Мәдәни җомга

Ирек САБИРОВ: ӘКИЯТСЕЗ ЯШӘП БУЛМЫЙ

"Мәдәни җомга"дан Мөнир Абдуллинның "Юраган юш килә" дигән язмасын йотылып кына түгел, өч кабат укып чыктым. Рәхәтләнеп. Автор шушы бер мәкаләдә 30дан артык хорафат-фараз тасвирын китереп язган - ник шулай тартылды икән күңелем бу язмага? Боларның барысы да безгә таныш, без кечкенәдән әкиятләр, мәкальләр, бәетләр белән бергә ишетеп үскән авыз...

"Мәдәни җомга"дан Мөнир Абдуллинның "Юраган юш килә" дигән язмасын йотылып кына түгел, өч кабат укып чыктым. Рәхәтләнеп. Автор шушы бер мәкаләдә 30дан артык хорафат-фараз тасвирын китереп язган - ник шулай тартылды икән күңелем бу язмага? Боларның барысы да безгә таныш, без кечкенәдән әкиятләр, мәкальләр, бәетләр белән бергә ишетеп үскән авыз иҗаты булгангамы? Рәхмәт, ихлас күңелдән рәхмәт.

Шул ук вакытта, Мөнир аганың фикерләрен бераз бүтән юнәлешкә борып, хорафатларга үземнең мөнәсәбәтем турында да әйтеп үтәргә теләгем туды. Әйтәсе сүземнең төп мәгънәсе: бер генә хорафатка да беркайчан да ышана алмадым мин. Шагыйрьгә ияреп: "Сөйләве яхшы, күңелле - шагыйранә ялган ул," - дип санадым.

Гомерем буе сабый чагымның бер вакыйгасын дус-ишләргә гыйбрәт итеп сөйләп яшим. Менә, шуны сезгә дә бәян итәм.

6 яшь чамасы булгандыр миңа. Кышкы кич. Апаларым-абыйларым өстәлдәге кәрәчин лампасы яктысында (безнең Мәмдәлгә электр 1961 елда гына кертелде) дәрес хәзерли. Мин дә, эшем кешесе, аларга ияреп, нидер сызгалап утырам. Сеңлебез Нәзиһә - гаиләбездәге җиденче бала - бишектә әле. Әниебез, ишетелер-ишетелмәс кенә җырлый-җырлый, бишек тирбәтә. Әтиебез үз бүлмәсендә укучыларының дәфтәрләре белән мәшгуль.

Эчәсем килеп, мин "кухнә"гә чыгып киттем. Асылда, бу - өебезнең икенче яртысы, кышын без аның мичен әлләни җылы итеп якмыйбыз, кичләрен шушы салкынча өйдә сукыр лампа гына янып тора. Өлкәннәр теге якта гына, янәшәдә генә булса да, ярымкараңгы бүлмәдә шүрлим үзем. Суны "голт-голт" итеп тиз генә эчтем дә, тизрәк кире ишеккә таба атылмакчы идем, күзем тәрәзәгә төшеп, котым очты: тышта, өйнең нигезенә өелгән кар көрте өстендә кеше кулы күренеп китте. Минем күргәнне сизгәндәй, ул шул ук мизгелдә көрт өстеннән аска шуып төшеп, күздән югалды. Күз ачып йомганчы җылы өйгә күчеп, калтыравыклы тавышым белән: "Әти! Ишек алдында кеше бар!" - дияргә генә көчем җитте.

"Әйдә, киен, чыгып карыйбыз!" - диде әти. Киендек. Чыктык. Яңа гына кар явып узган, бернинди эз дә юк. Нигез көртенә "кухнә" тәрәзәсеннән сукыр лампаның сыек яктысы төшә. "Йә?!" - ди әти, шелтә катыш шаяртулы тавыш белән. "Мин аның кулын үз күзем белән күрдем, валлаһи," - дим мин. Үземнең эчтә шомлану арта: эзе юк - димәк, кеше түгел, җен булгандыр ул, бәлки?

"Кухнә"гә кердек. "Йәле, шул кулны күргәндә ничек басып тора идең?" - ди әти. Мин, өстәл янына басып, су эчкән чынаягымны бер кулыма алдым. Һәм... әйтерсең, башыма кайнар су койдылар: тәрәзәдәге көрт өстендә теге кул тагын пәйда булды! "Тукта! Кымшанма!" - дигән боерыктан катып калдым. "Вә-әт! Менә бит, син үзеңнең кулыңны күргәнсең икән!" - дигәнен әүвәл аңлап бетермәдем. Бер кулымда чынаяк, икенчесе өстәл кырыенда - нәкъ шул кулым тәрәзәдә чагылып, көрт өстендә булып күренә икән!

Тиргәмәде дә, сукранмады да әтиебез. Җылы якка кереп чишендек тә, шөгыльләребезне дәвам иттек.

Менә шулай (моңа охшаш бүтән вакыйгалар да булгандыр, дип уйлыйм, хәтердә генә сакланмагандыр), һәр аңлашылмаган хәлнең сәбәбен эзләргә, һәр сернең чишелешен табарга омтылу сыйфаты тәрбияләгән бездә әтиебез. Моның, минемчә, гаять тирән фәлсәфи мәгънәсе бар. Хорафатларга ихлас ышанып яшәгән кеше бит ул үз язмышына үзе хуҗа түгел. Уңышсызлыкка дучар булды исә: "Их, кичә юлымны кара мәче кискән иде шул!" - ди. Сәбәпне үзеннән эзләп, хаталарны төзәтү турында уйлау юк. Шактый ук фәкыйрь яшәгән елларымда да, тернәкләнеп, чагыштырмача муллыкта гомер иткәндә дә, матди керемнәремнең уч төбем яки борыным кычыту белән бәйләнешен тапмадым мин. Төрле елларда төрле уку йортларында имтиханнар биргәндә дә сынамышлар турында түгел, уку предметының асылы турында уйладым. "Өчле"ләрем дә, начар бәяләрем дә булды, ләкин аларның сәбәбен хорафатларга ышану-ышанмауда түгел, ә үземнең ялкаулыгым-тырышлыгымда күрдем.

Дин белән дә бәйләнеше юк ул хорафатларның. Дөрес, еш кына диндар кешеләр (аеруча православныйлар) ниндидер илаһи могҗизалар турында сөйләргә ярата: йә икона елый башлаган, имеш, йә төшенә бер изге зат кереп, гаиптән хәбәр биргән дә, шул юш килгән. Андый "могҗиза"ларны "күрер" өчен бик тә ышанучан булырга кирәктер, әлбәттә. Һәм андый кешеләрне: "...шагыйранә ялган ул", - дип, кире ышандырырга тырышудан мәгънә юк. Шундый вак-төяк "могҗиза"ларга ышануны болар Аллага ышануның аергысыз дәлиле дип саный, һәм шул аларга шатлык бирә. Һәр кешенең үз тормыш рәвеше, һәр кеше үзенчә сайлый бәхетен. Минем исә - үз карашым: Аллаһы Тәгалә, чиксез кодрәт һәм акыл иясе буларак, Үзенә инандыру өчен халыкны могҗиза ясап гаҗәпләндерүгә мохтаҗ түгел. Ул яралткан төп могҗиза - Галәм, Кеше, Кешелек дөньясы. Бу дөньяда 62 елдан артык яшәп, табигать кануннары аркылы аңлатып булмастай бер факт та, бер могҗиза да очратканым юк минем.

Изгеләрнең җәсәде калдыкларының ("мощи") яки Богородица билбавының савыктыру көченә ышанган һәм шуларга орынып, чыннан да, тернәкләнгән кешеләр өчен шат мин, билгеле. Алар турында матбугатта күп язалар. Ләкин ул могҗизага өметләнеп, өмете акланмыйча, медицина ярдәме белән дәвалану мөмкинлеген дә кулдан ычкындырган мескеннәр саны тагын да күп - әмма алары турында матбугат ләм-мим.

Хорафатларга кайтыйк. Ышанмасам да, мин үзем юрауларга кызыксынып карыйм, чөнки, әйткәнемчә, халык иҗаты ул. Һәр ишеткән яңа хорафатны дәфтәргә теркәп барам хәтта. Ләкин менә көндәлек матбугатта чыгып килгән йолдызнамәләргә исә кызыксынып та, әз-мәз генә җитди дә карый алмыйм. Әнә бер көн үтә акыллы, абруйлы бер коллегам: "Мин Зодиак буенча Кысла, бүген миңа юлга чыгарга ярамый," - диде. "Син йолдызнамәләргә ышанасыңмыни?" - дип гаҗәпләнеп сораган идем: "Ышанмыйча! - ди. - Күк җисемнәре йогынтысы бит ул, мистика түгел, фән, физика".

Бәлки, теориясендә фән ятадыр аның, әйе, риза. Ләкин Русия кала-районнарында көн саен чыгып торган "Ухрюпинская правда", йә "Куртамыш хәбәрләре" ише йөзләрчә гәзиттә нинди фән булсын инде ул? Журналистның фантазиясе нинди - йолдызнамәсе дә шундый булып әвәләнеп чыгарыла. Бер үк көндә төрле гәзит-журналларда чыккан гороскопларны чагыштырып карагыз - алар бер-берсенә охшамаган гына түгел, еш кына хәтта капма-каршы килә. Ләкин эш анда гына да түгел. Бу теманың иң хәвефле ягы - йолдызнамәләрне балалар, яшьләр укый. Ышанып укыйлар бит, каһәр суккыры! "Бу атнада миңа уңышлар юлдаш булачак - дәрес хәзерләп, әлләни көчәнмәсәң дә ярый". Гадәттә, гороскоплар уңыш, көтелмәгән байлык, сюрпризлар вәгъдә итә, билгеле. Тырышып көч куймыйча, җиңел генә табылган муллык турында хыялланып, җитлегеп килгән үсмерләр чорында яшәвебезне үзебез дә күреп торабыз бит. Бу процесста Һолливуд фильмнары да "булыша": банклар басу, казиноларда уйнап акча оту, хәзинә табу... Могҗизага күбрәк ышанган саен үз сәләтенә әзрәк ышана кеше, зәгыйфь шәхес булып формалаша. Нәтиҗә - зур тормышка аяк баскач, өметләре акланмыйча, фаразлары чынбарлыкка туры килмичә, һәлакәткә дучар була: авырлыкларга каршы көрәшергә көч тапмый, төшенкелеккә бирелә, эчүгә сабыша һ.б.

Аңлыйм, аңлыйм: бу турыда сәгатьләр буе сүз куертып була. Шунысы да бар: кеше галиҗәнабларының табигатенә, холкына хорафатларга, могҗизалар, гаиптән хәбәр бирүләргә тартылу, юк-барга ышануга һәвәслек салынмаса, алар булмас та иде дөньяда. Әмма бар алар - димәк, ихтыяҗ бар. Тормышыбызны кызыклырак итә алар, төрлеләндерә - мин шулайрак уйлыйм. Ләкин кеше үз язмышын үз кулыннан ычкындырып, хорафатларга бирергә тиеш түгел.

...Тагын бер дустым белән сөйләшкәндә, аның "Битва экстрасенсов" телетапшыруы белән мавыгуын белдем. "Син аны чынлап та ышанып карыйсыңмы?" - дип сорадым мин аңардан. "Ник алай дисең?" - дип, сорауга сорау белән җавап бирде дустым. "Соң...шоу гына бит ул, халыкны телевизор каршына җыяр өчен махсус ясала торган тамаша," - мин әйтәм. Егетем кызып-кызып озак кына яраткан тапшыруын яклады. Соңра мин, түзмичә: "Ярар, ярар, - дидем, - бәлки, ялгышамдыр мин". Ә берничә айдан ул, бераз үпкәләп: "Бу "Битва экстрасенсов" - минем яраткан матур әкиятем иде, - диде. - Син шуны урладың".

Дустымны шул матур әкияттән мәхрүм итүемә әле дә үкенәм. Кеше әкиятсез яши алмыйдыр шул...

Чиләбе өлкәсе,
Еманжелински шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: