Мәдәни җомга

МӨНӘСӘБӘТ

РЕВАНШ ӨЧЕН ФОРСАТ Быел Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) оешуга 20 ел тула. Гәрчә ул, Советлар Берлеге таркалгач, әлеге геостратегик киңлекне икътисади һәм сәяси яктан бербөтен итеп саклау ниятендә оештырылса да, үзенә йөкләнгән бурычны тиешенчә үти алмады. Бүген инде элеккеге республикаларның бер өлеше Аурупа Берлеге һәм НАТОда әгъза булып тора. Калганнары...

РЕВАНШ ӨЧЕН ФОРСАТ

Быел Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) оешуга 20 ел тула. Гәрчә ул, Советлар Берлеге таркалгач, әлеге геостратегик киңлекне икътисади һәм сәяси яктан бербөтен итеп саклау ниятендә оештырылса да, үзенә йөкләнгән бурычны тиешенчә үти алмады. Бүген инде элеккеге республикаларның бер өлеше Аурупа Берлеге һәм НАТОда әгъза булып тора. Калганнары арасында да бу структураларга омтылучылар күп. БДБ хәтта республикаларның тетрәнүләрсез генә аерылуын да тәэмин итә алмады. Приднестровье, Таулы Карабах... 2008 елның августында эш хәтта Русия белән Грузия арасында ачыктан-ачык сугышка кадәр дә барып җитте. Нәтиҗәдә, Грузия Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне тулысынча өзде һәм БДБ составыннан да чыкты.

Мәскәү бүген элеккеге союздашларын төрле юллар белән үз йогынтысында калдырырга тырышса да, күпләре белән мөнәсәбәтләр күзгә күренеп салкыная бара. Хәтта ике илнең Берлек дәүләте әгъзасы саналган Беларусь белән дә мөнәсәбәтләр киеренке. ОДКБ, Таможня берлеге кебек яңа оешмалар да әлеге тенденцияне тамырдан үзгәртә алмый төсле. Шуңа Мәскәү, әүвәлге йогынтысын кире кайтару өчен, элеккеге союздашлары белән мөнәсәбәтләрне хәзер инде яңа нигездә урнаштырмакчы.

Русия хөкүмәте башлыгы В.Путинның күптән түгел "Известия" гәзитендә дөнья күргән мәкаләсен (Беларусь, Казахстан һәм Русия составында Аурупа-Азия Берлеге төзү турында) нәкъ менә шундый омтылышлардан, дип карарга кирәктер. Асылы җәһәтеннән ул Русиядә 2012 елда булачак президент сайлавыннан соң бу киңлектәге үсеш стратегиясен хәтерләтә. Сүз дә юк, Аурупа-Азия Берлеге (ААБ) - кызыклы проект. Ул дәүләтләрнең уртак сәяси, икътисади, хәрби, таможня, гуманитар һ.б. киңлеге булган конфедератив берлеген аңлата һәм дәүләттән өстен структуралар булдыруны күздә тота. Ниятләрнең җитдилеге интенсив төстә гамәлгә ашырыла торган процесслар белән дә раслана. Әйтик, Берлеккә керүче 8 ил (Русия, Украина, Беларусь, Казахстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Молдова һәм Таҗикстан) күптән түгел әлеге киңлектә ирекле сәүдә зонасы булдыру турындагы килешүне имзалады. Калганнары (Әзәрбайҗан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстан) хәзер аңа кушылу мөмкинлеген өйрәнә икән. Русия Дәүләт Думасы узган атнада ААБ буенча "түгәрәк өстәл" дә үткәрде. Ә җомга көнне инде 3 ил (Беларусь, Казахстан һәм Русия) җитәкчесе Мәскәүдә икътисади интеграция турында Декларация һәм Аурупа-Азия икътисад комиссиясе (ААИК) буенча килешүне имзалады.

ААБ алга таба, башка геосәяси уенчылар һәм төбәк структуралары (АКШ, Кытай, АБ, АТЭС һ.б) кебек үк, дөньякүләм дәрәҗәдәге полюсларның берсе булыр, дип күзаллана. Димәк, ул глобальләштерү сәясәтенең дә бер элементы булып чыга.

КРИЗИС ЧИГЕНЕРГӘ ҖЫЕНМЫЙ

Көнбатыш илләрен биләп алган чираттагы кризис әлегә һич кенә дә баш бирми. Мондый шартларда икътисад күрсәткечләре буенча еллык прогнозларын инде Аурупа комиссиясе генә түгел, хәтта "зур егермелек" тә киметергә мәҗбүр. Ә әҗәтләр һаман үсә тора. Әйтик, Аурупа зонасына керүче илләрнең гомуми әҗәте бүген инде эчке тулай продуктның (ЭТП) 89 процентын тәшкил итә икән. Аерым илләргә килгәндә, Грециядә ул ЭТПның 166 проценты, Италиядә - 121 процент, Португалиядә - 106 процент, Франциядә - 87 процент, Алманиядә исә 83 процент күләмендә.

Дөнья халыкларының протест акцияләре дә көчәя. Мисалга, шул ук Нью-Йоркта "Уолл-стритны басып ал" дигән шигар астында башланган өзлексез протест акцияләрен генә алыйк. Алар инде 2 айдан артык дәвам итә. Эш хәтта полициянең тыныч халыкка каршы көч куллануына кадәр дә барып җитте. Мәгәр, бүгенге финанс системасына каршы чыгышлар күп кенә башка илләрдә дә колач җәя. Шул ук вакытта финанс җайдаклары тезгенне ничек булса да ныклап кулга алырга омтыла.

Аурупа Берлеге (АБ) дә күптән түгел Грецияне яңа коалицион хөкүмәт төзеп куярга мәҗбүр итте. Аны Аурупа Үзәк банкы рәисенең элеккеге урынбасары Лукас Пападимос җитәкләде. Яңа хөкүмәт февральгә кадәр АБ белән кредит килешүе төзергә тиеш. Әгәр ул чыгымнарны чикләү буенча АБ куйган таләпләргә ризалашмаса, Грециягә Аурупа зонасыннан чыгу яный. Февральдә биредә вакытыннан алда парламент сайлавы да үткәреләчәк. Болар һәммәсе дә үтәлгән очракта, Греция әҗәтләренең яртысы исәптән чыгарылачак. Ул чакта инде АБ һәм МВФ 100 миллиард евро күләмендә өстәмә ярдәм дә вәгъдә итә. Әмма халык һәм оппозиция бюджет чыгымнарын кыскартуга каршы.

Шундый ук хәлләр Италиядә дә күзәтелә. Италия Премьер-министры Сильвио Берлускони, парламент күпчелегенең ышанычын югалткач, отставкага китте. Аның урынына "техник" Премьер-министр итеп элек АБ нең монополиягә каршы комитетын җитәкләгән икътисадчы Марио Монти билгеләнде. Узган атнада ул формалаштырган яңа хөкүмәтне инде парламент та хуплады.

КӘЛӘШСЕЗ ТУЙ БУЛМЫЙ

Молдова парламенты 18 ноябрьдә чираттагы мәртәбә республика президентын сайларга тиеш иде. Әмма сайлау булмыйча калды, чөнки президентлыкка кандидат итеп беркем дә теркәлмәгән булып чыкты. Либераль партия җитәкчесе Михай Гимпу мондый хәлне, әгәр кәләш юк икән, димәк, туй да юк, дип аңлатты. Аның фикеренчә, димәк, парламент президент сайлавының яңа датасын билгеләргә тиеш булачак. Әлбәттә, эш монда республика ватандашлары арасында югары постны биләргә теләүчеләрнең булмавында түгел, андыйлар бик күп. Тик рәсми теркәлү узучы гына юк, һәм моның үз сәбәпләре бар.


Молдовада инде 2 елдан артык дәвам итүче конституцион кризис әле һаман аны сәяси билгесезлек хәлендә тота. Төп Законга салынган нормалар һәм республикада үзара каршы торучы сәяси көчләрнең парламенттагы бүленеше югары җитәкчене сайлап кую мөмкинлеге бирми. Менә хәзер дә "Аурупа өчен интеграция" альянсы һәм Коммунистлар партиясеннән аерылып чыккан 3 депутат арасындагы сөйләшүләр президент булып сайлану өчен кирәкле тавыш җыярдай (101 депутатның 61ендә яклау табардай) реаль кандидатның булмавын күрсәткән. Шуңа хәзер сайлау кабаттан билгеләнергә тиеш.

Фоат УРАЗАЙ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: