Мәдәни җомга

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА: КЕШЕ КАДЕРЕ КҮПМЕ ТОРА?

Күптән түгел җир җимертеп эшләп йөрүче берәүнең: "Минем беркемгә дә кирәгем юк", - дип сукранганын ишеттем. Гаҗәпкә калдым. Типсә тимер өзәрдәй адәмгә нинди хафа көфер сүзләр әйттерә икән соң? Сүзебез ялганып китте. Үзе Казанның зур гына бер оешмасында эшли икән. Гади эшче, тауар җитештерә. Соңгы 2 елда предприятиеләре эш фронтын...

Күптән түгел җир җимертеп эшләп йөрүче берәүнең: "Минем беркемгә дә кирәгем юк", - дип сукранганын ишеттем. Гаҗәпкә калдым. Типсә тимер өзәрдәй адәмгә нинди хафа көфер сүзләр әйттерә икән соң? Сүзебез ялганып китте. Үзе Казанның зур гына бер оешмасында эшли икән. Гади эшче, тауар җитештерә. Соңгы 2 елда предприятиеләре эш фронтын шактый нык киңәйткән - оешманың берничә урында филиаллары ачылган, яңа биналар төзелгән, җиһазлар, станоклар сатып алынган. Һәм шуңа бәйле рәвештә хезмәткәрләрнең эш хакы кими төшкән икән. Оешма хуҗасы җыелыш җыеп, хезмәткәрләргә бу хәлнең сәбәпләрен аңлаткан: "Базарда үз урыныбызны яулау өчен шулай кирәк. Түзегез, якты киләчәк хакына сабыр итегез", - дигән. Күптән түгел минем танышымны яңа төзелгән цехка күчергәннәр. "Барып керсәм, тавык кетәгенә кергән кебек булдым. 1 метрлы урында басып эшләргә тиеш булам икән. Метр саен бер кеше - кырмыска оясы кебек. Аз гына селтәнсәң дә, күршеңнең борынына кундыруың бар. Көчле тавыш, һава юклыкны әйтеп тә тормыйм. Эш урыны гына түгел, ашау бүлмәсендәге тыгынлыктан зарланалар. 100 кешегә 6 урындык, ике өстәл куйганнар. Кайвакыт чират торып, кайвакыт аягүрә ашыйбыз. Киенү бүлмәсендә дә шул хәл - ике кеше бергә керсә - төрткәләш башлана. Адәм баласының түземлеген сынау өчен махсус ясаганнар диярсең", - дип зарланды ул.

Әңгәмәдәшемне тыңлаган саен миндә гаҗәпләнү арта барды. Чөнки үзем бу оешманың кибетенә кергәләп йөрим. Андагы иркенлек, андагы байлыкка соклана идем. Ә кайдадыр аның эшчеләре кысан бүлмәдә, караңгы подвалларда эшлидер дип уема да килгәне булмады. Эчтән калтырый, тыштан ялтырый, диюләре шулдыр.

Кыенлыкның, кысанлыкның сәбәбе - чыгымнарны киметергә тырышу. Ләкин кешене күпме кысарга мөмкин? Шушы сөйләшүдән соң кешегә эш шартлары тудыру нормалары белән кызыксындым. 2009 елда кабул ителгән РФ Хезмәт кодексы буенча, хезмәт төренә карап, кешегә 2,5-9 квадрат метрга кадәр мәйдан бирелергә тиеш икән. Акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләргә исә зуррак мәйдан каралган.

Эшчене азрак чыгымнар белән максималь файдалану - ул капиталистларның иң олы хыялыдыр. Бу коллыктан дөнья халкы крепостнойлыкны бетереп, 8 сәгатьлек эш көне турында декрет кабул иттереп, көчкә котылган. Ә бүген шушы коллык, кыргыйлык кире кайтмасын өчен ниләр кылырга соң?

Шушы хәлләр турында уйлана башлагач, эшчеләр чакырып язган игъланнарга күз салдым. Югары белемле, 35 яшькә кадәрге, ялгыз, шәһәрдә пропискасы булган ир кеше кирәк. Яки ике балалы, торагы булган, гаиләле хатын-кыз... Кешегә ничә бала табасын, өйләнәсеме-юкмы икәнен дә хәл итеп куйган болар. Димәк, әйтелгән критерийларга туры килеп, эшкә урнаша калсаң да, синең алдагы тормышың да эш бирүче язган сценарий буенча барачак. Ә бит кешене белеме, һөнәрмәндлелеге, эшлеклелеге, таланты, тырышлыгы буенча бәяләү һәм эшкә алу акыллырак гамәл булмас идемени. Кешене җенесе, яше, социаль хәле буенча бүлү - үзе үк дискриминация исәпләнә. Иң гаҗәбе - язма башында телгә алынган танышым кебекләр тарафыннан эш бирүченең болай "сайлануы" нормаль күренеш булып аңлашыла. Алай гынамы, безнең илдә халык хәзер үз өстеннән төрле изүләргә, хокук бозуларга да дәшмәс дәрәҗәгә җиткерелгән.

Күптән түгел Казанның бер рестораны хуҗасы, ризыкны көйдергән өчен, бер пешекче хатын- кызның башына таба белән орган. Бичара аңын югалтып егылган. Бу хәлгә түзеп тора алмыйча, хезмәт коллективы җыелыш җыйган үзе. Җыелышып, хуҗа кешегә ризасызлыкларын белдергән дә, сөйләшү шуның белән тәмамланган. Хуҗа да, кыйналган пешекче дә үз урыннарында калган. Әмма җәзасыз калган җитәкче тагын башкаларга да кул күтәрмәс дигән ышаныч юк.

Гомумән, хәзерге эшем кешеләренә эшче халыкның сәламәтлегенә, исәнлегенә төкереп карау хас, ахры. Бу җәһәттән саннар да бар. Әйтик, узган елның беренче кварталында Татарстанда хезмәт урыннарында 21 кеше һәлак булган. Ә иң аянычы - 2012 елда Идел буе федераль округында хезмәт урыннарында эшчеләр һәлак булу буенча Татарстан беренчелекне алган. Аеруча "Вамин", Горбунов исемендәге завод, Яшел Үзән суднолар төзү заводы һәм Универсиада объектларында барган төзелешләрдә кеше гомерләре өзелгән. Төзелештә биек урында эшләгәндә билгә кия торган саклагыч каеш 440 сум тора. Оешма хуҗалары исә, акча юклыкны сылтау итеп, эшчеләрне шул җайланма белән тиешенчә тәэмин итми. Ягъни алар өчен кеше гомере 440 тәңкәдән дә очсызрак булып чыга түгелме?

Әгәр эш урынында эшче һәлак булса, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән, иминлек саклау чаралары белән тәэмин итмәгән өчен оешма 40-50 мең сум штраф белән котыла, ә җитәкчедән 1,5 мең сум түләтергә мөмкиннәр. Ә җинаять эше бик сирәк очракта кузгатыла. (Мәгълүматлар ТР Эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан алынды). Җан тәслим кылучыларның яртысы исерек хәлдә булуы да җитәкчеләр өстендәге җаваплылыкны киметми. Салмыш килеш эшкә килүчене кире борырга тиеш алар. Болары җисми хәлләр турында булды. Әмма әле бит эшче кешенең рухи дөньясы да бар. Күптәннән билгеле физик көчне күп сорый торган кара эш урыннары - ул сүгенүнең оясы булып санала. Яңа сүзләр, жаргоннарны да ачуы чыккан, хәлдән тайган кешеләр уйлап таба. Моңа өстәп, аз хезмәт хакы белән дә рәнҗетелгән халык төрле җинаятьләргә, бозыклыкларга барудан да тайчынмый.

Язма башында телгә алынган танышым белән сөйләшкәндә, ул эшләгән оешмадагы мәдәни тормыш хакында да белештем. Бәйрәмнәрне ничек билгеләп үтәсез, концерт-театрларга йөрисезме, күренекле шәхесләр белән очрашуларда булганыгыз бармы, дип сорадым. "Нинди очрашулар, туган көннәрдә иң якын дуслар белән утырып аракы эчәбез дә, өйгә кайтып китәбез. Безнең хуҗаларга эшчеләрнең культурный булуы мөһим түгел, бары тик эшләсен, планны үтәсен генә", - дип тезеп китте ул. Әңгәмәдәшемнең "культурный" түгеллеген күптән чамаладым анысы - сүз саен булмаса да, әледән-әле сүгенү сүзләре ычкынып китә. Зарын да, шатлыгын да бер үк сүзләр белән сурәтли тора. Түзмәдем: "Нигә болай сүгенәсең, фәрештәләрне яныңнан качырасың бит", - дидем. Шуңа ялгап вәгазь сөйләргә тырыштым. "Ахирәт тормышына әзерлән. Фарыз гамәлләрне, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәмичә, болай ваемсыз яшәсәң, җәһәннәмгә барып керүең бар", - дип кисәттем. Шулчак танышымның күңелендә әлләни шартлады. "Мин, - диде ул, - менә шушы кулларым белән 80 градуслы мич эчендә кирпеч яндырган кеше. Безнең кулдан көненә яртышар тонна кызу кирпеч үтә торган иде. Төкерәм мин синең җәһәннәмеңә... Мин инде бернәрсәдән дә курыкмыйм. Минем саклар нәрсәм калмады. Бу тормыш, бу кара эш, бу хуҗалар минем канымны эчте, җелегемне суырды".

Йа, Хода, адәм баласын җәһәннәмнән дә курыкмас дәрәҗәгә җиткереп измәсә, ул эш бирүче хуҗалар, ул хөкүмәт ачтан үләр идеме?! Аларның да бер көн Аллаһы Тәгалә каршына барасы бар лабаса. Гади кешеләр хезмәтен сатып, кесәсенә акча тутыручылар да кыямәттә җавап тотачак. Үзләре өчен дә, кул астында эшләгәннәр өчен дә...

Чү, әлегә теге дөнья турында сөйләшмик. Гаделлекне бу дөньяда урнаштырырга тырышып карыйк. Эшләр болай тора: беренчедән, оешманың башка өстәмә чыгымнарын сәбәп итеп, хезмәткәрләргә акчаны киметү яки түләүне кичектерү - закон бозу, оешма үзенең үсеш сәясәтен кешеләргә зыян китерерлек итеп корырга-төзергә тиеш түгел. Эш урыннарында тиешле шартлар тудырмау, кысанлык, санитария таләпләре үтәлмәү - закон бозу, кирәкле урында эшчеләрнең тормыш иминлеген кайгыртмау, ваемсызлык - закон бозу һәм эшчене илдәге яшәү минимумыннан да азрак хезмәт хакына эшләтү - җинаять. Менә шушы шартлар үтәлмәгәндә теләсә кайсы хезмәткәр эш бирүчене мәхкәмәгә биреп, гаделлекне торгыза ала. Моннан тыш, хөрмәтле хуҗалар, генераль директорлар, сезнең шәхси хыялларыгыз тормышка ашсын, корган планнарыгыз барып чыксын өчен, көчен, сәламәтлеген, гомерен, вакытын биргән, сезгә бил бөккән кешеләрнең теге дөньяга баргач та, җәннәткәме, әллә җәһәннәмгәме эләгүе турында уйлансагыз иде. Чөнки теге дөньяда барыбер очрашырга туры киләчәк. "Сиңа бил бөгеп яшәп кенә җәһәннәмгә кисәү булдым, собакы", - дисәләр, ни хәлләр итәрсез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: