Мәдәни җомга

Рамил хәзрәт ЮНЫС: ХӘТТИН АШМЫЙК

Замана кешесе бик мәгълүматлы хәзер. Интернет, кесә телефоннары, күптөрле гаммәви мәгълүмат чаралары халыкны дөнья вакыйгалары белән һәрдаим таныштырып бара. Мөселман дөньясы, Ислам дәүләтләре турында да без һәрвакыт хәбәрдар булып торабыз, әмма, ни хикмәт, мөселман дөньясы еш кына тискәре яктан телгә алына. Баксаң, бүгенге көндәге мөселман дөньясының зәгыйфьлеге турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд...

Замана кешесе бик мәгълүматлы хәзер. Интернет, кесә телефоннары, күптөрле гаммәви мәгълүмат чаралары халыкны дөнья вакыйгалары белән һәрдаим таныштырып бара. Мөселман дөньясы, Ислам дәүләтләре турында да без һәрвакыт хәбәрдар булып торабыз, әмма, ни хикмәт, мөселман дөньясы еш кына тискәре яктан телгә алына. Баксаң, бүгенге көндәге мөселман дөньясының зәгыйфьлеге турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) 14 гасыр элек үк үзенең бер хәдисендә әйтеп калдырган. "Минем өммәтемә шундый заман килер, - дигән ул, - биш төрле әйберне яратырлар, биш төрле әйберне онытырлар."

"Беренчесе - дөньяны яратырлар, ахирәтне онытырлар." Безнең кайбер мөселман кардәшләребез, шушы хәдисне укый да, дөньялыктан бөтенләй ваз кичә, бу дөнья безнең өчен түгел икән, ди.

"Бу дөнья мөэминнәр өчен төрмә, имансызлар өчен җәннәт", - дигән хәдисне укыгач та, шундый ук нәтиҗәгә киләләр. Денсезләр җәмгыятенә хезмәт итәсем килми, дигән сылтау белән кайбер мөселман ирләре эшкә дә йөрми. Өендә ашарына ризык юк, балалары ач утыра. Хатыннары, аптырагач, бер сынык икмәк теләнеп, күршесенә керергә мәҗбүр була. Ышануы кыен, әмма шундый мөселман гаиләләре дә бар. Аракы эчмиләр, үзләре сау-сәламәт, намазлы-ниязлылар, шуңа да карамастан, хәерче һәм мескеннәр.

Кайберәүләр, безнең дөньяви җәмгыятьтә хәләл юл белән акча эшләү мөмкин түгел, дигән фикердә тора. Хөкүмәт эшендә эшләсәм, теге яки бу рәвештә хәрамга кереп китәрмен, дип курка. Андый фанатик үзе дә дөньядан ваз кичкән, хатынын эшләтми дә, эшләтми инде, хәтта урамга да чыгармый, балаларын бакчага, мәктәпкә җибәрмәүчеләр дә бар.

Мондый чиктән-чиккә ташланучыларга тагын бер кат Йосыф пәйгамбәр кыйссасын искә төшереп китү урынлы булыр.

Мисыр белән Фиргавен идарә иткән чор. Белгәнебезчә, Фиргавен үзен иләһ дип атый. Зинданнан чыккач, Йосыф шушы Фиргавен янына: "Мине эшкә ал әле, - дип килгән. - Үз дәүләтеңә казна эшенә җитәкче итеп куй. Мин гадел һәм икътисад гыйлемен беләм".

Башка кандидатура юк. Йосыф - Мисыр дәүләтендә бу өлкәдә бердәнбер белгеч, кирәкле кеше. Ә 7 елдан ачлык киләчәк. Йосыф пәйгамбәр үз халкына ничек итеп файда китерәсен белә. Мөселман кешесе үз эшенең остасы булырга, һәрдаим камиллеккә омтылырга, башкаларга үрнәк булырга тиеш.

Ә күп кенә мөселманнарга бакыйлыкка күчкәннән соңгы тормыш - ахирәт турында сүз кузгатсаң, нәрсә сөйли икән бу, дип аптырап карап торалар. Чөнки аларның башы дөньялык белән каткан. Намаз укыйлар да чабалар, намаз укыйлар да чабалар - көне-төне дөнья куалар. Хәрам белән хәләлне аерырга, дини китаплар укырга, аять-сүрәләр өйрәнергә, тормышның мәгънәсе турында уйланырга аларның вакыты юк. Кайберәүләр хаҗга баргач та, акча эшләп калу ягын карый - сумка-сумка тауар ташый, зәм-зәм суын алып кайтып сата. Бер мөселман икенче мөселман өстендә ничек кенә булса да күбрәк акча эшләп калу турында баш вата. Шул ук хаҗ сәфәрендә гарәп илләренә килеп кергәч тә таможняда да, кунакханәләрдә дә һәм башка урыннарда да мосафирлардан акча каерып калу ягын карыйлар. Югыйсә бит, ерак илләрдән килгән хаҗиларга ярдәм кулы сузу, ашатып-кундырып чыгару турында уйласалар, менә булырлар иде чын мөселман!

Ә инде элекке байларның фәкыйрь мөселманнарны хаҗга җибәрү өчен сәдака бирү йоласы, гомумән, китапта гына калды. Аннан соң аптырыйбыз: ни өчен Ислам дәүләтләрендә тыныч түгел, мөселман дөньясы таркау икән, дибез.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе болай дәвам итә: "Үзләренең йортларын бик каты яратырлар, каберләрен онытырлар". Бу турыда Рәсүлебезнең (с.г.в.) тагын бер сахих хәдисендә телгә алына: "Кабергә яткач, өстә йөргән кешеләрнең аяк тавышларын ишетерсез. Иң соңгы кеше 40 адым киткәч, кабергә ике фәрештә керер дә сорау ала башлар".

Бу мәеткә дога кылып торырга, көч биреп торырга кирәк. Астында - туфрак, өстендә - туфрак. Ә баш очында - Мөнкир белән Нәкир исемле ике фәрештә. Моңа ышануы кыен, безнең белән мондый хәл булмас та кебек...

Пәйгамбәребез (с.г.в.) икенче бер хәдисендә бу фикерне тагын да куәтли: "Андагы тынлыкка гаҗәпләнмәгез, сезнең генә колагыгыз ишетми. Каберстанда тавышлар ай-һай күп. Аллаһы Тәгалә сезнең колакларны алардан каплаган. Зиратта бөтен кабер өсләре дә тип-тигез, дип уйламагыз. Мондагы дәрәҗәләрнең күплеге..."

Ни өчен кабердә мәетнең башын кыйблага каратып калдыралар? Чөнки нәкъ менә шушы кыйбла ягыннан тәрәзә ачылачак. Аннан кешенең кыямәт көненнән соң кая эләгүен күрсәтәләр. Берәүләргә: "Синең җәннәттәге урының менә шул", - дип, җәннәтне күрсәтеп алачаклар да, тәрәзәне ябып куячаклар. Ул кешеләр тизрәк кыямәт көне килүен көтә башлаячак. Ә икенче берәүләргә җәһәннәмдәге урынын күрсәтәчәкләр.

Бу җәһәттән гайбәт сөйләве һәм намазларын уен-көлкегә санавы өчен кабердә үк ут эчендә ятучы кыз вакыйгасын искә төшерик.

"Өченчедән, - дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.), - малны бик яратырсыз". Шулай дигәч, бөтен кеше, ә кем аны яратмый, диячәк. Мал яратуның да төрле дәрәҗәләре бар. Кеше, иң беренче чиратта, намаз-гыйбадәтне яратырга тиеш.

Рәсүлебез (с.г.в.)гә бер кеше килгән дә: "Йә, Рәсүлүллаһ, мин юмартмы икән, әллә саранмы? Моны ничек аңларга?" - дип сораган. "Акчаңны, яисә башка төрле матди байлыгыңны башка бер кешегә бирүе рәхәтме, әллә авырмы?" - дип, сорауга сорау белән җавап биргән Рәсүлебез (с.г.в.). Әгәр бирү рәхәтрәк икән - димәк, син юмарт, киресенчә булса - саран.

Пәйгамбәребез (с.г.в.), малны яратмагыз, дими, ә бәлки, чама хисен югалтмаска гына куша. Малны нинди юл белән таптыгыз - хәләлме, әллә хәраммы? Аны нинди максатларда файдаланасыз? Исраф итмәдегезме?

Кыямәт көнендә адәм баласына биш төрле сорау биреләчәк. Беренчесе - намаз укыдыңмы? Намазлы кешеләр уң якка басачак, укымаганнар - сул якка. Уң якта торган кешеләрдән, гомереңне ничек үткәрдең, дип сораячаклар. Өченче сорау алда искә алып үткән мал турында булачак. Малыңны кайдан алдың, кая куйдың? Балигъ булганнан алып үлгәнчегә кадәр һәр тиенең өчен хисап бирәчәксең.

Мөселманнарның дүртенче кимчелеге шул - дөньялыкны алып бару өчен ялганны яратырлар, әмма хакыйкатьне онытырлар. Нинди генә четерекле хәлдә калсак та, үзебездә дә, гамәлебездә дә хаклык өстенлек алырга тиеш.

Вафатына ике көн калгач, Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) мәчеттә халык алдына чыккан да: "Кайсыгызны рәнҗеттем?" - дип сораган. Беркем дә эндәшмәгән. Аннан соң "Кайсыгызга бурычым бар?" - дигән. Арттагы рәтләрдә утыручы бер кеше күтәрелгән дә: "Рәсүлүллаһ, миңа ике дирһәм бирәсегез калды", - дигән. "Миңа онытылган бурычымны түләү бурыч белән Аллаһ каршына китүгә караганда күпкә җиңелрәк", - дигән Рәсүлебез (с.г.в.).

Ә бүгенге көндә ни күрәбез? Адәм баласы ялганны хак итеп күрсәтү өчен ничек кенә тырышмый да, нинди генә хәйләләргә бармый. Шуңа күрә кайда хак, кайда ялган икәнен белмичә, акны карадан аермыйча йөрүчеләр белән дөнья тулган. Монысы мөселман өммәте зәгыйфьләнүнең дүртенче билгесе була.

"Бишенчедән, - дигән Рәсүлебез (с.г.в.). - үзләрен яратырлар, Аллаһны онытырлар." Моңа дәлил - гөнаһны белә торып эшләгәч, Аллаһы Тәгалә гафу итәр әле, дип өметләнү, гөнаһ кылгач, ике рәкәгат тәүбә намазы укыйм да, әлхәмдүлилләһи, гөнаһым сөртелә, дип уйлау.

Аллаһ хакына караганда үзенең нәфесен өстен куйган кешене Раббыбыз кичерерме, юкмы? Адәм баласы бер хакыйкатьне онытучан. Гөнаһ кылу - тау башыннан зур бер ташны этеп төшерү кебек бик җиңел. Моның өчен бернинди акыл да, көч тә кирәкми. Этеп кенә җибәрәсең, ул үзе тәгәрәп төшеп китә. Хәтта артыннан да куып тота алмыйсың. Ә тәүбә итү - ул шул авыр ташны күтәрепме, тәгәрәтепме, әллә башка төрле ысуллар беләнме кире үз урынына менгезеп куюга тиң. Аны менгергәнче җиде кат тирең чыга, йөз пот тоз ашыйсың, шушы мәгънәсез эшкә күпме гомер әрәмгә китә.

Рәсүлебезнең (с. г.в.) бер хәдисенә ышануы авыр, әмма түбәндә сөйләнәчәк вакыйга чынлап та булган. Бер егет каберләрне ачып, мәетләрнең алтыннарын чүпләп йөри икән. Хәтта алтын тешләргә кадәр суырып алган. Көннәрдән бер көнне егет үзенең бу кабәхәтлеге өчен вөҗдан газабы кичерә башлаган. Үзен-үзе кая куярга белмичә газаплангач, моны Рәсүлебез (с.г.в.)гә барып сөйләгән. "Мондый гөнаһка кичерелү бармы?" - дип сораган. Рәсүлебез (с.г.в.) ни әйтергә белмәгән. Егет иманга килеп, 40 көн, 40 төн туктамыйча тәүбә иткән. 41 нче көнне Җәбраил (г.с.) Рәсүлебез (с.г.в.) янына килгән дә: "Аллаһ бу егетне кичерде", - дигән.

Менә шулай, гөнаһ кылуы җиңел булса да, аның кичерелүенә ирешү бик авыр. Рәсүлебез (с.г.в.)нең: "Хаҗ кылган кешенең гөнаһлары кичерелә», - дигән хәдисе бар. Әмма хаҗдан сабый бала кебек гөнаһсыз кайтуның бер шарты бар: беркем белән дә бәхәскә кермәү, бернинди ялган сөйләмәү һәм башка төрле гөнаһлар кылмау.

Абдулла ибн Мөгаз хаҗ кылган вакытта төшендә Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән.

- Быел ничә кеше хаҗ кылды ? - дип сораган ул Аллаһтан.

- 600 мең, - дигән Аллаһ.

- Ничәсенеке кабул булды?

- 6 кешенеке...

Гөнаһ кылуга җиңел карамасак иде. Бары шул вакытта гына мөселман өммәте көчле, кодрәтле, башкалар алдында сүзе үтә торган өммәткә әйләнер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: