Мәдәни җомга

Рашат САФИН: ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ – ТАНЫП БЕЛҮ

Ислам өйрәтүенчә, Аллаһтан башка илаһ юк. Мөхәммәд - Аллаһның илчесе. Динебездә менә шушы хакыйкатьне тану иманга килүнең төп шарты булып тора. Мөэмин-мөселман әлеге хакыйкатькә ихластан инана һәм аны тануы хакында шаһидлек кыла. Шуңа күрә бу гыйбарә шаһәдәт дип атала. Аның мәгънәсе нидән гыйбарәт? Шәригатьтә моңа төгәл җавап юк. Дөресрәге, бар-барын,...

Ислам өйрәтүенчә, Аллаһтан башка илаһ юк. Мөхәммәд - Аллаһның илчесе. Динебездә менә шушы хакыйкатьне тану иманга килүнең төп шарты булып тора. Мөэмин-мөселман әлеге хакыйкатькә ихластан инана һәм аны тануы хакында шаһидлек кыла. Шуңа күрә бу гыйбарә шаһәдәт дип атала. Аның мәгънәсе нидән гыйбарәт? Шәригатьтә моңа төгәл җавап юк. Дөресрәге, бар-барын, тик ул тулы түгел. Шуның аркасында бүген мөселман дөньясы тирән кризис кичерә. Мәсьәләне ачыклап үтик.

Аллаһ парлылар дөньясы итеп яралткан (Коръән, 51:4) Җиһан төзелешендә һәм яшәешендә бу - универсаль принцип. Ул илаһи идарәчелекнең бөтен катламнарында үз чагылышын тапкан (әйтик, плюс-минус, Аллаһ-Кеше, ир-хатын, идея-материя һ.б.). Шаһәдәтне әлеге универсаль принципның формуласы дип әйтә алабыз. Ул ике - тәүхиди һәм иҗтиһади кисәкләрдән тора. Беренчесе Аллаһтан башка һичбер илаһ юклыгы турында кисәтә, икенчесе исә Мөхәммәднең Аллаһ илчесе булуы хакыйкый чынбарлык икәнен раслый.

Шаһәдәтне болай аңларга кирәктер: Аллаһ Җиһанны бар кылганда, аның белән идарә итүне автоматик режимга куйган. Ул тәкъдир буенча башкарыла: Аллаһ аны тәгаенли, ә Илче реальләштерә. Шәригатьтә Аллаһның барлыгы-берлеге вә язмышны билгеләүче икәне таныла, ә менә Илченең тәкъдирне реальләштерүдәге роле кире кагыла. Бу уңайдан сорау туа: кем ул Илче (Мөхәммәд)? Ул - аң вә әхлак камиллегенә ирешкән кеше (инсанул-камил). Илченең (димәк, Кешенең дә) миссиясе бик югары һәм гаять җаваплы - Аллаһ аңа Үзенең ниятләрен, ягъни тәкъдирне гамәлгә ашыру вазифасын йөкләгән. Тәкъдир дигәнебез - ул Илаһи Гакыл тәгаенләгән дөнья яшәеше планы (объективлык);әгәр Кешенең нияте-теләге (субъективлык) шуңа тәңгәл килсә, Күк идарәчелеге тарафыннан аны реальләштерү энергиясе җибәрелә (әлеге адәми теләккә рух өрелә), тәкъдирне без вакыт-җирлек таләбе буларак тоемлыйбыз.

Белгәнебезчә, вакыт-пространство таләпләрен инкяр итүче шәхеснең (җәмгыятьнең, милләтнең) гамәлләре көтелгән нәтиҗә бирми. Субъектив уй-фикерләрнең объектив тәкъдиргә тәңгәллек кимәлен кеше үзенең акылы белән үлчи: аңы никадәр камилрәк булса, Аллаһ теләгәнне-кушканны шул чаклы төгәлрәк күзаллый. Объективлык белән субъективлык аермасын киметү турында даими кайгыртып, язмышны дөрес укырга өйрәнүне һәм тәкъдирне реальләштерүдә профессиональ осталыкка ирешүне Хак Тәгалә Кешегә әманәт итеп тапшырган. Шул ук вакытта Аллаһ Үзе кушканның (тәкъдирнең) үтәлешен нык контрольдә тота; әгәр әлеге аерма чамасызлык чикләренә җитсә, революция (кризис, афәт һ.б. ) җибәреп, кешенең гамәлен кисә. Кыска гына итеп әйткәндә, тәкъдир - Аллаһка кайту программасы. Ул Адәмне Җиргә төшергәч тә, аның токымына янәдән Күккә күтәрелү юлын үз белдекләре белән эзләргә тиеш итеп тәртипләгән. Кайту сәяхәтендә Кеше мантыйгы Аллаһныкына никадәр якынрак торса, тәкъдирнең реальләшүе шулчаклы уңышлырак, аның тормышы уңайлырак, күңелендә бәхет хисе көчлерәк була.

Күрәбез ки, адәми затның миссиясе бик җаваплы һәм, әйтергә кирәк, искиткеч катлаулы да. Шулай да үти алмаслык түгел, чөнки Аллаһ моның чарасын күргән: Ул тәкъдирне төгәлрәк аңлар өчен Кешегә акыл биргән, аны ирекле иткән - шәхес иреген кысарга беркемнең дә хакы юк (җөмләдән, диндә дә - кара: Коръән, 2:256), ярдәмгә пәйгамбәрләр җибәргән һәм Изге Язмалар иңдергән; әлбәттә, җаваплылык йөкләргә дә онытмаган (ялгышканнарга - адашканнарга тиешле җәзалар да каралган). Әйе, болар бөтенесе дә тәгаенләнгән, тик потенциальлек халәтендә генә. Аллаһтан китеп, бу дөньяга килгәндә исә кеше әле надан һәм залим (Коръән, 33:72). Ул Җирдә тормыш тәҗрибәсе алып, акыл тупларга һәм наданлыктан арынырга, әхлагын камилләштерергә һәм залимлеген ташларга тиеш. Чөнки вакыт-пространство таләпләренә тәңгәл гамәл кылырга өйрәнми торып, Аллаһка кайту юлын үтеп булмый.

Шаһәдәтне нинди мәгънәдә аңларга кирәклегенә карата мондый фикерләр белән күпләр килешмәстер, мөгаен. Ник дигәндә, татар иҗтимагый аңында язмышны күзаллау башкача. Шәригатьтә яшәүчеләр тәкъдирне реальләштерү мәгънәсендә тәүхиди карашлы - алар уйлавынча, бу тулысынча Бер Аллаһ эше, әлеге җаваплы миссияне башкаруда Кешенең катнашы юк. Халкыбызның күпчелеген тәшкил итүче атеистлар исә капма-каршы фикерле. Болары Аллаһның барлыгын кире кагып, адәми цивилизациянең эволюцион хәрәкәтендә кеше ролен абсолютлаштыра, гәрчә объективлык белән субъективлык мөнәсәбәтендә тәүгесенең өстенлеген һәм аның беренчел булуын таныса да.

Мондый хәл (ягъни тормышта кеше ролен тиешле бәяләмәү) татарны күп кенә югалтуларга китергән. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки беренчеләре килеп туган проблемаларның чишелешен Аллага тапшырып, үзләре Кояш астындагы урын өчен көрәштә пассивлык күрсәткән. Нәтиҗәдә кешелек үсеше темпына яраклаша алмыйча, башкалардан артка калганнар һәм, табигый ки, дәүләтчелегебезне дә югалтканбыз. Икенчеләренә килгәндә, алары материализм җиңүен алга китеш дип санап, динсезлекнең милли рух какшавына (һәм хәтта шәхси гыйззәт җуелуына да) китергәнен күрә алмый. Бусы безне тагын да зуррак югалтуга китерде дип әйтергә туры килә - хәзер, чүп өстенә чүмәлә, дигәндәй, күпләребезне татарның кем икәне, аның нинди миссия белән дөньяга килгәне кызыксындырмый да сыман. Алай гынамы, халкыбыз үз-үзенә ышанычын да җуя төште бугай - әнә бит сәясәттә дә, диндә һәм мәдәнияттә дә арабыздагы акыллыракны кире кагып, вакыт-пространство таләпләрен белмәүче-танымаучы читтәге наданнарга иярергә ашыгабыз.

Сүз уңаеннан искәртеп үтик, шаһәдәттә каралган принцип Җирдә яшәүчеләр белән идарә итүдә дә кулланыла. (Шунысы игътибарга лаек, бу гадәт безнең тәңрече бабаларыбыздан кереп калган. Алар уйлавынча, Җиһанга Бер Алла - Тәңре хуҗа; Ул Күктә - Кояш, Җирдә каһан (кеше) булып гәүдәләнә һәм дөнья белән идарә итә икән). Планетар идарәче органның очында замана таләбен (Аллаһ тәкъдирен) төгәл аңлап, бисмилладагы Изге Өчлек мәсләгендә (рахмәни-рахими Аллаһ кушканча) эш итүче шәхес (төркем) тора, дип фаразлыйбыз - анда кем (яки кемнәр) икәне киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм түгел. Әлеге орган Җир үсеше программасын тәкъдирли, ә аны реальләштерү белән Рокфеллер, Морган, Ротшильд кебек бик абруйлы һәм бай банкирлар, сәнәгатьчеләр, сәясәтчеләр составындагы дөнья хөкүмәте шөгыльләнә. Аерым дәүләтләр идарәчелегендә дә, башлыча, охшаш схема күзәтелә: боеручы, әмер бирүче патша (монарх, президент) һәм башкаручы хөкүмәт.

Дөнья белән идарә итү программасы буларак, тәкъдир кешенең ДНКсында язылган. Ул маңгай күзенә күренми, аны күңел күзе (абстракт фикерләү) ярдәмендә генә укып була. Моңа танып белү аркылы ирешелә. Бу җәһәттән танып белүне Җирдә яшәвебезнең төп максаты вә мәгънәсе дип әйтә алабыз. Хәер, Кешенеке генә дә түгел. Аллаһ тәкъдире буенча, Галәмдәге бөтен нәрсә Аңа кайту юлында хәрәкәт итә - аңын камилләштерү белән шөгыльләнә. Хак Тәгалә кисәткәнчә, барыбыз да Аңа кайтачакбыз (Коръән, 2:203). Менә шулай: язмышыбыз - кайту юлы, максатыбыз - танып белү.

Танып белү ике кисәктән тора: тану вә белү. Цивилизациянең башлангыч чорында алар бергә алып барылган; соңрак аерылганнар һәм беренчесен үз вазифасы итеп дин таныган, икенчесен - фән. Танып белүдә Җиһанны өйрәнү тоемлау әгъзаларына «күренә» торган физик дөньядан башлана, аннан, акыл үсешенә бәйле рәвештә, абстракт фикерләү ярдәмендә күзаллана торган рухи дөньяга күчелә. Боларның тәүгесе физик законнарны бирә, икенчесе аң үсешен метафизика (илаһи кануннар) югарылыгына күтәрә. Хәзер, әйтелгәнчә, аларның беренчесен - фән, икенчесен дин өйрәтә. Экзотерик диннәр (шул исәптән шәригать тә) - Аллаһның барлыгын тануны (вера), фән физик дөнья төзелешен белүне (знание) күздә тота. Менә шулай бер мәсләктә яралтылган бүленмәс вә бердәм табигатьне күзаллау икегә аерыла...

Фәнне дин тудырган. Фән диннең түбәнге, күренгәннәрне өйрәнүче баскычы буларак формалашкан. Бераз аякка баскач, ул, ата-анасына буйсынудан чыгарга омтылучы үсмер сыман, инкяр итү законы буенча, динне кире кага башлаган, һәм фән белән дин икесе ике юлдан киткән. Илаһи кануннарны өйрәнмәгән Җир аңлы кешегә белгәнен абсолютлаштыру (аны хакыйкатькә тиңләү) омтылышы хас; шул сәбәпле, тора-бара фән материалистик атеизм юлына баскан. Дин дә җавабын озак көттермәгән - фәнне үзенең дошманы дип таныган.

Мондый хәлнең танып белү процессына зыяны тими калмаган, әлбәттә. Нәтиҗәдә, дини халыкларда (мәсәлән, мөселман дөньясында) фән һәм технологияләр үсеше тоткарланган: ә материалистик фәнгә өстенлек биргән илләрдә рухи вә әхлакый нормалар нык бозылган. Ахыр чиктә болар иҗтимагый аңда адәми затның бу дөньяда яшәү максатына ирешү, ягъни тәкъдирне реальләштерү сәләтен киметкән. Шуның аркасында бүген кешелек системалы кризиска юлыкты. Әлеге кризистан чыгу юлын аныклыйк, дисәк, гыйльми даирәләрдә материализм диктаты урнашу гаебен фәнгә генә ташлау дөрес булмас иде - аңа дин дә үз өлешен керткән. Һәм моны тану хәзер, ахырзаман чорына кергәндә, аеруча мөһим.

Бу уңайдан мәсьәләгә кыскача гына ачыклык кертеп үтсәк, урынсыз тоелмастыр, шәт. Төптән уйлаганда, бөтен нәрсә Аллаһтан булган кебек, материализм да - тәкъдирдән. Ул танып белү программасын үтәү өчен кирәк булган. Экзотерик диннәрдә схоластик сәләфчелек диктаты урнашканнан соң, кешелектә аң үсешен тиешле темпта дәвам итү өчен планетар идарәчелек, мистерияләрдә эзотерик гыйлем үзләштергән масоннар вә суфилар аркылы, адәми зат игътибарын Аллаһның иҗатын (табигатьне) өйрәнүгә юнәлтүне отышлырак дип тапкандыр, күрәсең Моның өчен, әлбәттә, диннең ролен киметергә кирәк булган. Шулай атеизмга юл ачылган, ләкин Аллаһтан баш тартылмаган, Аның исемен алмаштыру белән чикләнелгән - янәсе, Аллаһ юк, ә объективлык бар. Нәтиҗәдә, танып белү процессының ысулы үзгәргән (төп таяныч диннән фәнгә күчкән), ә максаты сакланган. Хәзер исә әлеге процесс ихтыяҗы дин белән фәнне берләштерүче эзотеризм югарылыгына күтәрелүне таләп итә. Ник дигәндә, бүген сәләфчелекне (иске карашларны) мотлаклаштырып, заман таләбен танымаучы дин дә, материалистик тарлыкта фикерләүче фән дә танып белүчеләрне кызыксындырган һәм Аллаһка кайту юлында кешелек алдына киртә булып корылган күп кенә проблемаларның ни чишелешен күрсәтми, ни гамәли хәл итү тәртибен өйрәтми. Тагын бит шунысы да хак: Аллаһ тәкъдире буенча, Җиһанда бара торган процесслар, Җирдәме алар, Күктәме, барысы да Галәми Аң үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән. Бу җәһәттән адәми аң үсешен кайгыртучы дин дә, фән дә үзмаксат түгел; алар - танып белү ысуллары. Максат - Илаһи Аң югарылыгына күтәрелү, ягъни рахмәни-рахими Аллаһ исеменнән Җиһан белән идарә итүче Илче халәтенә ирешү. Шунсыз Аллаһка кайту мөмкин түгел.

Аллаһка кайту процессы башта Җир аңлы өчен, аннан Күкнеке дәрәҗәсендә башкарыла: әүвәл Җирдәге күптөрлелек бердәмлеген күреп-өйрәнеп (бусы фән вә экзотерик диннәр вазифасы), аның гармония хисабына яшәвенә төшенәбез һәм аңыбызда булган барлык төрлелеккә гармонияле-толерантлы мөнәсәбәт вә аның иминлеге өчен җаваплылык тойгысы тәрбиялибез - Җир хуҗасы булабыз. Аннан шуны ук Галәмгә карата күчерәбез, эзотерик гыйлемне (илаһи кануннарны) үзләштерәбез һәм Аллаһка кайтып, Аның илчесенә әвереләбез.

Аллаһка кайтуның мәгънәсе шунда ки, күптөрлелек вәкиле буларак (җан бит күптөрлелек бердәмлеген тәшкил итә), бер хуҗа аңына ирешү, ягъни күптөрлелектән берлеккә күчү, дөресрәге, күптөрлелек төре булуың белән беррәттән, җаваплы берлек халәтенә ирешү.

Аллаһ астагысын өстәгесенә охшаш итеп яралткан. Шуңа күрә бездә дә, Галәми Җандагы кебек, Берлек, Күптөрлелек, Гармония чаткылары салынган. Шуларның бер үк вакытта реальләшкәнлеге халәтенә ирешү - максатыбыз. Бу - Аллаһка кайту булыр.

Хәлбуки, чынбарлыкны танырга кирәк, мондый җаваплы миссиягә керешергә гамәлдәге диннәр дә, фән дә әзер түгел. Моның өчен бүгенге конфессияләргә - экзотерик чикләнгәнлектән арынып, илаһи Ислам нигезендә берләштерү, ә фәнгә, материалистик тарлык чикләүләреннән котылып, эзотерик гыйлем югарылыгына күтәрелү зарур. Ул чагында дин белән фән уртак нигездә эш итә башлар һәм алар бердәмлеге (димәк, танып белү процессы да) әүвәлге табигыйлыгына кайтыр. Аның үрнәген татар Исламы күрсәтер. Иншалла, шулай булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: