Мәдәни җомга

Илдус ӘМИРХАН: ДИНДӘ МИЛЛӘТ БАРМЫ?

Миңа Мәккә шәһәренә барып, хаҗ кылып кайтырга насыйп булган иде. Әмма сүзем хаҗ гамәле турында түгел. Хаҗда алган тәэсирләрем белән башкарак яктан уртаклашасым килә. Күңел күзе белән күргән, акыл белән биләгән күп кенә нәрсәләр мине борчыган байтак сорауларыма җавап булды. Бу бигрәк тә дин белән милли яшәеш мөнәсәбәтләренә кагыла. Хаҗ...

Миңа Мәккә шәһәренә барып, хаҗ кылып кайтырга насыйп булган иде. Әмма сүзем хаҗ гамәле турында түгел. Хаҗда алган тәэсирләрем белән башкарак яктан уртаклашасым килә. Күңел күзе белән күргән, акыл белән биләгән күп кенә нәрсәләр мине борчыган байтак сорауларыма җавап булды. Бу бигрәк тә дин белән милли яшәеш мөнәсәбәтләренә кагыла.

Хаҗ гамәленнән кала, төп теләгем шуннан гыйбарәт иде: нәрсә ул ислам дәүләте, татар ислам җәмгыяте корып, шәригать кануннары белән яши башласа, киләчәге нинди булыр? Әлегә бу сорауларга төгәл җавап юк. Берәүләр дәһрилек иреге булган дөньяви дәүләтне өстен күрә. Боларның фикер йөртеше Көнбатыш яшәү рәвешенә тартым. Икенчеләр исә ислам дәүләте төзеп, шәригать кануннары белән яшәүгә чакыра, башлыча, гарәп дөньясына йөз тота. Өченчеләр "гарәп диненнән" аерылып, "түрк" тәңречелегенә кайтырга чакыра, дүртенчеләр, дингә, милләт язмышына битараф калып, "өлкән туган"га ярап, кәеф-сафа корып яшәргә тели, бишенчеләр "сайланган халыкка" ияреп, "алтын миллиардка" керергә тырыша. Бишенчеләр диннән сәяси капитал ясарга яки аны табыш чыганагы итәргә тели. Бүгенгә бу юнәлешләр эчке кичерешләргә, сәяси омтылышларга, гадәти тормышка, дөньяви хакыйкатькә нигезләнә, ә кайвакытта, гомумән, нигезсез-белемсез вәсвәси фикерләүгә корыла. Ә Аллаһ кануннары белән тормышны көйләү өчен камил иман, тирән акыл, дөньяви белем, илаһи гыйлем, "кендек җиренең" олуг пәрвәре булырга кирәк. Чөнки иң көчле тәгълимат та яшәү җирлегенә берекмичә тирән тамыр җибәрә алмый.

Согыд Гарәбстанында булганда минем бу фикерләрем ныгыды гына. Ягъни, татар дөньясының кыйбласын билгеләүдә «кендек җирендә» калыпланган милли ислам файдасына дәлилләрем тагы да артты. Үзем өчен генә булса да, зур ачыш ясадым: бүгенге дөньяны ике дин, ике кыйммәтләр системасы, ике идарә үзәге тотып тора. Берсе аның үтә дөньявилаштырылган яһүди-нәсара кыйммәтләр системасына нигезләнгән Көнбатыш яшәү рәвеше. Икенчесе исә, ислам кыйммәтләренә корылган илаһи яшәү рәвеше. Аларның берсендә матдә-ви кыйммәтләр алдан йөрсә, икенчесендә - рухи кыйммәтләр өстенлек итә. Дөрес, дөньяда башка кыйммәти системалар да бар (кытай, һинд, япун, азия-африка культлары һ.б.). Әмма алар милли яки региональ тәэсиргә генә ия.

Түрк халкының иң куәтле чоры, әлбәттә, тәңречелек дәвере. Чөнки ул вакытта яшәү җирлегебез дә, милли-этник яшәешебез дә, илаһи инануыбыз да тәңгәл килгән. Семит цивилизациясенә кадәр яшәгән Туран цивилизациясенең илаһи нигезен дә тәңречелек тәшкил иткән. Шул сәбәпле безнең кайбер милләтпәрвәрләребез тәңречелек идеясен күтәрә. Аларны аңлап була. Чыннан да илаһи хиссият милли яшәешнең җаны булырга тиеш. Шуңа күрә "тәңречеләр" ислам динен гарәп дине дип атый һәм аны татарны гарәпләштерүдә гаепли. Ә Тәңренең шул ук Аллаһ икәнен аңларга гыйлемнәре җитми. Әнә бит Чыңгызхан да үзенең "Яса"сында «Җирләрне һәм күкләрне бар иткән, барлык мәхлукатне яраткан бер Тәңрегә буйсыныгыз» дип фәрман бирә. Бу фәрманның "Аятел көрсидән" ни аермасы бар?

Һәр милләт ислам динен үз милли хиссияте, табигый яшәү рәвеше аркылы үзләштерә. Әлбәттә, Коръәннең илаһи асылын үзгәртмичә. Шуңа күрә безнең өчен дә ислам дине гарәп дине түгел, ә Аллаһ кануннарының җирдәге гамәли гәүдәләнеше. Тик без дә гарәп булмаган башка халыклар кебек үк ислам динен үз милли табигатебез, үз хиссиятебез аркылы үзләштерергә тиеш идек. Ягъни, «гарәп», «фарсы», «төрек», «аурупа» исламы булган кебек үк «татар исламы» да булырга тиеш иде. Дөрес, әлегә бу төшенчәне «татар дине»н тудыручылар да, «гарәп дине» тарафдарлары да кабул итми. Беренчеләр өчен бу гарәпләшү, икенчеләр өчен - татарлашу. Безнең өчен исә бу гарәби вәсвәсәгә төренгән татар мәҗүсилегеннән арыну. Исламның Коръәни асылына кайту, динебезне эчтәлеге белән илаһи, формасы белән милли итү. Шуның белән бергә Аллаһ кануннары нигезендә яшәүне татарның җәмгыяви тормышына кертү.

Әйе, бүген без Аллаһ сүзен гарәп теле, гарәп мәдәнияте аша үзләштерәбез. Бу безгә күп кенә кыенлыклар тудыра: телебез, гореф-гадәтебез, яшәү рәвешебез, яшәү урыныбыз гарәпнекенә тәңгәл килми. Әмма моңа гарәпләр түгел, үзебез гаепле. Заманында Аллаһ сүзе безгә үз телебездә, үз мәдәни мохитебездә иңгән булган. Галәмнәр хуҗасы Тәңребезне дә үз Аллаһыбыз итеп кабул кылганбыз. Әмма Аны башта Ул яраткан күк җисемнәренә, аннан соң хайваннарга һәм үсемлекләргә, соңрак җеннәргә һәм потларга, хәтта ирләрнең җенси әгъзаларына тиңли башлаганбыз. Шуңа күрә дә иманыбыз зәгыйфьләнгән, мәдәниятебез саеккан, телебез ярлыланган. Галәмнәр хуҗасы Тәңребезне аңламас дәрәҗәгә җиткәнбез. Нәтиҗәдә дөнья хуҗасы булган түрк кавеме кырыкка бүленеп, буйсынмас бүредән ялагай эткә әверелгән. Коръәндә Аллаһы Тәгалә моның турында ачыктан-ачык әйтә. Мин, ди Ул, барлык халыкларга да үз араларыннан, үз телләрендә сөйләүче пәйгамбәрләр җибәрдем, әмма алар Минем сүзләремне тотмады. Шуңа күрә бөек тарихларын да гыйбарә итеп кенә сөйләргә калдырдым.

Без күп мәртәбә "тәңречеләр" һәм "гарәпчеләр" белән уртак тел табарга, алар белән бергә исламның илаһи һәм милли асылын кайтарырга тырыштык. Әмма боларның безнең белән килешергә исәпләре юк. Алар безгә каршы бердәм булып көрәшә, чөнки максатлары уртак. Беренчеләре безне Тәңредән, икенчеләре милләттән мәхрүм итәргә тырыша. Шулай булгач, безгә илаһи исламга түгел, ә "гарәп диненә" әйләнгән монафи исламга, мәҗүси тәңречелеккә һәм дәүләт торгызу битлеге астында милли җәмгыятьне инкяр иткән, аның гамәли структураларын җимергән фетнәчеләргә каршы көрәшергә кала.

Тик ничек итеп монафи исламны илаһи исламнан аерырга? Бер карашка бу сорау мәгънәсез дә булып күренә. Чөнки үзен мөселман дип санаган бер генә бәндә дә монафи ислам төшенчәсен кабул итми. Бу бигрәк тә дөньяви дәүләтнең рухи йомышчысы вазифасын башкарган рәсми дингә кагыла. Шуңа күрә монафи ислам - ул рәсми (указной) ислам дип атасак, хакыйкатьтән әлләни ерак булмабыз. Илаһи исламның исә, киресенчә, дөньяви хакимият белән бернинди уртаклыгы юк. Ул дөньяви дәүләткә, аның каһинәләренә түгел, рухи җәмгыятькә хезмәт итә. Шушы җәмгыятьнең илаһи җанын тәшкил итә.

Тагы шуны әйтик. Монафи мөселманнар хакимият кушкач кына мөселман була, кушмагач, бик тиз диннән яза. Шуңа күрә дә монафи мөселманнар хакимият белән уртаклыгы булмаган хак мөселманнар белән каршылыкта тора. Бу хакыйкатьне патша заманы мөселманнары артыгы белән раслады. Ул заманда дин-иман бик тиз дәһрилек белән алмашынды.

Монафи ислам кешене ахирәткә әзерләми, дөньяви максатларга эшли.

Илаһи исламның монафи исламга әверелүе илаһи гыйлемнең ифрат түбән дәрәҗәгә төшүе, җәмгыятьнең җаһилияткә батуы белән аңлатыла. Башка диннәр кебек үк, ул да тирән гакыйдәи кризис кичерә. Ягъни, мәҗүсилек дәрәҗәсенә төшкән тәңречелекнең, яһүдилекнең, мәсихчелекнең фаҗигасен кабатлый.

Мәгълүм булганча, дөнья яратылганнан бирле җәмгыяви тормышка карата ике фәлсәфи караш, тәгълимат яшәп килә. Беренчесе - идеалистик (илаһи) караш, икенчесе - материалистик (матдәви караш). Беренчесе аның фәнни яктан яратылыш (креация), икенчесе - үсеш (эволюция) тәгълиматына нигезләнә. Коръән раславы буенча шушы кыйммәтләрнең төзек иерархиясе һәм тигезләнеше (балансы, мизаны) кешелек дөньясының тотрыклыгын тәэмин итә. Киресенчә, шушы мизанның бозылуы аны һәлакәт юлына этәрә.

Мәсәлән, яратылыш тәгълиматы буенча дөнья тигезләнеш рәвешендә яратыла. Кеше дә башлангыч дәвердә оҗмах иясе була. Әмма иблис коткысына бирелеп, гөнаһ кыла һәм шул сәбәпле аның белән бергә җиргә сөрелә. Шулай да Аллаһы Тәгалә аны рәхмәтеннән ташламый. Туачак һәр бәндәгә фитрый иман иңдерә. Тик адәм баласы яңадан оҗмахка иблис белән көрәшеп, иманын саклап һәм җирдәге газап боҗрасын үтеп кенә кайтырга тиеш була. Шушы сынауны үтә алмаса, аны тәмуг газабы көтә. Әмма, күп очракта, дөньяви үсеш, матдәви камилләшү иман зәгыйфьләнүе исәбенә бара. Рухны матдәви нәфес кимерә.

Димәк, кешелек дөньясы рухи яктан камилләшми, ә, киресенчә, даими таркалыш кичерә. Башкача итеп әйткәндә, һәр цивилизация рухи булып туа, матдәви булып үлә. Рухи яктан үлгән цивилизация урынына яңасы туа. Әлеге тәгълимат бигрәк тә Көнчыгыш фәлсәфәләрендә ачык чагыла.

Рухи булып туган Туран цивилизациясе дә шушы үсеш-таркалыш процессын кичерә. Аңа алмашка семит цивилизациясе килә. Ул да рухи күтәрелештән башлана. Аның нигезендә Аллаһ кануннарын эченә алган, Муса галәйһиссәләм тарафыннан вәхи ителгән Тәүрат ята. Әмма семит цивилизациясенең дә инде кояшы баеп бара. Бу аның матдәвиләшүеннән күренә. Беренче булып матдәви кыйммәтләр тозагына Муса галәйһиссәләм өммәтләре эләгә, аларга соңыннан Гайсә пәйгамбәр өммәтләре кушыла. Бу иярү Әһле Китапның урын-вакыт нөсхәләре булган Тәүрат һәм Инҗилне бозып гамәл кылудан башлана. Муса галәйһиссәләм аркылы Исраил халкына иңдерелгән Аллаһ кануннарына алмашка яһүд дәһрилеге килә. Рим-Рум мәмләкәтләре йогынтысы астында Инҗил мөселманнары да роман-герман (католик), англо-сакс (протестант), рум-сәләфи (православие) мәҗүсиләренә әйләнә. Гайсә пәйгамбәр сафландырган Аллаһ кануннары шушы халыкларның мәҗүси йолалары белән алмаштырыла. Шулай итеп, исламның яһүди-нәсара тайпылышы барлыкка килә.

Безнең бүгенге дини яңаруыбыз илаһи асылыбызга кайту рәвешендә түгел, мәҗүси тәңречелеккә, мәҗүси яһүдилеккә, мәҗүси мәсихчелеккә, мәҗүси исламга кайту рәвешендә бара. Нәтиҗәдә барысы бергә "алтын бозау»га табынган яһүди мәҗүсилегенә батып бара.

Димәк, "алга" дигән шигар күтәреп, артка тәгәрәвебез дәвам итә.

Инде нишләргә? Күзләрне бәйләп, артны-алны күрмичә, шәрә патшаларга ияреп, "алга" баруыбызны дәвам итәргәме? Әмма сукыр килеш кая барып чыгарбыз. Бәлки, дини мәҗүсилектән арынып, яңадан дәһрилеккә кайтырга кирәктер? Тик бу юлны үтеп карадык инде. Кая килеп чыкканыбызны яхшы беләбез.

Димәк, безгә бердәнбер юл кала. Дәһрилек, мәҗүсилек ширкеннән арынып, монафикълык чиреннән котылып, яңа илаһи югарылыкка күтәрелү. Бу юл - пәйгамбәрләр юлы. Алар мәҗүсилеккә баткан диннәрне Аллаһ сүзе аркылы яңарткан. Бүген без нәкъ шул халәтне кичерәбез. Яһүди, нәсара диннәре мисалында ислам дине дә гамәли яктан "гарәп дине"нә әйләнеп, мәҗүсилек рәвешен ала. Берәүләр аннан дәүләт идеологиясе, икенчеләр сәяси капитал, өченчеләр табыш чыганагы, дүртенчеләр табын туе, бишенчеләр кәмит ясый. Гомерләрендә бер китап укымаган "имамнар" аннан-моннан гарәп телендә берничә сүрә-аять өйрәнеп, гасырлар буена калыпланган мәгънәсез вәгазьләр сөйләп, риясыз кешенең аңын бутый.

Бу яман чирдән гамәли исламны илаһи асылына кайтарып кына котылып була. Тик бу эшне, Коръәннән тайпылмыйча, нинди фирка үз өстенә ала ала?

"Татар исламы" идеологы Рашат Сафин фикеренчә, бу вазифаны бары татар гына башкара ала. Ул бу очракта Аллаһ төшенчәсен Тәңре төшенчәсе белән тәңгәлләштерә. Шуңа күрә, исламның илаһи асылын инкяр итмичә, татар исламын илаһи тәңречелек дип атый. Башкача әйткәндә, татар исламы - ул монафикълыктан арынган илаһи ислам. Шушы мантыйктан чыгып, ул тәңречелекнең ахыры ислам, исламның ахыры тәңречелек, ди. Мин исә диалектик спираль кануныннан чыгып, цивилизацияләр алмашын күздә тотып, мәҗүси тәңречелекнең ахыры илаһи ислам, мәҗүси исламның ахыры илаһи тәңречелек, дияр идем. Әлбәттә, сүз Аллаһ канунын үзгәртү, милләтләштерү турында бармый, ә аны мәҗүсилектән, вәсвәсәдән, җаһиллектән арындыру турында бара. "Татарлыгы" да аның эчтәлегенә түгел, формасына кагыла. Ягъни Әһле Китапның илаһи асылы Коръән нигезендә илаһи татар телендә, татар мохите аркылы яңартыла.

Җыеп әйткәндә, татар исламы - ул хәнифи яки илаһи тәңречелек. Аның гакыйдәсе төрки бабабыз Ибраһим г.һ.с.га барып тоташа. Коръән дә моны раслый. Анда ул яһүди дә, нәсара да түгел, хәниф, ягъни бер Аллаһка буйсынучы дип атала. Шул ук вакытта Коръән Тәүрат белән Инҗилне дә, Муса һәм Гайсә пәйгамбәрләрне дә кире какмый. Киресенчә, анда аларга зур урын бирә. Аларның өммәтләре булган яһүдиләрне һәм нәсараларны, илаһи кануннарны үтәгән очракта, оҗмах әһелләре, дип саный. Бары шушы кануннардан тайпылучы яһүди-нәсараларны тәмуг әһелләре булудан кисәтә. Без дә, Коръәнгә ияреп, илаһи яһүдләрне дә, нәсараларны да, мөселманнарны да оҗмах әһелләре, дип саныйбыз.

Әлегә бу фикерләр кискен каршылыкка очрый. Чөнки һәркем диярлек көфер дөньясын илаһи итеп үзгәртергә түгел, ә үзенә җайлаштырырга тели.

Әмма моңа үпкәләп булмый. Чөнки сүз таркалыш кичергән татар турында бара. Мондый татарның халкы да, милләте дә юк. Төгәлрәк итеп әйткәндә, һәркем үзенә бер милләт - һәркемнең үз кыйбласы, үз дине, үз теле, үз мохите. Әмма ул нинди генә урын биләмәсен, нинди генә дәрәҗәгә ирешмәсен, нинди генә байлык тупламасын, иртәме-соңмы башка бер милләтнең ашламасына әйләнә. Бу бигрәк тә үз халкына рәнҗеп, аннан йөз чөереп, мине монда танымадылар, бәяләмәделәр, дип, чит илләргә һиҗрәт кылган тәкәббер "зыялыларыбызга" кагыла. Боларның фаҗигасе шунда ки, алар рухи яктан таркалыш кичергән, әмма матдәви яктан тәрәккый булып күренгән дөньяви кыйммәтләрнең тоткыны булуларын аңламый. Иң яхшы очракта милли кыйммәтләрне шушы кыйммәтләр калыбына салырга тырыша.

Әмма тузган йортны яраксыз бүрәнәләр белән сипләп кенә аны черүдән саклап калып булмый. Безгә иске нигезгә үзебезнең "кендек җиребездә" үскән яңа бүрәнәләрдән яңа йорт салырга кирәк. Бу эшне монафи исламнан аерылып, илаһи тәңречелеккә (татар исламына) чыккан иманлы татар гына эшли ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: