Мәдәни җомга

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА: ЭШКУАР БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Русиядә үз эшемне булдырам, дип, эшкуарлыкка алынган кешеләрнең 70 проценты бер ел эчендә башлаган эшен ташлый икән. Бу күренешне өйрәнгән белгечләр моның төп сәбәбе - эшкуарлык сәләте җитешмәүдә, ди. Кешеләрдәге шушы сәләт теләсә кайсы ил икътисадының төп ресурсы булып тора. Алдан ук әйтеп куйыйк: эшкуарлык - ул теләсә кем булдыра...

Русиядә үз эшемне булдырам, дип, эшкуарлыкка алынган кешеләрнең 70 проценты бер ел эчендә башлаган эшен ташлый икән. Бу күренешне өйрәнгән белгечләр моның төп сәбәбе - эшкуарлык сәләте җитешмәүдә, ди. Кешеләрдәге шушы сәләт теләсә кайсы ил икътисадының төп ресурсы булып тора. Алдан ук әйтеп куйыйк: эшкуарлык - ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Безнең бик күбебез - кемгәдер ялланып эшләгәндә күбрәк файда китерә алучылар гына. Шулай итеп, эшкуар кешегә төп дүрт сыйфат хас булырга тиеш: уңышка ирешүгә ихтыяҗ булу, инициатива-тәвәккәллек, үз-үзеңә ышану, үзеңне белү. Ә эшкуарлар үзләре тагын берничә сыйфатны мәҗбүри итеп куя: болар - тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белү, кырыс холыклы булу, көчле сиземләү сәләте, кешеләр белән эшли белү. Михал Гербер үзенең бер хезмәтендә эшкуарга шундый сыйфатлама бирә: "Эшкуар - ул киләчәкне күрүче хыялый. Ул кеше эшчәнлегенең теләсә кайсы формасыннан акча ясый. Эшкуар һәрвакыт киләчәк белән гомер сөрә, беркайчан да үткәннәр белән яшәми. Ул - иҗатчы, билгесезлеккә өмет белән карый белә, хаостан гармония тудыра. Әгәр гади кеше йорт төзеп бетерүгә, анда кереп яши башласа, эшкуар берсе җитешмәс борын икенчесен төзи башлый. Эшкуарның ялланып эшләүчедән аермасы - һичбер сәбәбе булмыйча торып та, үз-үзенә ышану. Просто, мин яхшырак һәм вәссәлам».

Безнең үзебезнең дә эшкуарлык белән шөгыльләнгән, булдыклы кешеләргә сокланып яши башлавыбызга 15 еллар бардыр. Соңгы вакытта илнең икътисадын ныгыту өчен каян гына ресурслар алырга, дип аптыраган җитәкчеләр, ахыр килеп, бөтен өмет кече бизнеста, эшкуарлыкта, дигән фикергә килде. Хәзер, мин кыскартуга эләктем, эшем юк, нишлим, дип зарланып килүчегә дә бер генә җавап бирәләр: эшмәкәрлек белән шөгыльлән! Әйтүе җиңел, ләкин эш башлаганчы теләсә кемгә җиде кат уйларга кирәк әле.

Революциягә кадәр патша Русиясендә җәмгыять тормышын эшкуарлыкка нигезләнгән, дип беләбез. Һәр гаиләнең нәселдән килгән үз һөнәре, үз шөгыле булган. Шөгыльсез кеше генә фәкыйрь яшәгән. Халыкның бәхетсезлегенә, ил хуҗалары гына кешене эштән биздерергә, эшләп тапкан малын талап алырга һәвәс булган: башта ул крепостнойлыктан газап чиксә, аннары совет власте адәм баласын сөяккә калганчы кыргычлады. Ә югыйсә, һәр кешегә үз һөнәре белән үсү мөмкинлеге бирү тулаем илнең икътисадына да зур терәк булып тора ала. Чөнки эшмәкәрлекнең үсүе көндәшлекне тудыра. Ә көндәшлек итүче үзеннән-үзе яхшырак тауар җитештерү өчен яңа технологияләр үзләштерә, тәҗрибә туплый, ирексездән, үз тармагын үстерә. Шулай итеп, дәүләт тарафыннан зур акчалар тотып, махсус программалар эшләргә дә кирәк булмый.

Соңгы арада Казанда күп кенә татар эшмәкәрләре булып китте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты аларның җыенын даими оештырып торырга исәпли. Араларында нинди генә һөнәр ияләре юк: ат үрчетүчеләр, иген игүчеләр, терлек-туар асраучылар, балык үрчетүчеләр, ипи пешерүчеләр, итек басучылар, бура бураучылар, кое казучылар һ.б. Тәҗрибә алмашу өчен, кунакларны күрше Чуашстанның Шыгырдан авылына да алып бардылар. Белгәнебезчә, ул - эшмәкәрләре белән дан казанган сала. 1700 хуҗалыкта 6 мең кеше яши. Һәр йортта күп итеп мал-туар асрала, ә җитештергән итләрен алар Казанның колхоз базарына китереп сата. Соңгы 15 елда Казанның ит базары шыгырданнар кулында, дип тә сөйлиләр.

Нәсел атлары тотучы Данияр Якупов үз эшенең кайбер нечкәлекләре белән уртаклашты. Ул Русия төбәкләреннән яхшы нәселле айгырлар, тайлар сатып алып кайта икән. Аларны 3-4 ай ашатып, үстергәч, үзе кебек ат үрчетүчеләргә яки чабышкы әзерләүчеләргә сата. "Абый белән икебезгә 3 гектар җиребез бар. Шунда печән, ашлык чәчәбез - терлек азыгы шуннан", - дип сөйләде ул.

Җир, дигәннән, Шыгырданда җирле үзидарә мәхәллә системасына корылган. Ягъни колхоз таралганнан соң, һәрбер кешегә бүлеп бирелгән пай җирләрен авылның җәмигъ мәчете карамагына тапшырып теркәгәннәр. Җир мәхәллә әгъзасыныкы булып исәпләнә. Җир хуҗасы үз кишәрлеген, теләсә, берәр эшмәкәргә арендага бирә, теләсә, үзе эшкәртә. Мәхәлләнең рәисе Наил хәзрәт бу хәлне: "Безнең җиребезгә килеп, төрле инвесторлар хуҗа булмасын өчен шулай эшләдек", - дип аңлатты.

Шыгырдан авылындагы очрашуда Арча районыннан гаилә фермасы тотучы бер абый да сәхнәгә менде. "Мин - 100 хуҗалыклы ташландык бер авылдан. Җимерек ферманы рәтләштереп, шунда сыерлар алып кайтып, эш башлап җибәрдем. Авылыбыздагы ир-атларның эчкечелеккә бирелеп, эш сөйми торган кешеләргә әйләнүенә бик йөрәгем әрни. Шуларга эш булдырып булмасмы, дип аптыраганнан тотындым бу эшкә", - дип сөйләде ул. Яшерен-батырын түгел, Арча эшмәкәре Татарстан авылларындагы типик күренешне сурәтләп бирде. Һәр авылның диярлек фермасы җимерелгән, җире инвесторлар тарафыннан үзләштерелгән. Авыл кешесе өчен җир - ул, бизнес теле белән әйткәндә, башлангыч капитал. Менә шул капиталы тартып алынган кеше ничек итеп эшкуар булып китәр икән?

Дөрес, соңгы елларда авыл хуҗалыгына йөз белән борылырга кирәклеген аңлады хөкүмәт. Гаилә фермалары төзү, ташламалы кредитлар бирү программалары тормышка ашырыла башлады. Ләкин шулай да авылда җитештерелгән ит, сөт, бәрәңгене сатып алу бәясе бик түбән булудан зарланалар. Авыл кешесенең гайрәт чигерерлек авыр хезмәте шулай арзан бәяләнүе кызганыч, әлбәттә.

Эшкуарлыкка керешкәннәрнең җилкәсендә тагын бер зур авырлык - салымнар ята. Беренчедән, яңа гына кредит алып, эшкә тотынган, әле аякка басарга да өлгермәгән кешедән беренче айда ук салым түләтү үзе үк гаделсезлек. Икенчедән, ул табышның зур өлешен - 30 процент тәшкил итә. Моны кычкыртып талау дияргә дә була. Хуҗа кешенең бит әле кредитын да, арендага да, кул астындагы эшчеләренә хезмәт хакы да түлисе бар. Башкортстанның Нариман районыннан килгән пекарня тотучы бер эшкуар зарланып торды: "Авылда эшләтим дисәң, кеше табып булмый. Барысы да биржада тора. Ай саен 6 мең 500 сум пособие алалар (Башкортстанда - Н.Р.). Безнең кебек үз көче белән мал табучыны талыйлар да эшсезләргә акча түлиләр. Дәүләт үзе эшмәкәрлекне түгел, ә әрәмтамаклыкны үстерүгә юл ача", - диде ул. Әйе, кешегә эшләмәгән өчен түгел, эшләгән өчен түләргә кирәк.

Керемнән бигрәк чыгымның, эшләүчедән бигрәк эшләмәүченең күп булуы дәүләт җитәкчелегендә дә фикер каршылыгы китереп чыгарды. РФ Президенты Д.Медведев социаль түләүләрне арттыра баруны таләп иткәч, илнең элеккеге финанс министры А.Кудрин: "Сез бюджет мөмкинлекләрен дөрес чамаламыйсыз", - дип белдерде. Хәзер ул постта башка министр инде. Ләкин бюджет бәлешенең зурайганы күренми әле.

Эшмәкәр кешенең турыдан-туры дошманнары да бар. Әйтик, Казанның кечерәк кенә район базарларына чыгып, көнбагыш сатып торучы әбиләрдән дә әлләничә "тикшерүче" акча җыеп китә. Бирми генә кара, шундук үзеңә зыян салачаклар. Аннан соң закон да гел эшмәкәрләрне яклый, дип булмый. Әйтик, ул үз кул астында эшләүче хезмәткәрләренә вакытында ял бирергә, больничныйлар түләргә, үз хисабына эшчесенең белемен күтәрергә тиеш, диелгән. Ярый ла хезмәткәрләр намуслы, үзе эшләгән оешманың уңышлары өчен борчылып яшәүче кеше булса. Миңа үгез үлсә - ит, арба ватылса - утын, дип караучы кешеләргә бик өмет баглап та булмый бит әле.

Русиянең бертөркем эшмәкәрләре "Русия терәге" дигән оешма төзегән иде. Узган ел шушы оешма шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен Президент каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил булдыру тәкъдиме белән чыкты. Ул чакта Премьер-министр В.Путин бу тәкъдимне кабул да итте.

Күптән түгел, тәвәккәлләп, үз эшен ачып җибәргән бер танышымны очраттым. Нидән башладың, дип бәйләнәсе иттем. Ул иң башта биржада эшсезлек буенча исәптә торган җиреннән эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә тәкъдим ителә торган 58800 сум акчаны алган. "Бу сумма белән берни дә эшләп булмасын аңлагач, тагын ике танышымны минем үрнәккә иярергә күндердем. Өчебезгә 176400 сум булды", - диде ул. Өчесе дә медик буларак, диагностика үзәге ачып җибәргән. "Теге 176 мең сум чыгымнарның өчтән беренә генә җитте. Калганын кредит белән алырга туры килде. Бер ел буе ат урынына эшләп тә, әлегә керемнәребез ачка үлмәслек кенә. Чөнки салымнар, кредит һәм аренда җилкәдән баса», - дип зарланды танышым. Зарланса да, үзенең планнары Наполеонныкы кебек. Соңгы акчаңны түләп, эш башлагач, тиз генә артка чигенәсе килмидер шул. Менә шундый киртәләргә дә карамыйча, тәвәккәлләп, эшкә тотынган һәр кешене Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: