Мәдәни җомга

Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ: ҮГИЛЕКНЕҢ ЧИГЕ БУЛЫРМЫ?

Сүзне шуннан башлыйк әле: нәрсә ул "лаеклы ял?"Андый ял бакыйлыкка күчкәч кенә буламы, әллә фанилыкта да биреләме? "Лаеклы ял" яшеннән узганнан соң да эшләп йөргән пенсионерларны бездә, гадәттә, сүгәләр. Эш таба алмыйча, кая барып бәрелергә белмәгәннәр андыйларны аеруча сөйми. Урынлы булышалар кебек, минемчә. Ләкин өлкәннәрнең күбесе тормышы рәхәтлектән эшләп йөрми....

Сүзне шуннан башлыйк әле: нәрсә ул "лаеклы ял?"Андый ял бакыйлыкка күчкәч кенә буламы, әллә фанилыкта да биреләме?

"Лаеклы ял" яшеннән узганнан соң да эшләп йөргән пенсионерларны бездә, гадәттә, сүгәләр. Эш таба алмыйча, кая барып бәрелергә белмәгәннәр андыйларны аеруча сөйми. Урынлы булышалар кебек, минемчә. Ләкин өлкәннәрнең күбесе тормышы рәхәтлектән эшләп йөрми. Айлык пенсия күләме коммуналь түләүләргә кереп бетә икән, эшләмичә кая барасың?

Элек халык арасында кайнашкан, массаларны идеологик тәрбияләүче, агартучы, оештыручы ролен башкарган интеллигенция вәкилләре хәзер нәкъ шушы хәлгә төште. 90 нчы елларда пенсиягә чыкканнар аеруча төп башына утырып калды. Мондыйларның язмышы хәзергә кадәр хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән кәрҗингә "тутырылган" азык-төлек күләменә бәйле. Ә ул кәрҗиннең эче пенсионерлар ихтыяҗына (эш яшендәгеләр турында әйтәсе дә юк) һич тә туры килми. Өлкән кеше сабый халкы белән бер - сыйфатлы һәм тәмле ризыклар ашарга тели. Әмма мондый азык-төлекнең бәясе хәттин ашкан - пенсионерлар буе җитмәслек дәрәҗәгә күтәрелгән һәм ул көннән-көн югарыга үрли. Әле күптән генәме, итнең бер килосын 90-95 сумга сатып ала идек, ә хәзер ул 220-240 сум тәшкил итә.

Дөрес, өлкәннәрне кием-салым мәсьәләсе бигүк борчымый. Элек сатып алганнарын туздырып бетерә алмаячагын чамалап яши ул. Димәк, аның өчен төп максат - үз куышында тынычлап, мохтаҗлык кичермичә яшәү. Ләкин күпләр моңа ирешә алмый. Алар чит ил пенсионерлары шикелле дөнья буйлап сәяхәт кылу турында уйлап та карамый, хәтта төшләренә дә керми.

Фикерне кабатлап әйтик: эшләүче пенсионерлар - эшсез йөргән яшьләрнең җан "дошманы". Моның ни өчен шулай икәнлеген тәфсилләп аңлату кирәк түгел - сәбәбе һәркемгә аңлашыла. Әгәр пенсиягә чыгу яшен тагын да күтәрсәләр, мондый "дошманнар" саны тагын да артачак. Берәүләр мохтаҗлыктан эшли, ләкин икенчеләрнең хезмәт урыннарында чат берегеп утыруы аптырашта калдыра. Югыйсә, арада уннарча-йөзләрчә мең сум пенсия алучылар да бар бит. Комсызлыкның чиге юк шул инде. Нишлисең?..

Хезмәт хакы түләүдә дә, пенсия билгеләүдә дә гаделлек юк. Аның кемгә күпме суммада һәм ни өчен бирелгәнен аңламалы түгел. Бер мисал китерәм. Күп еллардан бирле якыннан аралашкан кешем, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты байтактан пенсиядә. Шулай да эшләп йөри. Үзе әйтмешли, "шабашка"дан котыла алмый. Баксаң, аның пенсия күләме урта буын кадрлар булып эшләп ялга чыкканнарныкы белән бер күләмдә, ягъни коммуналь түләүләргә кереп кенә бетмәле икән.

Гаделлекме бу? Гомер буе халыкка хезмәт иткән, аларның ихтирамын казанган, һәртөрле дәрәҗәгә ия хөрмәтле затлар ни өчен үги бала хәленә калдырылган соң? Аңламалы түгел...

"Пенсия арта", дип безгә һәрдаим тукып кына торалар. Ил дәрәҗәсендәге югары түрәләр дә җае туры килгән саен шушы сүзләрне кабатлый. Ә менә бәяләрнең бертуктаусыз артуы турында нигә сөйләмиләр дә, аны чикләү өчен нигә чара күрелми соң? Пенсия 5-6 процентка артырга өлгергәнче әйбер бәяләре 50-60 процентка сикерә. Шушындый вазгыять хөкем сөргәндә ил алга бара, халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра, дип сөйләү "нык үскән социализм" чорларын искә төшерә.

Моннан 4-5 ел элек, төгәлрәге, 2007 елның март башында, Абрамовичның байлыгы 19 миллиард доллар тәшкил итә, дигән мәгълүмат китерелде. Шул ук көннәрдә матбугатта ел саен 3-4 һава лайнерының һәлакәткә таруы, авиапаркның искерүе, яңа самолетлар сатып алу өчен акча җитмәве турында хәбәрләр бирелде. Эшне җайга салу өчен 200 самолет сатып алырга кирәк икән. Ил шуның өчен акча таба алмый. Ә бактың исә, бу кадәр очкычларны сатып алу өчен Абрамовичның байлыгы җитә яза. Димәк, Русия аннан фәкыйрьрәк булып чыга.

Илдә Абрамовичлар күп. Кризис дип тормыйлар, миллиардерлар саны артканнан арта бара. Аларның ишәюе халык өчен файдалымы? Юк, билгеле. Әгәр бай элита составына бер миллиардер өстәлә икән, димәк, фәкыйрьләр сыйныфы йөзләгән-меңләгән хәерче белән тулылана. Бу - табигый күренеш, чөнки кемнеңдер баюы халык кесәсен такырайту исәбенә бара бит.

Пенсияләрне күтәрүгә кире кайтып, шуны әйтик: ул кемгәдер файдалы, кемгәдер - юк. Суммалап түгел, процентлап арта бит ул. Аз пенсиянең проценты аз, күп алганныкы - күп. Дөресен әйткәндә, төп массаның пенсиясенә өстәлгән "арту" рәхәтләнеп утырып бер ашарлык азык-төлек сатып алырга да җитми. Ичмасам, сату бәяләрен авызлыкларга иде...

"Кому на Руси жить хорошо?" дип, 2 гасыр элек бөек шагыйрь Некрасов куйган сорауны без бүген дә еш кабатлап, аңа дәлилләр эзлибез. Җавабы да табылып кына тора, Ходайның рәхмәте. Кемнең балда-майда йөзүе, кемнең хәерче капчыгын салып ташлый алмавы күз алдыбызда. Пенсионерлар арасында да бу чуарлык хәттин ашкан.

Ил буенча пенсиянең уртача күләме арту турындагы саннарны еш телгә алалар. Беренче карашка алар хәтсез күренә. Әмма "уртача"ның эченә керсәң, хәлләр бөтенләй башкача. Безнең арада аена 200-300 мең сум күләмендә пенсия алучылар да шактый бит. Аларныкын безнең 8-10 мең сумга кушып икегә бүлгәч, уртача күрсәткечнең күләме шактый хәлле күренә. Тик аңа карап, минем пенсия суммасы гына "үсәргә" ашыкмый.

Кушма Штатларда айлык кереме бер мең доллардан артмаган кешеләр фәкыйрьлек чигендә торучы булып санала икән. (Дөресрәге - еллык кереме 11139 доллардан кимрәк булган америкалы ярлы санала). Безнең акчага күчергәндә бу күрсәткеч 29-30 мең сум тәшкил итә. Уйлап карагыз: бездә бер кеше кулына түгел, күпчелек гаиләгә дә мондый күләмдәге акчаның ай саен кергәне юк. Шулай булгач, без нинди чиккә килеп терәлгәнбез соң?

Хәзер халык сыйныфларга, сыйныфлар сортларга бүленеп бетте. Шушы аермалык тормышка, яшәешкә карашны үзгәртте, күпләрне идеалларыннан һәм хыялларыннан аерды, өмет чаткыларын сүндерде. Хәзер һәркем тормышны үз бизмәненә салып үлчи, бәя бирә. Ләкин ул бәя үгилектән гаҗизләнүнең ачы, үкенечле сыкрануы кебек.

СССР чорында җигелеп эшләгән, үзенең киләчәген дәүләт кайгыртуында тоеп яшәгән адәмнәр бүген ятим хәлендә калды. Фатирны түләүсез бирү заманы үтте. Совет чорында куышын булдырып калганнарның торагы хәзер ишелеп бара. Аерым йорт салу яки фатир сатып алу теләсә кемнең чамасыннан килми. Шулай булгач, илдә "бомж"ларның ишәюенә гаҗәпләнергә дә кирәкми. Сукбайлар саны киләчәктә тагын да артачак әле.

Тормыш нык үзгәрде: идарә тармагына байлар, коррупция вәкилләре үрмәләде. Депутатлар арасында да халык өчен янып-көючеләр санаулы гына. Урыннарын саклау өчен алар югары катлам таләбенә ярашып гамәл кылуны кулайрак күрә. Базар мөнәсәбәтенә (капитализмга) күчкәнгә 20 еллап вакыт үтүгә карамастан, Кытай, Япония кебек икътисади үсешкә ирешә алмауда беренче чиратта эреле-ваклы җитәкчеләр гаепле.

Бүген халыкның 10 проценты байлар составына керә, урта хәллеләр 15-20 процент тирәсе тәшкил итә. Мин бу саннарны социологик тикшерү алып барган фәнни институтлар мәгълүматыннан алып китермим, үзем яшәгән төбәк мисалыннан чыгып әйтәм. Күзәтүдән күренгәнчә, халыкның 70-75 проценты очын-очка ялгап көн күрә. Американың бер мең доллары турында телгә аласы да юк. Ул очракта, ярлылар санының 90 процент чиген узуы да бик ихтимал.

Элек 1905, 1917 елгы революцияләрнең башлану сәбәбен эксплуатация басымының, фәкыйрьлекнең көчәюе аркасында халыкның түземлеге төкәнеп, аның пружина хәленә китерелүе, уңайлы форсат туу белән пружинаның ычкынуы - инкыйлаб ялкыны кабынуы, белән аңлаталар иде. Җәмәгать, күз салыгыз әле, хәзер дә пружина кысылуга бармыймы? Артык кысылса, ычкынып китүе дә бик ихтимал бит.

Аллам сакласын, ычкынмасын иде инде. Кабат-кабат кан коюның кирәге юк. Халык тыныч, гадел, тигез тормышта ирекле булып яшәргә тели. Болай да хаталар бик күп җибәрелде. Киләчәк буын алдында җаваплы икәнлегебезне дә онытмаска кирәк.

Актаныш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: