Мәдәни җомга

МӘСКӘҮЛӘРДӘН КАЗАН КҮРЕНӘ

Мәгълүм булганча, быел март аенда Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Ул уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Мәсәлән, августта республикабызда Мәскәү көннәре булып узды. Ә 24-27 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан көннәре үткәрелде. Анда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бәйрәм Тәүбә тавында урнашкан 1941-45...

Мәгълүм булганча, быел март аенда Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Ул уңышлы гына тормышка ашырылып килә. Мәсәлән, августта республикабызда Мәскәү көннәре булып узды. Ә 24-27 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан көннәре үткәрелде. Анда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бәйрәм Тәүбә тавында урнашкан 1941-45 елгы Ватан сугышы үзәк музееның Дан залындагы Солдат һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Чарада республикабыз һәм Мәскәү шәһәре җитәкчелеге вәкилләре белән бергә Татарстаннан килгән сугыш ветераннары да катнашты.

Аннары татарстанлылар мәскәүләр белән бергә олуг шагыйребез Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Мәгълүм булганча, Мәскәүдә Г.Тукайга һәйкәл быел яз көне куелган иде. Скульптураның авторы - рәссам С.Щербаков. Монумент Казанда коелды һәм Татарстан хөкүмәте тарафыннан Мәскәүгә бүләк итеп тапшырылды. Һәйкәл Замоскворечье районының Новокузнецкая урамында, Мәскәүдәге Татар мәдәнияте үзәге буларак билгеле Әсәдуллаевлар йортыннан ерак түгел урнашкан. Бу көнне бөек шагыйребез рухын яд итәргә килгән халык арасында Мәскәү шәһәре мәдәният департаменты башлыгы С.Капков та бар иде.

- Бүгенге көндә Мәскәүдә миллионга якын татар яши. Сез татарлар белән тормыш буйлап бергә атлавыбызга без мәскәүләр бик тә шатбыз, - диде ул.

Һәйкәлдән Русия дәүләт академия Кече театрына да ерак түгел. Бу көнне шагыйрьне искә алучылар арасында театрның сәнгать җитәкчесе, танылган актер Ю.Соломин да бар иде.

- Мин үзем 18 яшемнән бирле татарлар белән аралашып яшим, - диде ул. - Без бергәләп Щепкин училищесында укыдык. Бүгенге көндә Татарстанның күренекле театр артистлары - барысы да минем якын дусларым. Гомумән, Татарстан һәм Мәскәү театрлары тыгыз аралашып яши. Мәсәлән, Кече театр 3 ел рәттән Казанда гастрольдә булды. Артист коллегаларыбыз да, тамашачылар да безне бик җылы каршы алды. Бүген мин олуг шагыйрь Габдулла Тукай алдында баш иям. Аның үз шигырьләре генә түгел, урыс шагыйрьләре әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре дә зур әһәмияткә ия.

Тукай һәйкәле янында Президентыбыз Р.Миңнеханов Мәскәүдә яшәүче рәссам М.Саттаровка - «Татарстанның халык рәссамы», рәссам И.Мостафинга «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелү турында таныклыклар, «Российская газета»ның баш мөхәррире В.Фронинга Рәхмәт хаты тапшырды.

Мәскәүдә Татарстан көннәре уңаеннан Бөтенрусия күргәзмәләр үзәгенең 57 нче павильонында республикабызның Алексеев, Мөслим, Балык Бистәсе, Зәй, Мамадыш, Азнакай һ.б. районнарыннан 40тан артык авыл хуҗалыгы предприятиесе җитештергән, эшләп чыгарган продукциядән күргәзмә оештырылган иде. Татар милли киемнәре кигән сатучы кызларыбызның ит, колбасаларны, кызарып пешкән күмәч, өчпочмакларны, авыз суларын китерерлек чәк-чәкләрне һ.б. сый-нигъмәтләрне, халык һөнәрчеләре эшләгән күз явын алырлык матур бизәкле читекләрне, калын, җылы, шул ук вакытта җыйнак, матур итекләрне мактаганын, мәскәүләрнең исә Татарстан тауарларын бик теләп сатып алганын күргәннән соң, Президентыбыз Р.Миңнеханов күргәзмәдән бик канәгать калды кебек.

Татарстан делегациясе каһарман-шагыйрь М.Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәптә дә булды. Бүгенге көндә ул - Мәскәүдә татар милли-мәдәни компонентлы бердәнбер мәктәп. Укытучылар белән Президентыбыз Р.Миңнеханов, Татарстан мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов, Мәскәүнең мәгариф департаменты башлыгы И.Калина, шәһәрнең көньяк-көнчыгыш административ округы префекты В.Зотов һ.б. очрашты. Мәктәп 1997 елда балалар бакчасы бинасында ачыла. 2006 елда аңа М.Җәлил исеме бирелә. Тагын бер елдан ул махсус төзелгән 4 катлы матур бинага күчә. 2008 елда мәктәпнең ишегалдында М.Җәлилгә һәйкәл куела. Бүгенге көндә ул - Мәскәүдә каһарман-шагыйрьгә куелган бердәнбер һәйкәл. Әмма 2012 елда Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыруның бер чарасы буларак, Мәскәүнең Муса Җәлил урамында шагыйрьгә һәйкәл торгызу күздә тотыла.

Бүгенге көндә 1186 нчы мәктәптә 370 бала белем ала. Аларның 70 проценты - татарлар (биредә катнаш гаилә балалары да исәпкә алынган). Гомумән, мәктәп укучылары арасында 30дан артык милләт вәкиле бар. Биредә татар теле атнага 1 тапкыр дәрес буларак, 2 мәртәбә факультатив рәвештә укытыла. «Татар теле дәресләрен күбрәк тә укытырга мөмкин булыр иде, әмма мәктәбебез атнага 5 көн генә эшли, чөнки Мәскәүнең мәктәптән ерак урнашкан районнарыннан балаларны укырга йөртү бик кыен, шул рәвешле, уку-укыту кагыйдәләре, санитар таләпләр дәресләр санын арттырырга мөмкинлеге бирми», - диде укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.Ручко.

Мәктәптә, татар телен белү дәрәҗәләренә карап, балаларны төркемнәргә бүлгәннәр. Димәк, татар телен өйрәткәндә һәрбер балага аерым якын киләләр. Татар милли-мәдәни компоненты иҗат түгәрәкләре эшендә нык чагыла. Мәктәптә «Умырзая» вокаль-хор студиясе, «Ләйсән» һәм «Бүләк» хореография түгәрәкләре, «Салават күпере» рәсем студиясе, «Балкыш» эстрада түгәрәге, «Сәхнә» театр студиясе, билбау белән көрәш секциясе эшләп килә. Балалар татар этнографик музее һәм «Разведка легендалары» музее фондларын тулыландыру эшендә дә актив катнаша. Мәктәптә без күренекле баянчыбыз Рамил Курамшинның бертуган абыйсы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Курамшинны очраттык. Ул мәктәп ачылганның беренче көннәреннән балаларны баянга кушылып, моңлы итеп җырларга өйрәтә.

Мәктәп белән танышып йөргәндә, без журналистларга «Мәгърифәт» гәзитендә эшләүче хезмәттәшләребез дә килеп кушылды. Алар Мәскәүгә ана теле укытучыларының Бөтенрусия бәйгесенә килгән булган. Безгә шатлыклы хәбәр дә ирештерделәр. Бәйгедә баш бүләкне Чаллының 17 нче мәктәбе директоры һәм татар теле һәм әдәбияте укытучысы Ренат Латыйпов яулаган.

Ә Президентыбыз җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе иң элек М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары Р.Миңнеханов тантаналар залында мәктәпкә бүләк итеп алып килгән китапларны, эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән кайбер укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Глобальләшү шартларында туган телне саклап калу бик кыен, әмма моңа омтылырга кирәк, - диде Президент Р.Миңнеханов. - Бүгенге көндә республикабыздан читтә гомер кичерүче милләттәшләребез өчен татар телен тирәнтен өйрәнү буенча интерактив программалар эшләнә.

Мәктәп балалары кунакларны җырлап, биеп сөендерде. Тамашачылар арасында М.Җәлилнең кызы Чулпан ханым, оныгы Татьяна һәм оныкчыгы да бар иде. Мәскәүнең мәгариф департаменты башлыгы И.Калина үзе дә тумышы белән Оренбур өлкәсенең Шарлык авылыннан икән. Ул мәктәп балаларын киләсе елда М.Җәлилнең туган ягына сәяхәт иттерергә ышандырды.

Мәскәү шәһәре мэриясендә Президент Р.Миңнеханов, Мәскәү мэры урынбасары А.Горбенко, Татарстан мәгариф һәм фән министры А.Гыйльметдинов, сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов һ.б. катнашында узган «түгәрәк өстәл» ике арада сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышлады. Анда республикабызның һәм Мәскәү шәһәренең эре предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Очрашу ахырында Мәскәү дәүләт университеты ректоры В.Садовничий һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры И.Гафуров бу ике югары уку йорты арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.

Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре уңаеннан берьюлы берничә күргәзмә эшләп торды. Шуларның берсе - Музейлар берләшмәсе бинасында оештырылган Татарстан Милли музее күргәзмәсе. Биредә XIX-XX гасырларда Казан татарларының тормыш-көнкүрешендә киң кулланылган кием-салым, бизәкләп эшләнгән өстәл, урын-җир япмалары, сөлге, чаршаулар, намазлыклар, калфак, түбәтәйләр, Казан читекләре һ.б. белән бергә хәзерге заман һөнәр осталары - «Туран» фонды уңганнары, күн мозаикасы осталары С.Кузьминых, И.Гайнетдинов, Н.Кумысникова, зәркән сәнгате остасы Л.Рыговская, керәч сәнгате остасы Б.Шубин һ.б.ның әсәрләрен күрергә мөмкин иде.

Мәскәүнең халыкара музыка йорты бинасында Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе, «Сынлы сәнгатьтә Тукай» экспозициясе, Татарстан турында фотокүргәзмә, китаплар һәм халык һөнәрчелеге әйберләрен сату оештырылган иде. Халыкара музыка йорты 2002 елда төзелгән. Гомуми мәйданы - 42 мең квадрат метр. Анда 556 һәм 524 тамашачыга исәпләнгән камера һәм театр заллары бар. 1700 урынлы Светланов залы - арада иң зурысы. 24 ноябрьдә биредә Татарстан сәнгать осталарының зур концерты булып узды. Тамашачыларны Мәскәү шәһәре мэры С.Собянин һәм республикабыз Президенты Р.Миңнеханов сәламләде.

- Мәскәү Татарстанда җитештерелгән тауарларның барысын да диярлек куллана, - диде үз чыгышында С.Собянин. - Быел гына да без 1000 берәмлек машина төзү техникасы, зур күләмдә нефтехимия продукциясе сатып алдык. Моннан тыш, бүгенге көндә Мәскәү хакимиятендә Татарстанның идарә итү тәҗрибәсе киң кулланыла. Төрле исәпләүләр күрсәткәнчә, хәзер Мәскәүдә 500 меңнән артык татар гомер кичерә. Алар төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт итә.

- Чыннан да, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре арасында хезмәттәшлек көннән-көн ныгый бара, - диде Р.Миңнеханов үз чыгышында. - Былтыр ике төбәк арасында тауар алмашу 40 миллиард сум тәшкил иткән иде, агымдагы елның 10 ае эчендә бу күрсәткеч 45 миллиардка җитте.

Билгеле булганча, Мәскәү хакимияте Казан зоопаркына ак аю бүләк иткән иде. Тантаналы кичәдә Президент Р.Миңнеханов Мәскәү зоопаркына Ерак Көнчыгыш леопарды бүләк итүләре турында әйтте. Моннан тыш, ул Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгенә заманча ут кую, тавыш яңгырату җайланмалары сатып алыр өчен сертификат бүләк итте. Концертны татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән Татарстанның халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Алсу Сафина башлап җибәрде. Кичәдә шулай ук Татарстан дәүләт симфоник оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, дәүләт камера хоры, Казан хореография училищесы коллективы, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңү яулаган «Восторг» триосы, «Дорога из города» бию театры, күренекле опера җырчылары Ә.Агади, А.Шаһиморатова, М.Казаков, татар халык җырларын моңлы итеп башкаручы җырчыбыз Ф.Каһиров һ.б. чыгыш ясады. Концерттан соң бөтен тамашачыларны Президент Р.Миңнеханов исеменнән Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре үткәрелү уңаеннан оештырылган чәй мәҗлесенә чакырдылар.

23-27 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстаныбызны тәкъдим итеп оештырылган чаралар шулкадәр күп иде ки, Мәскәү халкы кайсын сайларга белмичә баш ваткандыр. «Дом кино» кинотеатрында, мәсәлән, Татарстан кино төшерүчеләр белән иҗади очрашу булып узды. Анда Казан халыкара мөселман киносы фестивален тәкъдим итеп, «Кисекбаш», «Камыр батыр» мультфильмнарын, «Вдохновленный Тукаем», «Внутренний Татарстан» документаль фильмнарын, «Бөркетләр» нәфис фильмын күрсәттеләр.

Мәскәүдә Татарстан көннәрен уздыруда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Р.Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь И.Ибраһимов, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, шагыйрь Р.Фәйзуллин, шагыйрь, тарихчы, публицист Р.Бохараев, язучы, тәрҗемәче Г.Хәсәнова да катнашты. Алар Мәскәүнең төрле китапханәләрендә әдәбият сөючеләр белән очрашты, китапханәләргә Татарстан китап нәшриятендә чыккан китапларны бүләк итте. Ә Л.Рюмина җитәкчелегендәге Мәскәү фольклор-мәдәният үзәгендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Театр сөючеләр Русия дәүләт академия Кече театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Зәңгәр шәл» һәм В.Качалов исемендәге Казан урыс Зур драма академия театрының «Дядюшкин сон» спектакльләрен карады.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Казан-Мәскәү-Казан.

.Мәскәүдә Татарстан көннәренә багышланган чаралардан күренешләр.

Рөстәм КАДЫЙРОВ фотолары.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: