Мәдәни җомга

Рашат НИЗАМИ: БЕЗ ИНСАНИ ЗАТМЫ?

Совет заманындагы бер җырның сүзләре искә төшә дә, ирексездән, каһкаһәле елмаю тудыра: Без һәммәбез, без һәммәбез Совет иленең арысланнары... Нинди пафос - без арыслан, имеш! Совет халкы эштә-хезмәттә арыслан булгандыр, бәлки, ләкин җәмгыятьнең үсеше-төзелеше дигәндә, без хөкүмәт һәм коммунистлар партиясе кулындагы күндәм гавам идек. Ачы хакыйкать бу. Югарыда әйтелгәнчә җырладык-җырлавын,...

Совет заманындагы бер җырның сүзләре искә төшә дә, ирексездән, каһкаһәле елмаю тудыра:

Без һәммәбез, без һәммәбез
Совет иленең арысланнары...

Нинди пафос - без арыслан, имеш! Совет халкы эштә-хезмәттә арыслан булгандыр, бәлки, ләкин җәмгыятьнең үсеше-төзелеше дигәндә, без хөкүмәт һәм коммунистлар партиясе кулындагы күндәм гавам идек. Ачы хакыйкать бу. Югарыда әйтелгәнчә җырладык-җырлавын, әмма чынбарлыкта без як-ягына каранучы куркак куяннар, дөресрәге, күп кенә очракта социаль яктан тәҗрибә кроликлары идек. КГБның сталинчыл кармавычлары безне һәрвакыт куркытып тотты. Бер генә тарихи фактны искә төшерик: совет кешеләре күндәм рәвештә диярлек "колхозлашу" дигән реформа һәм эксперимент кордоннарын кичте, күпме кыен ашады, кулындагы шәхси байлыкларыннан колак какты, социаль тетрәнүләр кичерде. Ә хәзер, әнә, колхоз дигәнең безнең күз алдында кыек чүмәләдәй җимерелде дә төште. Аның байлыгын оста махинаторлар һәм урта кул номенклатура талап-таркатып бетерде. Искитмәле гаҗәп хәл бит: халык арасында протест белдерүче, чаң кагучылар, өздереп сүзен әйтүчеләр булмады диярлек. Чөнки безне гамьсезлек, битарафлык, ваемсызлык, гафләт йокысы баскан. Колхозлар инкыйразын йотты авыл халкы. Яшьләр пассив, ә инде өлкәнрәкләр: "Сугыш кына була күрмәсен..." - дип яши бирә.

"Халык - сарык" дигән гыйбарәнең авторын инде хәзер берәү дә төгәл генә белмәстер, вәләкин бик кыска һәм шәп әйтелгән! Соң, җәмәгать, уйлап карагыз: иксез-чиксез Русия биләмәсендә яшәп яткан халыклар, төрледән-төрле милләт кавемнәре үз теләге һәм ихтыяры белән сарык хәленә төшеп бара түгелме соң?!

Менә якындагы тормышыбыздан мисаллар.

Халык социализм кырларында эшләп тапкан акчасын бөртекләп, тиенләп дигәндәй саклык кассаларында җыйнап бара иде. Шул хәләл акчаларны Гайдар һәм Чубайс командасы биш минут дигәндә биш тиенлек бакырга әйләндерде дә ташлады. Халык моңа ничек түзгәндер инде. Илдә хосусыйлаштыру-приватизация (дөресрәге - "прихватизация") башлангач та, элеккеге түрәләр, партократлар җәмгыять байлыгын үзенең канат астына шудырды. Халык тагын дәшмәде, өне дә чыкмады аның. РСФСР һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен сүтеп ташлап, төрле корамалар белән "бизәкләделәр" - халык монысын да колак кырыеннан шома гына уздырды. Русия парламентын танклардан маңгаена терәп атканнар иде - гавам, чүт кенә хәсрәтләнгән булып, монысын да "йотты". Русия гаскәрләре Чечнягә бәреп керде - халык әнә шушы канлы вакыйгалар барышында да йокымсырап калды диярлек. Солдат улларын яклау өчен аналар хәрәкәте башланды үзе, тик бу океандай илнең кочагыннан бер тамчы гына иде. Иң аянычы - солдат киемендәге ир-егетләрнең сугышка, үлем уенына сусап торганлыгы ачыкланды. Нишләтәсең, "приказ есть приказ" булгандыр, мөгаен.

Илдә әхлакый, социаль һәм хәрби тетрәнүләр канат җәя барган чакта халыкның иҗтимагый битарафлыгы табигый сорау уята: бу халык әллә үзенең гуманистик сыйфатларын тәмам югалтты, җәмгыять һәм тарих каршында үз сүзен әйтә алмаслык дәрәҗәдә мескенлеккә төште микәнни?!

Узган ел Франция студентларының үз хокукларын яклап, атна буе демонстрация үткәргәннәре истә калган. Аргентина дефолтка кереп баткач, анда Президент арты Президентны алыштырып кына тордылар. Халык басымы белән. Германиядә әле күптән түгел дәүләт чиновниклары ике көнлек забастовка үткәрде. Ә безнең чиновникларны чыбыркылап та халык каршына куып чыгара алмыйсың.

Парламент сессияләре алдыннан бертөркем активистлар, плакатлар күтәреп, мәйданда пикет оештыра анысы. Тик... һаман бер үк кешеләр басып тора анда. Без бит хәтта 15 октябрь - Хәтер көнендә дә ныклап, күмәкләшеп җыйнала алмыйбыз, бердәмлек үрнәге күрсәтмибез. Әлеге дә баягы: Сөембикә манарасына баручылар сафында һаман бер үк кешеләр диярлек. Казан каласын Явыз Иван афәтеннән саклап шәһит киткәннәрне яд итү йоласында нигә әле имам һәм мәзиннәребез күренми? Үзләренең вазифасы буенча алар бит иң алгы сафта булырга тиеш.

Мин берәүне дә французлар, алманнар, американнар үрнәгендә демонстрацияләр оештырырга чакырмыйм. Ләкин шунысы хак: өстәгеләрнең гадел булмаган гамәлләренә каршы фикер белдерүнең төрле формаларын эшкә җигәргә мөмкин. Профсоюзлар да юк-бар декларация белән утырмасын. Моның өчен фәкать бер нәрсә - активлык сорала.

Безнең җәмгыять контрастлардан, метаморфозалардан тора. Никадәр гаҗәп тоелмасын, бездә күп кенә гамәлләр кешегә каршы эшләнә. Мисаллар - буа буарлык! Әйтик, бакча-дача дигән тыйнак һәм популяр байлыкка приватизация кирәклеген уйлап тапты түрәләр ("кыргый капитализм" җимеше). Аның мәшәкате, аның чыгымнары дисеңме! Квитанция, кәгазь-документлар боткасы! Халыкның башын катыру өчен бер дигән табышмак, лабиринт... Кадастрлар, тагын әллә кемнәр безнең 10-15 метр тирәсендәге ызаннарны үлчәп азаплана... Колхозларны сүтеп таратканнан соң Русия киңлекләрендә ничәмә-ничә миллион гектар җирләр кысыр ята, нигә иң элек әнә шуларны үлчәмәскә? Юк, кемнәр өчендер акча-бакча эшләре мөһимрәк.

Мөслимдә яшәп иҗат итүче язучы Фоат Садриев "Авылдан хатлар" дигән китабында яза бит әнә: әнисе ярдәмендә һәм кулына балта тотып үзе бураган өен ул, дистәләгән оешмалар бусагасын таптап (яртышар көн чиратлар торып бит әле!), җәмгысе 7316 сумга көчкә сатып алган, әттәгенәсе... Юкса, элек кемдер вафат булса, авыл Советы кенәгәсендә аны иң якын кешесенә "ә" дигәнче бушлай күчереп кенә куялар иде.

Телевизордан туктаусыз барган, миллионнарга сатып алынган чит ил сериаллары, атыш-кан коюларга корылган әшәке фильмнар, ришвәтчелек, кибет киштәләрен аракы елгасы белән коендыру, полициядә бер гаепсез кешеләрне җәзалау дисеңме - болар бар да кешегә каршы кылынган гамәлләр. Димәк, әдәп-әхлакка да каршы гамәл, дигән сүз.

Дәрдемәнднең: "Кояшка каршы эштер бу..." - дигән шигъри юллары искә төшә дә, аны безнең заманга яраклаштырып: "Кешегә каршы эштер бу!" - дип нәгърә орасы килә.

Безнең бар яктан диярлек какшап торган җәмгыятебез илдәге бу начарлыкларны җиңә алырмы - әйтүе кыен. Дөрес, бездә кешегә карата файдалы эшләр дә байтак башкарыла. Әмма анысы да кайбер катлам вәкилләре һәм байлар-олигархлар өчен генә...

***

Милли мәктәпләр бетерелүнең бер "җимеше" буларак, Казанда һәм башка күп кенә шәһәрләребездә милләте ягыннан ни татар, ни урыс булмаган тулы бер буын үсеп килә. Тукайны үз телендә укып үсмәгән бала Пушкинны тиешенчә кабул итә һәм ярата алырмы соң? Туган халкының гасырлар буе яшәп килгән моңын-җырын аңламаган, сөймәгән бала "Яблочко", "Подмосковные вечера" кебек җырларны ихластан аңлый һәм хөрмәтли белерме? Шәхсән мин үзем моңа шикләнеп карыйм.

Халыкта "Ана сөте белән кергән..." кебек бик тә мәгънәле сүзләр бар. Кеше дигән затның генетик структурасы гына түгел, рухи башлангычлары да, буыннан-буынга күчә-күчә, гасырлар буе әзерләнеп килә. Әлеге чылбырда өзеклек, урын алмаштыру, табигыйлеккә зыян китерүләр булмаска тиеш. Яшь чия ботагын икенче бер агачка китереп ялгыйсың икән, үсеп китсә, көннәрнең берендә ул җимеш бирергә мөмкин, әмма ялгап ясалган бу чия чын чия булмаячак.

Мәктәп-мәгариф өлкәсендә "ата-ана теләге белән..." дигән принцип тамыр җәеп өлгерде. Югары уку йортларына керү имтиханнары урыс телендә бара икән, ата-ана үзенең баласын туган телдә укытырга атлыгып тормас, билгеле. Аларның теләге белән менә бит нинди "көч" идарә итә! Вузга керү имтиханнарын, кирәксә, туган телдә тапшыру мәсьәләсен уңай хәл итә алырбызмы? Бик тә четерекле сорау.

Сүз ахырында яңадан урысларның "подопытный кролик" дигән гыйбарәсенә әйләнеп кайтасы килә. Иге-чиге күренмәгән реформалар ил халкын, чынлап та, сынау-тәҗрибә куянына әйләндерде түгелме? Һәм, нишләптер, барыбызга да кагылган бу фаҗигане күпләр, бик күпләр күрми, яисә күрергә теләми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: