Мәдәни җомга

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ: КОНЦЕРТКА НИК КИЛӘЛӘР ҺӘМ НИ КҮРӘЛӘР?

Бу сорауның җавабы бик гади төсле. Яраткан артистларын күрергә, җыр-моңга сусаган җанына рухи ләззәт алырга килә тамашачы концертка. Максатына ирешәме сон ул? Монысы тагын бер сорау. Кемгә ничек инде... Сәхнә кешеләре турында күп сөйлиләр, күп язалар. Мактау сүзләре дә җитәрлек, гайбәте дә юк түгел. Аларның телгә еш алынуы табигый, билгеле....

Бу сорауның җавабы бик гади төсле. Яраткан артистларын күрергә, җыр-моңга сусаган җанына рухи ләззәт алырга килә тамашачы концертка. Максатына ирешәме сон ул? Монысы тагын бер сорау. Кемгә ничек инде...

Сәхнә кешеләре турында күп сөйлиләр, күп язалар. Мактау сүзләре дә җитәрлек, гайбәте дә юк түгел. Аларның телгә еш алынуы табигый, билгеле. Сәхнә түреннән һәм телевизор экраннарыннан әледән-әле күренеп торган сәнгать кешеләре үзебезнең гаилә әгъзалары шикелле тоела инде. Аларны якыннарыбызның якыннары дияргә дә була торгандыр.

Еш аралашкан якын кешеңнең күркәм сыйфатлары да, гаебе-кыегы да күзгә ныграк чалынучан. Элекке буын җырчылары йогынтысында тәрбияләнгән тамашачы хәзерге яшь артистларның килеш-килбәтенә, үз-үзен тотышына, җырны башкару алымнарына күп очракта эчке ризасызлык белән бәя биреп утыра. Кием-салым муллыгы булуга карамастан, шәрә һәм килбәтсез йөрергә яраткан талымсызларның чыгышларын табышка, ачышка саный алмый инде андыйлар.

Тамашачы концертка килеп, ни өчен еш кына канәгатьләнү белән кайтып китми соң? Бу сорауга җавап бирү өчен сүзне артистларның (барысының да түгел, әлбәттә) киемнәреннән, сәхнәдәге кыланмышларыннан, җырлау алымнарыннан башлау дөресрәк булыр. Гәүдәсенең 15-20 процент өлешен генә каплаган килеш сәхнәгә чыккан артистның җырын тыңлыйсыңмы, шәрә аякларын яки ялтыравык төймә беркетелгән кендеген карыйсыңмы - һич төшенмәле түгел. Шундыйлар өчен тамаша залындагы килеш оялып утырасың.

Безнең буын Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов, Сөләйман Йосыпов, Зифа Басыйрова, Фәхри Насретдинов, Усман Әлмиев кебек талантларны күреп, аларның җырын тыңлап үсте. Сугыштан соңгы иң фәкыйрь елларда да аларның өстендә зәвекъ белән тегелгән кием булыр, ирләр ыспай костюмнан, хатын-кызлар гәүдәләренә ипле ятып торган күлмәктән сәхнәгә чыгар иде. Без үзебез дә Рәшит Ваһаповныкы кебек кара костюм, ак күлмәк киеп йөрергә хыяллана идек. Кыскасы, киенү ягыннан артистлар тамашачы өчен өлге иде.

Шулай ук Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Таһир Якупов, Рафаэль Сәхәбиев, Әлфия Афзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина һ.б. талант ияләре кием-салым, сәхнәдә үз-үзләрен ипле тотуы, тыйнаклыгы белән аерылып торды һәм хәзер дә өлге булып кала бирә. Аларның килеш-килбәтенә сокланып, башкару осталыгына ләззәтләнеп, җырларын тыңлап утырасың.

Соңгы вакытта, тормыш агымына ияреп, контраст күренеш тә күзгә ташлана башлады. Анысы Ислам диненең отыры көчәя баруына бәйле юнәлеш, диясе килә. Баштанаяк чүпрәккә төренгән хатын-кызлар урамда гына түгел, сәхнәләрдә дә күренә хәзер. Моны шулай ук хәттин ашу галәмәте дип бәяләргә кирәктер. Сәхнәнең үз кануннары бар. Киенү буенча да таләп катгый куелырга тиеш.

Хәзер авызына микрофон кабып, сәхнәдә сикергәләп йөрүчеләрнең өс-башы залда утырган тамашачыларныкыннан күпкә калыша. Тәндәге барлык сырны белгертеп торган яки аскы якны капламаган күлмәк кигән хатын-кыз, таплы-таплы тар джинсы чалбар кигән ир-зат белән сәхнә тулды.

Бервакыт, концерт барганда алып баручы җырчы Салаватка әйтте: «Актаныштан сорау керде. «Салават сәхнәгә ни өчен костюм киеп чыкмый?» - дигәннәр. Син моңа ничек җавап бирерсең?» - диде. Салават шунда ике дә уйламыйча: «Рәтләнеп китеп, костюм сатып алгач, һичшиксез, чыгачакмын», - дип җаваплады.

Күпмедер вакыт үткәч, юмор остасы Алмаз Хәмзин сәхнәгә чыгып (телевизордан күрсәттеләр), зарланып куйды: «Минем җырларны җырлап, Салават самолет сатып алды, ә минем авылга кайтып килү өчен билет алырлык та рәт юк», - диде.

Бу ике танылган артистның сүзләрен Казанда яшәүчеләр генә түгел, «Яңа Гасыр» телевидениесен караган һәр кеше ишеткәндер. Кем ничек кабул иткәндер, Алмаз әйткәннәргә сөендем әле. «Самолет алырлык рәте булгач, Салаватның костюмга гына сәмәне җитә торгандыр инде», - дип уйлап куйдым. Ялгышканмын, ахры, Салаватның акчасы самолетка кереп беткәндер, сәхнәгә һаман кыска күлмәктән генә чыга.

Концерт номерлары, билгеле, алдан әзерләнә. Чираттагы чыгышка җырлар сайлангач, башкару осталыгын камилләштерү өчен репетиция дә була. Бу дәвамлы эшкә режиссерлык итүче дә бардыр инде. Әзерлек барышында җырны камил башкару, сәхнәдә үз-үзеңне ничек тоту, киенү турында да сүз буладыр бит. Юкса, ярты-йорты киенеп, сәхнә буйлап сикергәләп йөрсәң, җыр тәэсирлерәк була, дигән караш сәхнә канунына әйләнмәгәндер бит хәзер?

Совет чорын адым саен хурлыйбыз анысы. Ләкин ул чакта тамашачыны оялтырлык дәрәҗәдә киенеп, сәхнәгә чыгарга юл куелмады. Җыр, моң белән үзләрен таныта алганнар дәрәҗәдә йөрде, аларны халык та яратты. Хәзер дә тамашачы тыйнакларны ярата, кыланышына түгел, башкару осталыгына карап бәя бирә. Бүгенге тамашачының таләбе зурдан. Аларны күзле бүкәнгә санарга ярамый.

Дөрес, сәхнә буйлап сикергәләү, ярты-йорты киенү татар эстрадасында барлыкка килгән күренеш түгел. Өлкән «брат»лардан күчте ул чир, ә аларга бу сырхау чит илдән йокты. Урыс үзе дә: «Дурной пример заразителен», - дип әйтергә ярата. Әйе, Мәскәү сәхнәләрендә бер хикмәти «чир» калыктымы, аның вируслары, космик тизлек белән килеп җитеп, икенче көнне үк татар сәхнәсенә үрмәли. Җырчыларның, бер-берсе белән ярыша-ярыша, җыр койрыгын чәйнәргә керешүе шуның ачык мисалыдыр. Бер үк сүзләрне кабатлаудан кайчан туктарлар икән, дип, җырчының сәхнәдән чыгып китүен зарыгып көтәргә генә кала.

Кемнән үрнәк алабыз? Илһамнардан, Хәйдәрләрдән, Әлфияләрдән, Вафирәләрдән калган гадәт түгел бит бу. Чын талант иясе кайсы җырның ахырын кат-кат изеп вакыт үткәрә? Юк бит!

Аерым җырчылар хәзер сәхнәгә бер төркем «ярдәмчеләр» алып чыга башлады. Берәү җырлый, башкалар бии, сикерә, акробатик номерлар күрсәтә. Аптырап калмалы: тамашачыга җыр тыңларгамы, спорт уеннарын караргамы, биючеләрне күзәтергәме?

Алып баручы чираттагы концерт номерын игълан итә, ялгыз чыгыш ясаячак җырчының исемен атый. Ә бер кешенең чыгуын көткәндә, сәхнә халык белән тула: оркестр, биючеләр, шыңшып, төп җырчыга көч биреп торучы ярдәмчеләр... Үз бурычыңны башкаларга йөкләү эксплуатациянең бер төре түгелме соң? Әллә инде күзгә төтен җибәрү галәмәтеме?

Яшерен-батырын түгел, артистларның байтагы (күпчелеге түгел микән әле) күптән инде халыкның аңын томалау юлына басты. Сәхнәгә чыгып, тасмага әллә кайчан язылган җырга кушылып, авыз ачып, тамашачыны «кызык итүчеләр» байтак хәзер. Мондый җырчыларны «тартма»дан биздерү турында күптәннән сүз йөри, тик әлегә нәтиҗәсе генә күренми. Җиңел кәсептән кемнең аерыласы килсен! Фонограммага авыз ачып торган артистларга гонорар гына түләмәскә кирәк. Иң гадел чара шул булыр.

Тамашачыны да ихтирам итәргә кирәктер бит инде. Фонограмма тыңларга, ярым шәрә артистлар карарга җыйналмый халык. Әле аларын да бушка күрсәтмиләр. Билет бәясе дә буйга ыргыла торган агач кебек - көне-сәгате белән үсә. Кыскасы, тамашачы концерттан акчасын, кадерле вакытын әрәм итүдән зарланып кайтып китәрлек булмасын иде.

Сүз дә юк, бу язмада күтәрелгән мәсьәләләр укучы өчен һич тә яңалык түгел. Татар эстрадасының бүгенге хәле турында гәзитләрдә байтак язмалар басылды. Ләкин аңа карап бернинди үзгәреш тә сизелми. Әйтелгәннәргә колак салырга теләүчеләр дә бик күренми. Чәйнәрләр-чәйнәрләр дә, онытырлар әле, дия торганнардыр инде. Җырчы сәхнәгә чыгып, авызын ачып тора, ә без, сукрана-сукрана, һаман фанера тыңлыйбыз.

Хәер, кыргый капитализм чорында яшибез бит. Кем кемне ничек алдый ала - шулай булдыра. Халык алданырга күнекте инде...

Актаныш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: