Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: АКЧА ЯНЧЫГЫ

Россиядәге хезмәткә түләүдәге гаделсезлекләр, халыктагы ризасызлык турында сөйләшүләр күптән телдән төшми. Коммуналь хезмәтләргә тарифлар, ашамлыкларга бәяләр, салымнар арта, медицина хезмәте күрсәтү түләүле була барган саен эш бирүчеләргә, шулай ук хөкүмәткә дәгъвалар көчәя генә. Тик хакимият дилбегәсен үз кулында тоткан түрәләрнең генә моңа һич исләре китми. Еллык кереме миллионнар белән исәпләнгән,...

Россиядәге хезмәткә түләүдәге гаделсезлекләр, халыктагы ризасызлык турында сөйләшүләр күптән телдән төшми. Коммуналь хезмәтләргә тарифлар, ашамлыкларга бәяләр, салымнар арта, медицина хезмәте күрсәтү түләүле була барган саен эш бирүчеләргә, шулай ук хөкүмәткә дәгъвалар көчәя генә. Тик хакимият дилбегәсен үз кулында тоткан түрәләрнең генә моңа һич исләре китми. Еллык кереме миллионнар белән исәпләнгән, аена миллион яки ярты миллион сум хезмәт хакы алган түрәдә аның кайгысымыни?! Җитмәсә, түр башында утырган түрәләр, казнада акча юк, түзегез, дип күзгә төтен җибәрә.
Икътисад фәннәре докторы Андрей Гудков фикеренчә, ил байлыгының 70 проценты - Россиянең йөз бае кулында. Ә кайбер әһелләрнең "Россия гражданнарының кереме арта", дип мактанулары дөреслеккә туры килми. Статистика федераль хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2017 елның ун аенда халыкның кереме, 2016 елның шул вакыты белән чагыштырганда, хәтта кимегән. Моңа кадәр Россиядә иң аз хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итте. Аннары ул 9489 сумга җитте. Хөкүмәтнең майдан тагын бераз арттырырга исәбе бар. Кыйммәтчелек заманында шул акчага яшәп кара.
Россиядә уртача айлык хезмәт хакы 36700 сумнан артык диләр. Бусы да чынбарлыкка туры килми. Ул - дәүләт корпорацияләре директорлары, компания башлыклары, министрлар һәм шулар кебек чутсыз акча алып эшләгән кешеләрнекен аз хезмәт хакы алучыларныкы белән кушып бүлгәннән соң килеп чыккан уртача сан.
Россия Финанс министрлыгы матбугатта шундый саннар бастырып чыгарды. Финанс министрының айлык хезмәт хакы аз да түгел, күп тә түгел: 1 миллион 730 сум. Икътисади үсеш министрлыгының элеккеге башлыгыныкы - 1 миллион 270 мең, энергетика министрыныкы - 1 миллион 160 мең сум. Үзәк банк башлыгыныкы уртача хезмәт хакыннан 61 тапкыр күбрәк!
Түрәләрнең хезмәт хаклары артса да, бюджеттан акча алып эшләүче бүтән тармак кешеләренекен арттыру турында Президентның май указлары ярым-йорты гына үтәлде. Ярый әле, 2018 елның гыйнварыннан бюджеттагыларның хезмәт хакы 4 процентка артты. Әлләни күп булмаса да, иш янына куш бу. Чөнки көндәлек чыгымнардан тыш халыкның әле бурычлар да түлисе бар. Халыкның 57 проценты кредитын түли алмый азаплана. Үткән өч елда кредит оешмаларыннан бурычка акча алучылар саны илдә 58 проценттан 67 процентка җиткән. Моннан тыш никадәр салым түлисе бар. Ниндиләре генә юк аның? Хөкүмәткә аз күренсә, салымны күбрәк алуның яңа ысулларын уйлап табалар.
Совет заманында да хезмәт хаклары әлләни зур булмады. Аның каравы, хәзерге кебек салымнар белән халыкны интектермәделәр. Фатир бушлай булды. Медицина хезмәте, белем алу өчен халык акчасын сарыф итмәде. Бүген исә коммуналь хезмәтләргә түләгәннән соң дарулар, ашамлыклар сатып алу, балаларны укыту өчен күпме калды икән, дип акчасын санап утырган гаиләләр миллионлаган.
Бөтен бәлабез шунда, түрәләр белән ярлыларның керемендә аерма зур. Мәсәлән, Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгында уртача хезмәт хакы 97 мең сумнан артык. Ә төбәкләрдә табибләр һәм шәфкать туташлары 15-20 мең сумга эшләп йөри. Табибләр җитми. Кайберләре һөнәрен алыштыра. Медицина хезмәткәрләренең 12 проценты гына хезмәт хакыннан канәгать.
Хөкүмәт сәламәтлекне саклауга акчаны кысып кына бирә. Танылган балалар табибе Леонид Рошаль дөрес көлә. Россиядә медицина бер кешегә 350 евро исәбеннән финанслана. Ә Германия, Франция кебек илләрдә ул 5000 евро. Бездә оптимальләштерәбез дигән сылтау белән күрелгән чаралар табибләрнең хезмәт хакын күтәрүгә йогынты ясамады, кадр­лар проблемасын хәл итмәде.
Ә түрәләрнең хезмәт хакын күтәрү өчен акча табыла. Әнә, исәп-хисап палатасында уртача айлык хезмәт хакы - 180 мең сум, Икътисади үсеш министрлыгында ул - 112100 сум. Кайбер югары уку йортлары ректорларының еллык кереме хәтта 195,7 миллион сумга кадәр җитә. Россия мәгариф министры Ольга Ва­сильева моның гаделсезлек икәнлеген үзе дә таныды.
Россия статистика федераль хезмәте мәгълүматларына күз салсак, илдә 2 миллионга якын эшче хезмәт хакын яшәү минимумыннан кимрәк ала. Премьер-министр урынбасары Ольга Голодец дөрес әйтә: иң кызганычы - эшли торган кешенең ярлылыгы.
Әгәр дә дәүләт эшләүчеләрдән шулай акча кызгана икән, киләчәктә ил кадрларга кытлык кичерергә мөмкин. Иң аз хезмәт хакын яшәү минимумы белән тигезләп кенә ярлылык проблемасын хәл итеп булмаячак. Чөнки аерым тармакларда хезмәт хакы бик түбән. Анысын да вакытында ала алмаучылар бар. Бигрәк тә авыл хуҗалыгында хәлләр яман. Новосибирск шәһәрендә сабырлыклары беткән төзүчеләр кранга менеп баскан. Алар хезмәт хакы бирмәгән өчен үзләренең ризасызлыкларын белдергән. Күзәтчелек оешмалары, хокук саклау органнары, җирле хакимиятләр бу проблеманы хәл итүгә җитдирәк караса, гамәлдәге законнарны кулланып эш итсә, бәлки, мондый көнгә калмаган да булыр идек. Шулай да, хезмәт хакын вакытында түләмәгән җитәкчеләрне җавапка тартырга тырышалар. Россиядә бер елда 225 түрә хөкем ителгән. 2017 елда предприятие һәм оешмаларның хезмәт хакы буенча бурычы 3 миллиард сумга җыелган. Тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкин хезмәт хакын вакытында бирмәгән өчен җәзаны катылатырга, андый җитәкчеләрне 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә киңәш биргән.
Матбугатта саннарга карасак, Казанда уртача айлык хезмәт хакы - 34 мең 872 сум. Моңа ышануы кыен. Сез кемнең нинди хезмәт хакы алуын беләсегез килсә, үзләреннән сорагыз. Хат ташучы, архив, китапханә һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән, сантехниктан, урам җыештыручыдан... сорап карагыз. Республикада авыл халкы соңгы 20 елда 10 мең кешегә кимегән. Моның төп сәбәбе - аз хезмәт хакы. Әмма кайбер тармакларда түрәләр үзләрен алдатмый. Мәсәлән, "Россия почтасы" башлыгы булып эшләгән түрә 95 миллион сум премия алган. Ә бу тармакта айлык уртача хезмәт хакы 20 мең сумга да тулмый.
Иҗат кешеләренә дә җиңел түгел. Совет заманында журналларда бастырган, китап итеп чыгарган әсәрләре өчен язучыларның алган акчалары бүгенге әдипләрнең төшләренә дә керми. Элек язучылар редакцияләргә еш килеп йөрде. Нәби ага Дәүли белән журналистларның сөйләшеп утырганы хәтердә. Аның әйткән сүзләре истә калган: "Мин елга бер китап чыгара алсам, шуның акчасына ел буе иркен яшим". Язучының хезмәте бүген тиешенчә бәяләнми. Ни кызганыч!
Чит илләрдә ничек соң? Безнең акчага күчереп исәпләгәндә, АКШ­та укытучылар айга 300-600 мең сум, Германиядә - 240-300 мең сум ала. Аларда табибләр дә зур хезмәт хакы алучылардан санала. Америка Кушма Штатларында табибләрнең айлык хезмәт хакы - 540-900 мең, Германиядә - 480-540 мең сум. АКШта закон буенча президент администрациясе хезмәткәрләренең айлык хезмәт хакы иң аз алучыларныкыннан 4-7 тапкырдан артмаска тиеш. Бу илдә иң югары дәрәҗәдәгеләр өчен конгресс карар чыгара. Менә ничек! Бездә тәртипләр башка. Бөтен көчен, бар тырышлыгын биреп эшләгән кешенең хезмәт хакын тормышын көйләп алып барырдай дәрәҗәгә җиткерү өчен Россиянең акчасы юкмыни? Без шулкадәр ярлымыни?
Финанс министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, ил бюджетында файдаланылмый калган шактый акча булган. Аның бер өлеше инде кайбер дәүләтләрнең финанс хәлен яхшырту өчен бирелгән. Әйтик, премьер-министр Африка илләре белән сәүдә багланышларын үстерүгә акча бирү турындагы боерыкка кул куйган. Табигый бәла-казаларга юлыккан Вьетнамга да өлеш чыккан. Россия гражданнары дистә еллар буена ипотекага алган фатир өчен акча түләп азаплана, ә Дмитрий Медведев түрәләрне фатир белән тәэмин итү өчен бюджеттан 9,5 миллиард сум акча бүлеп биргән. Казнада акча юк, имеш!
Берничә миллион сум торган чит ил автомашиналары сатып алган, йөзләгән кунак җыеп, танылган җырчыларны чакырып, миллионнарча сумга төшереп туйлар ясаган түрәләр янчыгына акча каян килә икән? Эш кабинетын 100 миллион сумга ремонтлаткан, чит илләрдә катлы-катлы йортлары булган, 8,5 миллион сумга унитаз сатып алган кешеләр өчен акча күктән төште микән әллә?! Үзәк банк мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2017 елда гына да чит илләргә 1,7 триллион сум Россия акчасы киткән. 20 миллионнан артык халкы ярлы дип саналган Россия акчалары бу. Илнең акча янчыгы буш дигәнгә кем ышансын!
Әгәр дә халыкның уртак тырышлыгы белән барлыкка китерелгән ил байлыгын гадел бүлү системасы җайга салынмаса, дәүләтнең салым салу сәясәте үзгәрешсез калса, хезмәт хакын күтәрү, пенсияләрне индексацияләү өчен җитдирәк чаралар күрелмәсә, гади хезмәт ияләренә яхшырак яшәү өчен өметләр бик чамалы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: