Мәдәни җомга

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА: ЯШӘҮМЕНИ БУ? Яки ЧӘЙ МӘРӘКӘСЕ

Tefal чәйнегеннән каһвә эчтем дә эшкә киттем. Анда кердем, монда сугылдым, тамагым ачты, күзем гел ашханә язуларына төшә башлады. Япон сушилары, итальян пиццасы, кытай ашлары, үзбәк пылавы, американнар гамбургеры, француз круассаннары, төрек пәхләвәсе... Гөнаһ шомлыгы! Ә минем бөтен шартларын китереп, тәмле итеп әзерләнгән гөбәдия, кыстыбыйлар белән самавырдан чәй эчәсем килә....

Tefal чәйнегеннән каһвә эчтем дә эшкә киттем. Анда кердем, монда сугылдым, тамагым ачты, күзем гел ашханә язуларына төшә башлады. Япон сушилары, итальян пиццасы, кытай ашлары, үзбәк пылавы, американнар гамбургеры, француз круассаннары, төрек пәхләвәсе... Гөнаһ шомлыгы! Ә минем бөтен шартларын китереп, тәмле итеп әзерләнгән гөбәдия, кыстыбыйлар белән самавырдан чәй эчәсем килә. Өзелеп-өзелеп самавыр чәе эчәсем килә! Самавырны түгел, әби-бабамны сагынамдыр, бәлки. Соңгы тапкыр алар белән бергә чын татарча итеп чәйләгән идек бит. Тизлек заманы ич, нинди самавыр, диярсез. Ә кытайлар, японнар тизлек заманында яшәмимени? Нигә аларның борынгыдан килгән чәй эчү йолалары бүген дә исән, ә безнең самавырлар искелек калдыгы саналып, чормаларда тузан җыеп ята? Юк, җәмәгать, японнарны артта калган халык дип булмый. «Toyota», «Canon», «Honda», «Sony» компанияләре эшләп чыгарган машиналар, көнкүреш техникасы бөтен дөньяда иң кәттәләрдән санала.

Шулай күңелгә ятышлы тәгам эзләп йөргәндә бер психологның сүзләре искә төште. «Булып узган вакыйгаларны исенә төшереп хафаланучы кеше - үткәндә, иртәгәсе көнне уйлап борчылучы киләчәктә яши. Татлы, ләззәтле рәхәтлек кичереп һәм күкрәген тутырып сулап яшәүче генә хәзерге заманда яши һәм чын мәгънәсендә яши», - дигән иде ул. Теләгән җиреңдә теләгән ризыгыңны ашап, самавырдан чәй дә эчеп булмагач, яшәүмени бу?! Башмагың кысса, дөнья киңлегеннән ни файда, дигән кебек килеп чыга инде. Ә менә кытайлар яши, чын мәгънәсендә рәхәт чигә. Ярты дөньяны таякчык белән ашарга өйрәттеләр дә ләззәтләнәләр. Дөрес яшәгәнгә, күңелләре тыныч, рухлары сәламәт булганга үрчидер дә әле алар. Японнар да яши. Кирәксә-кирәкмәсә хафаланмаганга башлары әйбәт эшли, югары технологияләр хисабына байыйлар, рәхәтләнәләр. Бөтен дөньяны гамбургер, чизбургерлар белән тутырган һәм үзләре дә бу тәгамне тонналап-тонналап ашаучы американнар да көннән-көн симерә-киңәя-җәелә бара. Һиндстан халкы бүген дә - сари, японнар кимоно кия. Төркмәннәр келәмнәре белән мактана. Кытай миниатюралары, япон гравюралары, иран каллиграфиясе бүген дә гөрләп үсә һәм бөтен дөньяда югары бәяләнә.

Тукта! Болар арасында нинди бәйләнеш бар соң? Хикмәт шунда ки, бәгъзе халыклар борынгыдан килгән традицияләренә заманча чалымнар кертте дә, аларга бүген дә тугры калып, рәхәт яши, чәчәк ата. Тирәнгә киткән тамырларыннан көч алып, гөрләп үскән агач кебек. Аларның бөтен көнкүреше күңелләренә якын, уңайлы, җайлы. Әйтик, мәсәлән, башмагы кыскан кеше югары технологияләр турында уйлый аламы? Юк, билгеле. Ул каһәр суккан нәрсәдән тизрәк котылырга, иплерәк аяк киеме кияргә тели. Ә аннары инде җаның ни тели, шуны эшлә, теләсәң - шигырь яз, музыка иҗат ит, һәм аның бөек әсәр булу мөмкинлеге дә зуррак.

Гөнаһ шомлыгы! Чәй эчәсе килә бит. Самавыр чәе.

Шулай бервакыт, дустым белән күрше Мари Илендә урнашкан шифаханәдән кайтып барабыз. Волжски шәһәрендә шифаханә автобусыннан Казанныкына күчеп утырасы. Бер валчык тәгам капмыйча, иртән-иртүк чыгып кителгән. Ашаудан бигрәк, чәй эчәсе килә. Бер утыруда бер самавыр бушатырга сәләтле татар кешесенә озак чәй эчми тору җиңел дип беләсезме әллә?! Ярый, хуш. Волжскига җиттек. Автобусларны алыштырдык. Казанга барасы халыкның җыелганын көтеп утырабыз. «Чәй, чәй, чәй», дип шактый гына колак итемне ашаганнан соң: «Син теләсәң нәрсә эшлә, ә мин чәй эчмичә, Казанга кузгалмыйм», - дип кырт кисте миннән күпкә сабырсызрак дустым. Бәхеткә, вакыт әле бик иртә булса да, автовокзалларындагы буфет ачык иде. Корылышы - совет заманнарындагыча. Хезмәт күрсәтүләре дә шул чама. «Колбаса белән бутерброд, бәрәңге пирожкие, кекс, бизе пирожные - кайсысын аласыз?» - дип эндәште сый-нигъмәтләрнең хуҗабикәсе. Ә инде: «Ике чокыр чәй бирегез, зинһар», - диюбезне ишеткәч, чыраена, хәерче тәреләр, дигән мәгънә чыгарып, яртысын түккәнче өстәлгә дыңгылдатып бәреп, ике стакан чәй чыгарып куйды. Әмма кулга зарыгып көткән татлык килеп кергәндә, кемнеңдер дорфалыгы күзгә күренәмени?

Чәй эчәбез. Чәе кайнар. Күңелгә рәхәт. «Волжски-Казан автобусы кузгала», - дип игълан итте хатын-кыз тавышы. «Менә әйбәт, автобуслар да йөри башлады», - дигән уй гына йөгереп үтте баштан. Ә чәе тәмле, хуш исле, стаканнан күтәрелгән кайнар һава агымы рәхәт итеп борын тишекләрен кытыклый. Бөтен тән буйлап изрәткеч җылы йөгерә.

Кыскасы, без автовокзалдан чыкканда, автобусыбыз ярты юлга җиткән булгандыр инде. Ә анда - букчаларга тутырылган мал-мөлкәтебез. Әтинең кыйммәтле япон фотоаппараты, әнинең француз хушбуе, дип уйлап куйдым мин, һәм чәй эчкәннән соң, җылынып киткән тәнем чемердәп туңа башлады. Фотоаппарат, хушбуй, имеш! Иң мөһиме, баш исән булсын, дидек тә җәһәт кенә такси яллап, автобусны куа киттек. Рульдә - безнең яшьләрдәге бер егет. Әллә америка боевик, блокбастерларын, андагы бандитларның бер-берсен эзәрлекләү күренешләрен бик ярата, әллә холкы шундый, кыскасы, без күз ачып йомганчы, автобусны куып җитте бу. Бер уңнан, бер сулдан кереп, юлын кисмәкче була, яртылаш диярлек ян тәрәзәсеннән чыгып кул болгый, ишарәләр ясый, сигнал бирә. Ә тегесе, ягъни автобус йөртүче, уңын-сулын күрми, испан матадорын куа килгән үгез кебек, бер юнәлештә хәрәкәтләнүен дәвам итә. Шулай, Казанга да килеп җиттек. Бәхеткә, фотоаппараттан, хушбуйдан, башка вак-төяктән колак какмадык. Ә чәй истәлеген без әле һаман да искә алып көлешәбез.

Ни өчен укучының башын чәй белән катырам соң әле мин?! Хикмәт шунда ки, шул вакытта чәй эчкәндә, мин яшәп алдым, психологлар өйрәткәнчә, дөрес, мәгънәле яшәдем. Ә дөрес яшәү рәвеше истә калырлык вакыйгалар китереп чыгарды. Мин моны ышанып әйтәм, чөнки бер нәрсәне анык беләм - чынлап яшәгән мизгелләр генә истә, тарихта кала! Мәсәлән, шифаханәдә безне ничек кенә иркәләмәделәр, нинди генә спа-процедуралар, массажлар үткәрмәделәр - әмма аларның бөтенесе онытылган инде. Хәтта мактаулы тай массажы ясасалар да, хәтердә калмас иде ул. Чөнки ул - безнеке түгел. Ә чәй, самавыр чәе - үзебезнеке. Әби-бабаларыбыз чәй яраткан, без аны яратып эчәбез. Шуңа күрә чәй истәлеге - гомерлек.

Никадәр йөрсәм дә, самавыр чәе табып булмас иде, билгеле. Шуңа күрә пакетлы чәй белән канәгатьләнергә туры килде. Зиһеннәрем азрак ачылып киткәндәй булды. Һәм мин Кремльгә, «Манеж»га Санкт-Петербургтагы Русия Этнография музее тупламаларыннан оештырылган «XIX-XX гасыр татарларының традицион мәдәнияте» күргәзмәсенә баруымны искә төшердем. Менә күргәзмәгә килеп тә җиттем. Андагы байлык, андагы зиннәт! Фирәзә ташлы алкалардан, гәрәбә муенсалардан, чулпы, хәситәләрдән, алтын, көмеш җеп белән тукымаларга чигелгән бизәкләрдән, шәрекъчә нәзакәтле итеп эшләнгән җиз комганнардан, пыялага язылган шәмаилләрдән күзләр камаша. Күңелне нәни генә оркестр башкарган татар музыкасы иркәли. Республикабыз Премьер-министры Илдар Халиков, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиеваның катнашуы чараның әһәмиятен белгертә. Аларның, татар зур, татар бөек, дигән сүзләре колагымда яңгырап тора. Шушы хозурлыктан, теге вакытта Волжски автовокзалында чәй эчкәндәге кебек, тәнем буйлап изрәткеч җылы, рәхәтлек йөгерә. Ходаем, мин яшим, яшим, яшим, дип мәтәлчек ата күңел.

XIX гасырда гомер кичергән билгесез бер әбиемнең бик затлы парча камзулына үреләм дигәндә, бармакларым салкын пыялага төртелде. Шул мизгелдә татлы йокымнан уянып киткәндәй булдым.

Үткәнем - музей экспонаты, бүгенгемә кытайлар, японнар, итальяннар, тагын әллә кемнәр хуҗа, күңелне киләчәк өчен борчылу, шом били. Эх, теләгән урында, теләгән вакытта бер самавыр бушатып чәй дә эчмәгәч, яшәүмени бу?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: