Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: БЕЗ НИК САНСЫЗ?

Русия халкы ришвәтчелек, урлашу турындагы зарлануларны ишетеп, тыңлап тәмам туйды инде. Түрәләрнең үз сүзендә тора белмәве, вәгъдәләрен үтәмәве, эреле-ваклы чиновникларның кешеләрнең моң-зарын ишетергә, аларның гозер-үтенечләренә, ихтыяҗларына колак салырга теләмәве халыкның ачуын кабарта. Карагыз әле, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү турында күпме сүз булды, аларның яшәү шартларын яхшырту хакында күпме...

Русия халкы ришвәтчелек, урлашу турындагы зарлануларны ишетеп, тыңлап тәмам туйды инде. Түрәләрнең үз сүзендә тора белмәве, вәгъдәләрен үтәмәве, эреле-ваклы чиновникларның кешеләрнең моң-зарын ишетергә, аларның гозер-үтенечләренә, ихтыяҗларына колак салырга теләмәве халыкның ачуын кабарта.

Карагыз әле, сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү турында күпме сүз булды, аларның яшәү шартларын яхшырту хакында күпме вәгъдәләр бирелде, бактың исә, бу проблема әле һаман хәл ителеп бетмәгән икән. Әнә, Буада нинди хәлләр килеп чыкты. Ярый әле Мәскәү телевидениесе чын хәлне, дөреслекне сөйләп бирде. Шуннан соң гына 2010-2012 елларда фронтовикларга бирелгән фатирларның торышын тикшерергә керештеләр. Югары Ослан районында ветераннарга бирелгән йортларны әле алар анда яши башлаганчы ук ремонтларга туры килгән.

Без бик сансыз кешеләргә әйләндек, җәмәгать. Кайбер түрәләр, хакимият органнары хезмәткәрләренең берише бик калын тиреле булып чыкты. Ил җитәкчеләре Ватан сугышы ветераннарын торак белән тизрәк тәэмин итү кирәклеген күп тапкырлар искәртүенә карамастан, әле Русиядә, быелның 1 апреленә, рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, фатир алу өчен 19684 сугыш ветераны чиратта тора икән. Бу исемлекне хурлык тактасына элеп куйсаң да ярый торгандыр.

2013 елда ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен федераль бюджеттан 30 миллиард сум акча каралган. Шуның 22,7 миллиард сумы инде төбәкләргә бүлеп бирелгән. Бу сумма чиратта торучы сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү өчен җитәрлек. Әмма проблеманың алай тиз генә хәл ителмәве дә бар. Беренчедән, федераль бюджеттан бирелгән акчаның башка максатларга тотылуын булдырмас өчен тикшерү, күзәтчелек органнарына аеруча җаваплылык йөкләнә. Икенчедән, урыннарда төрлечә сәбәп табып, кайбер ветераннарны чиратка куймаска тырышалар. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүче сугыш ветераннарының ризасызлыгы зур. Авылда торып калган фронтовикларның да уңайлы фатирларда яшәргә хакы бар.

Сугыш ветераннары елдан-ел кими бара. Күпләренең сәламәтлеге дә нык какшаган. Безнең аларны рәнҗетергә хакыбыз юк. Русия Президенты бу мәсьәләгә хакимият органнарының игътибарын тагын бер тапкыр юнәлтте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек турындагы Указда сугыш ветераннарының социаль хәлен яхшырту мәсьәләсенә аерым әһәмият бирелгән. Бу хакимият органнарына турыдан-туры кагыла.

Хәзер эш шуңа барып җитте, кайбер түрәләр хәтта Президент кушканнарны да вакытында үтәргә бик атлыгып тормый. Рәсми мәгълүматлар күрсәткәнчә, бер ел эчендә Русия Президенты йөкләмәләренең 64 проценты гына үтәлгән. Мәсәлән, укытучыларга һәм табибләргә хезмәт хакын күтәрү турында ил башлыгы күрсәтмәләренең үтәлмәвен В.Путин турыдан-туры элемтә вакытында үзе дә искә төшерде. Төбәкләрдә хезмәт хакын бераз күтәргән дә булалар. Ләкин эш еш кына итәк кисеп җиң ялгауга кайтып кала. Урыннарда хезмәткәрләрне кыскарту исәбенә хезмәт хакын күтәрү гадәткә кергән. Нәтиҗәдә калган кешеләргә эш күләме арта. Хезмәт хакы күтәрелсә дә, ул алай бик сөенерлек түгел. Шуңа күрә медицина оешмаларыннан табибләр китә. Алар җитми. Кайберләре һөнәрен алыштыра. Кемнең юк-бар хезмәт хакына эшләп йөрисе килсен. Табибләр пикетлар оештыра, Мәскәүгә яза. Тик аларның моң-зарын түр башында утырган түрәләр ишетергә теләми. Инде В.Путинның, "югалган" акчаларны табып, табибләрнең үзләренә кайтарып бирергә кирәк, дигән күрсәтмәсенә колак салмый калмаслар, дип ышаныйк.

Русия сәламәтлек саклау министры В.Скворцова әйткән дә булды: "Дәүләт быел төбәкләргә бөтен медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү өчен 980 миллиард сум, ә яхшы күрсәткечләр өчен өстәмә түләүләргә 115 миллиард сум акча бүлеп бирде. Нәтиҗәдә стационарларда уртача хезмәт хакы 68 процентка, поликлиникаларда 45 проценттан күбрәккә артырга тиеш", - диде.

Әгәр дә Русия хөкүмәте үз сүзендә тормаса, ягъни табибләргә бирелгән акчаларның эзенә төшмәсә, алга таба авыруларны дәвалар кешеләр дә калмавы бар.

Халыкның теңкәсенә тигән, күпме сүз боткасы ясап та, алга таба үзгәреш сизелмәгән торак-коммуналь хуҗалыгындагы башбаштаклыкларга да бер чик куелырмы? Идарәче компанияләрне авызлыкларлык көч юкмыни Русия илендә? Президент хөкүмәткә торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны ел дәвамында 6 проценттан да күбрәккә арттырмаска күрсәтмә бирде. Тик хөкүмәтнең азу ярган түрәләргә теше үтми, ахрысы. Инде хәбәр ителгәнчә, шушы елның 1 июленнән халык өчен газга бәяләр 15 процентка артты. Әгәр дә хөкүмәт "Газпром"ның аппетитын тыймаса, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар 6 процент белән генә чикләнеп калмаячак. Җылы бирүчеләргә дә халыкның үпкәсе зур. Фатирларны җылытуга бәяләрне 2 тапкыр күтәрүләре генә җитмәгән, җәй айларында җылы бирмәсәләр дә, тиешле хакын ала беләләр. Бу нинди гаделсезлек?! Шул гына җитмәгән, гомумйорт ихтыяҗлары, дигән булып, ничек тә халыктан күбрәк акча каеру ягын карыйлар. Моның законсыз эш икәнлеген инде берничә тапкыр матбугатта аңлатып та бирделәр. Тик коммуналчылар колакларына да элми.

Ашамлыкларга бәяләр күтәрелү белән дә хәл шундый. Эшмәкәрләр кесә калынайта. Түрәләр дәшми. Аурупа илләрендә бәяләр, киресенчә, кими, яисә бер чамада тора. Экспертлар бәяләр күтәрелүен утка, суга, газга тарифларның артуы белән аңлата. Аларга бәяләрне кем арттыра соң? Шул ук "Газпром", энергетиклар, халыкны су белән тәэмин итүчеләр. Ни өчен хөкүмәт аларны тәртипкә чакырмый? "Газпром", газ чыгару буенча без Җир шарында беренче урында, дип мактана икән, ник халыкка газ бераз арзанрак бәядән сатылмый? Әгәр дә "Газпром", тимерьюлчылар, нефть чыгаручылар Олимпия уеннары, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башка зур ярышлар өчен химаяче ролен үти икән, ни өчен бу чыгымнар халык җилкәсенә авыр йөк булып төшәргә тиеш?

Президентның пенсия реформасы буенча биргән поручениеләре дә ярым-йорты гына үтәлгән. Пенсия билгеләүдәге тәртипсезлекләр өлкән кешеләрнең ачуын китерә, әлбәттә. СССРда айга 120-130 сум пенсия алып, тыныч күңел белән, эшләмичә иркен яшәргә мөмкин булса, Русия пенсионеры андый мөмкинлектән мәхрүм.

Без бик сансызландык шул. Әйтик, Русия мигрантлар иленә әйләнеп бара. Алар Татарстанда да җитәрлек. Чит республикалардан килүчеләрне виза белән генә кертү турында күп ишеттек. Мигрантлар арасында эш эзләп килүчеләр генә түгел, җинаятьчеләр дә үзләренең мәкерле эшләрен эшли тора. Әгәр дә хакимият органнары кискен чаралар күрмәсә, криминаль затларга безнең чикләрне үтеп, Русиягә керү берни түгел.

Барыбызга да кагыла торган тагын бер җитди проблема - даруларга бәяләрнең күтәрелүе. Хәзер чат саен даруханә. Кайсына кермә, бер үк даруга төрлечә бәя. Бер даруханәгә кергәч, даруханә хезмәткәренә сорау бирдем: "Сеңелем, менә бу даруны бер килүемдә бүтән бәягә алган идем, бүген күпкә кыйммәтрәк", - дидем. "Абый, - диде сеңел, - без гаепле түгел, поставщиклар шул бәягә китерә". "Поставщиклар" дигәне, бергә алып, бишкә сатучылар була инде. Югыйсә, моннан берничә ел элек Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, хөкүмәт белән килештереп, даруханәләргә тотрыклы бәяләр сакланырга тиешле дарулар исемлеген җибәрде. Хәзер бу хакта оныттылар. Даруханәләр эшенә күзәтчелек итү оешмаларының да контроле җитми, күрәсең.

Тагын бер мәсьәлә турында әйтеп китү кирәктер. Монысы да шул - безнең сансызлыгыбыз бәласе. Күптән түгел Мәскәү өлкәсендә психоневрология хастаханәсендә янгын чыгып, 38 кешенең гомере өзелде. Мондый янгыннар соңгы вакытта интернатларда, картлар йортларында гадәти бер хәлгә әйләнде. Тикшерүчеләр килә дә акт яза. "Эш" кузгатыла. Штраф салына. Шуннан соң күп тә үтми, тагын шундый ук янгын, бәла-каза, кайгы-хәсрәт. Мондый учреждениеләрдә яшәүчеләр - картлар, авырулар, ятим балалар аерым кайгыртуга мохтаҗ.

Дәүләт Думасы депутатлары да моңа кадәр Президент йөкләмәләренең үтәлүен тәэмин итү өчен зур активлык күрсәтмәде. Инде менә ил башлыгы йөкләмәләренең тиешенчә үтәлмәве турында сүз кузгалгач, депутатлар да бу мәсьәләгә игътибар бирәчәкләре турында әйтте.

Халык илдә барган үзгәрешләрне белә, күрә. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Әмма аның тагын да яхшырак яшисе килә. Тик сүзнең эштән аерылуы, вәгъдәләрнең үтәлмәве, кайбер социаль мәсьәләләрнең кирәгенчә хәл ителмәве аркасында түрәләргә халыкның ышанычы кими бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: