Мәдәни җомга

Күңел төпкелендәге гамь 

“Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар”, ди халкыбыз. Ул тормыш тәҗрибәсенә таянып, кешеләрнең эш-гамәлләрен күзәтеп әйтелгән. Бер ук вакытта акыллы элгәрләребез моның киресен белдерә торган “Кеше булмаган кешедә кемнең нинди эше бар?” дигәнен дә әйтергә онытмаган. Төп фикер бер: дөньяда яшәүнең төп мәгънәсе – Кеше булу. 

Кулыма “Рухи туфрак” дигән публицист язмалардан тупланган кулъязма кереп, аның сәхифәләре белән бер-бер артлы таныша башлагач, уйларымның агышы әнә шундый яшәү мәгънәсе турындагы уйлануларга барып чыкты.

Әлеге җыентыкны тәшкил иткән язмаларны тудыручы зат кем ул? – дигән урынлы сорау туа.  Клара Мәрдән кызы Филиппова – тиздән үзенә сигез дистә яшь тулуын билгеләп үтәргә җыенучы милләттәшләребезнең берсе, халкыбызның зыялы ханымы. Мулла кушкан исеме – Мәлләфә. Җөмһүриятебезнең көнчыгышында яшәүче милләттәшләребезнең балаларга шуңа охшаш сирәк очрый торган исемнәр кушуга маһир булулары сирәк күренеш түгел. Иске Байсар мәктәбендә укыганда ук, үзендә лидерлык сыйфатларын сиздерә башлаган, Минзәлә районында укытучылык иткәндә бер үк вакытта күмәк хуҗалыкта яшьләр оешмасында әйдаман булу аны һаман саен җәмәгать эшләре даирәсенә ныграк җәлеп итә. Мондый шартларда яңгыравыклы, авыз тутырып әйтә торган исемең булу мәслихәт. Әйтелеше белән үк игътибарны җәлеп итә торган исем кирәк. Мәсәлән, Клара дип әйтү аңа шундый көчкә ия булыр кебек тоела. Шулай итеп, эшчәнлегенең киң мәйданында ул инде Клара Мәрдәнова буларак калкып чыга.

Шәхсән аны Арча район башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән вакытыннан  беләм. Ул бирегә кадәр әлеге дә баягы Минзәлә районында шул ук мәдәният өлкәсендә эшләгән. Оста оештыручы, кыю туташны Казан арты районына мөстәкыйль җитәкче итеп күчергәннәр. Эшли башлавының беренче аенда ук ул районда “Мәдәният айлыгы” уздыру тәкъдиме белән чыга. Һәр хуҗалыкта, мәктәптә хор коллективлары булдыру бурычы куела.  Районның ике меңләгән кешедән торган җыелма хоры шулай барлыкка килә, аның Җыр бәйрәмендә чыгыш ясавы бик көчле тәэсир калдыра. Алай гына да түгел, тирә-юньдәге район һәвәскәрләре дә Арчага килергә чакыру ала, биредә осталык ярышларында катнашуга җәлеп ителә. 1966 елда Кукмара район мәдәният йорты директоры булып эшләгән чагым булганлыктан, мин үзем дә шушы бәйрәмдә катнаштым. Шунда бөтен торышы, гамәле белән, халык әйтмешли, баскан җирдә ут чыгара торган Клара Мәрдәнованы күрергә насыйп булды, аның башлангычларын үзебездә кулланырга тырышып йөрүебез әле дә хәтердә.

Шуннан соң күпме сулар акты, әмма Клара республика матбугатында күренә торды. Баштарак аның язмаларыннан Апас районы хәлләре турында белеп бардык, туксанынчы еллардан башлап ул Яшел Үзәннән Клара Филиппова булып яза башлады. Фамилиясе үзгәрсә дә, язу өслүбе, туры сүзлелеге, милләт, аның мәдәнияте, теле, әдәбияты хакында, үткен итеп язуыннан аның без белгән шул ук Клара ханым икәнлеген абайлый идек. Ул  журналист Александр Филиппов дигән керәшен егете белән гаилә корган, Эдгар исемле улын, Эльза исемле кызын тәрбияләп үстергән. Яшел Үзән шәһәрендәге мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыткан. Кызганыч, ире Александр инде бакыйлыкка күчкән. Клара ханым, аның журналистлык мирасын бөртекләп, китапларын чыгарудан күңеленә юаныч таба. Балаларының, оныкларының кадерен тоеп яши.

Мин боларны быел аның үзе белән кабат очрашкач белдем. Эш шунда – Яшел Үзәндә яшәп иҗат иткән күренекле әдип, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның 90 еллыгына багышланган кичә быел шушы шәһәрнең М.Горький исемендәге мәдәният йортында уздырылды. Анда Клара ханым да катнашты. Чөнки ул бу районның милли-мәдәни үзәге җитәкчесе. Үзәк Г.Тукай исемен йөртә. Җәмәгать тәртибендә алып бара торган эшчәнлек булса да, бу төбәктә Клара Мәрдән кызыннан башка милли-мәдәни мәсьәләләргә багышланган бер генә чара да үтми икән. Ул сөйләвенең вәкарьлелеге, әйткән сүзләренең ихласлылыгы белән алдыра.

Аны инде һәммәсе дә тамырлары белән Яшел Үзәнгә тоташкан шәхес буларак белә. Моны ул күп еллар буена шушы төбәк кешеләренең уй-гамьнәре, шатлык-борчулары белән яшәп яулаган. Туксанынчы елларда ул биредә татар гимназияләре, мәктәпләре ачуны башлап йөри, уку йортларында “Тел – милләтнең анасы”, балалар бакчаларында “Баланың бәхете – телендә” кебек темаларга ата-аналар белән күп санлы чаралар уздыруны оештыручыларның иң активы була. Сүз дә юк, бу эш шактый каршылыклар белән очрашуларга китерә. Мондый чакта ул Каюм бабай Насыйриның сүзләрен искә төшерә: “Татар теле, дигән саен, бер дошманым арта, тел, дигән саен, нигәдер, мыс­кыллаучылар күбәя”. Әмма рухи ышаныч Клара ханымга көч-дәрман биргән, гомер буена шул юлыннан тайпылмыйча хезмәт итүгә китергән. Аны бүген дә телебез, гореф-гадәтләребез, милләтебез мәнфәгатьләре хакына армый-талмый хәрәкәт итүче буларак күрәбез. Шул ук К.Насыйриның хезмәтләре, идеяләренең, кыйммәтен күрсәтеп яшәүдә ул бик күпләргә үрнәк.

Шулай ук яшелүзәнлеләргә Габдулла Тукаебызга кардәш тиешле шәхесләрнең истәлеген кадерләп саклауларына рәхмәт әйтергә кирәк. Бәчек авылында Габдуллаҗанның (Габдулланың мулла кушкан исеме шулай) әнисе Мәмдүдә абыстайның туганы Бибисаҗидә һәм аның кызы Өммеһания яшәгән, алар шундагы зиратта урын алган. Туксанынчы елларда аларның каберләре өстенә истәлек ташлары куела. 2014 елда “Бәчек авылы бәйрәме”н уздыру башлап җибәрелә.  К.Филиппова Бибисаҗидәләр нәселенең җиде буынын эзләп табуга өлеш кертә. Алар хәзергә унтугыз кеше исәпләнә икән. Кушлавычта Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның беренче хатыныннан туган кызы Газизә Зәбированың улы Хөсәеннең балалары Наилә, Диләрә белән аралашып торалар. Шагыйрьнең Казандагы музеенда Г.Тукайның кардәшләре белән очрашуга да шулардан егермегә якыны җыелган икән. Алар арасында журналист Риман Гыйлемханов та бар. Бибисаҗидәнең оныгы Әнисә апа Коръән укый. Клара Мәрдән кызы монда да Г.Тукайның нәселдәшләрен очраштыруга өлешен кертә. 

Менә шундый шәхеснең гамәлләре тасвирланган, уйлары һәм хафаланулары тупланган бу публицистик мәкаләләр җыентыгы, бер Клара Мәрдән кызының гына түгел, барлык замандашларыбыз күңел түрендә йөрткән гамьнәрне эченә алган диясе килә. Шушы хәл-әхвәлләр мохитендә без аның үзен дә күрәбез. Аның уйлары, карашлары, омтылган идеаллары безнеке белән уртак. 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, филология фәннәре докторы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: