иң мөһиме - ул штатта кемнәр утыра? Халык организмында паразит булып яшәгән зур түрәләрнең балалары, кияүләре, туганнары, киленнәре яисә Россия Фемидасыннан качып яткан VIP-пенсионерлар - кичәге һәм бүгенге казна караклары! - үзләреме? Андый институтлар дөньяның иң яхшы шәһәрләрендә никадәр булдырылган? Ни өчен? Кем җавап бирер?
Хәтта КПСС та моның кадәр чиксез сандагы җылы урын тудырмады. Бүген, мөгаен, Н. Некрасов үзенең «Русьта кемгә яшәргә рәхәт?» соравына анык җавап таба алыр иде. Ни өчен 40 миллион пенсионерга коточкыч зур кайгылар китергән сәламәтлек саклау министры Зурабов, латифундия иясе, Мәскәү янындагы иң яхшы гектар-гектар җирләргә хуҗа ханымның хәләл җефете, халык нәфрәтеннән яшерелеп, кинәт Украинага илче итеп җибәрелде? Нигә мәгънәсез, карак кешеләрнең хакимияткә һаман да һаман кирәге чыгып тора? Орёл өлкәсен имеп-корытып бетергән Е. Строев (бу төбәктә барлык мөһим милек аның һәм исәпсез-хисапсыз туганнары исемендә икәнлеген Россиянең барлык җитди матбугаты язып чыкты), Федерация Советының элеккеге башлыгы, киткәндә үзе урынына ни рәвешле Сенатта кызын калдыра алды? Эшеннән хурлыклы рәвештә куылганнан соң, кабат җылы урынына кайту мөмкинлегенә ничек иреште ул? Әле астөшермәсе нинди бит: «тәҗрибәсен яңа состав белән уртаклашсын өчен»! Халыкны мыскыл итү түгелмени бу? Нинди «тәҗрибә» турында сүз бара? Илне талау тәҗрибәсеме? Ни өчен яңа Россиядә туудан алып җиргә иңдерелүгә кадәр бар шартлар - мәгариф, сәламәтлек саклау, карьера баскычлары, ял итү - байлар өчен генә каралган? Алар илдә 10-20% артмый, ә хакимият игътибарыннан читтә калган 80% халык нишләсен?
Ни өчен күмпе гомер юристлар җитәкчелек иткән илдә канунсызлык чәчәк ата? Ни өчен Кущевская станицасында һәлак ителгән 12 кеше өчен (арада күкрәк балалары да бар!) җинаятьчеләр һәм аларны саклап-яклап торучылар җавап тотмады? Нигә заводлар, фабрикалар, предприятиеләр, эре милек - урланган документлар, бомжлар һәм юләрләр паспорты буенча теркәлә? Бу мәгълүматны тикшерү шулкадәр авырмыни? Ни өчен хәтта Медведев илнең иң зур аэропортына кем хуҗа икәнен ачыклый алмады? Ни рәвешле бер тар, кысан бүлмәгә өчәр йөз кеше «прописка»га керә ала?
Нигә тирә-юньдә коточкыч гаделсезлек, канунсызлык - хакимиятнең бу хәлиткеч, җанны әрнетеп торган сорауларга җавабы бармы? Юк икән, ни өчен юк? Мин аңлаганы - бик гади: чөнки беренче дәрәҗәдәге мөһим эшләрне өченче дәрәҗәдәге кешеләргә ышанып тапшырырга ярамый! Үз вакыты өчен канатлы бу гыйбарәне ХХ гасырның иң куркыныч сугышыннан соң җимерелеп беткән илне сигез ел эчендә аякка бастырган Сталин әйткән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: