Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: БЕЗГӘ НИНДИ ҖЫР КИРӘК?

Соңгы вакытта без җырга, моңга сусадык. Яратып тыңлый торган, үзеңнең дә шуңа кушылып җырлыйсың килгән, күңел кылларын тибрәтерлек җырларыбыз, көйләребез кая китеп югалды икән соң? Концерт залларында, мәдәният сарайларында, телевидение тапшыруларында бер-бер артлы игезәк, бер-берсенә бик охшаш җырлар яңгырап торганда сораулар тууы гаҗәп түгел: без халык көйләрен онытып барабыз түгелме?...

Соңгы вакытта без җырга, моңга сусадык. Яратып тыңлый торган, үзеңнең дә шуңа кушылып җырлыйсың килгән, күңел кылларын тибрәтерлек җырларыбыз, көйләребез кая китеп югалды икән соң? Концерт залларында, мәдәният сарайларында, телевидение тапшыруларында бер-бер артлы игезәк, бер-берсенә бик охшаш җырлар яңгырап торганда сораулар тууы гаҗәп түгел: без халык көйләрен онытып барабыз түгелме? Татар музыка сәнгатендә якты эз калдырган атаклы композиторларыбызның көй, җырларына кул селтәдекме? Аларның җырларын хәзер искә алу кичәләрендә генә тыңларга калды.

Дөрес, телевидение бөтенләй үк онытып бетерми. «Татарстан-Яңа гасыр» каналында «Җырлыйк әле!», «Оныта алмыйм», «Татар халык җырлары» тапшыруларын карагач, халык көйләрен үз иткән җырчыларыбыз бар икән әле, дип сөенеп куясың. Әмма тулаем җыр сәнгатенең үсеше турында сүз алып барабыз икән, дөресен әйтергә кирәк, тамашачы еш кына үзебезнең чын милли җырларыбызны ишетүдән мәхрүм.

Мин Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Галия Гафиятуллина, Габдулла Рәхимкуловны сагынам. Кышкы суык көннәрдә, күз ачкысыз бураннарда ат җигелгән чаналарга төялеп, авылдан-авылга йөреп, салкын клубларда концерт биргән мәшһүр җырчыларыбыз бүген дә күз алдымда тора. Алар белән бергә оста баянчылар Оркыя Ибраһимова, Мохтар Әхмәдиев, Фәйзи Садыйков, нәфис сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһудинның Татарстан радиокомитеты үз шефлыгына алган безнең Урта Аты авылы (Арча районы) клубындагы чыгышларын исән кешеләр һаман да хәтерендә саклый. Тамашачының тирән ихтирамын яулаган, алардан соңгы буын артистлар да онытылмый.

Хәзер заманалар башка. Элек филармониянең сәнгать советында артистның җыр репертуарын энәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыга иделәр. Ләкин мин андый цензура кертү ягында түгел. Шулай да җырга карата таләпчәнлек булырга, талымсызлыкка киртә куелырга тиеш. Габдулла Рәхимкуловның бер очрашуда сөйләгәне хәтердә.Үзбәкстанга гастрольгә баргач, тамашачылар концерт ахырында аннан бер җыр башкаруын сораган. Ул программага кермәгән көйне җырларга ярамаганлыгын белсә дә, тәвәккәлләп шул җырны башкара. Күңел түреннән ургылып чыккан тавышы белән көйне җырлап бетерүгә, халык урыныннан торып, бик озак кул чаба, җырчыны алкышларга күмә. Ни кызганыч, Казанга кайткач, Габдулла Рәхимкуловка репертуарына кермәгән җыр башкарганы өчен түрәләрдән нык кына эләгә.

«ТЯГ» каналының җыр сәнгатен күз уңында тотуы мактауга лаек. Ул «Безгә нинди җыр кирәк?» дигән тапшыру әзерләп күрсәтте. Бик кызыклы һәм җитди сөйләшү булды. Тик, безгә нинди җыр кирәк, дигән сорауга барыбер дә анык кына җавап ишетелмәде. «Татар җыры үсештәме?» дигән сорау да куелды. Монда фикерләр икегә аерылды. Сәхнәдән яки радио һәм телевидениедән яңгыраган көй, җырларны исәпкә алсаң, сан ягы, һичшиксез, үсештә. Ә җыр сәнгатенең бүгенге хәлен күздән кичерсәк, ул үсми, торгынлык кичерә. Тапшыруда катнашучылар, җырчыга музыка белеме кирәк, шунсыз тамашачы күңеленә үтеп кереп булмый, дигән фикер әйтте. Талантың, җырга, музыкага сәләтең юк икән, ике, өч консерватория тәмамласаң да, тамашачының тирән ихтирамын казана алмыйсың. Монда күп нәрсә җырчының һөнәри башкару осталыгына һәм нинди җыр сайлап алуына бәйле. Сәхнәгә чыгып, берничә җыр җырлап керү кыен эш түгел, ә менә җырчы булып танылу, ай-һай, авыр!

Кайвакыт телевизордан җыр яңгырый. Башта артист үзе күренми, бераздан килеп чыга.Ул йә урманда, йә пляжда, йә түшәктә җыр суза, йә машина эчендә җырлап утыра. Кайвакытта тамашачыны хөрмәт итү җитеп бетми. Мин барыннан да бигрәк фонограмма белән җырлауны күздә тотам. Бу хакта дәшмәм дигән идем. Чөнки моны тыю турында закон булмагач, зурдан кубып сөйләүдән файда юк. Урыс эстрадасының танылган җырчысы Елена Ваенга үзәк матбугатта үз фикерен белдергәннән соң бу теманы читләтеп үтү ярамас, дидем. Билгеле, тыярга вакыт. Кешеләр артистның үз тавышын ишетермен, үзен күрермен, ничек җырлаганын карармын, дип, акча түләп, концертка килә. Ә артист егетебез яки кызыбыз сәхнә артында магнитофонны хутка җибәреп, тамашачы каршына чыгып, микрофонын тотып «җыр суза». Е.Ваенга хөкүмәт җитәкчесенә кереп, фонограммага җырлауны тыю, моны законлаштыру турында әйтергә теләвен дә язган.

Магнитофонны борып куеп, сәхнәгә киенеп-ясанып чыгып басу өчен әлләни зур талант кирәкми. Ә менә тамашачы күңеленә хуш килерлек җыр сайлап алу һәм аны бөтен сәләтеңне биреп башкару - монысы артистның тамашачы алдындагы җаваплылыгын, аңа карата ихтирамын билгели торган сыйфат. Әлбәттә, матур җыр сайлап алу җиңел эш түгел. Совет заманындагы кебек, һәр яңа җырны, көйне яки бүтән музыкаль әсәрне Композиторлар берлегендә тыңлап фикер алышу кебек тәртипләр юк инде хәзер. Композиторларыбыз җыр язып, аны тамашачы кабул итсен өчен шактый күп тир һәм көч түккән. Гомәр ага Бәшировның үз сүзләренә язылган «Җидегән чишмә» җырының ничек тууы турында сөйләгәне истә. Сара апа Садыйкова җырны язучының үзенә уйнап, җырлап күрсәткән. Гомәр ага композиторның хәтере калыр дип тормаган, турысын әйткән. "Сара,- дигән ул, - чын җыр булып җитмәгән бит әле бу, иренмичә генә тагын бер тапкыр йөрәгең аша үткәреп кара". Сара апа башта үпкәләгән, аннары төзәтмәләр, үзгәрешләр керткән. Тагын Гомәр агага күрсәтергә алып барган. Композитор уйнап, җырлап күрсәткән. «Сара, - дигән язучы, - менә безнеңчә «Җидегән чишмә» килеп чыккан. Рәхмәт!»

Җырчының җырга талымсызлыгында без, тамашачылар, үзебез дә гаепле. Без артистларны мактый-мактый үсендереп бетердек, ахрысы. Каян килеп чыкты соң әле бу сәхнәгә аяк кына баскан һәр җырчыны «йолдыз» дип атау? Шуның өстенә тагын «уникаль тавышлы», «алтын тавышлы» җырчы дигән купшы сүзләр белән артист халкын бөтенләй масайтып җибәрәбез.

Кешеләр гомер-гомергә йолдызларга караган, аларны сокланып күзәткән, тормышларын күздән кичергән, язмышларын күзаллаган, үзләренең җәмгыятьтәге урыннарын билгеләгән, артистларга, спортчыларга охшарга тырышкан. Ә артистларны йолдызларга тиңләү гадәте безгә урыс эстрадасыннан «йоккан». Бер ияләнеп киткәч, «йолдыз», «сәхнә йолдызы», «эстрада йолдызы» дигән сүзләрне кызганмыйбыз. Әгәр дә артистка ихтирамыбызны, хөрмәтебезне, соклануыбызны белдерәсебез килә икән, аны олылау өчен башка сүзләр дә бетмәгән. Мәсәлән, танылган, атаклы, бөек, күренекле, мәшһүр кебек сүзләр ник ошамый? Ләкин даһи түгел. Кайвакытта телебездән бу сүз дә ычкынып китә. Кемгә булса да даһи дип әйтү - бүтән мондый шәхес юк, дигән сүз. Әгәр дә без Рудольф Нуриев даһи биюче, Михаил Ломоносов даһи физик, Петр Чайковский даһи композитор, дибез икән бу шәхесләр моңа лаек һәм аларга бүтән беркем дә тиңләшә алмый. Билгеле, бу даһиларны, әйтик, Р.Нуриевны уздыручы да бардыр, ләкин ул Нуриев була алмый. Фикеремне аңлату өчен тагын бер мисал китереп үтим. Шахмат тарихы 15 дөнья чемпионын белә. Аларның һәркайсы заманында бөек, мәшһүр, атаклы шахматчылар дип аталып йөртелгән. Ләкин шулар арасыннан бер генә шахматчы даһи исемен йөрткән. Ул - урыс шахматчысы Александр Алехин.

Мин хәзер җырның ертыгы юк, дигән сүзләргә дә бик ышанып бетмим. Сәхнәбез «ертык көйләр», моңсыз җырлар белән тулды. Без моннан арына алырбызмы ?

Әлбәттә, җыр, көй язудан беркем дә беркемне тыймый. Җырны сайлап алу да - артистның үз эше. Син менә шушы көйне өйрән, шушы җырны җырла, дип, аңа акыл өйрәтүдән дә сак булу хәерле. Әмма син тормышыңны җыр сәнгатенә багышлагансың икән, тамашачы алдындагы җаваплылыгыңны онытма. Халык онны көрпәдән аера белә. Билгеле, тамашачының да төрлесе була. Ләкин ул теләсә нинди җыр тыңларга риза түгел. Без еш кына концерт залларында моңлы, матур көйләр, халык җырлары тыңлаудан мәхрүм булып утыруыбыздан зарланабыз. Концертны алып баручы, сәхнәдә - халкыбызның яраткан җырчысы, дип белдергән артистның башкарган җыры күңелләргә барып җитми икән, безнең җыр чишмәсе нигә саекты, дигән сорау бирергә хакыбыз бар. Кайберәүләр, кемгә нинди җыр ошый инде, гел халык җырларын җырлау мәҗбүри түгел, дияр. Ләкин шуны истән чыгармыйк, татарның мәшһүр җырчылары нәкъ менә халык җырларын башкарып, милләтебезнең олы мәхәббәтен казанды.

Җырла, җырла, дип әйтәсез, сезгә нинди җыр кирәк? Безгә чын татар җыры, татар моңы, Тукаебыз әйткәнчә, безнеңчә матур, моңлы, милли көй кирәк. Җыр, көй каян табыйм икән, дип аптырап йөрисе юк. Соңгы елларда дистәләгән җыр китабы басылып чыкты. Кайберләрен генә искә төшерәм: «Халык җырлый», «Җырлыйк әле», «Җырларыбыз», «Татар халык җырлары», «Яңа җырлар», «Яраткан җырлар», «Сез яраткан җырлар», «Лирик җырлар», «Җырлыйк та, биик тә», «Күңел моңнары», «Җырлыйк, дуслар бергәләп» һ. б. Бу кадәр җыр байлыгы тагын кайсы халыкта, кайсы милләттә бар?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: