Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: АХЫРЗАМАН КАЙЧАН БУЛА?

Нәрсә соң ул ахырзаман? Урыслар аны "конец света" ди. Безнең әби, әниләр яңа көн туган саен, гөнаһ кылма, ахырзаман җитәр, кыямәт көнендә җавап бирәсең булыр, дип, колакка гел тукып торды, кыңгыр эшләрдән тыеп калырга тырышты. Ахырзаман белән кыямәт көненең ни икәнен дә белмәгән яки белергә дә теләмәгән без, малай-шалайлар, аларның...

Нәрсә соң ул ахырзаман? Урыслар аны "конец света" ди. Безнең әби, әниләр яңа көн туган саен, гөнаһ кылма, ахырзаман җитәр, кыямәт көнендә җавап бирәсең булыр, дип, колакка гел тукып торды, кыңгыр эшләрдән тыеп калырга тырышты. Ахырзаман белән кыямәт көненең ни икәнен дә белмәгән яки белергә дә теләмәгән без, малай-шалайлар, аларның сүзен колак артыннан гына уздырып җибәрә идек, билгеле. Исәя төшеп, үзебезгә дә мыек чыккач, ахырзаманның ни-нәрсә икәнлеген, ниһаять, аңлый башладык. Советлар Союзы таркалып, дини ирек бирелгәч, дөнья бетү турында ешрак сөйли башладылар. Хәтта соңгы вакытта аның төгәл елы, ае, көне турында да имеш-мимешләр таралды.

Кем ничектер, мин үз-үземә сорау бирәм: ахырзаман җитә, дигән кешеләр моның ничек булачагын күз алдына китерә микән? Дөнья бетәчәк, диләр икән, кайсы һәм нинди дөнья турында сүз бара? Дөнья - ул үз күчәрендә әйләнеп утырган һәм без яши торган планета гына түгел, дөнья - ул шушы таулар-ташлар, шәһәр-калалар һәм сала-авыллар, урман-сулар, диңгез-океаннар, басу-кырлар һәм, ниһаять, без, кешеләр, җан ияләре, тереклек, дигән сүз. Ничек алар барысы да күз ачып йомганчы юкка чыгарга мөмкин!? Әлбәттә, тарихчы-галимнәрнең фаразына караганда һәм борынгы язма документлардан күренгәнчә, аерым бер чорда табигый бәла-казалар аркасында тулы бер цивилизацияләр, халыклар юкка чыккан. Ләкин бу әле дөнья бетте, дигән сүз түгел. Галим-тикшеренүчеләр фикеренчә, кешелек дөньясы тарихында җимергеч һәм коточкыч бәла-казалар, мәсәлән, су басулар, җир тетрәүләр, бозлык чорлары, вулкан атулар әледән-әле булып торган. Әмма тереклек бетмәгән.

Ахырзаман киләчәк, дип фараз кылучылар Нострадамус күрәзәлегенә, Ванга сүзләренә таянып, халыкны ышандырырга тырыша. Хәтта кайбер галимнәр дөньяның бетәчәген "төгәл" генә әйтеп бирергә дә маташа. Мәсәлән, Америка Кушма Штатларында берәү 2011 елның 21 маенда кыямәт көне булачагын фараз итте. Моңа кайберәүләр ышана калган. Әйтик, Мари Иленнән Настя атлы бер кыз бала хәтта мордар да киткән. Ул көндәлек дәфтәренә кыямәт көне киләчәге, Җир шарындагы 6,5 миллиард халык белән бергә газапланып үләсе килмәве турында язып калдырган.

Ванганың сүзләрен дә төрлечә төрләндерүчеләр күбәеп китте. Ул планетабызда бер-бер артлы төрле куркыныч табигый бәла-казалар буласын искәрткән. Андый катаклизмнар элек тә булып торган. Хәзер дә Җир шарында яшәүчеләр алардан һәрдаим зыян күрә. Нострадамус үзенең бер фаразында, 1999 елның июлендә коточкыч бер кенәз күктән төшәр дә янәдән Чыңгызханны барлыкка китерер, нәкъ менә шул вакытта "ахырзаман килер, һичьюгында сугыш башланыр" дип әйткән, ди. Шөкер, тегесе дә, монысы да булмады.

Кыямәт көнен болай фаразлаулар элек тә булган. 666 елда Җир шарын "диңгезләр йотачак" дигән коткы таралган. Диңгезләрнең Җир кадәр Җирне йота алмавын күз алдына да китереп тормыйча, Византиядә, адәм балалары гаиләләре белән монастырьларга киткән. Италиядә байлар ярлыларга акча өләшкән. Епископ Эфесский, ахырзаман булмаячак, тынычланыгыз, дигәч кенә халык куркып яшәүдән туктаган. 1492 елда, Җир шары 7000 ел гына яшәячәк, дип, Мәскәүдә дөнья бетүен көтеп ятучылар булган.

Моннан тыш, төрле секталар да халыкны пошаманга салып тора. Русиядәге "Кызыл үлем" сектасы 1900 елда ахырзаман киләсен хәбәр итеп, аның йөзгә якын әгъзасы үз-үзен яндырган. Даниядән "Йенсен сектасы" 1967 елда, аннан соң Украинадан Марина Цвигунның "Ак туганлык" сектасы дөнья бетәсен фаразлый һәм күп кенә кешеләрнең күңеленә шом сала. 1999 елда Япониядән "Асахара сектасы" кыямәт көне якынлаша, дип, озак вакыт Япония халкын куркытып яши. Моннан берничә ел элек Пенза өлкәсеннән "Кузнецов сектасы" мәгарәдә ахырзаман киләсен көтеп ятты. Ул гына түгел, Күк йөзендә икенче ай күренәчәк һәм бөтен Җир шары юкка чыгачак, дип лаф орулар да расланмады.

Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, ахырзаман киләсен фаразлаучыларның яңалары һаман килеп чыгып тора. Мәсәлән, АКШның үзендә үк кайбер галимнәр 2012 елның 12 июнендә Америка Кушма Штатларының яшәүдән туктаячагын фараз кыла. Чөнки супервулкан атачак икән. Җир йөзендә супервулканнар бик аз һәм алар бик сирәк ата. Бу - якынча 650 мең елга бер туры килә, диләр. Вулканнан чыккан ташкын үз юлында очраган бөтен калаларны лава белән каплаячак икән. Акрынлап бөтен Җир шары 8 сантиметр калынлыктагы лава астында калачак, имеш. Ә Кояш нурлары Җиргә үтеп керә алмаячак. АКШта бу хакта беләләр һәм Президент каршында гыйльми совет та төзелгән. Аның утырышы даими үткәрелә. Янәсе, супервулкан атуын Җирдә яшәүчеләрнең барысы да сизәчәк, чөнки температура 11 градуска салкынаячак.

АКШның кайбер галимнәре мондый гөманлаулар белән килешмичә, үз фаразларын китерә. Алар, дөнья бетмәсә дә, шуңа охшаш хәлнең булуы ихтимал, дип исәпли. 2012 елның 22 сентябрендә Кояшта көчле кабыну булачак, шуның нәтиҗәсендә Җирдәге энергетика һәм электроника җиһазлары озак вакытка сафтан чыгачак. Бу миллионлаган кешеләрнең һәлак булуына китерәчәк, диләр.

Иң күп бәхәсләр тудырган фаразларның берсе - ул 2012 елның 21 декабрендә ахырзаман килүе. Монысын инде уннарча гасыр элек Мексика территориясендә яшәгән майя кабиләсенең күрәзәлеге белән бәйлиләр. Майялар бик яхшы математик һәм астрономнар булган. Алар гаҗәеп зур төгәллек белән астрономик вакыйгаларны исәпләп чыгарган. Майя халкының шулай күрәзәлек итүе ниндидер бер вакыйга белән дә бәйле булырга мөмкин, ди галимнәр. Бу вакыйга, ихтимал, тарих агышын үзгәртер, дип тә өстиләр. Әмма әлегә берәүнең дә майялар күрәзәлегенең нәрсәгә нигезләнүен аңлатып бирә алганы юк. Майя тарихы буенча белгеч Федерико Кобалис мондый фикер әйтә: майялар калдырган бер генә язмада да дөньяның бетүе турында сүз бармый. Кайбер кешеләр бу теманы кузгатып, акча "сугып калу" максатыннан чыгып эш итә, ди.

Майя календаре буенча хәзерге дәвер яңа эрага кадәр 3114 елның 12 августында башланган һәм ул 2012 елның 21 декабрендә төгәлләнергә тиеш. Ләкин ул дөнья бетүен аңлатмый. Бу шул ел белән майя кабиләләре яшәгән дәвернең төгәлләнүен генә аңлата. Әмма тарих агышын үзгәртергә тиешле әлеге датаны майя халкы каян алган, бу хакта да төгәл генә мәгълүматлар юк. Әгәр дә майялар якын киләчәктә "Бишенче Кояш" астында яшәгән кешелек дөньясының рухи яңарышын күздә тоткан икән, мондый фаразның тормышка ашуы да ихтимал.

Шундый билгесезлек адәм баласын һәрвакыт куркуга сала. Бу уңайдан тарихчы-галим Дмитрий Беляевның фикере мондый: "2012 елның 21 декабрендә майя календареның бер циклы тәмамлана. Бу цикл яңа эрага кадәр 3114 елда башланган. Ул Мексиканың Тортугеро шәһәрендә табылган бердәнбер язмада искә алына. Ләкин бу язмада дөнья бетүе турында берни дә әйтелмәгән. Моны Американың фән тирәсендә чуалып йөргән кешеләре уйлап чыгарган".

Инде борынгы цивилизацияләр буенча белгеч Валерий Гуляевны тыңлап карыйк. Аның фикеренчә, цивилизациянең чәчәк аткан бер чорында, ягъни яңа эраның беренче мең еллыгында майя кабиләләре ни өчен яңа эрага кадәр 3114 елны алган, анысы билгесез. Х гасырда майялар яшәүдән туктагач, яңа майя кабиләсе барлыкка килгән. Бу кабилә үзенә кадәр кулланылган майя календареннан баш тарткан. В.Гуляевның әйтүенә караганда, дөньяның бетүе турында америкалылар билгеләгән дата бернинди дә язмада табылмаган.

Шулай да Япониядәге җир тетрәү безнең планетаның һәлакәте турындагы имеш-мимешләрне тагын да куертып җибәрде. Билгеле, Япония АЭСындагы фаҗигагә тыныч кына карап булмый. Ул нәкъ менә Чернобыль авариясен хәтерләтә. Җир шарында атом электр станцияләре бик күбәйде һәм алар ил-халыклар өчен зур куркыныч тудыра. Атом электр станцияләре аеруча АКШта күп. Русиядә дә җитәрлек. Кайбер илләр, мәсәлән, Германия 2020 елга кадәр аларны ябарга исәп тота. Ләкин АЭСлар аерым бер төбәктә зур куркыныч тудырса да, табигый бәла-казалар күбрәк матди зыян һәм корбаннар китерә. Алар аерым бер цивилизацияләрне юк итәргә дә сәләтле. Шундый цивилизацияләрнең берсе - Атлантида. Бу хакта төрле легенда, риваятьләр йөри. Чыннан да, булганмы ул?

Атлантиданы моннан 2500 еллар элек беренче тапкыр Платон искә алган, диләр. Атлантиданы өйрәнү буенча Урыс җәмгыяте президенты Александр Воронин әйткәнчә, Платонга кадәр дә Атлантида турында искә алучылар булган. Яңа эрага кадәр IV гасырда яшәгән тарихчы Феопомп бу хакта үзенең замандашларына сөйләгән. Ә бәхәсләр һаман дәвам итә. Атлантида бер географик нокта гына булганмы, әллә тулы бер цивилизацияме? Бәлки, ул Җирдә акылга ия кешеләр яши башлауның бер баскычы булгандыр? Аны Америкада да, Арктикада да, Антарктидада да, Куба янында да, Багам, Азор, Канар, Кипр, Крит утраулары тирәсендә дә эзлиләр. Су астында табылган таш корылмалар, пирамидалар, Атлантиданың Платон сурәтләгән башкаласы архитектурасына охшаган башка табылдыклар аның, чыннан да, булганлыгын күрсәтә.

Атлантлар цивилизациясенең һәлакәтен астериодлар төшү, җир тетрәүләр белән бәйләп аңлатучылар да бар. Кайбер галимнәр, океан суы күтәрелеп, Атлантида су астында калгандыр, дип тә фаразлый. Танылган галим Эрнест Мулдашев, үз экспедицияләре нәтиҗәләреннән чыгып, Тибеттә табылган пирамидаларда адәм заты фигуралары сурәтләнгән, ди. Аның фикеренчә, алар Җирдәге дүртенче раса - атлантлар булырга тиеш.

Ә Италия сейсмологы Рафаэль Бендинди үз фаразын эшләгән. Ул, 2012 елның 5-6 апрелендә булачак катаклизм, ягъни җир тетрәү бөтен кешелек дөньясын юк итәчәк, дигән. Ләкин башка сейсмологлар мондый фаразларга көлеп кенә караган. Шулай да кайбер галимнәр кайсыдыр бер илдә яки шәһәрдә, яисә аерым бер төбәктә җир тетрәүләр буласын күрәзәлек итеп куйган инде.

Бервакыт космонавт Г.Гречкодан ахырзаман турында сораганнар. Ул болай дип җавап биргән: 2012 елның 21 декабрендә ахырзаман буламы, юкмы, әмма безгә майя календаре фаразыннан куркырга кирәкми, дигән ул. Космостан урманнар януы, диңгезләрнең кибүе ачык күренә. Күз салыгыз әле, соңгы вакытта ниләр генә юк: цунами, җир тетрәүләр, вулкан атулар... Без үткән йөз ел эчендә бик бәхетле кешеләр булганбыз икән. Тик менә Җир үзен саклый алмый. Аны ниндидер метеорит юк итәргә мөмкин.

Инде Америка галимнәре кыямәт көненең яңа вакытын да билгеләп куйган. Алар фикеренчә, 2013 елның 14 февралендә Җир шары Нибиру дигән күк җисеме белән бәреләчәк һәм безнең планета челпәрәмә киләчәк икән. Һолливуд "2012 ел" дигән фильм да төшергән. Аңа ышансаң, АКШта һәм Аурупаның кайбер илләрендә йөзләгән гаиләләр бункерлар төзеп, азык запасы туплауга керешкән. Шунда яшәп, алар кыямәттән качып котылмакчы була, имеш.
Ә менә академик Е.Шемякин Кояштан киләчәк магнит буранын бөтен табигый бәла-казаларга караганда да куркынычрак, дип саный. Аңардан мәгарәләрдә яки тау куышларында гына качып котылырга мөмкин. Су астында шәһәрләр төзеп, шунда яшеренергә дә була икән.

Физика-математика фәннәре кандидаты Валентин Аванесян исә боларның барысын да кире кага һәм уйдырма, дип саный. Ул, Җир тарихында тереклек бетеп, яңадан тереклек башланмаган һәм андый хәл була да алмый, ди. Минем уемча, дип дәвам итә галим, Кояш сүнсә генә, Җир йөзендә тереклекнең юкка чыгуы мөмкин. Ләкин ул сүнәрме, юкмы - моны беркем дә белми. Кояш сүнсә, башка яктылык чыганакларын уйлап табарлар, диюләре - барысы да буш сүз. Табигатьтән өстен көч була алмый. Майя кабиләләре хәзерге Кояшны бишенче Кояш ди икән, димәк, аның дүртенчесе дә булган. Алтынчысы булырмы? Моны да беркем дә белми. Мексиканың антропология һәм тарих институты да, майя язмаларына таянып, 2012 елның 21 декабрендә дөнья бетәчәк, дип фаразлау - майя календаренең мәгънәсен аңламыйча фикер йөртүче кешеләр эше, дип саный.

Әйе, мең еллар буена ахырзаман, кыямәт көне, дөнья бетү турында буыннан-буынга сөйләгәннәр, бу хакта бүген туган балаларга да, туачакларына да сөйләячәкләр. Ә шулай да адәм баласы кыска гына гомер эчендә күбрәк игелек кылып, изге эшләр белән үзеннән соң якты истәлекләр калдыру турында уйлап яшәргә тиештер. Бу безгә һәртөрле фаразларны, күрәзәлек итүләрне онытып торырга да ярдәм итәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: