Мәдәни җомга

Индус ТАҺИРОВ: Без – чигенмәс халык

Бүгенге яшәешебез - галиҗәнап чынбарлыкта татар үзен ни рәвешле саклый? Без бөгелеп, сынып төшмәдекме, алга атлардай егәребез бармы? Хәвеф абайламый, чамасыз мактандык һәм, маңгайга сугылгандай, капылт сөрлектек бит. Юкса, сәбәп гади - татарны яклардай бердәм көч калмады. Безне кысрыклыйлар. Бугаздан алучыларга, ни кызганыч, ләгънәт урынына орденнар яудыралар... Ләкин татар тез...

Бүгенге яшәешебез - галиҗәнап чынбарлыкта татар үзен ни рәвешле саклый? Без бөгелеп, сынып төшмәдекме, алга атлардай егәребез бармы? Хәвеф абайламый, чамасыз мактандык һәм, маңгайга сугылгандай, капылт сөрлектек бит. Юкса, сәбәп гади - татарны яклардай бердәм көч калмады. Безне кысрыклыйлар. Бугаздан алучыларга, ни кызганыч, ләгънәт урынына орденнар яудыралар...
Ләкин татар тез чүгәчәк түгел. Ул кыядай горур халык. Гасырлар буена килгән эзәрлекләү-рәнҗетүләргә тик ныклыгы белән генә җавап бирә килде.
Аның газиз теленә карата бүген яңартылган һөҗүмнәргә дә җавабы шундый ук. Мәктәп программасында үз телен юк дәрәҗәсендә калдыруга җавап итеп, ул аны балаларына факультатив рәвештә, төрле курсларда, хәтта мәчетләр каршында да укыту эшен җәелдерде. Казанда һәм Ульян өлкәсендәге татарлар телебезгә багышланган конкурс­ларны яңарта, анда җиңүчеләр өчен моңа кадәр күрелмәгән күләмдәге премияләр билгеләнә. Иҗтимагый тормыш җанлана, уяна, һәр өлкәдә яңа учак кабына.
Дөрес, әле җанлану без көткән дәрәҗәдә түгел. Себер ягы, Урал буе уянып җитмәгәндәй. Татарстан үзе дә әле тулысынча аңына килә алмый. Ләкин каршы тору, үз-үзеңне яклау көрәше тыну белми, көчәя генә барачак. Чөнки татарның рухи дөньясы бай һәм тирән тамырлы. Аны бер генә көч тә таптап китә һәм юкка чыгара алмый. Ул рух - сүнмәс кояштай, тулы мөстәкыйльлектә яши.
Уяу яшәү зарур, бүгенге борчылулардан да зуррак, дәвамлырак куркыныч яный. Анысы - глобальләшү. Аның нәтиҗәсендә инде ничәмә-ничә халык юкка чыкты, телләре онытылды. Үзебез яшәгән илдә башка халыкларга гомумруслаштыру чире гарасаттай килә. Карагруһлык арта. Хакимият халыкара нормаларны да, хәтта үз иленең Конституция­сен дә бөтенләй санга сукмый.
Шундый залимлек шартларында да татардан, тәү нәүбәттә, рух ныклыгын саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру сорала бит. Буыннар бер-берсеннән кискен аерыла. Өлкән буын төп белем чишмәсен китаплардан алса, алмаш буын чынбарлыкны виртуаль дөньяга - китапларны айфон-айпад кебек интернет җайланмаларына алыштырып яши. Китап бүген сирәк кулланышта. Дөрес, китап сөючеләр дә юк түгел. Мең-мең рәхмәт, китапханәләребез һәм андагы тәрбиячеләр бар. Безгә рухи байлыгыбызны заманча техник җиһазлар ярдәмендә булса да яшь буынга тапшырудан башка юл юк. Шуңа күрә гуманитар белем ияләре, сәнгать әһелләре, язучылар, журналистлар, кулга-кул тотынып, иң үтемле чараларны эзләргә тиеш. Гомумҗиңү яулауда мәдәниятнең аерым урын биләвен дә ассызыклау кирәк. Артистларыбыз, бигрәк тә эстрада әһелләре җаваплылыктан читтә кала алмый. Аларга акча сугу концертларын буш сүз, мәгънәсез такмак, эт сөяккә чапкан көйдән, "тыпыр-тыпыр" белән башкарыла торган җырлардан азат итәргә кирәк. Аларга Тукайның "хәйран булып" Сәгыйть Рәмиевнең тарихыбызны бөтен тулылыгы белән чагылдырган җырлавын тыңлавы мисал булсын иде. Аларның җырлаулары да, шагыйребез язганча, халык күңелләрен уятыр­дай, "милли хисләр белән ялкынланып" күңелләреннән "сызылып-сызылып" чыга торган, "татар күңеле ниләр сизгәнен" тыңлаучыларга ирештерердәй булсын иде. Җырлары "өзелеп-­өзелеп кенә әйтеп" бирсен иде "татар күңеле ниләр сизгәнен".
Ни аяныч, Мәдәният министрлыгы, консерватория, культура институты татар эстрадасында тамыр җәйгән "бер көнлек" җыр­лардан арындыруны үзләренең вазифалары итә алмадылар. Зур чыгымнар белән үткәрелгән "Үзгәреш җиле" дә, "Татар моңы" кебек фестивальләр дә татар сәхнәсен яңартуга ирешмәде, аларны уңышлы дип әйтү үтә авыр.
Ләкин шушы өлкәдә уңышлы мисаллар бар. Әлфия Авзалова тууының 85 еллыгына багышлап Филармония оештырган концертны, "Казан егетләре" чыгыш­ларын, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбль, Рәшит Ваһапов фондының эшчәнлеген үрнәк итеп телгә алу мөһим. Мәдәният өлкәсенең җаваплы әһелләре шушы мисалларны системага әверелдерсен, аны рухи дөньябызны баетуга юнәлтә алсын иде.
Җыр-моң аша кешегә бай мирасыбыз сеңә, алар аның тарихи хәтерен уята. Ә хәтерләрдә Сөембикәнең фаҗигале язмышы да, Кол Шәриф хәзрәтнең шәкертләре белән бергә дошманга каршы аяусыз сугышта баһадирларча шаһит китүе дә, хан сараен сак­лау өчен һәлак булган кызлар да саклана бит. Алар онытылырга тиеш түгел. Алар сәхнәләргә, экраннарга кайтсын. Моның өчен ансамбльләр үз репертуарларын шагыйрьләрнең тарихи әсәрләре белән баета, заманча көйләр агышына салып, бәгырьләргә үтемле итеп тә яңгырата ала. Андый аһәңнәре күңел түренә үткәрердәй сүз осталарыбыз бар. Мисалга, башкортлар нәкъ шул рәвешчә эшли. Уфада җырлар һәм аны башкаручылар махсус экспертиза аркылы үтмичә, сәхнәләргә менми.
Аллага шөкер, бездә дә шушы фикергә килделәр бугай. Эксперт комиссиясе туып килә шикелле. Аның эшчәнлеге сыйфатлы була күрсен. Мәсгут Имашев, Мәхмүт Нигъмәтҗанов шикелле зур музыка белгечләре дә бу эштән читтә калдырылмасын иде...
Рухи халәт һәм гамәли тормыш бер-берсенә бәйле. Татарстанның икътисади тормышын күпләргә үрнәк, дип сөйлибез. Сөйләмәслек тә түгел. Уңышларыбыз хәттин. Республикада яңа ширкәтләр туа, чимал эшкәртү арта. Татарстан үзендә табыла торган нефтьнең 85 процентын эшкәртүгә ирешеп, чимал энәсеннән төшеп, калган Россия өчен үрнәк тудырды.
Мисал булып яши торган авылларыбыз да бар. Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән, Чуашстандагы Шыгырдан, Урмай, Тукай, Мордовиядәге Березовка, Татарстандагы Шәле, Имәнкискә, Сарабиккол авыллары шундыйлардан. Тик алар әле күпчелек түгел. Авылларыбызның ташландык хәлдәгеләре дә, эшсезлек хөкем сөргәннәре дә бар.
Көн саен иртән Кукмара, Саба, Арча, Әтнә ягы авылларыннан Казанга йөзәрләгән машиналар агыла. Кичен шулар ук, ашыга-ашыга, кире кайтып китә. Болар - Казанда эш таба алган яшьләр. Авылларында эш юк. Әлмәт, Лениногорск, Чаллы, Түбән Кама һ.б. шәһәрләр дә эшсез калган яшьләрне үзенә сыендыра. Авылларының күбесендә мәктәп тә, культура һәм медицина учреждениеләре дә юк. Шуңа яшьләр китә. Ә авыл, югыйсә, гомер-гомергә татар тормышының нигез ташы булды. Аны яшәтү - милләтебезнең үзен саклап калуга тәңгәл.
Авыл үзенә яңа караш таләп итә. Чөнки ул совет чорындагы авыл түгел. Колхозларны куып тарату һәм талау күмәк хезмәтнең юкка чыгуына, эшсезлеккә китерде. Фермалар бушап, ташландык хәлгә килде. Җирне пай рәвешендә кичәге колхозчыларга өләштеләр. Ләкин мөстәкыйль хуҗалык алып баруга күнекмәгән, бернинди техникасы да булмаган колхозчы ул пай белән ни эшләсен? Барысы да фермер була алмый бит. Шунлыктан җир күп урыннарда инвесторлар кулына күчте. Аларның исә төп максатлары халык тормышын кайгырту түгел, ә үз кесәләрен калынайтуга кайтып калды. Пай хуҗаларына бер-ике капчык икмәк, берничә көлтә салам яки печән бирәләр. Кайберәүләргә ул печән-саламның бөтенләй кирәге юк, чөнки алар инде малларын да "корытып" бетергән. Күп авылларда сөтнең бәясе түбән булу сыер асраучылар санын киметә. Гомумән, авыл хуҗалыгы продуктларының сатып алу бәясе түбән һәм аларны гамәлләштерү дә тиешле дәрәҗәдә түгел.
Район карамагында калган уңай җирләрне һәм милекне урындагы башлыкларның шактые туган-тумачага, кода-кодагыйга, дус ишләренә өләшеп бетерде. Ул да түгел, алар булдыклы, өлгеррәк фермерларның баш түбәсенә дә суга башлады. Өстәвенә, аларга бертуктаусыз җирле полиция, прокуратура, суд, налог, бетмәс-төкәнмәс башка органнар ябырылып тора. Башбаштаклык канат җәя, башка сүз юк. Төп сәбәп кадрларны әзерләү һәм җитәкчелекне яңартып торуда сыналган система булмауда. Хәрәкәттә һаман шул ук кешеләр. Бер районнан икенчесенә күчерәләр, балдан алып майга "батыралар".
Уку йортларында кадрлар әзерләү системасы тәмам "эт баш, сыер аякка" әверелеп бетте. Шәһәрләрне беркемгә кирәкмәс һәм эшсез юрист белән экономистлар армиясе басып алды. Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче уку йортларын тәмамлаучылар авылларга кайтмый, теләсә нинди эшкә ризалашып, шәһәрләрдә кала, чөнки күбесенең туган авылында да барыбер кирәге юк. Гомумән, бүген күп югары белемле яшьләр арасында трамвай яки машина йөртүчеләрне, ширкәт саклаучыларны, сатучы һәм официантларны да күпләп очратырга була. Араларында хәтта фән кандидатлары да очрап куя әле. Әй, замана!..
Базар системасы барысын да үзе җайлаячак, дип "юатучылар" табыла. Ни рәвештә "җайлануын" әйбәт чамалыйбыз. Халык каны белән сугарылган милек олигархлар кулына күчеп бетте, аннан килгән табыш - чит ил банкларында. Урлашып яшәү рәвеше дәүләт органнарына да бик тиз күчте. Караклар арасында чит илләрдә сарайлар, диңгезләрдә утраулар сатып алучылар күбәйде. Кулга алынгач, кайберләренең өйләреннән акчаны йөк машиналары белән ташыйлар. Менә ул Россиядәге базар системасы! Ә ил алга бармый. Авыллар меңәрләп юкка чыга. Исән калганнарында карт-карчыклар гына. Газы, суы да юк.
Әлеге проблемалар Татарстанга да тискәре йогынты ясамыйча калмый. Бу бигрәк тә авылларыбыз тормышында сизелә. Кичектермәстән авылларны коткарып калу программасы төземичә булмый. Россиядәге авыллар өчен дә мисал бирә алыйк.
Ләкин Россия белән мөнәсәбәтләр дә сәер. Бернинди аңлатусыз рәвештә аның белән шартнамәле яшәешебезгә нокта куелды. Ни кызганыч, җитәкчелегебез аны дәвам итү өчен тиешле үҗәтлеген күрсәтә алмады. Җәмәгатьчелек моңа җәлеп ителмәде. Шуның белән үзенең көчсезлеген күрсәтте. Шушы ук йомшаклык үзәкнең телебезгә карата дошмани гамәлләр кылуына юл ачты. Анысын да йоттык. Бәлки, бу күндәмлеккә чик куеп, аны үзәк белән эшлекле һәм дәлилләнгән сөйләшүләргә алмаштыру вакыты җиткәндер? Хокукый нормаларга таянып, курыкмастан әйтергә тиешле сүзебезне Мәскәүгә ишеттермәдек әле...
Үзәк белән аңлашу гуманитар өлкәдә генә булырга тиеш түгел. Аның беренче планга чыгуы шартнамәле яшәешебезгә, телебезгә карата кылынган гамәлләр барлыкка килүеннән булды. Ә гаделсезлекләр икътисади мөнәсәбәтләребез тирәсендә дә җитәрлек. Аларга да чик куярга вакыт.
Шул чик куюның ни рәвештә булырга тиешлегенең мисалын Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында күрсәтте. Аның ныклы дәлилләргә нигезләнгән чыгышын форумда катнашучылар тулысы белән кабул итте. Чөнки Р.Миңнеханов үзәк белән икътисади мөнәсәбәтләренең торышын курыкмас рәвештә тәнкыйтьләп чыкты һәм аларның нинди булырга тиешлеген исбатлый алды.
Татарстанны моңа кадәр дә Россия төбәкләрен өндәп баручы республика рәвешендә кабул итәләр иде. Аның бу сыйфаты янә үз урынына кайта.
Илдә президент сайлау кампаниясе башланды. Сүзем, әлбәттә, ул хакта түгел, ә аннан соңгы яшәешебез, татар милләте һәм Татарстаныбыз язмышы турында. Ул киләчәк җиңел булмаячак. Чөнки татарлар, Татарстан аңа юл ярып баручы иң зур көчләрнең берсе. Россиянең иртәгәге җитәкчелеге моны аңлап эш итә алырмы? Бу сорауга тулы җавап табу үтә кыен. Шунысы шиксез, халкыбыз бернинди авызлык­лауга да карамастан, мәңгелек яшәешкә юнәтелгән юлын дәвам итәчәк. Чөнки ул тарихта чарланган, авыр­лыкларны лаеклы рәвештә җиңәргә өйрәнгән эшсөяр халык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: